ГАЯЗ ӘФӘНДЕ ИСХАКЫЙНЫҢ ТОКИОГА ТӘШРИФЕ

Октябрь[нең] 16 сында Токиога мәшһүр милләтче мөхәрриремез Гаяз Исхакый җәнаплары тәшриф иттеләр вә Токио вокзалында Токиода мәхәлләи исламия могтәбәраны илә мәхәлләнең рәисе Мөхәммәд Габделхәй хәзрәт1 тарафыннан истикъбаль кылындылар.

Гаяз әфәнде – мөһаҗәрәт вакытымызда Казан телендә2 үземезгә махсус мәҗәллә чыгарып, Идел-Уралның истикълялье юлында армый-талмый, ачыктан-ачык үзенең фикерен игълан итүче вә яшьлегеннән бирле милләтемезнең сөеп укыган китапларын язучы мөхтәрәм мөхәррир вә әдибемездер. Гаяз әфәнде, Токио мөселман могтәбәранында кунак булып, әле берничә атналар Токиода калачагын сөйлидер.

Токиода мәхәлләи исламия вә мәктәбе исламия вә һәм дә исламны сөюче япон могтәбәраны шәһәремездә мосафир булган мәзкүр ике* милли кунагымызга тантаналы зыяфәтләр, дини вә әдәби мосахәбәләр вә төрлечә хөрмәтләр кылу хәзерлеген күрәләр.

Мәктәбе исламия шәкертләре Гаяз әфәнде килүе мөнәсәбәте илә аның берәр китабын вә мөмкин кадәр «Зөләйха» исемле китабын сәхнәгә куярга хәзерләнәләр.

Токио

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Гаяз әфәнденең Токиога тәшрифе. «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 1 (72) нче санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.

1 Мөхәммәд Габделхәй хәзрәт – имам Мөхәммәд Габделхәй Корбангалиев.

2 …Казан телендә – биредә мәкалә авторы телебезне ХIХ гасырда һәм ХХ гасыр башында кулланылган мәгълүм термин белән атый.

Тәшриф иттеләр – килделәр.

Мәхәлләи исламия могтәбәраны – мөселманнар мәхәлләсенең ихтирамлы кешеләре.

Истикъбаль кылындылар – хөрмәтләп каршыладылар.

Мәзкүр – әйтелеп үтелгән.

* Икенчесе – Габдерәшид казый Ибраһим. – Төз. искәр.

Зыяфәтләр – хөрмәтләүләр, кунак итүләр.

Мосахәбәләр – кара-каршы сөйләшеп утырулар.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 72-73.
 

 

Җавап калдыру