Гаяз Исхакый

«Ярдәм, яхшылык»тыр — Гаяз, «ул көләчәк» — Исхакың,
Яңадан туып яшәргә бар, Гаяз, тулы хакың.
«Өммәтем татар»,—дип җаның аттың, Мөхәммәтгаяз,
Халкыңны үзеңнән артык яратып, китердең яз.

Татарның әдәби дөньясында аттырдың ал таң,
Әсәрләрең белән яуладың дөньякүләм мәйдан.
«Милләт, әдәбият, мәгърифәт»,—дип яшәдең көеп,
Үлемсез классик мирас калдырдың халкыңны сөеп.

Күпме кагылу-сугылу күрдең, түздең барсына,
Сине уйласам, титан Прометей килә каршыма.
Синдер татарның титаны, даны, вөҗдан-намусы,
Син татар әдәбиятының балкып янган йолдызы.

Сиң—«Зөләйха», «Җәләш мулла», синдер «Олуг Мөхәммәт», Әдәбият пәйгамбәре, синдер, Гаяз — Мөхәммәт.
Татар әдәбияты тарихына син керткән өлеш — Салсаң үлчәү-бизмәнгә, син саф алтын, син саф көмеш.

Ярты гомерең читтә үтте, аерылып Туган илдән,
Җитмеш ел үткәч, Исхакый, син илгә кайтып иңгән.
Чит илдә, Төркиядә, җәсәдең күмелгән каберең,
Туган илдә, халкың белән язган сүзең-бәгырең.

Азатлык өчен көрәштә һәрчакта булдың хаккый,
Татарның даһи әдибе синдер, Гаяз Исхакый.
Син өлгесе чисталыкның, фидакарьлек, сафлыкның,
Син үрнәге Чистайлыкның, бөек углы халыкның.

Гомәр Саттар-Мулилле

Җавап калдыру