БЕРЕНЧЕ ЕРАК ШӘРЕКЪ ТӨРЕК-ТАТАР МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ГОМУМИ КОРЫЛТАЕНДА ЯСАГАН ЧЫГЫШ

(4 февраль, 1935 – 14 февраль, 1935)

 

Ерак Шәрекъның дүрт өлкәсендә яшәүче Идел-Урал төрек-татарларының гомуми корылтае 1935 елның 4 февралендә бөтен милли җәмгыятьләрнең вәкилләре булган кырык бер әгъзаның катнашуында, бөек юлбашчыбыз Мөхәммәдгаяз Исхакыйның рәислегендә Манҗуриянең Мукден шәһәрендә җыелды һәм, ун көн дәвам итеп, 14 февральдә тәмамланды.

Беренче җыелышны Ниппон (Япония) императорлыгында яшәүче Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының мәдәни җәмгыяте мәркәзе рәисе сыйфатында Гаяз бәй «Беренче Ерак Шәрекъ төрек-татар мөселманнары корылтае»ның беренче мәҗлесен ачкан булуы игълан ителде һәм, корылтай эшләренең уңышлы булуы өчен, Тәңрегә сыенып, Коръән укырга кирәкле­ген киңәш итеп, Мәдъяр хәзрәт Шәмгунидан Коръәни Шәрифтан берәр аять укуын сорады. Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни, бу тәкъдимне кабул итеп, Коръән укыды, Коръәни Кәрим савабын дин һәм милләт юлында хезмәт һәм батырлык күрсәтеп шәһид булган кардәшләребезнең, вафат булган өлкәннәребезнең рухына ба­гышлады. Башта Төркия һәм аның юлбашчысы Гази Мостафа­ Кәмал Ататөрек булу өчен бөтен ислам милләтләре һәм мәм­ләкәтләренә сыенып яшәгән илдәшләребезгә кунакчыллыкла­рын күрсәткән Ерак Шәрекъның дәүләт җитәкчеләре әгъзалары­на уңышлар теләп дога кылдылар. Аннан төрле төбәкләрдән килгән тәбрик хатлары һәм телеграммалар укылды. Аларга рәхмәт җаваплары җибәрелгәннән соң, Гаяз бәй, басып, түбән­дәге сүзләрне сөйләде: «Без хәзер төрле-төрле җирләргә теле­грамма ярдәмендә үз сәламнәребезне юлларга дигән карарга килдек. Тик телеграммаларыбызны бары тик бер җиргә җибәрә ­алмыйбыз, ул да булса сөекле илебез Идел-Урал һәм кардәшлә­ребез төрек-татарларга. Ләкин без кардәшләребезгә күңел телеграммасын җибәрәбез. Күңелләребез бер, теләкләребез дә бер булганга, бу телеграмма ирешер. Сәлам сиңа, Ана-Ватан! Сәлам сиңа, Газиз милләт!»

Корылтай вәкилләре күз яшьләре белән Гаяз бәйне алкышладылар. Шулай итеп, корылтайның тантаналы ачылыш мәҗлесе, басып, өч тапкыр тәбрик итеп ябылды.

Мөхтәрәм әдибебез һәм юлбашчыбыз Гаяз әфәнде Исхакый­ җәнапларының 4 февраль, 1935 елында Мукден шәһерендә җы­елган беренче Ерак Шәрекъ төрек-татар мөселманнары корыл­таеның ачылышында сөйләнгән нотык:

 

Ханымнар һәм әфәнделәр!

Ниппон императорлыгында яшәүче Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының Мәркәз комитетының Кобеда оештырылган корылтаеның киңәше белән1 Бөтен Ерак Шәрекъ корылтае җыелды. Мин төрек-татар Идел-Урал мәдәнияте җәмгыятенең Беренче корылтаен ачам.

Ханымнар һәм әфәнделәр!

Ерак Шәрекътагы Беренче корылтаебызга Ерак Шәрекъның дүрт мәмләкәтенең төрле шәһәрләрендә яшәүче халкыбыз вәкил­ләре катнаша. Халкыбызның бөтенесе дә катнашуы өчен тырышлык күрсәтеп, сәяси фикерләргә карамыйча, һәрбер җәмгыятькә чакырулар җибәрелде. Һәр җирдән вәкилләр килде. Барысына да, барысына да рәхмәтләр. Бу кадәр күп вәкилнең шулкадәр авыр заманда җыела алуы – корылтайның кирәкле булуына зур дәлил. Безнең мөһаҗир булган халкыбыз фәкыйрь, көчсез. Шуңа карамастан, зур каһарманлыклар эшләп, үз икмәген кисеп, баланың сөтен киметеп, меңнәрчә километр ераклыктагы җиргә җыелуы халкыбызның милли вазифасын аңларга тырышуын күрсәтә.

Ханымнар, әфәнделәр!

Корылтайны җыюның максаты: милли, дини һәйәтебезнең таралганлыгын аңлау. Илебез Идел-Урал 1917 елда тупланган Милләт Мәҗлесебез2, милли, дини тормышыбызның нигез агачын утыртып оештырылуы. Дини эшләребез Диния нәзарәте­безгә, мәктәпләребез, тәрбиябез мәгариф нәзарәтенә: милләте­безнең мәдәни тормышына алып бару өчен кирәкле матди көчләребез, оешмаларыбыз, Финанс министрлыгына тапшырылды, һәм без, бер милләт булып, төрек-татар буларак, илебездә бу эшләрне оештыруда уңышка ирешкән идек.

Большевизм дулкыны безне газиз илебездән куып чыгарды. Безне мөһаҗир итте. Безне төрле халыкларның илләренә сыенырга мәҗбүр итте. Ерак Шәрекъта без японнар, манҗурлар, кытайларның шәфкатенә, кунакчыллыгына сыендык һәм монда бүгенгә кадәр үз илебездән чыккан рухи берлегебезне саклый килдек һәм саклыйбыз. Фәкать монда мәркәзи оешма оештыра алмавыбыз сәбәпле, һәр җирдә аерым-аерым юлларда яшәдек һәм һәрбер мәхәллә, һәрбер оешма, үз милли тормышын саклау өчен, бары тик үз көче белән ялгыз гына көрәшергә мәҗбүр булды. Хәзер без, таралуыбызны берләштереп, үз милли, дини эшләребезне мәркәзгә бәйләргә тырышабыз һәм, моны тормышка ашыру өчен, һәркайсыбызны борчып, менә бу корылтайны җыйдык.

Әфәнделәр!

Безнең максатыбыз – үз халкыбызны саклау, меңьеллык динебезне, милләтебезне югалмаудан коткару.

Безнең эшебез – үз милли тормышыбызны ачу өчендер. Боларның барысы да бары тик халкыбызны сөюдән барлыкка килгән. Бездә һичбер халыкка каршы дошманлык хисе юк. Үзебезгә күрше халыклар белән дус булып яшәргә телибез. Яшәдек һәм яшәячәкбез. Аларның милли хокукларын хөрмәт итәргә тиешбез. Фәкать аларның да безнең милли хокукларыбызга хөрмәт белән карауларын телибез.

Әфәнделәр!

Без монда, Ерак Шәрекъта, бары тик берничә мең кеше. Фәкать без – бөек бер төрек-татар милләтенең бер өлеше. Безнең сакланып калган ике мең еллык тарихыбыз бар. Без бу дәвердә дөньяда тиңе булмаган Чыңгыз императорлыгын3, Аксак Тимер әмирлеген4, Госманлы хәлифәлеген5 саклап яшәгәнбез һәм, бүгенге шартларда сәяси яктан никадәр таралган булсак та, дөнья тарихында 65 миллион халкы белән хәзер дә роль уйнаучы6 төрки нәселеннәнбез. Безнең төрек милләтенең яшәү дәверләре миллиятчелек – национализмы булганга, без, Идел-Урал төрек-татарлары да, миллиятчелегебез һәм, кайсы тарафта булса да, миллиятсезлеккә, интернационализмга каршы.

Без төрек-татарлар – мең елдан бирле мөселман һәм ислам дине өчен зур каршылыкларга очраган һәм ислам культурасында иң зур роль уйнаган бер халык. Әһле салип көрәшләре әтиләребезнең күкрәк калканнарына бәрелеп, кырылып үлгән ­кебек, Һиндстан һәм Кытайда да исламиятне без таратканбыз. Исламият Шәрекъ дине булганга, без дә шәрекъчылык рухын ­сакларга ярдәм итәбез һәм бүген исламият безне өч йөз илле миллион ислам дөньясына бәйли. Шуңа күрә һәртөрле динсезлек агымнарын һич тә кабул итмибез.

Безнең Идел-Урал Аурупада исә аталарыбызның бу җирләргә килүеннән мең биш йөз ел үткән булса да7, Аурупаның матди цивилизациясен алуыбызга карамастан, шәрекълыбыз. Үз шәрекъ рухыбызны, азиялегебезне онытмаганбыз, өстебезгә килгән рольне үтибез һәм үтиячәкбез. Шәрекълылык җәһәтеннән бу азияле милләтләр булган японнар, манҗурлар, кытайлар белән бәйле һәм Азиянең азиялелек хәрәкәтендә без алар белән бергә8, бергә булырга телибез. Аурупа һәм Америкадан килгән материализмны кабул итмибез. Шәрекъның гуманизм, әхлак идеалларына тугры калабыз.

Без, төрек-татар халкы, элекке заманнарда булган кебек, хәзер дә тормышыбызны, дәүләтебезне тигез хакларга ия буларак корганбыз. Бездә милләтнең һәрбер өлешенең хаклары һәм вазифалары нигез булган. Шуңа күрә төрек милләте һичбер заман коллык, тоткынлык күрмәгән. Аеруча аның эчендә сыйнфый көрәш булмаган һәм булмаячак.

Без Ерак Шәрекътагы милли-мәдәни оешмабызны да, шулай итеп, илебездәге дүрт багана белән сакларга телибез. Болар – миллиятчелек, исламчылык, шәрекъчылык һәм халыкчылыктыр. Милләттәшләребезне шулар нигезендә тәрбияләргә телибез.

Боларның һичберсе, һичбере милләт өчен зарарлы булмаганга, үзебезне саклау хәрәкәтебез, бөтен милләтләр, аерым алганда, Ерак Шәрекъның хуҗалары булган ниппон (япон) халкы һәм корылтаебыз булачак урын булган манҗурия милләте тарафыннан дусларча каршыланачагын ышанып калабыз. Теләгебезнең хаклы булуына, тоткан юлыбызның дөреслегенә ышанып, Аллаһының ярдәменә таянып, Шәрекъ милләтләренең кардәшлегенә сыенып эшне башлыйбыз.

Әфәнделәр!

Илебездән аерылган бу мөһаҗирләргә илендә көндә хөр булып яшәүгә мөмкинлек бирик, безнең бүген Ана-Ватаныбызда эшләү мөмкинлеге булмаган милли, дини корылтайны туплауга рөхсәт биргән ниппон хөкүмәтенә, ниппон милләтенә самими, чын йөрәктән рәхмәтләр ирештерәм. Безнең бу мәдәни эшебездә ярдәм иткән бөтен хезмәткәрләргә, ниппон егетләренә милләтем исеменнән рәхмәтләремне белдерәм. Манҗурия хөкүмәтенә без­нең милли эшләребездә ирек биреп, безгә корылтай җыю рөхсәте бирүе һәм аларның хезмәткәрләренең ярдәме өчен рәхмәтемне җиткерәм. Аларның безгә булган бу хәерхаһлыкларына Шә­рекъның кардәшлегеннән килгән бер күренеш буларак сөенәм.

Яшәсен Азия халыкларының мәдәни якынлыгы, яшәсен иң мәдәни халык – ниппон халкы, яшәсен Манҗурия дәүләте! Яшәсен татар-төрек милләте белән Ерак Шәрекъ милләтләренең мәдәни кардәшлеге!

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Әһле салип – тәре йөртүчеләр.

 

Беренче Ерак Шәрекъ төрек-татар мөселманнарының гомуми корыл­таенда ясаган чыгыш. Чыганак төрек телендә. Күчермәсе Г. Ибраһимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлегендә сакла­на. Әлеге язманы бүлеккә Н. Ш. Хисамов тапшырды. Бу материалны төрек теленнән Г. С. Хаҗиева тәрҗемә итте. Текст шуннан алынды.

1 …Мәркәз комитетының Кобеда оештырылган корылтаеның киңәше бе­лән… – Г. Исхакый бу урында 1934 елның 9 –12 май көннәрендә Кобе шәһәрен­дә узган Япония һәм Кореядә яшәүче төрек-татарларның корылтаенда Ерак Шәрекъта көн күргән төрек-татарларның Беренче гомумкорылтаен оештыру турындагы карарын искә ала. Бу корылтай 1935 елның 4 –11 февраль көннәрендә Мукден шәһәрендә уза.

2 …1917 елда тупланган Милләт Мәҗлесебез… – Эчке Русия вә Сибирия мөселманнарының Милләт Мәҗлесе 1918 елның 20 ноябрендә (3 декабрь) Уфа шәһәрендә ачыла. Нигездә, Ерак Шәрекъ төрек-татарлары үзләренең эш-гамәлләрен Милләт Мәҗлесе кабул иткән карарларга таянып эшли.

3 …дөньяда тиңе булмаган Чыңгыз императорлыгын… – Чыңгыз хан (1155 еллар тирәсе – 1227), 1184 елда беренче яулап алу сугышыннан башлап соңгы гомеренә кадәр Кытай, Урта Азия, Кавказ, Көнчыгыш Европа җирләрен үзенә буйсындырып, Бөек Монгол империясен төзи һәм беренче идарәчесе була.

4 …Аксак Тимер әмирлеген… – Аксак Тимер (Тимерлан, Тимербәк) (1336 еллар тирәсе – 1405), 1388 елдан 1405 елга кадәр Аксак Тимер Харәземне, Һиндстанның зур өлешен һәм Дәһли солтанатын, 1402 елда Баязид гаскәрен Анкара янында тар-мар итеп кулга төшерә. Аксак Тимер биләмәләренә Урта Азиядән кала Харәзем, Хорасан, Кавказ таулары арты ил һәм өлкәләре, Иран белән Пәнҗаб мәмләкәте дә керә.

5 …Госманлы хәлифәлеген… – Беренче Госман Гази (1258 –1326) нигез салган төрек империясе Кече Азия (Анатоли), Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка, Балкан дәүләтләрен үзенә буйсындырган.

6 …дөнья тарихында 65 миллион халкы белән хәзер дә роль уйнаучы… – Г. Исхакый бу урында гомумтөрки кабиләләрне күз уңында тота кебек. Әдип-публицистның мәкаләләреннән күренгәнчә, патша Россиясендә 30 миллион чамасы төрек-татар булса, Беренче бөтендөнья сугышыннан һәм Төркиянең милли азатлык көрәшеннән соң дәүләттә чама белән 13 –15 миллион халык калуы мәгълүм.

7 …Аурупада исә аталарыбызның бу җирләргә килүеннән мең биш йөз ел үткән булса да… – Г. Исхакый бу урында Балкан төбәгендә Беренче Болгар патшалыгын нигезләүче хан Аспарухны (Исперих) (644 –700 еллар тирәсе) искә төшерә. Балканда яулап алу сугышлары алып барганнан соң, ул 681 елда мөстәкыйль Болгар патшалыгы оештыра һәм үзен хан дип игълан итә.

8 …японнар, манҗурлар, кытайлар белән бәйле һәм Азиянең азиялелек хәрәкәтендә без алар белән бергә… – 1904 –1905 елгы Рус-япон сугышыннан соң күп вакыт үтми, 1909 елның 7 июнендә «Азия Би Кай» (Азияне саклау көче) оешмасы төзелә. Паназиячелекнең җитәкчесе Окава Шумэи «Азия көнбатышның колониализмыннан, кирәк булса, сугыш юлы белән котылырга тиеш» дигән фикерне алга сөрә. Шушы көрәштә исламның роленә дә басым ясый. XX гасырның 30 – 40 нчы елларында Япониядә паназиячелек идеясе ныграк тамыр җибәрә, аңа мөселман дәүләтләре дә кушыла. Мөселман лидерлары Япониягә чакырыла, аларга һәрьяктан ярдәм күрсәтелә. Ерак Шәрекъта мөһаҗирлектә яшәгән төрек-татарларга уңай мөнәсәбәтнең булуы паназиячелек фикеренең яшәвенә бәйле дип карарга кирәк.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 147.

 

 

 

 

Җавап калдыру