“Зөләйха” фаҗигасе

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы Мәскәүдә әдипнең үз наширлегендә «Шәрекъ» матбагасында 1918 елда аерым китап булып басылып чыккан. Титул биттә: «Беренче мәртәбә языла башлады 1907  елда Чистай төрмәсендә, икенче мәртәбә Истанбулда Кандилледә 1911 елда. Язылып бетте Петроградта 1912 елда, гыйнвар башында» дип язылган. «Вакыйга алтмышынчы елларда» дип куелган.

Быел «Зөләйха»ның беренче тапкыр басылып чыгуына 100 ел тулды. 


XIX гасырның икенче яртысында милли һәм дини басымның көчәюе аркасында чукындырылган татарларның күпләп кире мөселманлыкка чыгулары күзәтелә. Мондый мөселманнарны «мәкруһлар» яисә «отпавшие» дип йөртәләр. «Үзләренең христиан диненә хыянәт итүчеләр» дип санап, аларны аеруча зур газапларга дучар итәләр: монастырьларга ябып тотып, каравыл астында тәүбә иттерәләр, христиан йолаларын үтәргә мәҗбүрлиләр, балаларын тартып алып чиркәү мәктәпләренә бирәләр. Кәләй (хәзерге Яуширмә авылы) халкының да бер өлеше чукындырыла һәм соңыннан керәшеннәр кире мөселманлыкка кайта. Авылдан ерак түгел иске керәшен зираты да бар. Г. Исхакый үз авылы, төбәге тарихын бик яхшы белгән һәм пьесасына алынган вакыйгалар аңа таныш булган, әлбәттә.

Күренгәнчә, үзенең бу әсәрен автор 6-7 ел дәвамында кабат кайта-кайта язган һәм аны җаны кебек саклаган. Сөргеннән качып киткәч, Г.Исхакый Төркиядә ике мәртәбә, Петербургта өч мәртәбә яшәп ала. Шул өченче килүендә ул пьесаны дус-ишләренә укый. «Темасы белән бу әсәремне бик мөһим бер әсәр дип санаганга, тикшерүгә куярга теләдем», – ди. Г.Исхакый «Зөләйха» пьесасын укырга дип килешенгән урыннар турында болай яза: «Беренче мәҗлес генерал Шәех Галинең хатыны Гөлсем ханымның өендә булачак, икенчесе Заһид Шамил өендә булачак…. «Зөләйха»ны уку мәҗлесенә мин үзем белән бергә Балкан сугышы вакытында Төркиягә шәфкать туташы буларак килгән университет студентларыннан Гөлсем (Г.Исхакыйның якташы, Чистай кызы Өммегөлсем Камалова) һәм Мәрьям (Якупова) исемле кызларны китердем», – ди. Яшьләр җыелган җирдә бик саклык белән генә пьесаны ничек беренче тапкыр укуы, тыңлаучыларда ул нинди тәэсирләр калдыруы турында Г.Исхакый «Бер тоткарның саташуы» исемле повестенда бик җентекләп сөйли. Менә тоталар, менә тоталар дип куркып яшәгән әдип мәҗлес тәмамланганнан соң «Зөләйха»ны, икенче урында булачак мәҗлескә алып килерсез дип, таныш кызларына биреп җибәрә, «Зөләйха»ны эзсез югалудан коткарып кала. Чөнки икенче көнне үк ул кулга алына. Димәк, Заһид Шамил өендә җыелып драманы икенче тапкыр уку бөтенләй булмый кала. «Тәрҗемәи хәлем»ендә Г. Исхакый полиция кулына эләккәч: «Кичә «Зөләйха»ның оригиналын кызларга бирүемнән мәмнүн идем», – ди.

«Зөләйха» татар әдәбиятында татарларны көчләп чукындыру турында язылган бердәнбер әсәр. 1914 елда аның «Ил» матбагасында басыла башлавы хәбәр ителә. Димәк, әсәрне Петербургта бастыру ният ителгән булган. Ләкин китап басылмый кала. («Ил», 2014, 21 август)  Февраль революциясеннән соң, цензура бетерелгәч кенә, «Сәйяр» труппасы спектакльне беренче тапкыр Казанда Зур театрда 1917 елның 17 мартында Габдулла Кариевның бенефисы уңае белән куя. Спектакльгә музыканы Солтан Габәши язган. «Зөләйха» Казанда атнасына өч мәртәбә уйнала. Бөтен Россия мөселманнарының Мәскәүдә уздырылган Беренче корылтае (1-14 май) делегатларына күрсәтелә. Г.Исхакый үзе дә спектакльне «Сәйяр» уйнавында Мәскәүдә дә, Казанга да кайтып карый. Зал тулы халык Г. Исхакыйны алкышларга күмә.

Спектакль куелу уңае белән матбугатта басылган рецензияләрдән, шулай ук беренче спектакльне үз күзләре белән күргән кешеләрнең сөйләүләреннән аңлашылганча, «Зөләйха» фаҗигасе тамашачыларга көтмәгәндә шартлап күк күкрәп, ярылып яшен яшьнәгән кебек тәэсир итә. Хәзерге Качалов исемендәге театр залы елау-иңрәүләр белән тула, сәхнәдә барган коточкыч көчләү күренешләреннән кайберәүләр аңын җуеп егыла. 1993 елның 10 февралендә 95 яшьлек укытучы-пенсионер Хаҗи Сальмушев безгә болай сөйләгән иде: «Залда утыру түгел, басып торырга да урын юк иде. Кешеләр сәхнәгә терәлеп үк тыгызланган, тәрәзә төпләренә менеп баскан. Бераздан тәрәзәләрнең берәм-берәм шыртлап ватылулары ишетелә иде. Әмма тамашачыларның дикъкатен башка берни били алмый: сәхнәдә кот­очкыч фаҗига, көчләп чукындыру. Бөтен кеше олы фаҗигане үзенең йөрәгеннән кичерә иде». Ф. Әмирхан пьесага бәя биреп болай яза: «Зөләйха» иске хөкүмәткә каршы гаять куәтле бер обвинительный акт булуы белән бергә, милләтемезнең үз кодсияте (изгелеге) юлында һичбертөрле фидаилектән кире тормас дәрәҗәдә куәтле рухка ия шәхесләре барлыгын күрсәтә вә бөтенлегемезне саклауда исламның нинди шәрәфле бер роль уйнаганлыгын исбат итә торган бер дәлилдер». (Кояш, 1917, 19 март) Рецензентларның берсе Шәһид Әхмәдиев: «Бу әсәрне сәхнәдә күрерлек хөррият дөньясына ирештек микәнни?» дигән сүз һәрбер кешенең күңеленә килерлектер», ди. (Йолдыз, 1917, 22 март)

Г.Исхакый «Зөләйха»ны уйнау хокукын өч елга «Сәйяр» труппасы җитәкчесе Габдулла Кариевка тапшыра. Кариев «Зөләйха»ны куярга 1918 елның җәендә Идел буе, Кавказ, Төркестанга гас­трольләргә чыгарга планлаштыра. (Ил, 1917, 28 май) Ләкин дөньялар үзгәреп китеп, Кариев бу зур планны тормышка ашыра алмый. Шулай да Октябрь революциясеннән соң «Сәйяр» труппасы «Зөләйха»ны 1917 елның 19 ноябрендә сәхнәгә куеп кала. 3.Солтанов режиссерлыгында спектакль Әстерхан театрында уйнала. Тиздән Г.Исхакыйга караш үзгәрә. «Зөләйха» русларга каршы юнәлдерелгән һәм ислам динен пропагандалаган пьеса дип репертуардан төшерелә, татар әдәбиятында иң реакцион әсәр итеп карала башлый.

Матбугатта «Зөләйха»ның тыелу вакытын күрсәткән кызыклы мәгълүмат бар. «Татарстан хәбәрләре» газетасының 1922 ел, 20 март санында мондый белдерү укыйбыз:

«Зур спектакль – концерт-кабаре кичәсе.

Җомга көн, 24 мартта Казандагы бөтен татар артист, җырчы, музыкант, әдип, шагыйрьләре, бөтен сәхнә һәвәскәрләре, педагогика техникумы, партия мәктәбе, хәрби-сәяси курслар, команда курслары каршындагы сәхнә көчләре катнашы белән шәһәрдә салына торган татар театры файдасына тантаналы кичә ясалачак.

Программада:

1. Зөләйха. Г. Исхакый. Туй пәрдәсе.
2.Таһир-Зөһрә. Ф. Бурнаш. Гөлләр бакчасы пәрдәсе.
3. Концерт.»

Газетада чыккан көнне үк «хата»ны күреп алалар һәм 21 март санында бирелгән шул ук игъланда «Зөләйха»ны программадан төшереп калдыралар, аның урынына К.Рәхимнең «Бүз егет»ен куялар.

1930 елда Казанда басылып чыккан «Татар дәүләт Академия театры» исемле китабында  Зәки Мөхсинов «Зөләйха»ны Г.Исхакыйның иң кабахәт әсәрләреннән дип атый. «Казанда ул әсәр аерым югарыдан кушу буенча көн-төн уйнала, иртән дә «Зөләйха», кич тә «Зөләйха», «Зөләйха» белән татар буржуазиясе акылдан шаша», ди.

Шулай итеп, «Зөләйха» сәхнәдән төшсә дә, аны русларга каршы, хәтта коммунист­ларга каршы котыртып язылган әсәр дип бәяләү 90 нчы елларгача дәвам итте.

«Зөләйха» драмасы төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Төркиядә «Төрек йорты» журналында 1926 елда басыла. Г. Исхакыйның 1951 елда үз кулы белән төзегән төрекчә исемлектә «Зөләйха»ның рус һәм поляк телләренә дә тәрҗемә ителүе күрсәтелә. Ләкин тәрҗемәләрнең кулъязмалары турында да, басылып чыгулары турында да әлегә мәгълүматлар юк.

Чит илләрдә «Зөләйха» эмигрант татарлар оештырган үзешчән драма коллективлары тарафыннан, мәсәлән, Кытайда Харбин (1921), Япониядә Токио (1933), Финляндиядә Тампере (1937) шәһәрләрендә уйнала. Харбинда куелган спектакльнең игъланы да сакланган.

«Игълан

Иртәгә гаиде шәрифнең икенче көнендә (17 июнь 1921 ел) Харбин мөселман төрек-татар яшьләре түгәрәге тарафыннан мәшһүр мөхәррирләремездән Гаяз әфәнде Исхакыйның бик зур муаффәкыять берлән язылган 5 пәрдәлек драма «Зөләйха» куелачак.

Русия дәүләте кул астында ясалган тарихымызның иң фаҗигале сәхифәләрен тасвир итүче бу әсәрне карау һәркемгә тиешле. Кичәдән килгән файда бу көндә Парижда эчке Русия вә Себер мөселман төрек-татарларының вәкиле сыйфаты берлән эшләп яткан Гаяз әфәнде Исхакыйга йибәреләчәктер. Кичә башланыр нәкъ сәгать сигездә. Күрергә ашыгыгыз! Бу мәүсимдә (сезонда) өченче мәртәбә сәхнәдә уйнала”.

Токиода яшьләр «Зөләйха»ны Г.Исхакыйның килүе уңае белән 1933 елның сентябрь аенда куя.

Узган гасыр ахырында матбугатта Г.Исхакый турында бәхәсләр башлангач та, Казандагы татар театрларының икесендә дә аның әсәрләре белән кызыксыну уянган иде. Хәзерге язуга күчерелгән ун пьесаны бездән соратып алганнар да иде. Әмма «Зөләйха»ны сәхнәгә куярга театр коллективлары базмый торды. Димәк, бу әсәрне «сәхнәдә күрерлек хөррият дөньясы»на ирешмәгән идек әле.

Ниһаять, 1991 елда Г. Исхакыйның без төзегән әсәрләр җыентыгы –  «Зиндан» басылып чыкты. Ул җыентыкта «Зөләйха» драмасы да басылган иде. Һәм, беренче тапкыр куелуыннан 75 елдан соң, 1992 елда татар тамашачысына Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Празат Исәнбәт режиссерлыгында «Зөләйха»ны сәхнәдә яңадан күрү насыйп булды. Бу факт шулкадәр мөһимдер ки, хәзерге «Зөләйха» спектакле, февраль революциясеннән соң куелган «Зөләйха» кебек үк, татар халкының үзен һичкемнән кимсеттерми, горур булып, үз кадерен үзе белеп яшәргә омтылышы дәрәҗәсен дә, шулай ук киләчәктә чын мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә ышаныч дәрәҗәсен дә билгеләүче бер барометр булып тора, дияргә мөмкин. Бу спектакль, һичшиксез, милләттәшләребезнең үзаңын үстерүгә, үткәндәге тарихыбыз белән кызыксынуны арттыруга хезмәт итәр.

«Зөләйха» драмасын Башкортстандагы «Нур» Татар дәүләт театры да сәхнәләштерде (1994, режиссеры – Байрас Ибраһимов), 2004 елда «Зөләйха» драмасы буенча шул исемдә нәфис фильм төшерелде (сценарий авторлары Юныс Сафиуллин һәм Рамил Төхфәтуллин, режиссеры Р. Төхфәтуллин).

Гади бер хатын-кыз язмышы аша бөтен бер халыкның фаҗигале язмышын тасвирлаган киң масштаблы «Зөләйха» әсәре – шактый озын, ул 5 пәрдәдән тора. Безнең театрлар аның 3 пәрдәсен сәхнәләштергән. Революциягә кадәр һәм чит илләрдә дә пьеса тулысынча куелган, тамашачы спектакльне төн буе карап утырган. Пьесадагы 4 нче пәрдә исә – әсәрнең резюмесе, йомгагы булып тора. Үләр алдыннан Зөләйханың күзенә күренгән фәрештәләр, аларның бу бөек рухлы мөселман хатынының аякларындагы богауланып йөрүдән барлыкка килгән яраларын юулары, Зөләйханы изгеләрдән санаулары – гаделлек, тугрылык, ихласлылык тантана итәчәгенә ышаныч белдерүче бер символик күренеш булып тора. Шуңа күрә, «Зөләйха» драмасын тулысынча укып чыгу укучыга Г.Исхакыйның бу әсәргә салган идеясен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк.

Лена ГАЙНАНОВА.

“Мәдәни җомга”.

Җавап калдыру