КАРС МӨСЕЛМАННАРЫ

Карс мөселманнарына ярдәм эше бөтен Идел буе мөселманнары арасында юлга куелып килә. Оренбургта, Казанда да рәсми ярдәм җыярга рөхсәт алдылар. Аерым комитетлар ясап эшкә керештеләр. Әстерханда шул мескиннәргә ярдәм тәшәббесе берлән театр куярга хәзерлеккә тотындылар. Кечкенә-кечкенә шәһәрләр дә, азмы-күпме җыеп, төрлесе төрле юл берлән шул мескиннәргә күндерделәр. Авыллар да буш калмады: үзенең якыныннан, кардәш-кабиләсеннән әллә никадәр гаскәр озаткан авыллар да ярдәм кулын сузды. Гәзитәләрдә бертуктамаенча әле бер имам әфәнденең җыйган акчасы, әле бер мөгаллимә ханымның шәкертләреннән туплаган сумасы җибәрелүе, тапшырылуы язылып тора. Димәк, шул изге эштә бөтен Идел буе мөселманы хәлле хәленчә катышты1. Бае, фәкыйре, укучысы, укытучысы көчләнелгән кардәшенең күз яшен сөртергә кулыны сузды.

Бөтен Русия мөселманы шул мескин гарипләрнең кайгысы үз хәсрәте икәнен, аның бәхетсезлеге үз бәхетсезлеге икәнен эш берлән күрсәтте. Бәлки, аның биргәне бик аздыр. Бәлки, аның күндергәне җәрәхәтне төзәтү түгел, аны юарга да җитәрлек түгелдер. Бәлки, анда ач-мохтаҗ мөселманнарны туйдырыр өчен, андагы йортсыз-йирсез, киемсез салымсыз кардәшләрнең сусавын бетерер өчен шуңгарга караганда тагы йөз мәртәбә артык ярдәм итәргә тиештер.

Шулайдыр. Ләкин шул кечкенә генә ярдәмемез дә, шул өф итәргә җитмәгән сәдакаларымыз да җәберләнгән, боеккан ятим балаларның, тол хатыннарның күңелендә шатлык уятачактыр. Аларның курыккан, коты очкан күңелләренең бер почмагында гына кечкенә генә булса да өмид уятачактыр. Алар янган, көйгән бәгырьләре берлән үзләренең ялгыз түгеллеген, үзләре шул суык, салкын Кавказ тау араларында никадәр ташландык кебек күренсәләр дә, еракта булсалар да, аларның туганнары, аларның кардәшләре бар икәнен сизәчәкләрдер. Егълый-егълый шешеп беткән күзләре берлән шул туганнарын, кардәшләрен күрмәсәләр дә, йөрәкләре шуларның барлыгын хис итәчәктер. Шуларның нинди авыр чакта да үзләрен ялгыз калдырмауларын онытмаячаклардыр вә безнең өстебезгә шундый казаи илаһи килсә, ярдәм кулларын сузуны үзләренең бурычы саячаклардыр. Моңганчыга кадәр иткән хезмәтемез менә шулкадәр. Ләкин хезмәтне тәмам итәр өчен тагы бик зур гайрәт, бик зур тырышлык итәргә вә шул башланган эшне тәмамларга тиештер. Шулкадәр казаи бәла арасында әллә никадәр бала-чага атасыз-анасыз, кардәш-кабиләсез калуы, әлбәттә, һәркемгә мәгълүмдер. Мондый балалар, әлбәттә, бер генә түгел, ун гына түгел, йөз генә дә түгелдер. Менә шул ятимнәргә ярдәмгә җитешү – тагы ук безнең бурычымыздыр. Ләкин андагы хәлне белеп булмаганга, күпме бала барын аерып әйтеп булмаганга, безгә шунда, мотлакан, бер һәйәт җибәрү тиештер, фарыздыр. Ул һәйәтне күндерү дә аерым-аерым шәһәр өчен, аерым-аерым «Җәмгыяте хәйрия»ләр өчен, аерым-аерым ярдәм комитетлары өчен мөмкин түгел дәрәҗәсендә авырдыр. Шуның өчен шул мәсьәләне бөтенемез иттифак итеп, Петербургтагы рөхсәт ителгән комитетка тапшырырга тиештер. Вә шул комитеттан да мөмкин кадәр тизрәк Кавказда шул һәйәтне күндерүне ашыктырырга тиештер. Һәйәтнең хәле, мәүкыйгы нык булсын өчен, араларында бер-ике депутат булуы лязем булганга, комитет фракциямез бер- лән сүзгә керешергә, вакыт үткәрмәенчә мөзакәрәгә тотынырга тиештер.

Комитетның бу көнге вазифасы менә шул. Анда барган һәйәт шундагы ихтыяҗның чамасын белеп кайтса, шуңгарга карап эш итә башлармыз, андагы һәйәт тәрбиясез калган балаларны тәхминән генә хисаплап кайтса, шуларның тәрбиясенә юл эзләрмез вә, иншалла, Идел буе мөселманнарының юмартлыгы аркасында меңләп-меңләп мөселман баласын мөселман рухында тәрбия итә алыр идек. Меңләп-меңләп баланы мөселман авылларына, мөселман шәһәрләренә йирләштерә алыр идек.

Шуны да әйтеп китәсем килә: шул ярдәмчеләр арасында шәһәрләр генә түгел, авыллар да, утарлар да бик күп зикер ителде, бик күп гәзитәләргә исемнәре язылды. Шуның арасында мин бер мәртәбә дә Семипалат дигән бер шәһәрнең исемен яисә Семипалатлы фәлән әфәнде дигән бер фамилияне күрмәдем, укымадым. Ул шәһәрдә бит элгәре утыз-кырык мең мөселман, ун-унбиш мәсҗед, зур-зур байлар бар иде. Әллә сугыш чыккач, шунда бер мөселман да калмадымы? Әллә шуның бөтен халкы, Карс мөселманнары кебек, бер казага очрадылармы? Ул гына да түгел, мин Төркестаннан, Бохарасыннан, Сәмәркандыннан, Хивасыннан, Ташкентыннан шул ярдәмчеләр арасына кушылганнарны һичбер ишетмәдем, Төркестанның алты-җиде миллион мөселманы ара- сында шул кызганычларны, шул ятимнәрне аярлык шәфкать булмавына, әлбәттә, ышанмыйм.

Һәр көнне кебек, яралы гаскәрләр файдасына, Кызыл Крест файдасына театрлар уйнап, ахшамнар ясап йөргән әфәнделәрнең медаль алыр өчен, «спасибо» ишетер өчен генә йөргәннәрдер дигәнгә ышанасым килми. Алар тегесен дә савап өчен йөргән кебек, Карс мөселманнарына ярдәмдә дә савап өчен йөрерләр. Моңганчыга кадәр ара ераклыктан гына ярдәмгә кулларын суза алмасалар алмаганнардыр. Гәзитәләрне аз укыганга гына дөньяның хәленнән, әхваленнән хәбәрдар булмаганга, шулай соңга калганнардыр.

Мәскәүнең үзенә килсәк, монда да бер тарафтан шактый зур хәрәкәт булса да, укучылар, яшьләр шул мескиннәр файдасына театр куярга дип маташып йөрсәләр дә вә  юмарт мөселманнары кулдан килгәнчә ярдәмне җибәреп торсалар да, «Җәмгыяте хәйрия», мәгаттәәссеф, соңганчы бер эш эшли алганы юктыр. Бөтен шәһәрләрдә рөхсәт алынып бетсә дә, Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»се шул сүзне сөйли башлауның тиздән кырыгы җитсә дә, эш ләм-мим кадәр алга киткәне юктыр. Эш булып чыгар өчен бер генә дә ихтимал артканы юктыр. Шуның өчен театрларын, ярдәм ахшамнарын шуңгарга бәйләнгән даирәләрдә бер эш эшли алма енча калу ихтималлары бик якындыр, «Җәмгыяте хәйрия» идарәсенә шул эшкә бераз дикъкатьлерәк маташуы, шул эшне башлаганда да, артыннан йөрегәндә дә чынлабрак тырышуы бик матлубтыр. Соңганчыга кадәр килгән алпан-тилпән йөртүне бетерергә, чынлап ярдәм юлына керешергә вакыттыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тәшәббесе – теләге, инициативасы.

Мәүкыйгы – тоткан урыны.

Тәхминән – якынча, чама белән.

Карс мөселманнары (Карс мөселманнарына ярдәм…) – «Ил» газетасының 1915 елгы 1 март (80 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мәкаләдә чагылыш тапкан мәсьәлә Г.Исхакыйның «Карс мөселманнары» («Карс тирәләрендә сугыш…») дигән язмасында очрады (аның искәрмә һәм аңлатмаларын карагыз).

1 …Идел буе мөселманы хәлле-хәленчә катышты. – Карс мөселманнарына ярдәмгә хәтта Финляндия мөселманнары да 50 сум 50 тиен җыеп тапшырганнар.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 40-42.

 

Җавап калдыру