МӨСЕЛМАН ФРАКЦИЯСЕНДӘ КИҢӘШ МӘҖЛЕСЕ

Вакытның әһәмиятлелеген сизеп, Думадагы мөселман фракциямезнең1 хәле авырлыгын хисапка алып, фракциямез рәисе Котлыкай мирзаның2 дәгъвәтенә җитдирәк карау көтелергә тиеш иде. Тормышымызның хәленең теләсә ничек баруы, теләсә кая таба агуына сәерче булып карап тора алмаган даирәләрнең чынлап катышуы, мәгънәви мәсьүлиять хис итеп катышуы тиешле иде. Ләкин әллә ни булды, без аңламаган сәбәпләрдән киңәш мәҗлесләре вакытның әһәмиятенә мөнасиб дәрәҗәдә зур була алмады-лар.

Сәбәпләре, әлбәттә, күптер. Бик күп кешеләр «Юллар начар булды. Киңәш уңгайсыз вакытка тугры килде, киләм дисәң дә килеп булмады, китәр өчен дә уңгайсызлыгы куркытты», – дип җаваплар язалар.

Бик күбесе: «Вакытым булмады, бушрак вакытта булса, бик барыр идек», – диләр. Кайберләре: «Рөхсәт алынып ясалса, мәслихәт булмас идеме?» . дигән сөальләр бирәләр. Иң зур бер кыйсеме: «Без сезнең карарга разый», – дип, алдан ук кушылып куялар.  Бу гөруһ халыкның үз-үзен гомум эштән читкә алып калдырыр өчен китергән дәлилләре, үзләре алдында бик нык булса да, гомумноктаи нәзардан караганда, һичбер төрле кыйммәтне хаиз түгелләрдер. Иң әүвәл юлның авырлыгы никадәр дөрест булса да, шул юл берлән бит Петербургка көненә берничә дистә мең кешеләр килеп, төрле халык җәмгыятьләренә берничә йөз кешеләр өзелмәенчә вилаятьләрдән агып торалар.

Безнең киңәшкә килгән затларымызга да аерым-аерым поездлар бирелмәде, кысылды-пысылды гына килделәр. Мәҗлескә әһәмият биргәннәре дә, вакытлары бик күпкә нишләргә белмәенчә аптырап калганнан, үз шәһәрләрендәге гайбәттән, вак-төяк эшләрдән вакытлары буш калгач, шул бушлыкны киңәш берлән тутырыр өчен генә ашыкмады.

Рөхсәт алыну-алынмавы, уңгайсызлыгы да һәммә кеше өчен бер дәрәҗәдер. Бөтен фракцияләр, бөтен милли организацияләр шундый киңәшләрне үзләре теләгән вакытта ясап килүләре мәгълүм булганга, хөкүмәт тарафыннан «Ясамагыз!» дигән әмер булмаганда, рөхсәт алу эше «гакыллы баш» кадәр зур түгелдер.

«Сезнең карарыңызга разый» дип читтә тору, читкә кысылу, посу, җәмәгать эше ягыннан караганда бик күңелсез вакыйгадыр һәм дә киләчәккә өмидле булган даирәләрдән чыкса, зур хатадыр. Бездә әле җәмгыять эшләрен эшләүчеләр белән шул эштә мәнфәгате булмаган ике бүлек халык берсе «сез», берсе «без» булып аерылганы юк һәм аерылмаска тиештер. Җәмәгать эшләренең алга китүе, халык файдасына таба тугры баруы өчен һәрбер җәмәгать эшенә һәр гөруһ халыкның «үз эшем», «үз эшемез», «безнең эшемез» дип каравы вә шул эшкә, вакыты буш булганда гына түгел, һәрвакытта, һәр чакта уңгайлы-уңгайсыз һәр хәлдә катышуы ляземдер. Үз эше иттереп эшләве, матди вә мәгънәви көчен аямаенча эшләве фарыздыр.

Хосусән хәзерге вакытта Русиянең алдында бик зур мәсьәләләр торганда, Русиянең хәятында булачак бөтен үзгәрешләр безгә дә һичбер төрле тәэсире булмаенча калу ихтималы булмаганда, шул эштә безгә дә, үземезнең көчемезне бер ноктагарак җыеп, үземезнең теләгемез буенча катышырга, рәтләү, төзәтүгә катышырг тиештер.

Киңәш мәҗлесләре, халкымызның шул мәсьәләне аңлап җитмәгәнме дим, шул киңәшләрдән зур өмид көтмәгәнме, күрсәтте: халык бик салкын канлылык берлән каршы алды. Киңәшләрнең көне мәгълүм булса да, әүвәлге мәҗлесләргә Уфа, Мәскәү вәкилләренә башка беркем дә килә алмады. Икенче көннәрдә Казаннан бер зат килде. Берәр атна, ун көн көн үткәч, Троицкидан һәм кыргыз кардәшләремездән берничә затлар тәшриф иттеләр. Шулай итеп, мәҗлесләр, хатын-кыз ашы кебек, башы да мәгълүм түгел, ахыры да мәгълүм түгел бер хәл алды. Беттемелеге дә, бетмәдемелеге дә күренми торган сузылган боламык булды да калды. Киңәшләр арасында матбугат әһелен күрер өчен зур әһәмият бирелгән булса да, «Тормыш» гәзитәсеннән Закир әфәнде Кадыйри3, «Сүз»дән миңа башка беркем дә килмәде. Казан гәзитәләре үзләренең Петроград мөхбирләренә вәкаләт кәгазьләрен йибәрсәләр дә, матбугатның урыны сыеклыгын бу гына тутыра алмады. «Вакыт»тан беркем дә булмады. Кырым, Кавказ гәзитәләреннән дә бер кеше дә килмәде, китмәде.

Ләкин фракциянең кузгаткан мәсьәләләре бик әһәмиятле булган кебек, киләчәк кешеләрнең үзләре кузгатачак мәсьәләләре өчен киң бер юл калдырылган иде. Халык күп булмау аркасында ул төр мәсьәләләр әлегә бик аз ачылды. Фракциянең куюы буенча Думадагы баш министрның декларациясенә фракциянең җавабы мөзакәрә ителде вә шул декларациянең әсаслары хакында сүзләр алышынды, киңәшләр ителде.

Икенче булып фракциянең блок белән мөнәсәбәте мәсьәләсе куелды. Шуңгардан килеп чыккан фракциянең Думадагы башка гайре рус милләтләренең вәкилләре берлән мөнәсәбәте каралды.

Өченче, Думадагы мөселман фракцияләрнең сәяси платформасы, сәяси урыны, мәйданы мөзакәрәгә куелды.

Дүртенче, фракциядә бюроның кирәклеге вә аның даими булу-булмавы вә бюро ясалуы сөйләнелде. Бу маддәләрнең берсе-берсе генә дә бик зур милли – иҗтимагый мәсьәләләремезгә барып төртелгәнгә, әлбәттә, бик күп сүзләр, җитди мөзакәрәләр уятылды, карарлар чыгарылды.

Шул мөзакәрә һәм карарлар белән таныштыру бик күп вакыт алачак булганга, аларны киләчәк мәкаләләргә калдырамыз, тоз табар идек тә, коймак пешерер өчен утын гына табарга калыр иде дигән фәлсәфәне авыл куштаны кебек сатты. Халыкны ялыктырды.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мөселман фракциясендә киңәш мәҗлесе. «Сүз» газетасының 1916 елгы 14 февраль (22 нче) санында «Гаяз. Петербург, 10 февраль» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

IV Дәүләт Думасы каникуллардан соң эшен башлап җибәргәч, мөселман фракциясенең дә эшчәнлегендә җанлану сизелә. Аерым алганда, 3–20 февральләрдә Петроградта мөселман җәмәгать эшлеклеләренең рәсми булмаган җыелышы – киңәш мәҗлесе булып, анда Думадагы мөселман фракциясенең тактикасы мәсьәләсе карала.

1 Думадагы мөселман фракциямез… – IV Дәүләт Думасына мөселманнардан 7 депутат кына үтә алган. Аларның өчесе – Уфа губернасыннан, берәресе  – Оренбург, Баку, Дагъстан һәм Самарадан сайланган була. Дагъстан вәкиле Мөхәммәд Далгат фракциягә кермәгән.

2 Котлыкай мирза – дүрт чакырылыш Дәүләт Думасына да Уфадан сайланган Котлымөхәммәд Тәфкилев (1850–1917 дән соң) турында сүз бара.

3 Закир әфәнде Кадыйри – 1878–1954 елларда яшәгән журналист, җәмәгать эшлеклесе; 1914–1918 елларда «Тормыш» газетасы редакторы.

 

Кыйммәтне хаиз – кыйммәткә ия.

Тәшриф иттеләр – килделәр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 146-148.

 

 

Җавап калдыру