МӨХТӘРӘМ ГАЯЗ БӘЙ!*

Токиода Сезгә берничә йолкыш адәмнәр һөҗүм итүләре турында хәбәр алып, гаҗәпләнү һәм шул ук вакытта нәфрәтләнү хисләре кичердем.

Сезне татар кардәшләребезнең бөек әдибе, төрек-татар дөньямызда тугры, самими җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак белгән һәм яратканнар белән бергә Сезгә эчкерсез кайгырту тойгысы, намуссыз хулиганнарга исә тирән нәфрәтебезне белдерәбез.

Гаяз бәй! Элекке Русиянең кара йөзле мәлгуньнәре, Сезнең әдәби һәм сәяси гамәлләрегезнең халыкта Русия хөкүмәтенә карата ни дәрәҗәдә ризасызлыкны арттырганын яхшы белеп, Сезне милләттәшләрегез арасында яшәтмәү максаты белән Вологда һәм Архангельск кебек карлы-бозлы, суык һавалы өлкәләргә сөргәннәр иде. Кара мәлгуньнәр урынына килгән кызыл мәлгуньнәр дә Сезне ата-бабаларыгыз иленнән аерылып китәргә мәҗбүр иттеләр. Шул мәҗбүри мөһаҗирлеккә киткәннән бирле, Сез, һич ал-ялны белмичә, мөстәкыйль «Идел-Урал» хәрәкәтенең байрагын күтәрәсез, төрек кавеменең бу әһәмиятле өлешен рус оккупациясеннән азат итеп, Бөек төрек берлегенә кушу юнәлешендәге эшчәнлегегезне дәвам иттерәсез. Ерак Көнчыгышка сәяхәтегез дә шул максатка хезмәт итәргә теләвегез нигезендә тормышка ашты. Ләкин Сезнең бу максатыгыз Токиодагы берничә йолкышның кәефен җибәргән.

Фетнәчелеккә кемнәр илһам биреп торуын белү өчен «Яңа япон мөхбире»1 газетасының 15 нче санында басылган кайбер мәкаләләргә күз салу җитә. «Хыялый куәтләр» исемле мәкаләне исегезгә төшерәбез. Аны язган кешенең расларга маташуына караганда, Русия идарәсе астындагы бөтен төрекләр «комнан, адәм тузаныннан» тора, имеш, бөек милли идеал иясе була алачак дәрәҗәдә түгелләр, имеш. Идел-Урал илендә дәүләт төзерлек бер генә кеше юк, имеш. Кырым – кечкенә балалар уенчыгы, Төркестан исә – бөтенләй кыймшанырга хәле булмаган авыр хәстә, имеш…

«Яңа япон мөхбире»ндәге бу язма халкыбызның милли рухын, милли үзаңын түбәнгә төшереп, аларны «юк» дип күрсәтергә азаплана. Мәкалә авторы һәм аның «шәкертләре» мондый ялгыш юлга керүдән, Сезнең милли хәрәкәтегезгә каршы бер өер сөрхәнтәйләрне өстерүдән тайчанмады… Бу хулиганлык, бу фетнәчелек Сез һәм иптәшләрегез тоткан юлның, алган юнәлешегезнең дөрес булуын раслый.

Төрекләрнең парлак, якты киләчәккә, Бөек төрек берлегенә ирешүләре милли бәйсезлек алу идеясе бөтен төрек кавемнәрендә ныгып, төрекләр бөтен эшләрен шул идеяне гамәлгә ашыруга багышласалар гына мөмкин булыр.

Инсафлылык, саф ышану һәм нык фикер белән башлап җибәргән һәм дәвам иттергән милли хәрәкәтегез өчен Сезне ихластан котлап, Чокай углы Мостафа.

Чокай углы Мостафа

 

 

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Мөхтәрәм Гаяз бәй. «Мөхәммәтгаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге» (Muhammed Ayaz Ishaki. Hayati ve faaliyeti. 100 dogum yili dolayisiyla. Ankara) дигән җыентыкта  «Чокай углы Мостафа» имзасы белән басылган. Текст, татар теленә тәрҗемә ителеп, шуннан алынды.

1 «Яңа япон мөхбире» – Япониядә Мөхәммәд-Габделхәй Корбангалиев тарафыннан 1920–1930 елларда чыгарылган газета. Аның иң актив язышучыларыннан берсе – Габдерәшид Ибраһимов.

* Бу хат М. Чокай углы тарафыннан Гаяз бәйгә Токиода ясалган һөҗүм мөнәсәбәте белән язылган.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 276-277.

Җавап калдыру