БАШ МӨХӘРРИРЕМЕЗ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ БӘЙ БЕРЛИНДА

Ике ел ярым милли эшләремез берлә Ерак Шәрекъта калган Гаяз Исхакый бәй 3 майда кич сәгать унбердә сау-сәламәт Берлинга килеп җитте.

Гаяз әфәнде, 9 апрельдә Париска килеп җитеп, анда җәбһәдәшләремезнең мөммәссилләре берлә күреште вә ике кат Ерак Шәрекъ хакында мөһим конферанслар бирде. Беренче конферанс Париста яшәгән мөһаҗир төрекләр арасында булып, икенчесе бөтен мәхкүм милләтләр арасында ясалды. Гаяз әфәнде бөтен конферанста да Ерак Шәрекътагы милләтләре хакында бик тәфсилле мәгълүмат бирде. Һәм тулы булган салон тарафыннан бик алкышланды. Париста Гаяз әфәнде хөрмәтенә җәбһәдәшләре тарафыннан аерым һәм гомуми зыяфәтләр бирелде.

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Баш мөхәрриребез Гаяз Исхакый бәк Берлинда. Мәкалә «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 6 нчы (100 нче) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.

Мөммәссилләре – вәкилләре.

Конферанслар – чыгышлар, докладлар.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 95-96.

Җавап калдыру