КИЛМЕШӘКЛӘР

Гомум өчен эшләнә торган нинди генә эшемезне алмыйк, һәммәсендә чын эш кешеләреннән әллә ничә дәрәҗә күбрәк әһлиятсезләргә очрыймыз. Әдәбиятымыз, мәйданга чыгып, бөтен үзенең төпле нигезен корып йибәрә алмады, бөтен тирә-юньне «мәшһүр мөхәррирләр», «атаклы шагыйрьләр» каплады.

Матбугатымыз туып, үзен-үзе милләтенә таныштырырга өлгерә алмады, урынсыз калган приказчиклар, бөлгән бай, эшсезлектән эче пошкан гади татар аның тирә-юнен сырып алды. Театрымыз ялт итеп күзгә ташланырга, үзенә дикъкатемезне җәлеп итәргә өлгермәде, әллә никадәр «мәшһүр артистлар», «атаклы ерчылар», «шаккатыргыч антрепренерлар» тупас, дорфа шәүләләре берлә аның нурын томаладылар. Театр берлә халык арасында чын тавыш ишеттермәслек тупас җуан койма бүлделәр. Бу әһел түгел кешеләрнең, шул мәсләкнең чын эшлеклеләрен күмеп, томалап китүләре монда гына түгел. Депутат сайлау, земстволарга член сайлаулардан башлап мәктәп-мәдрәсә ачуга кадәрге шул бәла артымыздан калмый. Татар дөньясының казанында туган шул бәлаләр Архангельдан башлап Владивостокка кадәр татар эшен үзенең кармакларыннан коткармый. Нинди генә күркәм эш башланмасын, нинди генә матур фикер фәгыйлиятькә чыгарга якынлашмасын, хәзер шул уй янын сорыкортлар сырып алалар. Үзләренең шәхси файдаларын бутап, шул матур уйны, күркәм планны былчыраталар. Шуның халык алдында кыйммәтен югалталар, идеянең базарын төшерәләр. Бу авыру — бөтен эшемездә тәэсирен йөртә торган авыру көннән-көн куәтләнә барса да, көн-көн үзенең падишаһлыгы астына яңгы-яңгы хәрәкәтләремезне ала барса да, моңарга каршы без сугыш ача алмаган идек. Шул ямьсез дию пәриенә каршы татар хәрәкәтенең тирәсенә, «Аятел-көрси» укып, сызык сыза алмаган идек. Чөнки… чөнки… ояла-ояла әйтергә мәҗбүрмез, бу былчырак дию пәриен җиңәрлек көчемез юк иде…

Бу куркыныч унике башлы дию пәрие берлә кара-каршы чыгып сугышырлык куәтемез, сугышта мәгьлүб булсак, шәһит булуымызга ышанган иманымыз юк иде.

Аның төсен күрмәгәнгә, аның тавышын ишетмәгәнгә, аның эшен белмәгәнгә салына идек.

Безнең гафләтемездән файдаланып, ул «былчырак көч» киңәя, үсә, зурая иде. Ул безнең бөтен мәдәни базарымызны үз кулына алырга тырыша, бөтен хәрәкәтемезне үз ихтыярына багларга маташа иде.

Моңа кадәр бу шарлатаннар, ни булса да, үз урамымызда, үз базарымызда йөриләр иде. Динле халыкның дини хисеннән файдаланып, мөселман булган поп төсендә акча җыялар, укымаган, белмәгән нәрсәсен укытыр, белдерер өчен, профессор калыбына кереп, университет ачарга акча теләнәләр, башларымызның милли тойгыларыннан файдаланып, төрле-төрле төстә аларны кыркалар, мамыкларын тарыйлар иде. Шул шарлатанлык, шул ялганчылык аркасында чын эшләремез ямьсез буяуга буялына, иң кирәкле хезмәтләремез мәсърафсыз буш калып, алга китә, үсә алмый иде. Шулар арасында бөтен мәдәни, милли хезмәтләремезгә хәерчелек кыяфәте бирелә, шантаж исе кушыла иде. Болар үз өемездә, үз йортымызда гына эшләнгәндә, без, чырайны сыта-сыта, моның яныннан күзне йомып, борынны тотып китә идек.

Хәзер эш үзгәрде. Шарлатанлык куәт җыеп өлгерде. Аңарга хәзер татар дөньясы тар күренде. Ул татар галәменнән җыйган тәҗрибәсе берлә рус галәменә дә атылды. Татарның психологиясендә һәм мөселман эшенә ышану берлә каравыннан файдаланып, бөтен Русия мөселманнары өчен «Сыйрател-мөстәкыйм» исемле союз ясыйм дип мәйданга чыкты. Татар дөньясыннан әллә ничә еллар җыйган тәҗрибәләргә таянып, беркатлы мөселман халкын әвәрә итәр өчен, татар галәмене белми торган хөкүмәт даирәләрен саташтыру, алдатыр өчен мәйданга чыкты. Менә алдыңызда шул союзның уставы, гади генә, бүлмәдә генә ясалган устав түгел, Дахилия нәзарәтенә бөтен мөселманның теләве дип тәкъдим ителгән вә шуңарга рөхсәт со-ралган уставы. Менә алдыңызда шул союзга мөселманнарның былчырактан курка торган җәмәгать Хадимнәренең күз карашлары.

Уен түгел, без, хәзер бөтен Русия мөселманнары, бөтен эшемезне, бөтен мәдәни хәрәкәтләремезне аяк астына салып таптарга хәзерләнгән бер көч алдында, бер былчырак көч алдында торамыз.

Без хәзер үземезнең киләчәк өчен торырга, пакь мәдәни бер милләт булып яшәргә хакымыз бармы-юкмылыгын тикшерә торган имтихан алдында торамыз.

Без үземезнең татар дөньясы алдында гына, мөселман галәменең матбугаты алдында гына түгел, Русиянең әфкяре гомумиясе, Русиянең матур, пакь интеллигенциясе алдында имтиханда торамыз.

Кабакчыларымыз, ресторанчыларымыз, агалары-энеләре, муллалары компанияләре берлә бергәләшеп, бөтен мөселман

исеменә кабакчылар исен буяп, безне хур, зәлил итмәкче булалар. Безнең исемемезгә кара тап такмакчы булалар. Бөтен пакь, саф мөселманнарга каршы перчатка — былчырак перчатка ыргыталар.

Русия мөселманнарының пакьне былчырактан аерырлык кадәр сәяси тәрбияләре барлыгына иманымыз кямил булганга, шул «кара көч» булырга теләгән кызганыч, аяныч килмешәкләрнең күз буяуларыннан, хәйләләреннән һич курыкмыйча, ямьсез йөзләреннән былчырак пәрдәләрен алып ыргытырга хезмәт итәмез. Вә халкымызның аңлаган кыйсьме берлә бергә, без дә үземезнең нәфрәтемезне кушамыз.

1914 ел

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Җавап калдыру