Мөхтәрәм юлбашчыбыз Гаяз Исхакый бәй, Һельсинкида кунак булу уңае берлә, «Финляндия төрекләре берлеге» аны каршылау вә аның конферансын тыңлар өчен, гыйнварның 13 ендә җыелыш ясалды.
Җыелышта Һельсинкида яшәүче бөтен иптәшләребез һәм дә байтак кына тирә-юньдә торучы халкыбыз да хазир булындылар. Берлекнең рәисе мәҗлесне ачу сүзендә Гаяз әфәнденең милли гаябез артындан йөгерә-йөгерә Ерак Шәрекъка кадәр барып чыгуын вә андагы иптәшләребезнең милли-иҗтимагый тормышларын якыннан үгрәнеп, конферансында бу тугрыда һәм дә бу озын вә бик күп мәшәкатьләр таләп иткән сәяхәтнең максат вә нәтиҗәләрен аңлатачагын сөйләп, Гаяз бәйнең болай берлегебезнең бу елгы беренче тулы җыелышына үзенең конферансы берлә очравын хәерле бер фал булып, безнең дә милли-иҗтимагый тормышыбызның тагын да җанлана төшүенә бер сәбәп булуын теләде вә түбәндәге сүзләр берлә сөйләде: «Мөхтәрәм Гаяз бәй! Сез безнең милли гаябезнең кыйммәтле байракдары! Арабызга кунак булып тәшриф боеруыңыз безне гаять шатландырды, сезне «Хуш килдеңез, сафа килдеңез!» диярәк җаннан алкышлыйбыз. Колониябезнең эш заманы улдыгы өчен, сезне лязем улдыгы тантана берлә каршылый алмавыбызны, иншалла, кичерерсез. Әмин улуыңызга халкыбыз сезне тышкы күренеш-күрсәтешләр берлә генә, коры сүзләр берлә генә хөрмәт итми. Ул сезне үзенең күңеленә урнаштырган, ул сезне «үз кеше»се итеп алган, ул сезгә җандан баглыдыр. Шуның өчен аның сезгә булган мөгамәләләре бөтенесе сезгә баглылык, сезгә хөрмәте, тәкъдире, истәрсә, тәнкыйде дә булсын, самимидер, һәммәсе самимилегеннән чыккандыр. Сез үзегез дә бик яхшы беләсез, яратылыштан демократия характерлы халкыбыз «үз кеше»сен тышкы күрсәтешләр берлә түгел, үзенең тулы игътимады берлә хөрмәт итәдер. Мөхтәрәм Гаяз бәй! Халкыбызның күкрәгендә 400 елга якын сүнми сакланган кортылыш чаткысы соң елларда сезнең куәтегез аркасында дөнья әфкяре гомумиясенең дикъкатене җәлеп итәрлек бөек бер ялкынга әверелеп өлгерде. Бу ялкын безнең әгъзаларыбызның да йөрәгендә янадыр. Артык сүнмәячәк бу ялкын безнең дә юлларыбызны яктырта вә яктыртачактыр. Бу яктылыкта юлыбызның соңгы ноктасы да инде күренмәктәдер. Сөекле халкыбызның шул ноктага сезнең юлбашчылыгыңызда ирешүен бөек Тәңредән теләмәктәбез».
Гаяз әфәнде өч сәгатькә сузылган конферансын, мөһаҗәрәттә яшәүче илдәшләребезнең соң елларга кадәр таркау хәлдә яшәүләрен вә таркаулыкның милли омтылышларыбыз багымыннан никадәр зарарлы икәнен ачык аңлатып, мөһаҗәрәтебезнең бөек бер өлеше урынлашкан Ерак Шәрекътагы вазгыять тугрында тәфсилле мәгълүмат бирү берлә башлады. Дәвамында Ниппон, Маньчжо-Го вә Кытайдагы милли-дини аланда эшләнгән эшләрне сыйрасилә сөйләп, ирешелгән нәтиҗәләрнең бик озын юллар вә зур мәшәкатьләр берлә генә кулда ителүен һәм дә хосусый тормышны тәэмин итү берлә бәрабәр милли эшләрне дә аксатмый алып бару бик агыр шартларга баглы икәнен вә анда яшәүче илдәшләребезнең күрсәткән һиммәт вә фидакярлекләре шаян тәкъдир идекен бәян итте. Конферанс, Ерак Шәрекътагы илдәшләребезнең милли-иҗтимагый тормышларына гына хәсыр ителмәенчә, гомум «Прометей» җәбһәсенең фәгалиятен һәм дә йирле халыкның японнар, манчҗурлар вә кытайларның тормышлары вә безнең халкыбызга булган мөгамәләләре тугрындагы парчаларны да эченә алган иде. Кыйммәтле конферанс җыелган халык тарафыннан сүрәкле алкышлар берлә каршыланды. Конферанстан соң имам Вәлиәхмәд Хәким хәзрәтләре сүз алып, Финляндиядә яшәүче төрекләрнең дә милләтен сөюче вә милләтенең алга баруын теләүчеләр идекен кайд итеп, Гаяз бәйгә карата: «Сезнең бу кадәр бөек бер көлфәт вә мәшәкатьләрне илтизам итеп милләтебез артыннан йөрүеңезгә мин һәм халык исеменнән самими тәшәккеремне сонам. Йир шарының Ерак Шәрекъка озайган иң соң ноктасында яшәгән төрек кардәшләребезнең икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормышлары хакындагы бик кыйммәтле мәгълүматны без шималь ноктасында яшәүче төрекләргә бирүеңез өчен тәкрар тәшәккер вә рәхмәт укыдым», – дип сүзен бетерде. Берлекнең рәисе, мәгърузәчегә сөальләр бирү вә мосахабә өчен вакытның бик соңлыгы манигъ булуын сөйләп һәм, Гаяз әфәндегә вә җыелган халыкка тәшәккер укып, мәҗлесне япты.
Һельсингфорс1 «Прометей» клубының идарәи һәйәтенең үтенүе буенча, Гаяз Исхакый бәй 15 гыйнвар көненә чакырылган клубның фәүкылгадә җыелышында Ерак Шәрекъ әхваленнән мөһим бер конферанс бирде. Шәһәрнең уртасында могтәбәр отельләрнең берсендә тупланган бу мәҗлестә «Прометей»га мәнсуб милләтләрнең мөмәссилләреннән карелиялеләр, ингриялеләр, украиналылар, финнар вә төрекләрдән башка, Финляндиянең төрле-төрле гыйркый оешмаларының эш адәмнәре, газетачылар, таләбәләр һәм дә Һельсингфорста яшәүче иптәшләребезнең мөнәүвәр кыйсеме бөек бер салонны тутырган хәлдә хазир булындылар. Конферанс башланудан элек клубның рәисе, гомум «Прометей» фронты багымындан актуаль булган мәсьәләләр хакында куәтле бер нотык сөйләп, хәзерге вакытта Русия мәхкүм милләтләренең язмышларын хәл итүдә Ерак Шәрекътагы әхваленең инкишафы билгеле бер роль уйнаячагы хакындагы фикер вә тәхминнәрне бәян итте. Соңра сүзен Гаяз әфәндегә тегәп, аның Русия боендырыгында яшәүче төрекләрнең гомум милли хәрәкәтләрендә вә аеруча Идел-Урал истикъляль фикерен яшәтү вә көчләндерүдә кылган бөек хезмәтләрен тәкъдир итеп сүз сөйләде.
Гаяз бәй, үзенең ике сәгатькә сузылган конферансын Ерак Шәрекъка сәяхәтенең сәбәпләрен аңлату берлә башлап, беренче эш мәйданы булган Япониягә вә андагы фәгалияткә озын гына тукталды. Соңра сәяхәтенең вә эшләренең тәртибе буенча Маньчжо-Года эшләнгән эшләрнең мөһимрәк нокталарын аңлатты.
Конферансның соңы гомумирәк төс алып, «Прометей» фронты багымыннан әһәмиятле булган ниппон милләтенең вә аның берлә бергә йөрүче башка асияле милләтләрнең сәяси вә милли идеоложияләре вә боларның күзәттекләре максад вә гаяләре тугрында бирелгән тәфсилле изахаттан гыйбарәт иде. Бу мәүзугълар безнең милли матбугатыбызны укып баручыларга таныш булганга, кыска итеп кенә булса да язарга кирәкле тапмадым. Ялңыз шуны әйтәсе бар ки, безнең илдәшләребездән башкаларга мәгърузә тәмамән яңа бернәрсә иде вә бик күп нокталары тыңлаучыларны гаять кызыксындырды. Гаяз бәй конферансын озын сөргән алкышлар берлә бетергәч, сорашулар вә сөйләшүләр башланды. Бу әснада Гаяз бәй тагы өч-дүрт мәртәбә озын-озын сүзләр берлә тыңлаучыларны бик мәмнүн итте. Сәгать сигездә җыелган халык сәгать уникегә таба Гаяз бәйгә тәшәккерләр укып вә милли эшләребезгә муаффәкыятьләр теләп тарала башлады. Конферанстан соң клубның идарә һәйәте Гаяз бәйгә вә җыелышта хазир булган иптәшләребезгә зыяфәт бирелде.
Хәбәрче
1937
Искәрмәләр һәм аңлатмалар:
Гаяз Исхакый бәй Финляндиядә. Мәкалә «Яңа милли юл» журналының 1937 елгы 2 нче санында «Хәбәрче» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Һельсингфорс – Финляндия башкаласы Хельсинки шәһәренең шведча атамасы.
Тәшриф боеруыңыз – килүегез.
Әмин – имин.
Истәрсә – теләсә.
Демократия характерлы – демократия тарафдары.
Игътимады – ышанычы.
Кортылыш – азатлык.
Омтылышларыбыз багымыннан – омтылышларыбызга нисбәтән.
Гаябез – теләгебез, омтылышыбыз.
Ниппон – Япон.
Сыйрасилә сөйләп – тәфсилләп, тарихы белән нечкәләп сөйләп.
Хәсыр ителмәенчә – билгеләнмичә, багышланмыйча.
Җәбһәсенең – фронтының.
Фәгалиятен – эшчәнлеген.
Сүрәкле – дәвамлы.
Кайд итеп – билгеләп.
Көлфәт – читенлек, кыенлык.
Илтизам итеп – үз өстенә йөкләп.
Тәкрар – кабат.
Мәгърузәчегә – докладчыга.
Мосахабә – кара-каршы сөйләшү.
Манигъ булуын – киртә булуын.
Идарәи һәйәтенең – комитет идарәсенең.
Фәүкылгадә – чираттан тыш.
Мәнсуб – караган.
Мөмәссилләреннән – вәкилләреннән.
Ингриялеләр – Ингерманландиядә (Петербургтан көньякка таба өлкә) яшәгән водь, ижора һәм карел-фин кавемнәре вәкилләре.
Гыйркый – монда: милли.
Мөнәүвәр – якты, нурлы.
Мәхкүм – изелгән.
Инкишафы – үсеш-үзгәреше.
Гаяләре – теләкләре.
Изахаттан – аңлатулардан.
Әснада – вакыт аралыгында.
Мәмнүн итте – шатландырды.
Зыяфәт – сыйлау, кунак итү.
Тәхминнәрне – фаразларны.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 97-101.