МӘСКӘҮ, 27 ГЫЙНВАР

25 гыйнварда имза ителгән падишаһ хәзрәтенең Дума вә Советны чакыру хакындагы Указы игълан ителде.

Падишаһ хәзрәтенең фәрманы буенча, Дума да, Совет та1 9 февральдә ачылырга тиештер. Думаның, Советның мәҗлесләре никадәргә сузылу хакында Указда бер мөддәттә күрсәтелмәгәндер. Шуның өчен гәзитәләрдә Дума бюджет карар өчен кыска вакыт- ка гына чакырыла дигән хәбәрләр дөрест үк булып чыкмады.

Думаның чакырылуыннан элек баш министрлык урыныннанГоремыкинның истигъфа итеп2, яңгы баш министр Штрюмер3 җәнабларының куелуы Дума даирәсендә, рус әфкяре гомумиясендә шактый күп хәбәрләр тараткан иде. Кайберләре бу яңгы тәгаен дахили сәясәтемезнең тагы уңга таба агуына сәбәп булачак дигәннәр иде вә шуның өчен Думаның җыелуын да тагы кичектерелүен көткәннәр иде.

Хәзер бик зур сабырсызлык берлән Русиянең әфкяре гомумиясе яңгы баш министрның программасын көтеп торадыр. Яңгы баш министр Дума даирәләрендә һәм дә матбугатта уң түрә дип танылган булса да, ватанымызның хәле мөляхәзәгә алынып, Думадагы күпчелеккә каршы килмәс дип көтеләдер һәм дә соңгы вакытларда баш министрның үзенең бәгъзе хәрәкәтләре шуны аңлатадыр.

Гәзитәләрнең язуына күрә, Дума рәисе Родзянко Петроградка килгәч тә, Штрюмер җәнаблары аны зиярәт иткән вә үзенең Дума берлән хәрәкәт итәргә теләвен бәян иткән. Хәзердә Родзянко ашасыннан шул бергә хәрәкәтнең юлын тәгаенләү өчен баш министр зур фракцияләрнең лидерлары берлән дә мөзакәрәгә керешмәкче була икән. Баш министрның мөляхәзәләрен белдерер өчен, сәһшәнбә көн 26 гыйнварда Дума рәисенең кабинетында фракция яшьләренең киңәшләре булачактыр. Шул мәҗлестә Родзянко депутатларны Штрюмер җәнабларның фикере берлән таныштырачактыр. Шуннан соң һәр фракция, үзенең әгъзалары берлән киңәшләшеп, хаттел-хәрәкәтләре хакында мәгълүм караш ясалачактыр. Димәк, шул араларда Думаның бөтен фракцияләрендә зур, әһәмиятле мөзакәрәләр барачактыр.

Думадагы «тәрәкъкыйпәрвәр блок» та хәятын күрсәтә башлаячактыр. Штрюмерның баш министрлыкка менүен сөенеп каршы алган уң депутатлар, «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ка каршы торыр өчен, «кара блок»4 ясамакчы булалар вә Думада уң фракцияләрне берләштереп, хөкүмәткә арка таяначак булырга тырышалар. Ләкин Думаның иң зур күпчелеге «тәрәкъкыйпәрвәр блок» ягында булганга, калганнар арасындагы социал-демократлар, трудовиклар, мөселманнар «кара блок»ка катышу ихтималлары юкка, «кара блок»ның зур көчкә малик булу ихтималы юктыр. Шуның өчен Штрюмер җәнабларының «Дума берлән бергә хәрәкәт итәргә телим» дигән фикере хәятка татбикъ ителә алса, «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ка авышу булмый хәле юктыр.

Дума ачылуы якынлашкач, безнең мөселман фракциясенең хәле тагы авыраядыр. Бердән, үзенең сәяси программасын тәгаен итү мәсьәләсе алдына килеп басадыр. Икенчедән, безнең үземезгә гаид бик күп мәсьәләләремезне Дума минбәренә нинди та- рызда алып чыгу эше мәйданга куелачактыр. Кирәк, хаттелхәрәкәт тәгаен итү, Думадагы нинди фракцияләр берлән бергәрәк хәрәкәт итүне рәтләү, кыскасы гына, гади обывательлектән чыгып, сәяси тормыш берлән яши башлау, кирәк, кизүдәге мәсьәләләремезгә ничек итеп беренчелек, икенчелек, өченчелек номерлары сугу . һәммәсе бик зур эшләрдер. Шуның өчен, әлбәттә, фракциямезнең Котлыкай мирзаның мәктүбенә5 илтифат ителеп, берникадәр җәмәгать хадиме җыелышса, уңгайрак булыр иде. Шул кешеләрнең киңәше берлән, бәлки, бюро ясау да мөмкин булыр иде. Бәлки, Дума янында җанлы бер оячык ясалып, үземезнең эшләремездә мөрәҗәгать итә беләчәк «милли адрес»ымыз булыр иде.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мәскәү, 27 гыйнвар. «Сүз» газетасының 1916 елгы 27 гыйнвар (15 нче) санында имзасыз гына басылган. Текст шуннан алынды.

1 Совет – Россия империясенең Дәүләт Советы турында сүз бара.

2 … баш министрлык урыныннан Горемыкинның истигъфа итеп… – Министрлар Советы рәисе И.Л.Горемыкин.

3 Штрюмер – Борис Владимирович Штрюмер – патша хатыны һәм Григорий Распутинның тәкъдиме белән 1916 елның февралендә Россиянең Министрлар Советы Рәисе итеп куела. Әмма шул ук елның ноябрендә аны патша отставкага җибәрергә мәҗбүр була.

4 «Кара блок» – Думадагы уңнар (65 депутат) һәм өлешчә октябристлар (барлык октябрист депутатлар –  98) блогы.

5 Котлыкай мирза мәктүбенә… –  Котлымөхәммәд Тәфкилев турында сүз бара.

Мөддәт – срок.

Мөляхәзәгә алынып – игътибарга алынып.

Аны зиярәт иткән – аның белән күрешкән.

Мөзакәрәгә – фикер алышуга.

Малик – ия.

Татбикъ ителә – тормышка ашырыла.

Тарызда – сурәттә, рәвештә.

Хаттел-хәрәкәт – тактика.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 136-137.

Җавап калдыру