«ЙОЛДЫЗ»НЫҢ «МИЛЛИЛЕГЕ»

«Йолдыз» гәзитәсенең башы Һади әфәнде Максуди «Йолдыз» ның ун еллык юбилейсы мөнәсәбәте берлән язган мәкаләмә1 «Таңчы»га җавап» гонванында мәкалә язган2. Һади әфәнденең үзен үзе аклар, «Йолдыз»ны күккә күтәрер өчен язган бу мәкаләсе, укучылар алдында минем дәгъва иткән «Йолдыз»ның мәсләксезлеген, мораилеген, ваклыгын исбат итәр өчен аяклы дәлил булган кебек, тагы минем әйтергә онытып калдырган «Йолдыз»ның бер сыйфаты барлыгын да ачып бирәдер. Ул да . алдакчылыктыр.

Һади әфәнде үз кулы берлән язган мәкаләсендә «Йолдыз»да яшеренеп калган бер начар сыйфатын менә ничек иттереп ача: «Таң» вә «Тавыш» заманнарында3 болар «Йолдыз»га милли дип бәйләнә иделәр. Алар ул вакытта мода йиле белән искәнлеклә реннән, миллияткә бик каршы иделәр».

Иң әүвәл шуны әйтик: мин үзем, минем иптәшләрем һичбер вакыт «Йолдыз»ны милли гәзитә дигәнемез юк. Һичбер вакытта «Йолдыз»ның милли гаяга хезмәт итә торган бер орган булуына ышанганымыз юк. Сүзләремездә, фикер йөртүемездә «милли» дигән сүзне «Йолдыз» хакында истигъмаль иткәнемез юк, итмәячәкмез. Итсәк, «милли хулиганнар», «милли кяферләр» дигән сүзләрдәге кебек татарның үз эченнән туган мәгънәсендә истигъмаль итәмез, итәчәкмез. Шуның өчен «Таң», «Тавыш» вакытларында да «Йолдыз»ны сөймәвемез, көлүемез булса, ул да . «Йолдыз»ның милли гаягә хезмәт итүеннән түгел, билгакес, «Йолдыз» ның самимиятьсезлекеннән, мәсләксезлекеннән көлү иде. Ул да һичбер төрле Һади вә Мөтәһади әфәнделәргә ачудан, кәеф китүдән түгел, мәсләки аермадан, татар хәрәкәтенең яшь вакытында шундый мәсләксез . җил кайдан килде, шунда ава торган органнарның зарарлылыгын милли аң берлән сизүемездән иде.

Икенче Һади әфәнденең (хәзер «Ил» берлән «Сүз» хакында) һәрвакытта әдәпсез рәвештә «бер-ике гәзитәгә бәйләнә торалар» дигән сүзе башыннан ахырына кадәр хатадыр. «Ил» гәзитәсенең ике ел дәвамында, «Сүз»нең беренче елында шул ике гәзитәнең дә һичбер номерасында һичбер гәзитә вә журналга бәйләнү булмады. Шул өч ел эчендә бу гәзитәләр чыгып килә торган милли матбугатымызның һичберсе белән кычкырышмады.

«Йолдыз» хакында язылган мәкаләдә дә һичбер төрле кычкырышу булмаенча, «Йолдыз»ның урынын билгеләүдер вә шул «Йолдыз»га үземезнең мәсләк ягыннан биргән тамгамызны сугудыр.

Билгакес, менә шул өч ел эчендә «Йолдыз» «Вакыт»4 берлән талашты, шул өч ел эчендә «Йолдыз» «Идел»5 берлән сугышты, менә шул өч ел эчендә «Йолдыз» «Тәрҗеман»6 берлән кычкырышты, менә ул өч ел эчендә «Йолдыз» «Тормыш»7 берлән эләгеште.

Шуның өчен, кирәк, безнең элгәреге гәзитәләремез хакында, кирәк, хәзергеләре хакында «әдәпсезчә бәйләнәләр» дигән Һади әфәнденең бу сүзе һичбер төрле әсаска бина ителмәгән, ялганларга өйрәнгән бер гәзитәнең кизүдәге ялганы гынадыр.

Һади әфәнде мәкаләсендә: «Гаяз әфәнде, «Йолдыз», вак интригалар, вак донослар берлән мәшгуль булды, – ди. – Моңгар дәлил ни икән?» – дип сөаль бирә вә миннән җавап сорый.

Һади әфәнденең дәрте почмаклансын, языйм:

7 нче елда Казанда «Тавыш» дигән гәзитә чыга иде. Шул гәзитәнең нашире Хөсәен әфәнде Әбүзәров иде, редакторы Габдулла әфәнде Биккинин иде. Редактор авырый башлагач, идарә редактор алыштыру хакында законнар юлынча гариза биргән иде. Ул кәгазь әйләнеп чыкканчы, редактор вафат иткән. Хөсәен әфәнде үзе өйдә булмаганга, идарәдәге әфәнделәр, редактор үлгәнне белмәенчә, «Тавыш»ның номерын әүвәлге редактор имзасы берлән чыгарганнар.

Икенче көнне «Йолдыз» гәзитәсендә (ул вакытта гәзитә атналык кына, Һади әфәнде үзе генә яза иде) «Тавыш» гәзитәсенең мөхәррире үлгәннең соңында да гәзитә чыгаруында дәвам итә, фәлән көнне вафат иткән иде, гәзитәнең номерасы фәлән көнне чыкты» дип язып чыгарды8. Шуннан соң «Тавыш» гәзитәсен яптылар. Идарәсен тентеделәр. Шул номерны чыгаручыны эзләп, идарәдәге хезмәтчеләрне тотып алып киттеләр. Аның берлән эш белмәгәнгә, гәзитәнең нашире Хөсәен әфәнде Әбүзәров берлән гәзитә басыла торган Кәримовлар матбагасының мөдирен судка бирделәр.

Суд Хөсәен әфәндегә дә, мөдир әфәндегә дә берничә ел төрмә яисә ссылка була торган статья буенча озак эшне йөреттеләр.

Кәримовлар типографиясенең мөдире вафат булып9 котылып калды.

Хөсәен әфәнде Әбүзәров бик зур мәшәкатьләр берлән үзенең шул вакытта Казанда булмаганлыгын исбат итә алды.

Унынчы елда булган аның судебный палатада каралган эшендә судебный палата Хөсәен әфәндене гаепсез тапты.

Менә бу бер донос!

«Йолдыз» казып чыгарган бер донос.

Икенче, Петербургта чыга торган «Ил» гәзитәсендә «Татарга» дигән бер шигырь басылды. Шул шигырь өчен «Ил»нең 7 нче номерасы конфисковать ителде. Мөхәррир сыйфаты берлән мин судка бирелдем. Шигырьдә «Мәннаф» дигән имза булса да, ул кешенең кем икәнлекен әйтеп, аны да судка тарттыру яисә аның кемлеге хакында мәгълүмат бирмәенчә, бөтен мәсьүлиятне үз өстемә генә алу минем ихтыярымда иде. Мин икенчесен кабул иттем.

«Гәзитәдә мәсьүл мөхәррир . мин, шигырь хакындагы мәсьүлият миңа төшә, «Мәннаф» дигән псевдонимны белмим», – дидем.

Шулай итеп, 129 нчы статья буенча тикшерү минем хакымда гына башланды.

Шул чакта «Йолдыз» «Мәннаф дигән кеше Троицк шәһәрендә бүрекчедер, фәләндер-фәләндер» дип бер нәрсә язып чыгарды. Гөнаһсыз кеше хакында шөбһә уятып, аның гаеплелеге, судка бирелүе хакында тикшерү китте.

Менә бу ике. Икенче донос.

«Йолдыз»ның өченче доносы хакында, мәгаттәәссеф, хәзергә әйтә алмыйм.

Ләкин анысындагы золым беренче, икенчеләренә караганда тагы зур, тагы күбрәк даирәгә иде.

Иншалла, бу цифрлар әле моның берлән генә бетми торгандыр.

Ләкин милли матбугатның шул авыр көннәрендә ителгән донослар, шул милли җинаятьләр дә «Йолдыз»ның никадәр «милли орган» икәнен күрсәтергә дәлилли булса кирәк.

«Йолдыз»ның үзенең генә бөтен татар гәзитәләре арасында, ялгызы гына аерылып, карагруһ гәзитәләргә махсус почтовой тариф берлән җибәрелүе хакындагы маддәсе, Һади әфәнде сылапсыйпап әйткәнчә, кечкенә түгелдер.

Шул тарифка ни өчен Мәскәүнең «Русские ведомости»10, «Русское слово»11, Петербургның «Речь»12, «Дон»13 вә бүтән тәрәкъкыйпәрвәр гәзитәләре керә алмаган да, ничек иттереп «Земщина»14, «Колокол», «Русское Знамя»15 гәзитәләре генә керә алды икән?

Моның бер сәбәбе бар түгелме?

Әлбәттә, бар.

Менә шул сәбәп буенча утыз елдан артык дәвам итә торган «Тәрҗеман», иң күп тарала торган «Вакыт», «Кояш», «Тормыш», «Ил», «Сүз» гәзитәләре вә Кавказның бөтен мөселман гәзитәләре шул тарифка керә алмаганда, Һади әфәнденең «Йолдыз»ы гына ничек кергән икән?

Менә моның сәбәпләре «Йолдыз»ның «миллияте» берлән карагруһ партияләрнең гайре русларга карашлары арасында берлек барлыгыннан түгелме?

Иң соңыннан «Йолдыз»ның ун еллык мәҗлесендәге бер-ике ел элек Казанда булган Камали бутышник юбилейсыннан алынып ясалган программасы вә шундагы миссионер Җузи әфәнденең16 «Йолдыз»ны, Һади әфәндене мактавы «Йолдыз»ның нәрсә икәнен сукырга да күрсәтә торган дәлилләр түгелме?

Менә «Йолдыз»ның шундый «милли хезмәтләр»ен без элгәредән белеп торганга, ул хезмәтләрнең Казанда йитештергән хулиганлык йимешләрен күреп торганга, киләчәктә Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре «Йолдыз»ның «шундый хезмәтләре»ннән бөтен әһле исламны сакласын иде дип, кулымызны күтәрдек.

Фикеремезнең аңлашылуы-аңлашылмавы – халкымызның аңыннандыр.

Догабызның кабул булуы-булмавы – Алланың үзеннәндер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

«Йолдыз»ның «миллилеге». «Сүз» газетасының 1916 елгы 5 февраль (18 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 «Йолдыз»ның ун еллык юбилейсы мөнәсәбәте берлән язган мәкаләмә… – «Сүз» газетасының 1916 елгы 20 гыйнвар (12 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган «Йолдыз» юбилейсы» исемле мәкалә истә тотыла.

2 …«Таңчы»га җавап» гонванында мәкалә язган. — Гаяз Исхакыйның «Йолдыз юбилейсы» исемле мәкаләсенә җавап рәвешендә Һади Максуди «Йолдыз»ның 1916 елның 26 гыйнвар (1597 нче) санында «Таңчы»га җавап» исемле түбәндәге мәкалә бастыра:

«Йолдыз»ны чыгарганчы, миңа унбиш еллар кадими җаһилләр белә көрәшергә тугры килгән иде. Инде ун елдан бирле җәдитнең аръягына чыккан «Таңчы» дигән бер таифә белә көрәшү лязем булды. Халык белә торгандыр, «Таң», «Тавыш» вә гайре гәзитәләр васитасы белән болар «Йолдыз»га вә аның мөәссисе вә сахибе булган миңа төрле рәвештә һөҗүм кылдылар. «Йолдыз» алар өчен гүя мәркәзи бер хөкүмәт булды. Башка тарафларга оппозициялекне кыла алмаганлыкларыннанмы, башка сәбәптәнме, алар һаман «Йолдыз»га игътираз кылу белә мәшгуль булдылар. «Йолдыз», боларга күп вакытта сөкүт вә илтифатсызлык белә генә җавап биреп барса да, үзенең галәбәсен сизә бара.«Таң» вә «Тавыш» заманнарында болар «Йолдыз»га милли дип бәйләнә иделәр. Ул вакытта мода йиле белә искәнлекләреннән миллияткә бик каршы иделәр. «Йолдыз» миллияттә дәвам итте, ахырда аларга галиб булды. Хәзер аларның һәммәсе үзләре дә милли булып киттеләр. Болар әле бер шәһәргә, әле икенче шәһәргә барып, гәзитәләр чыгарып карыйлар. Ләкин һич муафикъ була алмыйлар. Бу муаффәкыятьсезлектән «Йолдыз»ның вә башка бер гәзитәнең рәваҗвә дәвамыннан күрәләр булырга кирәк. Чөнки һәрвакыт әдәпсез рәвештә бер-ике гәзитәгә бәйләнә торалар. Бу бичаралар ничә ширкәт вә ничә кешенең акчаларын сарыф кылып бетерделәр инде, ул ширкәт вә ул кешеләргә хисапны алар «Йолдыз»га бәйләнү белән бирәләр.

Шөбһә юк, бу әдәпсезлеккә аларны, үзләре әйткәнчә, корсак мәҗбүр итә торгандыр, ләкин башкаларга бәйләнү белә генә корсак туйдырырга мөмкин булыр микән? «Йолдыз»ның имля кагыйдәләреннән көлүчеләр дә шулар иде. Ләкин милләт аларның көлүләренә карамады. Имля өчен кагыйдәләр эзләргә мәҗбүр булды.

Бу таифә өч мәсьәләдә үзләрен «Йолдыз»га мәгълуб саныйлар: миллият мәсьәләсе, имля мәсьәләсе һәм гәзитә чыгару мәсьәләсе. «Йолдыз» нашир вә мөхәрриренә матди файда биргәне юк әле, әмма башкаларга гәзитә белә көн күрергә манигь булса була торгандыр шул.

«Сүз» газетасының 12 нче номерында Гаяз әфәнденең «Йолдыз» хакында язган озын бер мәкаләсе фәүкылгадә көлке вә бик түбәнлектер. Ул, бичара, «Йолдыз» хакында ни әйтергә дә белми, белмәсә дә, эчендәге укларның барын да чыгара, аңлата. Даимән милли фикер нәшер итеп, тәрәкъкый вә тәгаллемгә тырышу илә «Йолдыз» ун сәнә дәвам итеп, милли хезмәттә, сәдакатьтә беренчелек шәрәфен алган. Әгәр дә «Йолдыз» хакында җитди игътираз кылачак булганда, аның юбилее көненнән бер ай элек йә бераз соң кылырга кирәк иде. Юк, Гаяз әфәнденең «Йолдыз» хакындагы шеше нәкъ шул «Йолдыз»ның юбилей шәрәфенә ирешкән көнендә тула. Шул мөнәсәбәт илә йөрәгенә чыдый алмыйча әллә ниләр яза. «Йолдыз»ның мәсләген кабул итмәскә мөмкин. «Йолдыз»да косурлар та- барга җаиз, ләкин Гаяз әфәнде «Йолдыз»ның мәсләге мәкъбүл түгел, дип әйтә алмый. Чөнки аның бу көндәге үзенең мәсләге «Йолдыз» мәсләгенә башка түгел. Ул «Йолдыз» мәсләген үзе мәсләк итеп иттихад кылган инде. Әмма ни ди? «Йолдыз»ның мәсләге юк аның, ди. Хәлбуки бөтен галәм чыга башлаганнан бирле «Йолдыз» һаман бер мәсләктә дәвам итте дип шәһадәт бирә. Аптырагач, ул: «Йолдыз» мәсләген вә әйтәчәк сүзләрен әйтеп бетерми ул», ди. Ун ел язылып та мәсләк вә фикерләр әйтелмәскә мөмкин микән?Дөрест, «Йолдыз»ның әйтәчәк вә язачак сүзләре күп әле. «Йолдыз» милләтне әлифбадан укыта башлады. Ул татар милләтен мәдәни бер милләт хәленә китергәнче тәдриҗән иршадында дәвам итәчәк ул. Гаяз әфәнде буны сизә булырга кирәк. «Йолдыз» әйтәсе сүзен әйтеп бетерми ул», – ди.«Йолдыз»ның өстенә алган миссиясе бик күп вә мөкатдәсдер. Бу миссияне муаффәкыять илә әда вә иҗраэ кылачагында «Йолдыз» иминдер. Бу хосуста «Йолдыз»ның тәдриҗ сәясәтен тотуы исә косур түгел, кәмаль булса кирәк. Гаяз әфәнде: «Йолдыз» халыкны хулиганлыкка өйрәтте», – ди. Буңа ни дип җавап бирергә кирәк? Милләтне тәрәкъкый вә тәгаллемгә өндәү «таңчы»ларча хулиганлык булса гаҗәп түгел, ләкин буны алар милли «Ил» вә «Сүз»дә түгел, «Таң» вә «Тавыш»та язып калырга кирәк иделәр. Әле яхшы, шарлатанлыкка өйрәтте, дип әйтми. Ахрысы, Гаяз әфәнде «шарлатан» кәлимәсен язарга да курка булырга кирәк. Чөнки аның кемнәргә вә нинди кешеләргә итлак кылынганлыгы һәркемнән артык аңа мәгълүмдер. Һәркем телендә булган сүз, әлбәттә, аның үз колагына да керә торгандыр.

Гаяз әфәнде: «Йолдыз» вак интрига вә вак донослар белә мәшгуль булды», –ди. Буңа дәлил ни икән? «Йолдыз» хакында һәрнәрсәне язарга уйламаган кеше буның мисалларын язарга да уйламаска кирәк иде. Язган сүзенең бер әсасы булса, Гаяз әфәндедән язуын үтенәм. Сүз сүзне тарта бит. Донос дигәч, минем күңелгә донос белән шөһрәт тапкан кешеләрнең һәммәсе килделәр. Гаяз әфәнде читтә торганда ниләр генә сөй- ләмәделәр? Петроградта торган вакытында әллә кемнәрне Хаҗи Теләшиләр белә бергә хисапладылар. Иң соңында Гаяз әфәнде «Йолдыз»ның почта хакын процентлы тариф белән түләгәненә эче поша. Ул тарифны почта тәнзыйматыннан гына карарга кирәк, һөфтәдә ничә мәртәбә чыккан гәзитәләргә никадәр түләргә тиешлеге бар да шунда язылган. Һәрвакыт сул яза торган «Маленький Петроград» вә «Биржевые ведомости» гәзитәләре нинди тариф белә түләсәләр, «Йолдыз» да шул тариф белә түли».

3 «Таң» вә «Тавыш» заманнарында… – «Таң» («Таң йолдызы»), «Таң мәҗмугасы», «Тавыш» – татар социалист-революционерлары карашын чагылдырган гәзитәләр. 1906 елның 18 май – 16 ноябрьләрендә нәшер ителгән «Таң йолдызы» газетасының (65 саны чыга) фиктив редакторы һәм нашире Гали Путиляков була. Аның дәвамы буларак ике генә саны (1906 елның 18 декабрендә, 1907 елның 1июнендә) дөнья күргән «Таң мәҗмугасы» Хөсәен Әбүзәров редакторлыгында һәм наширлегендә чыккан. 1907 елның 23 апрель . 5 июньнәрендә басылган (барлыгы 6 сан) «Тавыш» газетасының редакторы булып Гариф Биккинин саналган. Чынлыкта бу өч басманың мөхәррир һәм наширләре – Гаяз Исхакый, Сәгыйть Рәмиев, Фуад Туктаров.

4 «Вакыт» . 1906 елның 21 февралендә Оренбургта чыга башлап, барысы 2309 сан чыкканнан соң, 1918 елның 26 гыйнварында туктатыла. Баш мөхәррире – Фатих Кәрими, наширләре – Шакир Рәмиев һәм Закир Рәмиев (Дәрдемәнд). «Йолдыз» газетасының «Вакыт» белән талашуына мисал булырдай бер генә фактны күрсәтергә мөмкин: «Вакыт» газетасының 1915 елгы 13 июнь (1796 нчы) санында Фәтхелбәян Исламов «Тәнкыйтьләр дикъкатенә» исемле язмасында тәнкыйтьченең нинди булырга тиешлеге турында сүз алып барып, «Йолдыз» газетасының тәнкыйтьтән бигрәк башкаларга һөҗүм рухындагы чыгышлар ясавын әйтә. «Йолдыз» газетасының шул ук елгы 18 июнь санындагы имзасыз «Тәнкыйтьчеләр» исемле мәкалә шуңа җавап рәвешендә язылган.

5 «Идел» –1907 елның сентябрендә Әстерханда чыга башлап (барысы 623 сан), 1914 елның гыйнварында Әстерхан губернаторы боерыгы белән туктатыла. Мөхәррире һәм нашире – Габдрахман Гомәрев (1867–1933). Толстой вафат булгач, татар вакытлы матбугатында төрле мәкаләләр басылган. Шуларның берсендә «Йолдыз», Толстойның атаклы «Живой труп» әсәрен Толстой иҗат итмәве турында чыккан имеш-мимешләргә ышануын белдерә. «Идел» газетасының 1911 елгы 18 ноябрь (403 нче) санында Сәгыйть Рәмиев, моңа каршы чыгып, әсәрнең Толстойныкы булуын дәлилли.

6 «Тәрҗеман» – Русиядә төрки-татар телендә нәшер ителгән беренче газета. 1883 елның апрель аеннан Бакчасарай шәһәрендә (Кырымда) чыга башлый һәм утыз биш ел дәвам итеп, 1918 елда туктатыла. Нигезләүчесе, нашире һәм мөхәррире – Исмәгыйль Гаспринский (1851–1914). Аның вафатыннан соң мөхәррире – Хәсән Сабри Айвазов, нашире Рәфгать Гаспринский. Бу газетага карата татар газеталары битләрендә тәнкыйди фикерләр чыгып торган.

7 «Тормыш» – 1913 елның 18 октябрендә Уфада 1912.1913 елларда Том шәһәрендә нәшер ителгән «Сибирия» газетасының дәвамы рәвешендә чыга башлый. Беренче мөхәррире – Вәгыйз Нәүрузов, 1914 ел башыннан – Закир Кадыйри, нашире – Гыйбадулла Усманов. Газета «пролетариат революциясенә каршы фикер тарату»да гаепләнеп, 1918 елның 29 апрелендә Уфа Мөселман комиссариаты карары белән туктатыла.

8 …«Йолдыз» гәзитәсендә… номерасы фәлән көнне чыкты» дип язып чыгарды. – 1907 елның 23 апрелендә Казанда «Тавыш» исемле газета чыга башлый. Нашире – Хөсәен Әбүзәров, редакторы – Гариф Биккинин, фактик редакторы Г.Исхакый була. Редактор Гариф Биккинин авырып китеп, редакторны алыштыру хакындагы кәгазьгә кул куелганчы ук, 18 майда (җомга көн) үлеп китә. Хөсәен Әбүзәров үзе өйдә булмаганга, идарәдәгеләр, редактор вафат булганны белмәстән, «Тавыш»ның 21 май (5 нче) санын әүвәлге редактор имзасы белән чыгаралар. «Йолдыз» 1907 елның 23 май (123 нче) санында «Казан хәбәрләре» бүле- гендә Гариф Биккининның вафат булуы турында түбәндәге хәбәр басыла: «Ишетелдегенә күрә, «Тавыш» газетасының мөхәррире Гариф Биккинин вафат улмыш. Вә 18 май җомга көн икенде вакытында дәфен кылынмыштыр. Гариф әфәнде бундан берничә ел мокаддәм бәдәл илә хаҗга вармыш вә шул сәфәрендә йиде сәнә кадәр Мәккә мөкәррәмәдә тормыш иде. Русиядә ихтилял хәрәкәтләре башлангач, «таңчы»лар илә бер мәсләккә килмеш вә хәзердә «Тавыш» газетасында мөхәррирлек итмәктә иде. Аллаһы иптәшләренә сабыры җәмил виреп, урыны җәннәттә кылсын». Шуннан соң «Тавыш» газетасы яптырыла.

9 Кәримовлар типографиясенең мөдире вафат булып… – Бу вакытта Кәримовлар матбагасының җаваплы мөдире Габделмәннан Әхмәтҗан улы Рәхманкулов була. Кәримовлар Рәхманкуловның җаваплы мөдир булуын раслату өчен губернаторга 1906 елның 20 декабрендә үк мөрәҗәгать иткән булалар. Әмма әлеге вазифага ул 1907 елның 9 мартында гына раслана.

10 «Русские ведомости» – 1863–1918 елларда Мәскәүдә чыккан иҗтимагый-сәяси газета. 1905 елдан кадетлар партиясе органы.

11 «Русское слово» – 1895 елдан 1917 елның 26 ноябренә (9 декабрь) кадәр чыккан көндәлек газета. Либераль позициядә торган. 1897 елдан нашире – И.Д.Сытин.

12 «Речь» – Петроградта чыккан газета.

13 «Дон» – Петроградта чыккан газета.

14 «Земщина» – бу газета С.К.Глинка редакторлыгында 1909 елдан башлап чыккан.

15 «Русское Знамя» – С.-Петербургта А.И.Дубровин редакторлыгында 1905–1917 елларда «Рус халык союзы» органы буларак чыккан газета.

16 Миссионер Җузи әфәнде – гарәп һәм төрек телләрен белгән (ләкин татар телен белмәгән) бу кеше Казанда 1912 елдан цензор булып эшли. Ул татарларның чит илләргә барып укуларына, хаҗ кылуларына, гомумән, татар матбугатына, мәдәниятенә, әдәбиятына каршы чыккан. «Колокол» газетасының 1917 елгы 1500–1502 нче саннарында басылган «Мусульманская печать в России» дигән мәкаләсен хәтта Казандагы миссионер вакытлы матбугаты да бастырмауны мәгъкуль тапканнар.

Мораилеген – икейөзлелеген.

Гаяга – максатка.

Билгакес – киресенчә.

Мөтәһади – ялган Һади, ялагай Һади.

Бина ителмәгән – нигезләнмәгән.

Васитасы – эш йөртүе, арадашлыгы.

Игътираз кылу – каршы төшү.

Сөкүт – дәшми калу.

Галәбәсен – җиңүен.

Галиб – җиңүче.

Рәваҗ – таралу.

Мәгълуб – җиңелгән.

Сәдакатьтә – тугрылыкта.

Косурлар – кимчелекләр.

Җаиз – ярый.

Мәкъбүл түгел – яраксыз.

Иттихад кылган – кушылган.

Шәһадәт – таныклык.

Тәдриҗән иршадында – эзлекле рәвештә туры юлга кертүдә.

Әда вә иҗраэ кылачагында – үти һәм җиренә җиткерәчәгендә.

Итлак кылынганлыгы – атап әйтүе.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 143-146.

Җавап калдыру