ВАТАНЫМДА ӨМЕТ ЧАТКЫСЫ УЯТКАН СИМВОЛ

Мәрхүм Гаяз әфәнде белән күреп танышу миңа насыйп булмады. Ләкин мин аны балачактан бирле исемен ишетеп, китапларын укып яхшы беләм. 1922–1923 елларда авыл китапханәсендәге китаплар арасында аның әсәрләре еш очрый иде. Шул вакытларда «Тәгаллемдә сәгадәт…», «Мулла бабай», «Солдат», «Зөләйха», «Фамилия сәгадәте» дигән күп кенә китапларын мавыгып укыганымны хәтерлим. Бу китаплар һичвакыт китапханә киштәләрендә ятмый, һәрвакыт кулда булалар иде. Китапханәгә барып, Гаяз әфәнде әсәрләрен кайчан гына сорасам да, китапханәче, көлемсерәп:

– Әле юк, балакаем, берничә атна көтәргә туры килер, сездән әүвәл чиратка язылучылар да ул китапларны көтә әле, – ди торган иде.

1925 елда шәһәр мәктәбенә күчерелдем. Шул елдан башлап китапханәләргә совет пропагандасы китаплары кереп тулды; элекке мәшһүр язучыларның китаплары исә утка ыргытыла иде. Һәм инде, әлбәттә, Гаяз Исхакый китаплары беренче чиратта җыеп алына һәм юк ителә иде.

Большевиклар кулындагы пропаганда телендә озак вакытлар нәкъ менә Гаяз әфәнде көферләү, ләгънәтләү объекты булды. Идел-Урал татарлары арасында большевикларга каршы нинди хәрәкәт чыкса да, аны Гаяз Исхакый исеменә баглыйлар иде. Мәсәлән, Мирсәет Солтангалиев хәрәкәте мәйданга чыккач, Казанда бастырыла торган «Чаян» журналында1 «Солтангалиевнең Туран хөкүмәте» дигән мыскыллы-карикатуралы бер мәкаләдә «ул дәүләтнең чит илләрдәге вәкиле Гаяз Исхакый» дип язылган иде.

Коммунистик һөҗүм иң көчле булган 1934–1935 елларда Гаяз Исхакыйны тик аңа каршы, аны һәртөрле көферлектә гаепләп язылган мәкаләләр хәтерләтеп торды. Мәскәүнең ул еллардагы Ерак Көнчыгышта алып барган эшчәнлеге Мәскәү коммунистларын шактый куркыткан иде. Барча большевиклар, төрек-татар һәм кайбер рус газеталары, Гаяз Исхакыйны хурлап, ләгънәтләп, мәкаләләр бастыра иделәр. Без, шуларны укып, Гаяз әфәнденең Берлинда «Яңа милли юл» журналын чыгарганлыгын һәм Ерак Көнчыгышта мөһаҗирләр арасында милли хәрәкәт өлкәсендә нинди эшләр башкарганлыгын белеп бара идек. Коммунистик матбугатның Гаяз әфәндегә каршы һөҗүм вә ләгънәтләре белән генә канәгатьләнмәгән большевиклар, Мәскәү әмере буенча шәһәр һәм авылларда җыелышлар, митинглар җыеп, «Ак эмигрантларның хыянәтләре», «Фашист ялчылары» һәм башка шундый темаларга лекцияләр-докладлар сөйли башладылар. Шундый нотыкларның берсен миңа Оренбургта тыңларга туры килде. Шул ук елда Мәскәүдәге төрки-татар клубында сөйләнгән шундый бер нотыкны тыңлаган бер иптәшем мәсьәләнең ничек торуын аңлаткач, мин гаҗәпкә-хәйранга калдым (хәер, мин үзем дә шулай дип уйлый идем). Хикмәт шунда: нотык сөйләүчеләр, югарыдан төшерелгән әмергә буйсынып, Гаяз әфәнденең чит илләрдәге гамәлләрен тасвир иткәндә хәтәр, кискен тәгъбирләр кулланып, аны тетеп салалар иде. Әмма шундый юл белән милли азатлык хәрәкәтенең дәвам иткәнлеген белдерергә мөмкинлек туганлыгына шатланганлыклары, эчләреннән бу хәрәкәтне тәбрик итүләре конференция оештыручыларның йөзләренә чыга иде. Һәм конференциягә килгәннәрнең дә бу хисләрне уртаклашканлыгы күренеп тора иде.

Россиядә коммунистлар һәртөрле җыелышлар җыярга яраталар, халык ул җыелышларны бер дә өнәми, алардан качып калырга тырыша, төрле сәбәпләр белән алардан тайпыла иде. Әмма Гаяз Исхакый турында сүз-хәбәрләрне тыңлау мөмкинлеге булган җыелыш заллары шыгрым тулы булыр иде. Шуннан ук күренә ки, Гаяз әфәнде инициативасы белән чит илләрдә башланган Идел-Урал азатлык хәрәкәте большевизм зынҗырларында иңрәгән халкыбызның йөрәгендә бер өмет чаткысы уята килде. Гаяз Исхакыйга каршы коммунистик газеталарда бастырыла торган көферләүче мәкаләләр, аны хурлауга багышланган лекция-конференцияләр, большевиклар өмет иткән нәтиҗәнең киресе буларак, халык күңеленә тоташкан өмет чаткыларын ялкын итеп үрләтүгә генә хезмәт иттеләр.

Шуларның нәтиҗәсе буларак, шул елларда большевиклар дәверендә җитешкән яшь драматурглардан Кәрим Тинчурин «Зәңгәр шәл» дигән яңа бер әсәр иҗат итте2. «Зәңгәр шәл» – биш пәрдәле музыкаль мелодрама. Бу әсәр кыска вакыт эчендә һәр җирдә шөһрәт казанды. Казаннан башлап Идел-Урал өлкәсенең барча шәһәр вә авылларында күп тапкырлар сәхнәгә куелды (әсәр 1917 елга кадәрге дәвердә булган бер ишан гаиләсендәге хәлләрне тасвирлауга багышланган). Бу әсәр хәтта Төркестан сәхнәләрендә – Ташкентта, Сәмәркандта, Алма-Атада һ. б. күп шәһәрләрдә ике-өч ел буе сәхнәдән төшмәде. «Зәңгәр шәл» көе вә назымнары һәр җирдә җырлана иде.

Бу көтелмәгән хәл коммунистларны шаштырып җибәрде. Соңрак исә шиккә төшерде. «Зәңгәр шәл»нең абруен төшерергә кирәк булды. Коммунистларның бу әсәрнең кимчелекле якларына басым ясап язган рәсми публикацияләрен мин үзем шәхсән укыганым юк, әмма таныш-белешләремнең сөйләвенә караганда, болай диелгән икән: Кәрим Тинчурин, яшьрәк кеше буларак, иске дәвергә даир авыл ишаннарының тормышларын белми, «Зәңгәр шәл»дәге ишан тормышыннан алынган сәхнәләрне ул язалмас иде. Андый тормыш атмосферасын тик Гаяз Исхакый гына яхшы белә һәм шулай тасвир итә ала. Димәк, чынлыкта «Зәңгәр шәл»не Кәрим Тинчурин язмаган, ә Гаяз Исхакый язган3. Кәрим Тинчурин исә, Гаяз Исхакый пьесасын алып, үз имзасы белән чыгарган.

Шулай итеп, «Зәңгәр шәл»нең халык арасында популярлыгы Гаяз Исхакыйны тагын бер тапкыр искә төшерергә сәбәп булды. Әмма бу, ахыр килеп, Кәрим Тинчуринның башына җитте.

Икенче бөтендөнья сугышы дулкыннары мине һәм меңнәрчә Идел-Урал яшьләрен Германиягә китереп ыргытты. Һәм без анда Ватаныбызда чагында тик ишетеп кенә белгән «Яңа милли юл» журналының күп санлы мәкаләләрен һәм Гаяз Исхакыйның эмиграциядә язган «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында» шикелле күп кенә әсәрләрен яратып укыдык.

Гаяз әфәнде Исхакый тарафыннан Идел-Урал мөстәкыйльлеген яклап 1933 елда язылган бер мәкаләне4 без Германиядә әсирләр лагеренда 1944 елда иптәшләр белән бергәләшеп укыдык. Шунда Актүбә якларыннан килгән бер яшь егет, өстәлгә йодрыклары белән сугып: «Ай, егетләр, әгәр немецлар Идел-Урал мөстәкыйльлегенә каршы булмасалар иде, мин большевикларга каршы гомер буе сугышыр идем!» – дигәнен һичвакыт онытмам. Чөнки бу сүзләр ул пәһлеван гәүдәле егетнең ихлас күңеленнән чыккан, аның иң тирән хисләрен белдергән сүзләр иде. Һәм менә шуның шикелле вакыйгалар бик ачык күрсәтә: Гаяз Исхакый башлаган Идел-Уралчылык хәрәкәте буш урында түгел, ул кабызган очкыннар өчен утын җитәрлек. Һәм, ихтимал, вакыт узу белән һаман көчәеп, бу очкыннар үрләп китәр.

Мин Гаяз Исхакыйның җитмеш еллыгы уңаеннан Германиядән аның Истанбулдагы адресына котлау хаты җибәргән идем. Бу хат миңа шуннан алып Гаяз Исхакый белән даимән язышуга сәбәп булды5. Мәрхүмнең һәр хаты Идел-Урал идеясен куәтләп, шуны дәвам итүгә юнәлтелгән кайбер йомышларны үтәүгә карый иде. Аның йомышларын үтәсәм, ул бик сөенер һәм шат булыр иде. Һәм бездән хатлар кичегеп бара башласа, ул шундук өзгәләнә-көяләнә башлый: «Ни булды? Ни өчен сездән бер хәбәр дә юк?» – дип хатлар яздыра иде. Безнең Германиядән Америкага китмәкче булуыбыз турында хәбәр алгач, ул бик сөенде: «Америкада безнең хәрәкәт турында белмиләр, сезнең Америкага баруыгыз бездә кайбер өметләр уята, үзегезне элекке «милли юл»чылар, сугыш дәверендәге «идел-урал»лылар дип таныштырыгыз», – дип хатлар яза иде.

Аның рухы шат булсын: без Гаяз Исхакый васыятьләрен үтәп яшибез. Чөнки аның кулларыбызга тапшырган байрагы белән, ул күрсәткәнчә, Идел-Урал мөстәкыйльлегенә карап туры юлдан барабыз һәм максатыбызга ирешәчәгебезгә ышанабыз.

Хәмит Рәшит

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар

Ватанымда өмет чаткысы уяткан символ. Мәкалә «Милли көрәшче һәм милли әдип Гаяз Исхакый» дигән китапта дөнья күргән. Төрекчәдән татарчага Р. Әхмәтьянов тарафыннан тәрҗемә ителеп, «Мирас» журналының 1996 елгы 5–6 нчы саннарында басылган. Текст журналдан алынды.

1 «Чаян» журналы  – Казанда 1923 елдан башлап нәшер ителүче сатирик һәм юмористик журнал.  

2 …большевиклар дәверендә җитешкән яшь драматурглардан Кәрим Тинчурин «Зәңгәр шәл» дигән яңа бер әсәр иҗат итте… – әсәр 1926 елда иҗат ителгән.

3 «Зәңгәр шәл»не Кәрим Тинчурин язмаган, ә Гаяз Исхакый язган. – Мәкалә авторының әлеге фикере башка мәгълүматлар белән расланмаган, шуның өчен аны дөреслекккә туры килми дип карарга кирәк.

4 Гаяз әфәнде Исхакый тарафыннан Идел-Урал мөстәкыйльлеген яклап 1933 елда язылган бер мәкаләне – сүз 1933 елда басылган «Идел-Урал» дигән хезмәт турында бара.

5 Бу хат миңа шуннан алып Гаяз Исхакый белән даимән язышуга сәбәп булды. – Авторның да, Гаяз Исхакыйның да аңа язган хатлары сакланмаган булса кирәк.

Көферләү – хурлау

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 171-175.

 

Җавап калдыру