«ЗӨЛӘЙХА»

Кыйммәтле әдибебез Гаяз әфәнде Исхакыйның Япониягә килүен котлау һәм аңа хөрмәт күрсәтү нияте берлә Токиода яшәүче милләттәшләребез аның бөек әсәре «Зөләйха»ны сәхнәгә куйдылар. Кулларыннан килгән кадәре тантаналы кую фикерендә булган Токио мәхәлләсе, үзенең төп бинасын кечкенә табып, аерым бер бинада махсус сәхнә торгызып, 11 ноябрьдә кыямәткә кадәр яшәячәк «Зөләйха»ны илтеп куйды. Бу кичәдә, бөтен Токио мәхәлләсеннән башка, Япониянең чит шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез дә хазир булдылар. «Зөләйха» көтелгәннән артык уңышлы чыкты. Мәхәлләнең картлары, яшьләре һәм мәктәп шәкертләре, атналар буе кичләрне мәктәп бинасына җыелып, мәктәптә инглиз теле мөгаллимәсе Рокыя туташ Мөхәммәдишнең2+ җитәкчелеге астында, гаять тырышып, «Зөләйха»ны хәзерләделәр. Уйнаучыларның берсе дә диярлек моңа кадәр сәхнә күрмәгән булсалар да, гаять тырышлыклары һәм әдибебезгә булган тирән мәхәббәтләре, аны хөрмәтләргә ашкынучылары аркасында, өсләренә йөкләнгән вазифаларын фәүкылгадә гүзәл үтәп, Ерак Шәрекъ сәхнәсендә «Зөләйха»ны яшәттеләр. Уйнаучылар арасында оста уйнаулары берлә Зөләйханың ролен уйнаучы Мөршидә ханым Чудин аерылды. Ул чын Зөләйханы халык алдына китереп куйды, караучыларның күзләрен яшьләндерде. Шулай ук Гыймади ролен уйнаучы Гәрәй Мөхәммәд, карт ролен осталык белән уйнау өстенә, Пётр һәм кода рольләрен гаять тә яхшы уйнады. Мәхбүбә карчыкны уйнаучы Фахирә туташ Садыйкыя чын татар карчыгының тибын бирә белде. Сәлимҗанны уйнаучы Мөхәммәд Алтынбай, Захарны уйнаучы Мәхмүд Алтынбай, Әхмәдҗанны уйнаучы Габдулла Маруз, үзләренең рольләрен булдыра алулары аркасында халык тарафыннан алкышландылар. Мәктәп шәкертләреннән Хәдичә Садыйкыя, Зөмрия Касыймия, Маһсорур Янгурания, Сәгыйдә Госмания һәм Гөлчәһрә Дашкин гүзәл биюләре берлә туй пәрдәсен җанландырдылар. Башка уйнаучылардан Носратулла Багъдан, Касыйм Гаффар, Гали Дашкин, Хәсән Агиш, Һидиятулла Кодаш һәм Шамил Садыйк үз рольләрен һәйбәт үтәделәр.

Шамил әфәнде декорация һәм сәхнәне яктырту эшләрендә бик күп хезмәтләр күрсәтте. Кичә өчен аерым киемнәр тегү, чын татар тормышын күз алдына китереп бастырып, тамашачыларның илләрен исләренә төшертте. Туй мәҗлесендәге кодачаларның барысының да киемнәре тәмамән татарча иде. Биюләре, уйнаулары да хәтерләтте. Бу пәрдәнең матурлыгы караучы японнарның исен китәрде. «Зөләйха»ны японнарга махсус кую кирәк иде», – диештеләр[1]*. Хәзер японнар өчен яңадан кую хакында сөйләшүләр барадыр. Кичәнең болай һәрьяктан уңышлы чыгуы киләчәк өметләрне дә арттырды.

«Зөләйха» уйналып бетү берлә, бөтен уйнаучылар, сөекле әдипләрен үз араларына чакырып алып, тәшәккерләрен һәм хөрмәтләрен изһар итү өчен, «Мәрхаба!» дип, аны кулларына күтәреп алкышладылар. Мәхәллә тарафыннан гүзәл чәчәкләр тәкъдим ителде. Хөрмәтле Гаяз әфәнденең Зөләйха хакында мәгълүмат бирүе тыңлаучыларга бик тирән тәэсир итте. Гаяз әфәндегә вә җыелган халыкка тәшәккер укыр өчен, мәхәлләнең имамы Корбангали хәзрәт һәм Рокыя туташ берничә сүз сөйләделәр. Рәсемнәр алыну берлә сәгать алтыда башланган кичә сәгать бердә генә тәмам булды. Кичәдә тәнәфес арасында оркестрның милли көйләребезне уйнавы вә милли ашларыбыз берлә тулган буфет кунакларны хушландырды. Кичә һәрьяктан гүзәл чыгып килүчеләрнең күңелләрен тутырды. Милли тойгыларны күтәргән һәм ил сөюне җанландырган кичәне вөҗүдкә чыгаруда ярдәмнәр күрсәтүче ханым вә әфәнделәргә, бигрәк тә мәхәллә мөтәвәллиләреннән Вәли Мөхәммәд әфәнде Гобәйдуллага4, Әхмәтсадыйк әфәнде Монасыйпка, кичәгә акча җыю һәм кичәнең тәртибенә карау эшендә күп тырышлык һәм эшкә мәхәббәт күрсәтүләре өчен тәшәккер итәргә үзебезне бурычлы саныйбыз.

Кодачаларга кием әзерләүчеләр, тегүчеләр кичәдә иштиракь итүче яшь туташларыбызның аналары, апалары, туташлары булганга, бу ханымнарның «Зөләйха»ның матур чыгуында рольләре бик зур. Шундый милли кичәләребездә үзебезне чит халыкларга матур күрсәтүдә иткән фидакярлекләре өчен бу ханымнарга да аерым рәхмәт укыйбыз.

Габдессаттар1

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

«Зөләйха». «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 1(72) нче санында «Караучылардан: Габдессаттар» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Габдессаттар – әлеге кеше турында биографик мәгълүматлар табылмады.

2  Рокыя туташ Мөхәммәдиш – Рокыя Сабирҗан кызы Мөхәммәдиш (1908–1989), педагог һәм публицист. Ерак Көнчыгыштагы төрек-татар мөселманнары чыгарган «Милли байрак» газетасының актив хезмәткәре.

3 Корбангали хәзрәт – биредә имам һәм мөдәррис, 1925 елда Токиода «Мәхәлләи исламия» җәмгыятен оештыручы Мөхәммәд-Габделхәй Корбангалиев күздә тотыла булса кирәк.

4 Вәли Мөхәммәд әфәнде Гобәйдулла улы – Вәли Мөхәммәд улы Гобәйдулла, Токио Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте рәисе.

Хазир булдылар – шунда булдылар.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

*«Зөләйха» – Идел-Урал әдәбиятының иң кыйммәтле әдәби әсәрләренең берсе. Бу китап мөхәррире сөргендә вакытта, инкыйлабтан күп еллар элек язылып беткән булса да, инкыйлабка кадәр чар цензоры басарга һәм сәхнәдә куярга мәнгы иткән. 1917 ел инкыйлабтан соң, большевик хөкүмәте килгәннән соң, Идел буе шәһәрләренең бик күбесендә сәхнәгә куелып, фәүкылгадә зур муәффәкыятьләр берлә каршы алынган һәм 10 мең нөсхә таралып та җитешми калган. Бу кыйммәтле тарихи әсәр хәзердә большевиклар хаким булганнан бирле сәхнәдән һәм яңадан басудан бик каты мәнгы ителгән, хәтта «Зөләйха»ны хосусый өйләрдә, көтепханәләрне әйтеп торасы да юк, китаплар арасында саклау да зур бер гөнаһлардан саналадыр. – «Яңа милли юл» искәр.

Мәнгы иткән – рөхсәт бирмәгән.

Тәшәккерләрен – рәхмәт белдерүләрен.

Изһар итү – күрсәтү.

Мәрхаба – хуш килдегез.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 70-72.

 

Җавап калдыру