СӘЯСӘТ ЙӨРЕШЕ

Соңгы атналарда сугышның яңгы сәхифәләре ачылды. Аларга әле тарихның ниләр язачагы мәгълүм булмаса да, шул яңгы битләрнең ачылуы гына да бик күп уйлар, сүзләр тудырды. Битараф дәүләтләрнең бик күбесенең мәнфәгатьләренә бәрелешеп, аларның төрлесендә төрле тарафка маилләр уятты.

Вакыйгаларның беренчесе – француз, инглиз флотының Чанак кальга бугазын туктамаудан ике атнадан бирле тупка тотуы. Икенчесе Франция белән Ингелтерәнең Германия белән Австриягә блокада игълан итүләре, ягъни Германия берлән Австриянең чит мәмләкәтләр берлән бөтен килеш китүен бетерәмез дип белдерүләре вә шул мәмләкәтләр арасында битараф дәүләтләрнең көймәләрен дә тотарга карар бирүләредер.

Беренче мәсьәлә, ягъни Чанак кальга бугазын үтәргә тырышу Италия, хосусән Балкан хөкүмәтләренең мәнфәгатьләренә бик якыннан бәрелгәнгә, боларның һәммәсе дә зур мәсьәлә уятты. Халыклары, хөкүмәтләре алдында тагы бер мәртәбә «Безгә дә сугышырга тиеш түгелме? Тиеш булса, кемнәр яклы булырга?» дигән уйны икенче, өченче мәртәбә мөхакәмәгә куйдырды. Бөтен матбугат хәзер шул мәсьәлә берлән мәшгуль, Румыния, Болгария, Юнанстан хәзер битарафлыкның иң читендә торалар. Румыния халкының бу сугыштан көткән зур өмидләре бар. Ул да – Румыниянең күрше мәмләкәтләрендә, хосусән Австриядә калган иске румын йирләрен үзләренә кушу. Алар шул зураюны мөмкин кадәр үз халыкларына җиңелчәрәк, мөмкин кадәр кан түкмәенчә, ышанмаенчарак булсын өчен форсат саклап яталар иде, ягъни битараф торалар иде.

Максудлары – үзләренә тиешле булган өлешне алырга вакыт җиткән чакта мөмкин кадәр көчле булып калу вә, куркытып, бүлешүгә катышу иде. Румыннар шуңгарга хәзерләнәләр, ике як берлән дә йөзек яшереш уены уйнап җиңгән яклы булырга торалар иде.

Бугазларны тупка тоту, аны ярып үтәргә теләү Румыния алдында тагы бер мәсьәлә тудырды. Ул да – бугазның кем кулында калуы. Румыниянең диңгезе Кара диңгез генә булганга, аның чит мәмләкәтләр берлән сәүдәсенең иң зурысы бугазлар ашадыр. Ул үзенең ашлыгын, керосинын шул юлдан бик күп иттереп Мисырга чыгара, Италиягә бирә иде. Аның шактый күп пароходлары, шул юл берлән чыгып-кереп, Төркиянең Яфадагы шәһәрләре арасында алыш-биреш йөртә иде. Төркия берлән аерым сату могаһәдәләре булганга, Румыниянең сатуына бугазларның төрек кулында булуы зарар итми иде. Хәзер шул бугазлар, төрекләр кулыннан чыгып, икенче бер кулларга күчсә, Румыния үзенең Кара диңгезендә бикләнеп калмыймы, Румыниянең сату-алуы икенче бер мәмләкәтләрнең кәефенә табигъ иттерелмиме дигән мәсьәлә туды. Румыния өчен бу мәсьәлә чит мәмләкәт мәсьәләсе булганга, әфкяре гомумия тагы кайнады, ташыды, тагы хөкүмәт, үзенең битарафлыгыннан чыгарга вакыт җитмәдеме дип, хәзерлекләр күрергә кереште, парламенттан кирәк вакытында осадный положение игълан итәргә рөхсәт алды. Румыниянең бөтен сәясиләре хәзер шул мәсьәлә берлән мәшгуль булган кебек, сугыш да ирәләре дә сугышка хәзерләнүләре берлән мәшгульдерләр.

Бугазлар мәсьәләсенең очы килеп йиткән мәмләкәтнең икенчесе – Юнанстандыр. Греклар да, искедән бирле Истанбулны үз кулларына кертеп, яңгыдан Бизанс мәмләкәтен тудыру хыяллары берлән яшиләр вә шуңгарга форсат көтәләр иде1. Грекларның, кирәк, мәдәниятләре вә, кирәк, көчләре, куәтләре мондый зур планнарны тудырырга ирек бирмәсә дә, алар шул татлы уйлардан аерылмыйлар иде. Менә хәзер Чанак кальга бугазын ярып кичүгә тырышу шул мәсьәләне бу көнге көн мәсьәләсе иттерде. Грекларда ике фикер туды. Берсе . инглизләр, французлар белән берләшеп, аларга ярдәм итешеп, шуның өчен үзләренә Истанбулны сорау; икенчесе – аларның Истанбулны грекларга бирмәүләренә ышанып, шуларга дошман вазгыятьтә булу. Бу ике фикернең дә үзенең иярченнәре күп булганга, бу мәсьәләдә кай яклы булу да Юнанстан өчен бик зур эш булганга, анда да зур-зур низаглар булды. Хөкүмәт, король берлән бергәләшеп, өч-дүрт мәртәбә киңәшләр ясады. Инглизләр, французларның Чанак кальга бугазын корыдан үтәр өчен ике корпус гаскәр биреңез, диюләре вә шуңгарга каршы Анатолийдән йирләр вәгъдә итүләре мөзакәрә ителде.

Гәзитәләргә караганда, баш министр Винизилус2, иэтиляфчылар белән берләшеп, Төркиягә игълане хәреб кылу тарафында булынды, бәгъзе министрлар берлән король битарафлыкны саклау ягында торды. Ахырдан бер фикергә килә алмадылар да, Винизилус, грекларга Төркия берлән Беренче сугышны хәзерләгән, Икенче Балкан сугышын очлап чыгарган3 Винизилус истигъфа итте, министрлыкны ташлады. Әлегә әле Юнанстандагы мәсьәлә шуның берлән капланды. Ләкин Винизилусның үзенең иярченнәре шактый күп булганга, король Константин үзе нимес булганга, король тарафдарлары берлән Винизилус тарафдарлары арасында зур-зур низаглар, фетнәләр булуы да ерак түгелдер.

Өченче дәрәҗәдә Болгария тора. Болгария бер ягы берлән Кара диңгезгә чыкса да, аның Варна, Бургаз портлары сату-алу өчен иң эшлекле юллары булса да, соңгы сугышта ул тар гына юл берлән Аталар диңгезенә4 чыкканга вә анда начар гына булса да Дәдәагач лиманы5 Болгария кулында булганга, өстән караганда аның сату-алуы өчен бугазларның башка кулларга күчүенең зур тәэсире булмаска тиеш иде. Ләкин Болгариянең Дәдәагач лиманының, бердән, рәтләнеп эшләнеп бетмәгән булуы, икенчедән, аның анда флоты булмавы һәм дә күршесендәге греклар берлән дуст булмавы аркасында шул йирләрне сакларга көче җитмәве Болгария алдында бугазлар мәсьәләсенең әһәмиятен бик зурайтадыр. Ул да шул мәсьәләнең ничек булса да хәл ителүенә сәерче генә булып кала алмаячактыр. Болгариянең сугыштан көткән өмидләренең иң зурысы серблар, грекларга киткән Македонияне кире кайтарып алу вә Румыниянең көчләп алган Дубруҗаны тагы үзенеке итү булганга, аның урыны, бер яктан, бик хәтәрле, бер яктан, бик әһәмиятледер. Румыния кай тараф берлән сугышка керешсә дә, Болгариянең ары яктан килеп кермәвенә имин була алмыйдыр. Греклар, кай тараф белән берләшеп сугышка керсәләр дә, Болгария нең артларына төшүеннән котыла алмыйлар. Шуның аркасында Балкандагы кечкенә мәмләкәтләр әле ул яклы, әле бу яклы булган булып киләләр вә һичбер якка чынлап кушылып китә алмыйлар. Бу икеләнү сәясәтендә шул мәмләкәтләрнең сарайларының тәэсире юк түгелдер. Юнанстан, Болгария, Румыниянең корольләре – өчесе дә нимесләрдер. Һәм дә күптән түгел генә Германиядән килгән бу корольләр үзләренең төп йортлары берлән үзләренең галякаларын һич кисмәгәннәрдер. Кыз алышу, кыз бирешү, угыл өйләндерү, туй итү һаман нимес принцлары берлән була килгәндер. Шуның өчен бу мәмләкәтләрнең сарайлары вә аның тирә-юньнәре эчләреннән нимесләргә дусча карамаулары мөмкин түгелдер. Вә шуларның тәэсирләре аркасында сәясәт тә шулай саллана-саллана барадыр.

Бугазлар мәсьәләсенең шактый зур тәэсир иткән мәмләкәтнең зурысы – Италиядер. Италиянең әмәле – Бәхре сәфидтә иң көчле мәмләкәт булудыр. Шуның өчен ул Траблисны алды. Шуның өчен Аталар диңгезендәге төрекләрдән алган унике атауны, солых шартлары буенча кайтарылырга тиеш булса да, бирмәенчә килә. Аның өчен дә Истанбулда зур бер мәмләкәтнең йирләшүе, бугазларның зур бер мәмләкәткә бирелүе уңгайлы эш түгелдер. Аныңда планнарын, фаразларын җимерәчәктер. Шуның өчен Италиянең битарафлыгы да бик уңгайсыз бер хәлдәдер. Сугышның барышы, үзенең вазгыятен саклау аны да сугышка катышырга мәҗбүр итү ихтималы бик якындыр.

Англия берлән Франциянең Германия вә Австриягә һичбер төрле сәүдә көймәсе кертмәскә карар бирүләре вә шуны булдырырга тырышулары икенче тараф мәмләкәтләрнең кәефен җибәрде. Бу эш сугыш башланганнан бирле Германия берлән сатуларын әллә ничә мәртәбә арттырган Швеция, Дания, Голландия халыкларына бик уңгайсыз булды. Шул сугыш вакытларында Германиянең үз пароходлары чыгып йөри алмаудан файдаланып, бу мәмләкәтләрнең сәүдәгәрләре Германия товарын үзләре аша икенче мәмләкәтләргә чыгарып, Германиягә кирәк нәрсәләрне тагы үзләре аша кертеп, ваттырып сату итәләр иде. Хәзер шуңгарга киртә куелды. Франция, Англиянең флоты Германия якасына туктарга рөхсәт бирми. Пароходларның малларын конфисковать итмәсә дә, кире кайтарып җибәрә. Моңгардан иң зарар күргән мәмләкәт Америка булды. Америка, сугыш башлангач та, «убыр китте, урыны калды» мәкаленчә эшкә керешкән иде. Ул сугыша торган мәмләкәтнең һәммәсенә ашамак-эчмәк әйберләрен генә түгел, сугыш кирәк-яракларын да сата иде. Германиягә бик күп ашлык, мамык кертә, үткәрә алса, бакыр да ычкындыра иде. Франция берлән Ингелтерәнең шул карары аларның бик эчләрен пошырды. Шул мәсьәлә хакында сәясиләр арасында сөйләшү башланды.

Ләкин мәсьәләнең ничек бетәчәге мәгълүм түгел. Шундый ике зур вакыйга алдында хәзер бөтен битараф дәүләтләр аптырап калдылар. Әле берсе дә катгый бер карарга килә алмаса да, әле берсе дә, мин бу яклы, дип, сугышка катыша алмаса да, озакламаенча сугышчылар арасында бер-ике мәмләкәтнең тагы кушылуы бик көтеләдер. Вә соңгы атналар сугыш тарихының бик әһәмиятле сәхифәләрен ачачактыр дип уйланыладыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Саглам – нык.

Маилләр – тартылулар.

Ингелтерә – Англия.

Юнанстан – Греция.

Могаһәдәләре – килешүләре.

Табигъ иттерелмиме – буйсындырылмыймы.

Осадный положение – камаулы хәл.

Бизанс – Византия.

Сәясәт йөреше. «Ил» газетасының 1915 елгы 25 февраль (78 нче) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.

1 …яңгыдан Бизанс мәмләкәтен тудыру … көтәләр иде. – Византия империясе (Көнчыгыш Рим империясе), Рим империясенең таркалуы нәтиҗәсендә IV гасырда барлыкка килеп, XV гасырга кадәр яши. Башкаласы Константинополь 1453 елда төрекләр тарафыннан яулап алына, һәм Византия яшәүдән туктый.

2 Баш министр Винизилус – Грециядә 1909 елда хакимияткә килгән либераль партия җитәкчесе Элефтериос Венизелос (1864–1936) турында сүз бара. Ул Грециянең биш мәртәбә премьер-министры вазифасын үти, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында сугышка Антанта ягыннан торып катнашу ягында була.

3 …Беренче сугышны хәзерләгән, Икенче Балкан сугышын очлап чыгарган… – Балкан союзы (Болгария, Сербия, Греция, Черногория) белән Төркия арасындагы Беренче Балкан сугышы 1912 елның 9 октябреннән 1913 елның 30 маена кадәр барган һәм, 1913 елгы Лондон килешүе нәтиҗәсендә Төркия үзенең Европадагы биләмәләрен (Стамбул һәм Көнчыгыш Фракиянең зур булмаган өлешен генә үзендә калдырып) югалткан. 1913 елның 29 июненнән 18 августына кадәр дәвам иткән Икенче Балкан сугышы исә Болгария белән Греция, Сербия, Черногория (соңыннан боларга Румыния һәм Төркия дә кушылып китә) арасында була. Нәтиҗәдә Болгария җиңелә. Үз җирләренең бер өлешен Румыниягә, Төркиягә, Сербиягә бирергә мәҗбүр була. Бу сугышлар халыкара каршылыкларны кискенләштерә, Беренче бөтендөнья сугышы башланып китүне тизләтә.

4 Аталар диңгезе – Эгей диңгезе.

5 Дәдәагач лиманы –Эгей диңгезенең төньягындагы култык, анда Александруполис (элекке исеме – Дедеагач) порты урнашкан. Хәзер бу тирә – Греция территориясе.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 36-39.

Җавап калдыру