* * * (МӘСКӘҮ КЕБЕК МӨСЕЛМАНЫ…)

Мәскәү кебек мөселманы төрле йирдән җыелган зур шәһәрдә сезнең язган уңгайсызлыклар булуы табигыйдер. Безнең мөселман халкы кунак сөючән булса да, кунакны хөрмәт итүчән булганга, чакырмаенча килгән кунакка хөрмәтем җитмәс дип куркучан буладыр. Тагы шуның өстенә хатыннарымыз өйне һәрвакыт җыеп торырга өйрәнмәгәнгә, чакырмаган кунак килеп чыкса, хатыннарда «гаебем ачылды» дип курку, кәефе китү хисен тудырадыр. Шул иренә, углына тәэсир итеп, кунакка салкынча йөз күрсәтеләдер. Кунак чакырганда дуст-иш килгән булып, әллә никадәр чыгым ясарга тиеш булганга, чакырылу, кунаклар азаюы да табигыйдер. Шуның өчен дуст-иш үзара сөйләшеп, киңәшеп, атнаның бер буш көненә әле берсенә, әле берсенә баруны гадәт итәргә вә мөмкин кадәр тәкәллефсезчә сыйлашырга тиештер. Шундый мәҗлесләрдә сүз тапмаенча, ашап-эчеп утыруны гына бетерер өчен вә мәҗлескә дустларча сөйләшүне кертер өчен элгәре якынрак, танышрак гаиләләрдән башларга тиештер. Ирләр андый- мондый кирәкмәгән нәрсәләр эчеп, алмашып китмәсен өчен вә мәҗлесләрдә ямьсез сүзләр сөйләмәсен өчен, хатыннар да бергә булырга тиештер. Безнең халыкның мәҗлестә тупас сүз сөйләве, тәмсез телле булуы хатыннарымызның мәҗлесләремезгә катыш мауларыннандыр.

Бу мәҗлесләр бара-тора зурайса, киңәйсә, Мәскәүдәге «Шәрекъ клубы»ның1 нигезе булырга тиештер. Мәҗлестә музыка уйный белүченең булуы, әлбәттә, мәҗлескә матурлык өстенә матурлык кына бирәчәктер.

Эштән арып кайткан егетләргә килсәк, аларның буш вакытларында күңел ачарга теләүләре бик табигыйдер. Һәр яшьнең үзенә күрә теләве, үзенә күрә кирәге була. Балага уенчык уйнау, чабу, йөгерү һава кебек кирәкледер. Вә баланың үсүе, баланың бөтен яктан ныгаюы өчен ляземдер. Сигез-тукызлык яшьлек баланы уйнатмаудан баланың тәрбиясенә, әхвале рухиясенә, сәламәтлегенә зарар гына булган кебек, егерме биш яшьлек егетне, намаз гына уку, тәсбих тартып зекердә утыр, дип көчләү дә шулкадәр зарарлы булып чыгачактыр. Шундый кысынкы гаиләләрнең балаларындагы төрле-төрле табигатькә бик тирес гөнаһларга чумуы, егетләрнең егетлекләрен онытып, хатын-кыз табигате алып, вак-чыл, гайбәтчән булулары моңгарга җитәрлек дәлилдер.

Шуның өчен яшь егетләрнең күңел ачарга, эштән калган вакытларын ямьлек иттереп үткәрергә теләүләренә картларның гөнаһлы эш, бозыклык дип караулары тугры түгелдер. Баланың уен төшенүе, балача булуы никадәр табигый булса, картларның намазда, тәсбихта гомерләрен үткәрүләре никадәр урынлы булса, яшьләр күңел ачарга теләүләре дә шулкадәр урынлы, шулкадәр табигыйдер.

Моңгарга каршы килү ага торган суга каршы килү булганга, кирәкмәгән юлга китүдән башка нәтиҗә бирәчәк түгелдер. Асыл мәсьәлә яшьләргә күңел ачачак урынны ямьле генә, матур гына иттерү, яшь егетләрнең дини вә милли тәрбияләренә зарар итмәс- лек вә сәламәтлекләрен бозмаслык юлда ясаудыр.

Башка мәдәни халыкларда яшьләрнең үзләренә махсус клублар була. Алар анда тән тәрбиясе өчен гимнастика берлә шөгыль ләнәләр. Аның кыйраәтханәсендә үзләре сөйгән гәзитә вә журналларны укыйлар. Зуррак бәйрәмнәрдә кешеләр чакырып дәресләр ясаталар. Музыка, тансы кичәләре ясыйлар. Безнең бит андый урыннарымыз юк. Юк кына түгел, әле ясалуы да бик ерак төсле күренә. Мөселман егетләре, мөселман приказчиклары күбрәк йирләрдә бер-бер мөселман хәрчәүнәсендә берәр бүлмә тотып җыелучан була. Шундый бер-бергә гомер үткәрүчән була. Шунда аларның уйный белә торганнары уйныйлар, сөйлиләр, көләләр. Яшьләрчә кичне үткәрәләр. Ләкин безнең Мәскәүдә андый йир булмаганга, тагы шул үзара җыелышып, әле берсенең өендә, әле берсенең өендә мәҗлесләр генә каладыр.

Тагы егетләр тәрбиясе өчен, аларның кеше алдында үзләрен- үзләре тота белергә өйрәнүләре өчен егетләрнең гаилә эчләренә кабул ителүе дә тиештер. Алар анда үзләренең яшьтәшләре берлән бернәрсә хакында сөйләсәләр, көлсәләр, зурлардан әдәп-инсаф та өйрәнәчәкләрдер вә мәҗлестәге хатын-кыздан тартынырга, йомшак сүзгә, нәзакәткә өйрәнәчәкләрдер. Хәзерге хәлдә егетләремезне шулай Аллага тапшырып калдыру һич ярый торган бер эш түгелдер. Картлар, әтиләр, никадәр, зекердә утыр, тәсбих тарт, дисә дә, алар аны булдыра алмаячаклардыр. Билгакес, аларда ачу килү уянып, шул газиз вакытларын юк эшләр артыннан йөрергә сарыф итәчәкләрдер вә киләчәктә бик ямьсез нәтиҗәләр күрсәтәчәкләрдер.

Гомумән, бай балаларымызның эшсез булуы, «тифкеч» булуының сәбәпләре – аның яшь вакытында гөнаһсыз, матур күңел ача торган уеннар таба алмавыдыр. Күңел ачу яшьләр өчен һава кебек кирәкледер. Аның гөнаһсызы, матуры булмаса, алар аның гөнаһлысы, былчырагы артыннан китүләре ап-ачык мәгълүмдер. Хосусән зур шәһәрләрдә марҗа артыннан чабу, атасының бөтен тапканын өч тиенлек марҗага бетерү . яшьләрнең тәрбиясенә, аларның күңел ачачак йирләренә әһәмият бирмәүдән килгән милли зур гөнаһымыздыр. Шуның өчен Мәскәү кебек мөселманның таркау йирендә, Мәскәү кебек өйләнмәгән егетләрнең күп йирендә шуларга муафикъ гөнаһсыз күңел ачу урыны ясау Мәскәү мөселманнарына ваҗибтыр вә фарыздыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тирес – тискәре, начар.

Билгакес – киресенчә.

*** (Мәскәү кебек мөселманы…). «Ил» газетасының 1915 елгы 16 гыйнвар (62 нче) санында имзасыз гына басылган. Текст шуннан алынды.

Бу мәкалә «Мәскәүле Гъ.Къ» имзасы белән шул ук санда чыккан түбәндәге хатка (мөрәҗәгатькә) «Ил»нең (газета редакциясенең) җавабы рәвешендә язылган:

«Хөрмәтле Гаяз әфәнде!

Түбәндәге сөальләремә могтәбәр «Ил» гәзитәсенең бер почмагында җавап бирүеңезне үтенәм.

Безнең Мәскәүдә шактый күп кенә мөселман агай-эне торадыр. Боларның шактый зур кыйсеме гаилә белән торучы булсалар да, арада өйләнмәгән егетләремез күбрәктер. Менә шул гаилә берлән торганнарында бер-берсенә барып килеп йөрү гадәте бик аз булса да, егетләр өчен барачак-киләчәк һичбер урын юктыр. Безнең мөселманнарда чакырмаенча килү-китү гадәте юк. Берсе-берсе барса, өй хуҗасы куркып киткән төсле була. Кәефе бозыла, эч пошканнан күңел ачарга барган булсаң, тагы кәефең китеп тиз-тиз качасың. Хосусән яшьләремез – өйләнмәгән егетләремезнең хәле бик мөшкел була. Үземезнең мөселман арасында борын төртәчәк бер урын таба алмыйлар. Көн буе сату итеп, өйгә кайтып аш ашагач та, бер-ике сәгать буш вакыт кала. Шуларны егетләр ничек үткәрсеннәр, картлар «намазда зикер тәсбихтә торсыннар» диләр. Ләкин егетләр ни өчендер шуны булдыра алмыйлар. Һәм дә бик күп вакытта эч пошканнан буш вакытларын ресторанларда үткәрәләр, биллиардлар, карталар уйнап, башларын зәһәрлиләр.

Безнең шул тормышымыз яхшымы? Шулай баруымыз табигыйме? Әллә моны төзәтергә тиешме? Һәм дә ничек?»

1 Мәскәүдәге «Шәрекъ клубы»ның… –  андый исемдәге клубның Мәскәүдәачылуы турында мәгълүматлар табылмады. 1907 елдан Казанда «Шәрекъ клубы» эшли.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 10-11.

 

Җавап калдыру