Гаяз Исхакый бәй Тампереда

Гыйнвар башында мөхтәрәм юлбашчымыз вә әдибемез Гаяз әфәнде Исхакый җәнабларын Финляндиягә тәшриф иттеләр. Элек Һельсинкида байтак торып, кунак булып, анда яшәүче төрек-татарларга һәм Һельсинки «Прометей» клубы әгъзаларына кыйммәтле конферанслар биргәннең соңында, Тампере шәһәренә килде. Станциядә Тампере төрек-татарлары тарафыннан каршы алынып, барымыз да Гаяз әфәндене күреп чиксез шатланды. Аның Ерак Шәрекъта вакытта хасталануы барымызны да тирән уйда калдырган иде. Хәзер арамызда һаман шат һәм сәламәт Гаяз әфәндене күрү бөтенләй күңелемезне күтәреп җибәрде. Гаяз әфәнде, берничә көн барыбызда да кунак булгач, Тампере мәктәбенең зур залында өч сәгать сөргән, безнең өчен бик кыйммәтле һәм гыйбрәтле бер конферанс бирде. Мәктәпнең залы бөтен милләттәшләр – ире-хатыны, олысы-кечкенәсе берлә тәмам тулган иде. Мәҗлес мөгаллимемез Гыйбадулла әфәнде тарафыннан ачылганның соңында, Гаяз әфәнде, сүзгә башлап, безгә, гомумән, Ерак Шәрекъ һәм андагы илдәшләремез, аларның эшләгән эшләре, тырышлыклары, фидакярлекләре хакында гаять тәфсилле сурәттә мәгълүмат бирде. Бөек Ниппон вә Маньчжо-Го дәүләтләре берлә якыннан таныштырды. Безнең Финляндиядә яшәүче төрек-татарларны да бик тәэсирле сүзләр берлә эшкә берләшүгә чакырды. Халык тарафыннан бөек бер галәка берлә тыңланган бу әһәмиятле конферанс мәҗлестә хазир булучыларның бик озын кул чабулары вә рәхмәтләре берлә тәмам булды. Соңрадан мөгаллимемез Гыйбадулла әфәнде, халык исеменнән Гаяз әфәндегә җаннан рәхмәтләр укып, аңа озын гомер вә сәламәтлек теләп, мәҗлесне япты. Сәгать сигезенче яртыда башланган мәҗлес унберләрдә генә бетеп, җыелган халык та өйләренә таралдылар.

 

Тампереда милли кичә

Февральнең җидесендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә «Тампере төрекләр берлеге»нең тәшәббесе берлә хөрмәтле Гаяз әфәнденең шәрәфенә бер милли кичә тәртип ителде. Бу кичәдә мөхтәрәм әдибемезнең «Зөләйха» дигән дүрт пәрдәле драмасы сәхнәгә куелды. Кичәдә ике йөздән артык кеше хазир булып, Финляндиянең башка шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләремездән дә байтак кеше килгәннәр иде. Гаяз әфәнденең бу милли кичәдә безнең арамызда булуы, барымызның да рухын күтәреп, кичәмезгә аерым бер гүзәллек бирде. Һельсинкида эшләнгән милли кичәгә иштиракь итүче яшь милләттәшләремез дә режиссёрлары берлә берлектә хосусый бер вагон алып кичәгә килделәр вә безне ифрат шатландырдылар. Кичә мөгаллимемез Гыйбадулла әфәнде Мортазаның йокыларын калдырып тырышуы һәм оста режиссёрлыгы, уйнаучыларның да рольләрен бик тырышып өйрәнүләре вә оста уйнаулары аркасында никадәр ителәчәк кадәр яхшы вә күңелле чыкты. Кичәне «Тампере төрекләре берлеге»нең хөрмәтле рәисе Гомәр әфәнде Салый килгән кунакларга билхасса үзенең килүе берлә кичәмезне шәрәфләндергән бөек җитәкчемез Гаяз әфәндегә «Хуш килдеңез!» сүзләре берлә ачкач, яшьләр тарафыннан төзелгән оркестрда милли көйләремез уйналды. Соңра сәхнә ачылып, кичә башланды. Беренче кыйсем балалар кыйсеме булып, Тампере төрек-татар мәктәбендә укучы яшь шәкертләр тарафыннан төзелгән хорда милли көйләремез җырланды, вә мәктәп шәкертләре төрле гүзәл шигырьләр укыдылар. Мөгаллимемез тарафыннан бик яхшы хәзерләнгән бу балалар, караучыларда тирән тәэсир калдырып, бик озак алкышландылар. Балалар бүлеге тәмам булгач, кичәнең театр кыйсеме башланды.

«Зөләйха» байтак авыр бер әсәр булса да, безнең аурупалылар шикелле һичбер сәнгать мәктәбе күрмәгән, уенга иштиракь итүче яшьләремез бөтенесе бик зур осталык берлә алып бардылар. Зөләйха ролен уйнаучы Хәдичә туташ Ходайбирде, Гыймади карт ролендә Гайсә әфәнде Хәкимҗан, Пётр ролен уйнаучы Лотфулла әфәнде Байбулат бигрәк оста уйнаулар берлә халыкның дикъкатен җәлеп иттеләр.

Театр кыйсеме беткәч, хөрмәтле әдибемез Гаяз әфәндегә, «Зөләйха» шикелле, безнең өчен соң дәрәҗәдә гыйбрәтле вә кыйммәтле бер әсәрне яратып, безгә бу көнге шикелле кичәләрне күрергә насыйб иткәне өчен чиксез күп рәхмәтләр укылып, уйнаучылар исеменнән чәчәк тәкъдим ителде, һәм мәҗлестә хазир булучылар бары да, аякка калкып, Гаяз әфәнденең шәрәфенә өч мәртәбә «Яшә!» дип кычкырдылар.

Соңра Гаяз әфәнде, сәхнәгә чыгып, гаять әһәмиятле бер нотык сөйләп, бундый милли кичәләрнең еш-еш эшләнеп торуы тиеш икәнлеген һәм аның безгә файдаларын, әһәмиятен аңлатты вә, уйнаучыларга һәм башкаручыларга самими рәхмәтләрен укып, үзенең бу кичәдән мәмнүн калганлыгын белдерде вә бик озак алкышланды.

Буннан соңра Һельсинкидан килгән кунаклардан Вәлиәхмәд хәзрәт Хәким, Ибраһим Гарифулла, Гайсә әфәнде Бәшәр, сүз алып, үзләренең бу кичәдән мәмнүн булуларын рәхмәт вә тәкъдирләрен белдерделәр. Соңрадан мөгаллимемез Гыйбадулла әфәнде, сәхнәгә чыгып, бундый кичәләр эшләнгән вакытта китапсызлыкның барыбыз өчен дә никадәр мөшкел, никадәр уңайсыз бер хәл икәнлеген аңлатып, бу кичәнең хатирәсе улмак үзрә Гаяз әфәнденең язылып та басылмаган әсәрләреннән берсенең басылып чыгуы өчен кичәдә хазир булганнардан ихтыяри акча җыюны тәклиф итте. Бу барыбыз өчен дә файдалы тәклиф хазирун тарафыннан шатлык берлә кабул ителде, вә шунда ук бу хәерле эш өчен 4400 фин маркасы акча җыелды. Шуның берлә кичәнең рәсми кыйсеме тәмам булып, халык та, бик мәмнүн булып, өйләренә тарала башладылар.

Һельсинкидан килгән яшьләр «Тампере төрекләр берлеге» тарафыннан чәйгә чакырылган булганга күрә, вакыт кич тә булса, яшьләр хөрмәтле Гаяз әфәнде дә араларында булган хәлдә соңга калдылар. Яшьләр чәй янында төрле файдалы фикерләр алышып, бик күңелле иттереп сөйләшеп утырганның соңында, алтыда башланган кичә төнен икедә генә тәмам булды.

Тампереда эшләнгән милли кичәдә хөрмәтле әдибемез Гаяз әфәнденең басылмаган әсәрләреннән «Дулкын эчендә» исемле драмасын бастыру өчен1 һиммәттә булынучы ханым вә әфәнделәрнең исемнәре:

  1. Гыймад Җәмалетдин – 1000 фин маркасы.
  2. Гомәр Салый – 1000.
  3. Лотфулла Җәмалетдин гаиләсеннән – 200.
  4. Зиннәт Вафа – 300.
  5. Ногман Насыйбулла – 500.
  6. Гафур Билалетдин – 100.
  7. Фатыйх Закир – 150.
  8. Сәмигулла Вафа – 150 фин маркасы.
  9. Габдерәхим яшьләре – 200.
  10. Зөләйха ханым Салый – 100.
  11. Әнвәр Җәмалетдин – 300.
  12. Рокыя туташ Сәлах – 200.
  13. Банат ханым Хәмидулла – 100.
  14. Гомәр Корбангали – 100.

Барысы – 4400

Мәхрүсә Вафа

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Гаяз Исхакый бәй Тампереда. Мәкалә «Яңа милли юл» журналының 1937 елгы 3 нче санында дөнья күргән. Х. Миңнегулов әзерлегендә «Мәгърифәт» газетасының 1998 елгы 28 февраль санында, шул ук авторның «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» (2004) дигән китабында да басылып чыккан. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынды.

1 Гаяз әфәнденең басылмаган әсәрләреннән «Дулкын эчендә» исемле драмасын бастыру өчен… – драма, Парижда 1920 елда ук язылса да, Берлинда 1937 елда гына басылып чыга. Нәшер итү, чыннан да, Финляндиядә яшәүче милләттәшләренең ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге басманың титул битендә «Тампере милләтчеләренең һиммәте берлә нәшер ителәдер» дигән язма да бар.

 

Галәка – кызыксыну.

Тәшәббесе – инициативасы.

Иштиракь итүче – катнашучы.

Билхасса – махсус рәвештә.

Тәклиф итте – кирәксенде.

Хазирун – анда булганнар.

Һиммәттә – тырышлыкта.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 96-97.

 

Җавап калдыру