ИСТАНБУЛ ВӘ БУГАЗЛАР

Думаның соңгы өч көнлек мәҗлесендә хариҗия министры Сазонов1, Төркия берлән бу сугышта бугазлар һәм дә Истанбул мәсьәләсен бөтенләй Русия файдасына тиешенчә хәл ителмәенчә уртада калдырмаячакмыз, дигән иде. Шуның соңында сөйләгән төрле партияләрнең депутатлары да шул хакта һәммәсе дә Истанбулны вә бугазларны Русиягә кушуның кирәклегене кат-кат тәкрар иткәннәр иде. Русиянең ашлык сәүдәсе Истанбул вә Чанак кальга бугазлары аша йөргәнгә, бугазларны кулда итү Русиядә яңгы гына туган мәсьәлә түгелдер.

Мәшһүр Петр Великийның Кара диңгездә флот ясап, Төркия берлән сугышка хәзерләнүләренең төп замире шул Истанбулга вә бугазларга кайта иде.

54 нче елда башланган Кырым сугышы2 да шул бугазларны кулда итү, Истанбулга хуҗа булу уе берлән башланган иде. 77 нче елның сугышында3 Истанбул вә бугазлар мәсьәләсе беренче урында торган иде вә Айя Суфиянең манараларына крест тагу [уе] русларның бик күбесенә зур дәрт, гайрәт биргән иде.

Бу сугыш башлангач, шул мәсьәлә тагы русларның әфкяре гомумиясендә Истанбулга хуҗа булу, Айя Суфия мәсҗеден кәлисәгә күчерү уе бик күп сөйләнгәнлеге язылды.

Сату-алу ягыннан һәм дә сугыш ягыннан да Истанбул вә бугазларның Русия кулына күчүенең кирәклеге хакында бик күп дәлилләр китерелде. Истанбул вә бугазлар Русиянең кулына керсә, Русия тугрыдан-тугры Бәхре сәфидкә4 юл ачып, үзе теләгәнчә үзенең ашлыгын Аурупага кертәчәктер. Бугазлар кулда ителсә, Русия бик нык саклана торган Чанак кальга бугазы берлән бикләнә торган Мәрмәрә диңгезендә вә аннан соң шундый ук куәтле Истанбул бугазы берлән бикләнә торган Кара диңгездә сугыш көймәләрен сакларга урын алып, Бәхре сәфидтә диңгез ягыннан иң көчле мәмләкәтләр берлән ярышырлык хәлгә киләчәктер. Шул хәл корыда җиңелми торган зур Русияне диңгездә бик куркыныч лы диңгез куәтенә дә ия ясаячактыр вә дөньяда Русиядән зур, Русиядән көчле бер мәмләкәт калдырмаячактыр.

Бөтен дөньяның зур мәмләкәтләре ул вакытта Русиягә караганда зәгыйфь, көчсез булып калачактыр. Русия дөньяның бөтен сәясәтендә үз сүзен йөртәчәктер.

Менә бугазларның шулкадәр зур әһәмиятле булуы, Истанбулның дөньяның бизмәненең уртасында торуы бугазларны, Истанбулны алу мәсьәләсен авырайта килде. Англия һичбер вакыт Русия тарафыннан Истанбул алынуга разый булмады. Германия, Австрия, Франция һәрвакыт шул мәсьәләдә Төркиянең хуҗалыкын саклап килде. Ләкин хәзер менә сугыш башлангач, Англия белән Франция безнең иттифакчымыз булгач, бугазлар вә Истанбул Русиягә бирелергә иттифакчыларымыз разый дигән уй таралды. Рус әфкяре гомумиясе Истанбул бугазларын алу өчен үзенең тырышуын иттифакчыларга ярдәм итү, гомум дошманны җиңәр өчен кирәкле бер эш итеп йөртте. Ләкин хариҗия министрымызның сүзенә каршы Англия парламентында бирелгән запроста вә Англия хариҗия министрының җавабында «Без Русия өчен бугазлардан үтүнең ачык булу кирәк икәнен тасдыйк итсәк тә, Русия хариҗия нәзыйренең сүзләреннән Истанбулны кулда итәмез дигән мәгънәне күрмимез» дип ясаган нәзакәтеннән рус матбугаты шөбһәгә төште. Вә соңгы вакытларда Чанак кальга бугазын инглиз вә француз флоты тарафыннан ярылып үтелергә тырышуы вә шуның аркасында Истанбулны кулга эләктерергә маташуы да төрле моталәгаләргә сәбәп булды. Хәзер рус, инглиз гәзитәләренең зурлары шул хакта озын-озын мәкаләләр язганның соңында бу мәсьәләдә Англия берлән Русия арасында фикердә аңлашылмау юклыгы мәгълүм булды вә Истанбулны, бугазларны бүлешүнең әле вакыты кермәгәнлеге беленде.

Истанбулны алу ике тарафтан мөмкиндер. Берсе – Кара диңгез ягыннан, берсе – Мәрмәрә диңгезе тарафыннан. Кара диңгез ягыннан Истанбулны алыр өчен коры җир гаскәре куәтле булу гына җитмидер. Кара диңгездәге флот та, төрек флотына караган- да күп дәрәҗә көчле булып, Кара диңгездә хуҗа булырга тиеш вә теләгән урынына гаскәр төшерерлек куәтле булырга тиештер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Нәфасәт – гүзәллек.

Хариҗия – тышкы (эшләр).

Замире – асылы.

Кәлисә – чиркәү.

         Истанбул вә бугазлар. «Ил» газетасының 1915 елгы 20 февраль (76 нчы) санында имзасыз басылган (икенче яртысы кыскартылган). Текст шуннан алынды.

Газетаның 22 февраль (77 нче) санында «Истанбул һәм Чанак кальга бугазларын ачу вә ябу тарихы» исемле имзасыз язма урнаштырылган. Чанак кальга – Европаны Кече Азиядән аерып тора торган Дарданелл бугазы, Мәрмәрә (Мрамор) диңгезен Эгей диңгезе белән тоташтыра. 1915 елның 19 февралендә инглиз һәм француз эскадрасы Чанак кальганы кулга төшерү, Төркияне сугыштан чыгару, Кара диңгез аша Россия белән бәйләнешләрне торгызу максатында Төркия фортларына һөҗүм итә. Газетада «Дарданеллның тупка тотылуы хакында» исемле хәбәр дә басылган.

1 Хариҗия министры Сазонов – Россиянең дәүләт эшлеклесе һәм дипломаты С.Д.Сазонов 1910–1916 елларда Тышкы эшләр министры була, бу вакытларда Россиянең тышкы сәясәтендә Англия (Бөекбритания) белән якынлашу идеясе ачык чагылган.

2 54 нче елда башланган Кырым сугышы – 1853–1856 еллардагы сугыш истә тотыла. Башта Россия белән Төркия арасында барып, 1854 елда аңа Төркия ягыннан Бөекбритания һәм Франция килеп кушыла. 1856 елда Парижда ясалган килешү белән тәмамлана.

3 77 нче елның сугышы – Босния һәм Герцеговина халыкларының Төркия хакимлегенә каршы күтәрелешеннән файдаланып, Балкан ярымутравында йогынтысын көчәйтү максатында Төркия белән Россия арасында 1876 елда башланган бу сугыш 1878 елның февралендә Сан-Стефанода кул куелган солых килешүе белән тәмамлана.

4 Бәхре сәфид – Урта диңгез (Ак диңгез дип тә йөртелгән).

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 31-32.

 

 

 

Җавап калдыру