«ДУЛКЫН ЭЧЕНДӘ»

Әдибебез һәм милләт көрәшчебез Гаяз әфәнде Исхакый җәнапларының Кобега килү мөнәсәбәте берлә 1933 ел, 16 декабрьдә Кобе төрек-татар мөселманнары дини җәмгыяте тарафыннан бер зур милли кичә ясалып үтте. Кичә өчен зур Кансай Гакку театр бинасы алынып, сәхнәгә Гаяз әфәнденең соңгы әсәрләреннән (әле басылмаган һәм һичбер йирдә дә куелмаган) биш пәрдәлек «Дулкын эчендә» дигән драмасы куелды. Әсәрнең Казанда сугыш башланган вакыттан алып большевикларның алмашынулары берлә бергә дүртьеллык вакыйганы бер гаҗәиб сурәттә оста язылуы* аркасында уйнар өчен байтак кына авыр типлар да бирүе, аны сәхнәгә куяр өчен күп кенә көчләрне соравы да күренә иде. Менә шуны күз алдында тотып, җәмгыять идарәсе, үзенең кичә куяр өчен җыелган җыелышында режиссёр итеп Хәнәфи әфәнде Кодакины3 сайлап, сәхнә тарафын җәмгыятьнең мәдәният шөгъбәсенә тапшырган иде, бөтен мәхәлләнең бөтен көчләрене шул милли эшкә ярдәмгә чакырган иде. Сәхнәдә барлыгы утызга якын уйнаучылар иштиракь итеп, баш рольне – Разыя, тол хатын Мәксүрә ханым Акчура яхшы уйнавы берлә тәмам күрсәтте. Хәйрулла – кечкенә сәүдәгәр – Хөсәен әфәнде Алтыш, үзенең ролен яхшы аңлап, хосусән солдатка киткәндә Разыя берлә күрешергә керү күренешен дә тәэсирле уйнады. Караучыларга ифрат дәрәҗәдә ошады. Бик күпләрнең күзләреннән яшьләр мөлдерәргә сәбәп булды. Кәримә – күрше карчык – Мәфтуха ханым Кодакиның4 үзен сәхнәдә иркен тотуы, тавышының ачыклыгы, тәмам карчыкларча кыланышлары, оста уйнавы берлә хәзергә кадәре күп кенә сәхнәдә уйнаган булуы күзгә бәрелә иде. Шулай ук Бану – Разыяның кызы – Рокыя туташ Акчураның, хәзергә кадәр уенга аз катнашкан булсалар да, үз рольләрен шулкадәре яхшы чыгарулары берлә караучыларны гаҗәпләндерделәр. Маһруй – гармунчы хатын – Сара ханым Әгәрҗи5 (әсәрдә күрсәтелгәнчә) үзенең гармунда һәм пианинода уйнаулары, Мәрьям, Зәйнәп рольләрендә Шәмсенур туташ берлә Саҗидә туташларның (әсәр буенча), пианино, мандолинада уйнап, «Касимский» көендә6 бик матур итеп биюләренең яхшы чыгуы уен барганда караучыларның алкышлауларыннан күренә иде.

Фәрид – төрек забиты – Сәед Бәйер рольләрен Исмәгыйль әфәнде Акчура яхшы гына чыгарды. Башка җиңел рольләрдә ханымнар, туташлар һәм әфәнделәр үз рольләрен ярыйсы гына яхшы ук чыгардылар. Драманың башындагы ике пәрдәсендәге хорда «Галиябану»7, «Һаваларда йолдыз», «Газизәкәй» көйләре бик матур җырланып, япон караучыларга асияле икенче бер халыкның үзенекенә охшаган музыкасы бик зур тәэсир калдырды.

Кичәдә караучыларның саны биш йөзгә якын кеше булып, шуның өч йөз иллесе чит милләт халкыннан – һинд мөселманнары, инглизләр, руслар вә японнардан гыйбарәт иде. Калганнары Кобеда яшәүче үз халкыбыз берлә Осака, Киото, Нагоя8 шәһәрләреннән махсус шул кичәне һәм сөекле әдибемезне күрергә килгән үз агай-энеләребез иде. Чит милләт халкына сәхнәдәге драманы аңлау уңай булсын өчен, махсус япон, инглиз телләрендә «Дулкын эчендә»нең кыскача мәфһүмдә тәрҗемәсе басылып, програм берлә бушлай таратылган иде. Әсәрнең яхшы чыгуы, үз халкыбызга ошаган кеби, чит милләт халкына да ошавы, хосусән рус хатыннарының, актык пәрдәдә большевиклар кереп талап чыккач, Разыяның фаҗигале рәвештә үлүеннән әсәрләнеп елаулары һәм һәр пәрдә ябылганда бертуктаусыз алкышлауларыннан күренә иде. «Дулкын эчендә» хакында Япониянең иң мәшһүр, көненә өч миллион тарала торган гәзитәләреннән «Асаһи шимбун»9 гәзитәсе, 18 декабрьнең иртәнге санында кичәдә алынган рәсемене төшереп, кичәнең ифрат дәрәҗәдә яхшы чыгуын, татар теленең матурлыгын, Кобеда булган төрек-татарларның руслардан аерым рәвештә җәмгыять булып, үзара тату торуларын мактап, зур гына мәкалә язды. Шулай ук инглиз телендә чыга торган мәшһүр «Осака майничи» газетасы10 да, кичәне мактап, зур гына язды. Сәхнә беттектә, халык таралмасыннан, элек мәхәлләнең имамы (олуг җәмгыять рәисе) Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни11, сәхнәгә, пәрдә алдына чыгып, түбәндәге нотыкны сөйләде: «Мөхтәрәм кунаклар! Кичәнең сәхнәдә күрсәтелә торган бүлеге бетте. Җәмгыятьнең идарәсе исеменнән, гомумән, мәхәллә исеменнән һәм үз тарафымнан сәхнәдә уйнаучыларга рәхмәт әйтәм. Афәрин хезмәтеңезгә! Кичәнең үзенә күрә байтак вә мәшәкатьләре булды. Менә шулкадәр мәшәкать вә хезмәтләрне, һич тарсынмый, авырсынмый, мәхәлләнең ир вә хатын, туташ вә егетләре үтәделәр. Шуның өчен һәркаюыгызның кирәк вакытта кирәкне төшенеп-белеп, иттифак вә берлек илә хезмәткә хазир уларак, өстегезгә йөкләтелгән эш вә бурычларыгызны үтәвегезгә аеруча тәшәккер итәм вә шатланам. Бигрәк тә безнең кичәне куюдан максатыбыз булган дини, милли мәктәбебездә балаларыбызны укыту, аларга дини, милли тәрбия бирү эшене дәвам иттерү икәнен төшенеп, шул теләгемездә вә эшебездә булышыр өчен билетлар алып, матди ярдәм итеп, кичәбезне күрергә килгән чит кунакларга һәм хәле кадәр мал ярдәме күрсәткән үз ага-эне вә милләттәшләребезгә дә аеруча рәхмәтләр әйтәбез. Мөхтәрәм кунаклар! Менә бу безнең милли сәхнәбездә соңгы елларда кичергән аяныч вә фаҗигале тормышыбызны күрдегез. Без боны бонда – Япониядә – иркенләп сәхнәгә куя вә күрсәтә алабыз. Ләкин безгә бондый милли эшләребезне эшләргә, күргән авырлык вә җәбер-золымнарыбызны халыкка ачарга үз ватанымызда ирек юк. Бу әсәрнең мәүзугы – безнең тормышта соңгы вакытта булган иң ачы вә аяныч күренешләрнең башы булу белән бергә, бер гаиләнең башыннан кичергән кызганыч вакыйгасы, залимнәр тарафыннан бер гаиләгә кылынган-эшләнгән җәбер-золымнарның берсе. Боның кеби коточкыч кызганыч вакыйга вә драмалар бездә миллионнар гаиләгә миллионнарча эшләнде, һаман да эшләнә. Менә шуның өчен мин вә без, төрек-татарлар, бу йирдә бигрәк тә мәдәни япон халкына, бөек япон императорлыгы идарәсендә булган мәдәни вә милли япон хөкүмәтенә рәхмәтләр әйтеп, безнең дини, милли эшләребезне кайгыртырга, эшләргә ирек бирүләре өчен тәшәккер итәргә бурычлы икәнебезне белдерергә һәм безгә булган хуш мөгамәлә вә ярдәмнәренә шатлыгымызны да белдерергә тиеш күрәбез.

Бу кичәне куеп, без горбәттә яшәүче мөһаҗир төрек-татарларның хисләрене уятырга сәбәп булган, бу эшне язган әдибел-мөхтәрәм Гаяз Исхакый әфәндегә хезмәтләре өчен аеруча тәшәккер итәбез. Яшәсен япон милләте, яшәсен япон императорлыгы, яшәсен мөселман төрек-татарлар вә аларның японлар илә дуслыгы!»

Мәдъяр хәзрәт Шәмгунидән соң Гаяз әфәнде төрек-татар халкының кемлеге, бондан берничә йөз еллар элек барлык Кытайны, бөтен Азияне, Русияне, хәтта ярты Аурупаны кул асларында тотып, нинди зур көчкә малик булганнарын, соңгы вакытларда, бүген драмада күрсәтелгәнчә, большевиклар кул астында халкыбызның һәлак булуын һәм үзебезнең милли теләкләребез берлә халкыбызның һичбер вакытта югалмаячагы, төрек-татар халкының, японнар кеби Азия халыклары булып, бер-берсенә никадәр якын булулары хакында бик озын нотык сөйләде. Япониягә качып чыккан халкыбызның бонда кунак рәвешендә тыныч-рәхәт яшәүләре, милли, дини эшләрендә японнар тарафыннан тәмам иркенлек бирелүе өчен япон хөкүмәтенә, япон халкына рәхмәтләр укып, «Яшәсен Азия халыклары, яшәсен Япония императорлыгы, яшәсен төрек-татар халкы!» дип, сүзен бетерде.

Гаяз әфәнде берлә Шәмгуни хәзрәтнең сүзләрен шул кичәдә булган Токио дарелфөнүн профессоры Укуба-сан12 җәнаплары тулы рәвешчә япончага тәрҗемә иткәч, зал өзлексез алкышлау берлә тулды. Соңра Укуба сан җәнаплары үзе дә японнарга төрек-татар халкы хакында киң мәгълүматлы озын нотык сөйләде, ахырда Гаяз әфәнде режиссёр Хәнәфи әфәндегә һәм сәхнәдә иштиракь иткән барлык ханым, туташ вә әфәнделәргә – һәркайсына аерым рәхмәтләр укып, үзенең кичәдән мәмнүн булуыны белдерде.

Театрның аскы катында бик матур итеп төрле чәчәкләр, Идел-Урал байраклары берлә япон байраклары катнаштырып бизәкләнгән зур чәй бүлмәләре берлә лотерей нәмунәсе һич өзлексез тулы халык берлә сату итте. Гаяз әфәнденең йә залда, йә чәй бүлмәләрендә, йә сәхнә артында үзенең көләч йөзе берлә килеп чыгуы, кичәгә аерым, тулы матурлык бирә вә халкыбызны шатландыра иде. Кичә ифрат та матур иде! Кобе төрек-татарлары күптән инде бондый кичә күрмәгәннәр, бондый тулы яшәмәгәннәр иде.

Кичәнең барлык килере 1060 сум булып, 738 сум саф файдасы калды.

Кичә кую эшендә иң күп хезмәт итүчеләрдән Габдулла әфәнде Гаффари13 булып, аңар һәрвакытта булышлык итүче җәмгыятьнең сәркәтибе Исмәгыйль әфәнде Акчура иде. Бөтен репетицияләрдә һәм кичәдә суфлёр хезмәтен, сәхнәгә киемнәр әзерләү, шулай ук чәй бүлмәсенә баштан ахырына кадәр булышлык итүче, армый-талмый торган Хәдичә ханым Кәрими14 иде. Алардан башка да җәмгыять әгъзаларыннан күп ханым вә әфәнделәр, кулларыннан килгән матди вә мәгънәви ярдәмнәрен кызганмыйча, берсеннән-берсе арттырырга тырышып эшләделәр. Менә шуларның барысын оештырып эшләүче, үз мәхәлләсен оештыра, үзен яраттыра белә торган Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни иде. Аңар бөтен мәхәллә һәм кичәдә иштиракь итүчеләр исеменнән рәхмәтләр укып, тирән хөрмәтебезне әйтеп китүне бурычлы саныйбыз. Малын, көчен, вакытын фида итеп, бу халыкны эшләтүче милли хис иде. Кичәнең уңышлы чыгуына сөенеп, шатланып, Казанны яңадан алган кеби горурланып, көннәр буе эшләүдән арыганыбызны онытып, сәгать өчкә кадәр бәйрәм иттек. Кичәдә бик күп төрле рәсемнәр дә чыгарылды.

Пинмеш 1

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Дулкын эчендә. «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 2 (73) нче санында «Пинмеш» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Пинмеш – псевдонимның иясе әлегә ачыкланмаган.

2 «Дулкын эчендә» – Г. Исхакыйның 1920 елда Парижда язган драма әсәре. Әсәр 1937 елда Берлинда гарәп язуында басыла.

3 Хәнәфи әфәнде Кодаки  – Хәнәфи Кодаки, Кобе шәһәренең мәхәллә әгъзасы, Беренче Ерак Шәрекъ төрек-татарлары корылтае делегаты.

4 Мәфтуха ханым Кодаки – Мәфтуха Кодаки, Хәнәфи Кодакиның тормыш иптәше булса кирәк.

5 Сара ханым Әгерҗи – Кобе шәһәренең мәхәллә әгъзасы.

6 «Касимский» көе – сүз «Касимский Ибрай» көе турында бара. Габдулла Тукай «Халык әдәбияты» җыентыгында язганча, «бу – Касим шәһәрендәге чамадан тыш мөсриф (исрафчы) бер байга чыгарылган көй, Касимский Ибырай гуләйт итә-итә дә актык тунын да сата. Ахыр гомерендә бик хосранлы (күңелсез) рәвештә вафат була. «Касимский Ибрай» көе шул сәбәптән чыга».

7 «Галиябану» – фаҗигале мәхәббәт турында татар халык җыры.

8 Осака, Киото, Нагоя – Япониядәге шәһәрләр.

9 «Асаһи шимбун» газетасы 1879 елда Осака шәһәрендә чыга башлап, хәзергәчә нәшер ителеп килә торган көндәлек гомуммилли япон газетасы.

10 «Осака майничи» – «Осака майничи шимбун»  1876 елда «Осака ниппо» исеме белән чыга башлаган газета. 1888 елдан башлап хәзерге исем астында нәшер ителә.

11 Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни – Мәдъяр Шәмгуни (1874–1938), Япониядәге Кобе шәһәренең имамы. Чыгышы белән Уфа губернасыннан. Идел-Урал төрек-татарлары милли азатлык хәрәкәте әйдаманнарының берсе. Ерак Көнчыгыш Идел-Урал төрек-татарлары корылтаенда кырык бер делегат арасында була, корылтайда идарә әгъзасы итеп сайлана.

12 …Токио дарелфөнүн профессоры Укуба-сан – Окубо Кочи, танылган тюркология белгече, Комазава университеты  профессоры. Төрек һәм татар телләрен яхшы үзләштергән Окубо Япониядәге төрек-татарларның мәдәни хәятында актив катнашуы белән билгеле булган.

Профессор Окубо Мукденда 1935 елның февралендә үткәрелгән корылтай эшендә дә катнашкан.

13 Габдулла әфәнде Гаффари – Габдулла Гаффар,  Кобе һәм Мукден шәһәрләрендә үткәрелгән корылтайларда делегат буларак катнаша. Моннан тыш Кобеда мәчет төзү эшендә дә зур активлык күрсәтә.

14 Хәдичә ханым Кәрими – Хәдичә Кәрим – Кобе шәһәрендә узган Беренче Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары корылтаенда катнашкан делегат.

*Чыганакта: язуы.

Шөгъбәсенә – яшьләр берлегенә.

Забиты – офицеры.

Асияле – азияле.

Мәфһүмдә – эчтәлектә.

Хазир уларак – әзер булып.

Мәмнүн булуыны – риза булуын, шатлануын.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 73-77.
 

 

Җавап калдыру