МИЛЛИ УКУ ЙОРТЛАРЫМЫЗ

Гәзитәләремездә язылган, арамызда сөйләнгән сүзләрнең иң күбесе мәктәпләремез, мәдрәсәләремез хакында икәнендә шөбһә юктыр.

Атадан, бабадан килгән мәдрәсәләремез, мәктәпләремез, мәгаттәәссеф, бу көнгә кадәре бер рәткә кертелгәне юктыр. Болар һәммәсе – закон кашында мәсҗед янындагы мәктәпләр, имамнарның дин укытыр өчен ачкан мәдрәсәләредер. Боларның нә закон каршында мәгълүм бер программалары бар, нә идарәи руханиямез тарафыннан эшләтелгән бер тәгълиматы, тәнзыйматы бардыр.

Элек һәр мәдрәсә үзенчә аерым-аерым идарәдә, һәр мәдрәсә үзенчә аерым бер программада бара иде. Шуның өчен кайбер мәдрәсәләремез «Һәфтияк-шәриф» берлән «Фәзаилешшөһүр»дән үтә алмый, кайберләрендә имамнар, хатиблар мөдәррисләр йи-

тешә иде.

Мәдрәсәләрнең программасызлыгы, тәгълиматсызлыгында зарар бик күп булса да, моның файдасы да шактый зур иде. Уңган, дәртле мөдәррисләремез үзләре теләгәнчә мәдрәсәләрен зурайталар, үзләре теләгәнчә программаларын киңәйтеп, мулла, мөдәррисләргә дәресханәләр ясыйлар, тирә-яктагы бөтен авылларга муллалар чыгарып, мөәзиннәр җиткереп торалар иде.

Тормыш боерыгы берлән ул мәдрәсәләр эчләрен үзгәртте. Шул бер исемнән, бер бинадан ике гыйлем йорты аерым-аерымга бүленде, берсе балалар укытыр өчен мәктәп, икенчесе муллалар, хатиблар, мөдәррисләр, мөгаллимнәр чыгарыр өчен мәдрәсәгә әверелде.

Авыл халкының унар, унбишәр ел мәптеккә йөреп, «Кунут» догасы берлән «Колһуаллаһ» өйрәнеп1 чыгарга вакыты йитми башлады. Аның йире-суы тарайды. Торыш-йөреше бәһаләнде. Ул теләр-теләмәс унсигез яшьлек углын ун ел эчендә өйрәнеп йитмәгән әт-тәхыятьтән аерып, күмер казырга2 җибәрергә мәҗбүр булды. Тормыштагы шул үзгәреш мәктәп-мәдрәсәгә дә тәэсирсез кала алмады. Уку шул юлда булса, ун-биш-уналтыга кадәр җиде-сигез ел укыган авыл баласы өстән генә дә динен танып, язу язар, укырлык булмаса, фабрикка, завод, шәһәр тормышы астында халкымызның дине, тәрбиясе бер-ике буында тәмамән бетәчәге мәгълүм булды. Укытуны рәтләргә юл эзләнергә тотынды. Уку фәне әллә кайчан табып чыгарган аз укытып күп булдыру кабул ителде. Халкымыз шуны ысуле җәдид дип кабул итеп, мәктәпләремез шул юлга куелды. Шундый аз вакытта күп белер өчен, укытканда иң кирәклесен кирәкледән алдан тотып укыта белер өчен элгәреге сукыр суфилар, карт мөәзиннәр, сугыштан зәгыйфь калып кайткан солдатлар ярамый башлады.

Укытучыларны хәзерләр өчен мәдрәсәләремезгә яңгы фәннәр кертү лязем булды. Мәдрәсәләрнең халкымызның тарихы кая барганын күрерлек күзе ачыклары, уку юлындагы шул мәҗбүри үзгәрешне күреп, тарихның кушкан ягына борылдылар. Мәдрәсәләренә укыту юлын рәтләрлек фәннәр керттеләр. Мәдрәсәләренә мөгаллимгә кирәкле дәресләр арттырдылар. Мәдрәсәләренең вазифаларын киңәйттеләр. Авылга мөгаллим чыгара башладылар, тормышның шул теләген тутыруда мәдрәсәләремезнең программасы үзгәрде. Анда яңгы фәннәр кертелде, моңганчы ишетелмәгән тарих, җәгърафия, голүме риязыя, голүме табигыягә урын бирелде. Аның берлән генә бетмәде, мәдрәсәдә яңгы бер гамил килеп чыкты. Унҗиде, унсигез еллык авыл малаен күмер казырга куган тормыш мулла малаена да утыз биш, кырыкка кадәр мәдрәсәдә «Җамигъ әр-рәмуз»ның кырыйларына язылган хашияләрен укып, китап моталәга кылып ятарга ирек бирми башлады. Тормыш аны да кысты. Ул да тизрәк укыйсын укып чыгып, мулламы шунда, мөәзинме, мөгаллимме булырга, үзенең тормышын үзе көтәргә мәҗбүр булды. Шуның өчен мәдрәсәнең уку-укыту эшләре тәртипкә салынырга, анда да вакытның кыйммәтен үлчәргә мәҗбүрият хис ителде. Мәдрәсәләрда ислях ителде. Аларның да укулары-укытуларына элгәреге заманда бабайлар алдында күренмәгән яңгылыклар кертелде. «Дин саклау, динле булу» дигән уй халкымызның башына, канына сеңеп калганга вә тарих бабай аны һәрвакыт шул уйда торырга, шул фикер янында бөтен көчен-куәтен сарыф итәргә мәҗбүр иткәнгә, ул тирә-юньнән килә торган бозыклыктан куркып коты очты вә, шул динлелеген саклар өчен, үзе аңламаенча гына бөтен дөнья тарихында дини гадәт сакчысы булып килгән хатыннарына күз төшерде. Яңгы тормыштагы үзгәрешләр арасында дини гадәтне сакларлык иттереп укый, тәрбия ителә торган мәктәпләре, мәдрәсәләре юклыгы беленгәч тә, халык, беркем кушмаенча, беркем әйтмәенчә, кызларын укытырга кереште.

Шул фикерне тудырган гамилләр бөтен татар дөньясында бер булганга, бөтен Татарстан бердән башлады. Биш-ун ел үтмәде, абызтайларга, сукыр карчыкларга сабакка йөри торган авыл кызлары киң һавалы, пакь мәктәпләрдә укыткан мөгаллимәләргә йөрергә тотынды. Авыл хатыны булуның бурычлары хәзер урак уру арасында әллә нидә бер намаз укып алу гына булмаганга, үзгәргән тормыш алардан да үзләренә ирләрен багларлык, биләрлек, балалары күмер заводына яшьтән китсә дә, рус булып кайтмаслык тәрбия итә белерлек өйрәнү, белү сораганга, монда да уку-укыту киңәйде. Менә шулай итеп, биш-ун ел эчендә бөтен уку мәнзарәләремез үзгәрде, алар сипләнде, яңгарды. Кечкенә баланың үсүе, зураюы никадәр табигый булса, мәктәп-мәдрәсәмезнең дә үсүе, күбәюе шулкадәр табигыйдер. Халык үзе яшәгәч, аның мәктәбе, мәдрәсәсе, әдәбияты, матбугатының яшәве, үсүе, зураюы, киңәюе . мәгълүм мантыйкый бер эштер. Баланың яше зурайган саен, аның киеменең үзгәрүе, элгәреге кечкенә вакыттагы биләүсәсе унике-унөчтә балага ярамавы, унике-унөчтәге чагындагы казакие, күлмәге егет булып җиткәч кияргә тар булуы никадәр табигый булса, халыкларның уку-өйрәнү эшләрен алып бара торган даирәләр, мөәссәсәләренең дә халыкның үсүе, зураюына карап үзгәрүе шулкадәр табигыйдер. Аның үлчәүләре, бизмәннәренең алышынуы да тиешледер, ляземдер3. […]

Менә шул мәсьәләләрне бертөрле хәл итәр өчен, шул мәсьәләләрне бертөрле законный юлга куяр өчен, былтыр депутатларымыз мөгаллим вә мөгаллимәләр хакында кечкенә генә законопроект керткәннәр иде. Ләкин сугыш булу берлән тукталып калды. Аның урынына безнең катнашымыздан башка күбрәк полякларның иҗтиһады аркасында хосусый мәктәпләр хакында закон эшләнеп чыкты. Дума, Советтан үтеп, патша хәзрәтләре тарафыннан тасдыйк ителеп, хөкүмәтнең законнар игълан ителә торган рәсми мәҗмугасында 117 нче номер берлән басылып игълан ителде. Шул закон буенча һәр йирдә, авылда, шәһәрдә хосусый мәктәпләр ачу өчен бу көнгә кадәр кылынып килгән бик күп кысынкылыклар бетерелде. Мәктәп ачуда явочный порядок әсаси иттереп кабул ителде. Менә шул закон буенча һәркемгә, һәр җәмгыятькә теләсә генә нинди телдә укытырга рөхсәттер. Фәкать шул законда күрсәтелгән шартларны гына ригая итү, ягъни мөгаллимнең укытырга хакы булуы өчен, Русия тарихы русча укылу, рус теле дәрес ителү кебек без әллә кайчан эшләп килә торган уңгайлыкларны гына тутыру шарттыр.

Менә хәзер инде законнан файдаланып, безнең Уфада ачылырга карар ителгән дарелмөгаллимин, дарелмөгаллиматымыз законлы юллардан хәрәкәткә тотынсын иде. Шул законнан файдаланып, Казанда ачылырга карар ителгән вә ике йөз мең сум акча җыйный алган кызлар гимназиясе4 дә эшкә башласа иде. Урта мәктәпләргә рөхсәт алыр өчен попечительгә генә прошение бирү җиткәнгә, әлбәттә, шуларны андагы үз түрәләре берлән генә дә эшләп булыр иде. Вә аннан зуррак даирәләргә үтәргә – мәгариф назыйренә җитәргә тиеш булса да, Петроградта ачык йөз берлән каршы алыныр иде5. […]

Монда һичбер төрле шөбһә юктыр. Ләкин без, үземез «алма пеш, авызыма төш» дип торганга, бер эшне дә булдыра алмыймыз. Һичбер эшне вөҗүдкә чыгара алмыймыз.

Уфаның дарелмөгаллимин, дарелмөгаллимат комиссиясе нишләде, нишли? Хәзер шул закон чыккач, яңгы мәгариф назыйре алышынгач6, нинди хәрәкәт ясады? Казанның гимназиясе нишләде, ни хәрәкәт ясады?

Һич!

Мөгаллим, мөгаллимәләремезнең хәлләрен төзәтү өчен, уку-укыту эшемезне саглам казыкка бәйләр өчен шуннан башларга кирәктер. Шуны эшләргә алынган кешеләр эшли башларга тиештер. Юл законлыдыр, юл ачыктыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Нәзакәтеннән – монда: нәзакәтле, тактлы аңлатмасыннан.

Тырышуы – Англия һәм Франциянең тырышуы дип аңларга кирәктер.

Моталәгаләргә – тикшереп хөкем чыгаруларга.

Тәнзыйматы – тәртипкә салынган кагыйдәләре.

Хатиб – мәчеттә хотбә укуга хаклы мулла.

Голүме риязыя – төгәл (математика) фәннәр.

Голүме табигыя – табигать фәннәре.

Хашияләрен – аңлатмаларын, шәрехләрен.

Гамилләр – факторлар.

Милли уку йортларымыз. «Ил» газетасының 1915 елгы 20 февраль (76 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән, бераз кыскартылып (газетада якынча биштән бер өлеше ак калдырылып) басылган. Текст шуннан алынды.

1 «Кунут» догасы берлән «Колһуаллаһ» өйрәнеп … – «Кунут» догасы –намаздан соң укыла торган дога («Иман шарты»ннан), «Колһуаллаһ» – Коръәннең 112 нче сүрәсе («әл-Ислах»).

2 …әт-тәхыятьтән аерып, күмер казырга … – намазга тезләнеп утырып укый торган догадан аерып, ташкүмер казып чыгара торган шахталарга китү турында сүз бара.

3 …тиештер, ляземдер… – моннан соң 27 юллык текст басылмаган, урыны ак калдырылган.

4 Казанда … кызлар гимназиясе – Фатиха Аитова (1899.1942) тарафыннан Казанда 1909 елда ачылган кызлар мәктәбе 1916 елда Татар кызлары гимназиясе итеп үзгәртелә (гимназия ачуга рөхсәт 1915 елда бирелгән була).

5 …каршы алыныр иде. – Моннан соң 4 юллык текст басылмаган, урыны ак калдырылган.

6 …яңгы мәгариф назыйре алышынгач… – 1915 елда Россиянең мәгариф министры итеп билгеләнгән Павел Николаевич Игнатьев (1870–1926), либераль буржуазия таләпләренә юл куеп, Россиядә урта мәктәпләргә реформа ясарга, мәҗбүри башлангыч белем бирүне кертергә омтыла, ләкин патша хөкүмәте боларга каршы килә, шунлыктан 1916 елда аңа отставкага китәргә туры килә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 32-36.

Җавап калдыру