ГАЯЗ ИСХАКЫЙ БӘЙ ВАРШАУДА

Мөхтәрәм көрәшчебез Гаяз Исхакый бәй 14 май кич белән Берлиннан Варшауга килде, Идел-Урал, Төркестан, Төньяк Кавказ, Азәрбайҗан һәм Кырым колонияләреннән зур бер төркем тарафыннан каршы алынды. Гаяз бәй, берничә көн ял иткәннән соң, 21 майда «Прометей» клубында Ерак Көнчыгышта торучы идел-ураллыларга һәм андагы сәяхәтенә багышланган беренче чыгыш ясады. 22 май җомга көн кич белән Шәрекъ яшьләре берлеге «Кырым – Идел-Урал» бүлеге тарафыннан Гаяз бәйнең шәрәфенә бер чәй мәҗлесе оештырылган иде. Мәҗлескә Җәгъфәр бәй дә чакырылган иде. Биредә Гаяз бәйнең бик әһәмиятле аңлатмаларыннан соң яшьләр тарафыннан төрле сораулар бирелде. Гаяз бәй 24 май көнне Варшаудагы мөселман колониясе өчен Шәркыят институтының2 конференцияләр залында төрекчә озын бер нотык сөйләде һәм җәмәгатьчелек алдында соңгы чыгышын да Шәркыят институтында ясады. Бу очрашуда, «Прометей» әгъзаларыннан башка, Польша хөкүмәт даирәләреннән шактый кеше булды. Гаяз бәйнең әһәмиятле нотыгыннан соң аңа Ерак Көнчыгыш һәм анда торучы идел-ураллылар хакында күп сораулар бирелде. Шәркыят институтында үткән очрашу «Кырым-Идел-Урал» бүлеге тарафыннан оештырылган иде.

З. Суйсал1

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Гаяз Исхакый бәй Варшауда. Мәкалә «Яңа милли Юл» журналының 1936 елгы 6 (100) нчы санында «З. Суйсал» имзасы белән басылган. Текст, төрекчәдән тәрҗемә ителеп, шуннан алынды.

1 З. Суйсал – Абдулла Зиһни Суйсал (1905–1983), кырым-татар галиме һәм җәмәгать эшлеклесе. 1920 елда Кырымнан Истанбулга һиҗрәт кыла, анда университетта укый. Польшаның Краков шәһәрендә профессор Тадеуш Ковальский җитәкчелегендә докторлык диссертациясен яклый. «Прометей» җәмгыяте идарәсенә әгъза итеп сайлана. 1934 елда «Wschod-Orient» журналында Варшавадагы «Прометей» җәмгыяте кырым татарлары тарихына багышланган «Тәварихе Татар хан» кулъязмасын (бу әсәр ХVIII гасырның беренче яртысында Кәфәле Ибраһим әфәнде тарафыннан язылган) поляк теленә тәрҗемә итеп бастыра. 1939 елда, сугыш башлану сәбәпле, Төркиягә кайтып китә.

2 Шәрекъ институтының – Варшава Шәрекъ институты 1932 елда ачыла. Беренче ректоры – Станислав Схаер.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 93-94.
 

Җавап калдыру