Сөннәтче бабай рухи инкыйразга каршы

Әзһәр Шакиров спектакльдә сөннәткә утырту белән кәсеп итүче гап-гади авыл картын түгел, Гаяз Исхакыйны, хәтта милләтнең үзен гәүдәләндерә.

Сөннәтче бабай рухи инкыйразга каршыҺәр сүзе милләт гаме белән сугарылган бөек язучы Гаяз Исхакый сикәлтәле тормыш юлы үтте. Чит илгә күчкәч, байтак еллар исемен дә, әсәрләрен дә телгә алу тыелды. Әмма хаклык барыбер бер өскә чыга ул. Бүген Гаяз аганың гыйбрәтле әсәрләре буенча театрларыбызда спектакльләр уйнала, кинофильмнар төшерелә. Режиссерларыбыз милләт кадименең һәр сүзен тамашачыларга түкми-чәчми ирештерергә омтыла кебек. Г.Кариев театры сәхнәсендә куелган яңа спектакльдә дә әдәбият аксакалы әсәрләренә салып калдырган һәр мәгънәгә сакчыл караш сизелә. Режиссер Ренат Әюпов моңа кадәр дә Исхакый әсәрләрен яратып сәхнәләштерде. Тамашачы аның «Сөннәтче бабай», «Остазбикә» спектакльләрен яхшы хәтерли булыр. Бу юлы язучының биш әсәрен берләштергән спектакль – үзенә күрә сәхнәдәге Исхакый әсәрләренә нәтиҗә сыман. Инсценировка авторлары – Булат Минкин һәм Ландыш Әбүдәрова.

«Сөннәтче бабай» – Г.Камал һәм Г.Кариев театрлары арасында матур хезмәттәшлек үрнәге дә, чөнки биредә баш рольне академия театрыннан танылган артистыбыз Әзһәр ага Шакиров башкара. Әнә шулай бер-беребезнең уңышларына сөенеп, иңгә-иң яшәүгә, иҗат итүгә ни җитә? Гаяз ага үзе дә моңа бик сөенер иде, мөгаен, чөнки бердәм булганда гына, милләт тәрәккыяткә ирешә алачак.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров белән узган репетицияләр – Кариев театры яшьләре өчен гомерлек сабак, чөнки аның һәр сүзе – гыйбрәт, һәр нотыгы – ялкынлы публицистик әсәр, ә инде данлыклы щепкинчының актерлык осталыгы турында әйтеп торасы да түгел. Әзһәр Шакиров спектакльдә сөннәткә утырту белән кәсеп итүче гап-гади авыл картын түгел, Гаяз Исхакыйны, хәтта милләтнең үзен гәүдәләндерә. Татарның намусы ул. Шулай булгач, бу рольгә Әзһәр Шакировтан да әйбәтрәк, туры килгән артист табып булмас иде. Әзһәр ага милләт хадиме ролен шуңа тиң югарылыкта башкарып чык­ты, әлбәттә. 

Спектакльдә бөтен труппа, хәтта артистларның балалары катнашуы Гаяз Исхакыйның бергәлеккә өндәвен чагылдырырга ярдәм итте. Җәмгыятьтә бүленү, аерымлану барган кебек, сәхнәләребездә хөр, күп кешелек тамашалар сирәгәйде. Олы, урта, яшь буынның һәм бигрәк тә бала-чаганың бер сәхнәдә әвәрә килүен күрү, әй, күңелле! Өстәвенә, буыннар бергәлеге үткәннәрдән киләчәккә күпер идеясен тәгаенләргә ярдәм итә. 

Исхакыйның күп проблемалар күтәрүе, яшәешнең төрле катламнарына үтеп керә алуы аны энциклопедик белемле шәхес буларак күрсәтә, дип язды әдәбият белгечләребез. Спектакль Исхакый рухында тирән мәгънәле, вакыйгаларга тыгыз килеп чыккан. Вакыт ягыннан зур булмаган сәхнә әсәрендә катнаш никахлар, гадәт-йолаларның гап-гади тормыш мәшәкатьләре арасында югала, кадерсезләнә, очсызлана баруы, хатын-кызның җәмгыятьтәге хәле һ.б. проблемалар чагылып үтә. Сәхнә корылышының да Исхакый рухында булуын билгеләп үтми мөмкин түгел. Гаяз ага гади кешеләр – тормыш төбенә төшеп харап булган кәләпүшче кыз Камәр, иренә бала китерә алмаган Сәгыйдә, авылның бер сөннәтче бабае һ.б. турында язды. Аның геройлары күктән төшмәгән, халык арасыннан чыккан. Бүген безнең арада да Камәрләр, Сәгыйдәләр, гадәт-йолаларны, һөнәрләрне саклаучы ак бабайлар бар. Сәхнәнең нәкъ уртасыннан тамаша залына сузылган күпер әнә шул мәгънәне аңлата. Спектакль – безнең турында, дияргә теләгән сыман әсәрне сәхнәләштерүчеләр (рәссам – Булат Гыйльванов). Бер үк вакытта үткәннәр белән киләчәкне бәйләүче күпер дә ул, чөнки үткәннәрсез киләчәк булырга мөмкин түгел. 

Гомумән, күпер бик күп мәгънәле булып чыккан. Юлдан язган Камәр дә, бала сөю бәхетеннән мәхрүм Сәгыйдә дә һ.б. һәркайсы шул күпер аша үтеп, милләт кадименә киңәшкә килә. Һәр геройның үз фаҗигасе, күңелендә үз сират күпере бар. Һәм һәркайсы Корбанколый карттан җылы сүз ишетә. Спектакльдә режиссер милли инкыйраз темасы белән чикләнмичә, мәңгелек темаларга барып чыккан – ул да булса бүгенге көндә җәмгыятьтә күзәтелгән рухи инкыйраз. Күпме безнең арада Корбанколый кебек адашканнарны туры юлга кертүче милләт хадимнәре? Бер авыз җылы сүзгә тилмергәннәрнең сусавын басучы олы җаннар? Әллә милләт, дия-дия һәркайсыбыз юрганны үз ягына өстерәүчеләргә, һәр уңышсызлыгыбызны халык алдында фаш итеп, бер-беребезне талаучыларга әйләнеп беттекме? Гап-гади кешеләрнең тормышын тасвирлап, Гаяз Исхакый һәрберсенә миһербанлы булырга чакырмаганмыни?

Шулай итеп, «Сөннәтче бабай» спектаклендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйныкы гына түгел, режиссерның да гражданлык позициясе чагыла.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Чыганак: Мәдәни җомг

Җавап калдыру