ӘТИЕМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ

Үз гомерендә сәламәтлегенә беркайчан да зарланма­ган мәрхүм әтием соңгы авыруын да батырларча, хәтта башкаларга үрнәк булырдай үтә бер сабырлык һәм тә­вәккәллек белән кабул итте. Бер ел буе авырып йөрсә дә, аны соңгы өч көндәге сырхавы гына аяктан екты. Вафатына бер-ике көн кала кара-каршы сөйләшеп утырганда, эчтән генә «нинди чир икән соң бу, авыру кеше  зарланмый  да,   утырып  тора,   шаяра,   бары  тик гәүдәсе генә хәлсезләнә бара» дип уйлап куйдым. Хә­зергә кадәр шушы уйлар исемнән чыкмый.

Вафатына ике ай кала безгә килгәндә, ул бик ябык­кан, шулай да үзе киенеп, үзе чишенә, йөри иде. Баш­тарак һава суларга да мөстәкыйль чыгып йөрде, соң­рак, егылмасын дип, үзен генә чыгармый башладык. Беркөнне шулай паркка чыккач, әтием тирә-юньдәге хозурлыкка, күңелне иркәли торган табигатькә сокла­нып, «нинди матур яшеллек» дип әйтеп куйды. Ул аны тирән сулап, соңгы көннәре якынлашканны аңлап әйт­кән кебек булды. Парктагы утыргычлар уңайсыз бул­ганлыктан, аның аяклары шеште. Аннары аякларын сузып, үз аркама терәп утырта башладым. Соңрак үзе­без белән кечкенә мендәр алып чыга торган булдык. Паркта ул, бер-ике сәгать газета укып, төрле темаларга әңгәмә корып утырырга ярата иде.

16 июньнән 25 июньгә кадәр тугыз көн хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул паркка чыгып йөри алмады. Ә өйдә хәл белергә килгән кунаклар белән сәгатьләр буе сөйләшеп, шаярып утыра ала иде. Еш кына әңгәмәгә кушылып китәм, аңа ял итәргә кушам. Ә ул, шаярып, «мин гомер буе сөйләдем, бу – минем вазифам, сөйләшмәсәм, эшкә ярамаган бер карт булып калачакмын» дип җавап кайтарды.

Хастаханәдән чыкканнан соң, доктор Токай Байчин Аурупага китте. Китәр алдыннан әтигә режимны кат­гый үтәргә, ятып кына торырга киңәш итте. Бу аңа бер дә ошамады, шунда ук торып та утырды. Бер атнадан соң килгән доктор Билгивар Таймастан әти торып уты­рырга рөхсәт сораган иде, доктор аның теләгенә каршы килмәде. Һәм без аны кабат утырта башладык.

Икенче көнне ул Закир Кадыйри1 бәйнең хәлен белергә барды. Баскычтан да үзе атлап менде. Анда бер-ике сә­гать сөйләшеп утырдык.

2 июньнән 5 июльгә кадәр Рамазан бәйрәме көннә­рендә әти иртүк түбәтәен киеп куйды, бергә иртәнге бәйрәм табынына утырдык, үзе ашады. Ул әңгәмәдән, аралашудан, «кеше кебек утырудан» тәм таба иде. Сөргендә һәм төрмәдә үткән елларны исәпкә алмаганда, бу аның үзе барып котламыйча калмый торган бердәнбер бәйрәме иде. Шуңа күрә котлап килүчеләрнең бары­сыннан да, «кәефем начар» дип, бара алмаганы өчен гафу үтенде.

Әңгәмә вакытында аның иң яраткан темасы туган ил турында булды. Кунаклар югында да икәү шул хакта сөйләшә идек. Әтиемне үзен генә калдырмас өчен, мин күптән онытылган бәйләү белән шөгыльләнә башла­дым. Беркөнне әти: «Син моңа каян өйрәндең?» – дип сорады. Мин бер гаиләне атадым, әби мактый-мактый өйрәтте, дидем. «Әйе, – диде әти шул гаилә турында, алар христиан диненә күчәргә мәҗбүр булганнар. Мәр­хүм бабабыз, төн уртасында барып, аларга йә никах укып кайта, йә балаларына исем куша иде. Бу бәхет­сезләр тышкы яктан гына христиан дип саналалар, ә үзләре мөселман иделәр», – диде. Аннан тагын дәвам итте: «1905 елда законлы имам булгач, без бабабыз бе­лән бергә аларны кабат мөселманлыкка күчердек. Авылда шундый тагын дүрт-биш гаилә бар иде. Мин үтенеч белән Чистайдагы полиция комиссариатына мө­рәҗәгать иттем. Законның барлыгын һәм ярдәм итү мөмкинлеген белгәч, җиң сызганып эшкә керештек. Күрше авыл имамнары безгә киңәш сорап килделәр. Бер атна эчендә рәсми рәвештә христиан дип теркәлгән мөселманнарны яңадан үз диннәренә күчердек. Руслар мондый хәлләрдән куркып калдылар. Сине бәйләү һө­нәренә өйрәткән ханымнар да шундыйлардан иде. Бу закон нигезендә мөселманлыкка күчә алмый калган ке­шеләр 1917 елда авылы-авылы белән кирегә үз диннә­ренә – исламга кайттылар». Шулай итеп, бабам белән әтием шул заманның нинди кырыс законын бетерергә ярдәм иткәннәр. Мин моны беренче тапкыр ишеттем. Беркөнне кичке якта сак кына бабайлар хакында сүз башладым. «Синең бабаң Гыйлаҗетдин Исхакый Сама­ра губернасының Сөлче авылыннан, ә анда Ялхави авы­лыннан килгән. Аның әтисе Исхак Габделбакый улы, Габделбакый Сөбханкул улы. Алар барысы да имамнар.

Безнең гаилә әгъзаларының имамлык тарихы өч йөз елга якын дәвам итә», – дип сөйләде ул.

Башкаларын искә төшерә алмады, әмма бала чакта әбиемнән әтиемнең шәҗәрә төзүе турында ишеткәнем бар иде. Без үлем хакында сөйләшмәдек. Ул авыр тема, әңгә­мә өчен түгел, берничек тә искә алмаска тырыштык. Ва-фатына өч көн кала әти белән икәүдән-икәү генә калдык. Хәле авыраеп китте, аяклары шеште, басып тора алма­ганга күрә, күтәреп йөрттек. Үлем турында сөйләшмәс, елап, күз яшьләремне күрсәтмәс өчен, мин төрле темалар уйлап табам. Ирем Таһир өйдә югында, ә ул гел безнең белән булып, миңа булыша иде, кинәт кенә әти миңа: «Кызым, шулай, гомерләр уза, туган илемдә яшәсәм, күбрәк иҗат иткән булыр идем», – дип сүз башлады. Мин тиз генә: «Әйе, тормышың авыр, вакыйгаларга мул бул­ды», — дип, сүзне тиз генә тәмамлап куйдым. Шуннан соң аны урынга яткырдык, төнгә төрле эчемлекләр: сал­кын чәй, кызыл карлыган согы, газлы су, сөт салынган стаканнар куеп йокларга яттык. Төнлә, аның уянганын күреп, булыша башласам, «үзем-үзем» дип, йомышларын мөстәкыйль башкара иде. Айның 19 нчы көнендә ул үзе­нең атрапин дигән даруын эчмәде, иртәнге ашын да ашый алмады. Муниципаль хастаханәгә барып, бәвел ку­дыра торган укол ясауларын үтеним дип китәргә җыен­ган идем, әти туктатты, дөресрәге, хастаханәгә җибәрмә­де. Көндез тагын икәү кара-каршы утырдык. Ул «бу күл­мәгемне – теге кешегә, монысын бу кешегә бирерсең» дип әйтә башлагач, «әти, җаным, әле үзең киярсең» ди­гән сүзләргә «юк, юк» дип җавап кайтарды. Мин түзә ал­мадым, күз яшьләренә буылып, бүлмәдән чыгып киттем.

Бераздан керсәм, әти ашарга дип торган. Без аны сө­яп утырттык, бераз сыр белән карбыз ашады, кофе эчте. Кызганычка каршы, күңеле болгана башлады. Төштән соң ул гадәттәгечә йоклап алды. Торгач, бергәләшеп чәй эчтек. Үзем генә булгач, аны залга алып чыга алмадым. Кровать кырыенда гына утырдык. Кичкә таба Алиулла Акыш килде. Әти тагын утырмакчы булды, бераз капкалады. Кичке сәгать унга кадәр күңелле генә утырдык, сөйләштек. «Яшь чагында мин каты телле идем…» дип, әти бер вакыйганы искә төшереп алды. «Галимҗан Баруди хәзрәтнең хатыны үзен Сәетовлар нәселеннән дип сөйләнә иде. Берзаман аш уздырганда, кунакларның берсе: «Хәзрәт, ничек синең хатының Сәетовлар нәселен­нән булырга тиеш?» – дигәч, мин Алимҗан хәзрәткә кө­телмәгән җавап бирдем: «Өстәвенә Мөхәммәт хәзрәт ми­шәр булган». Алимҗан хәзрәт көлеп җибәрде дә: «Аяз бәйнең һөнәре – үткен телле булу», – диде.

Сәгать уннан соң әтинең хәле яхшырып киткәндәй булды, урынга яткырдык. Сишәмбе көнне, 20 июньдә, иртәнге сәгать дүртләрдә торып өстенә яптым, ә сәгать җиделәрдә ул уянды. Урында утырган килеш кенә юындырдык. Соңгы дүрт-биш көндә иртән аны мин ки­ендердем. Ашханәгә ул чиста күлмәк киеп, чәчләрен тарап, соңгы ике атнага кадәр үзе кырынып чыга тор­ган иде. Иртәнге аштан соң бер-ике сәгать йоклап ал­ды. «Күп йоклыйм бугай» дип борчылып та куйды. «Аппетитың начар булгач, аз ашыйсың, шуңа күрә хәл җыяр өчен йокларга кирәк», – дип аңлаттык. Ул моның белән килеште. Төш вакытында тагын торды, икәү генә калгач, миңа тагын: «Син әле әниеңне дә күрерсең, аны рәнҗеткән булсам, гафу итсен», – диде. Күз яшьләремне күрсәтмәс өчен, бүлмәдән чыгып киттем. Мин кергән­дә, тагын йоклап киткән иде.

Дүртенче унбиш минутка кадәр йоклады. Төштән соң шактый кунак килде. Шәфкать туташы килеп, ике сәгатьтән артык кан салу белән шөгыльләнде. Кан та­мырларына тамчылап кына кан салу ялыктыргыч бу­лып тоелды. Әтигә хәрәкәтсез ятарга туры килде. Шәф­кать туташы киткәч, әти залга чыгып утырды. «Бик арыдың, ятып тор» дигән сүзләрне кире какты. Бераз ашап-эчте. Соңгы вакытта бик аз ашады.

Чәршәмбе көнне, 21 июньдә, бөтенләй хәлсезләнде. Беренче тапкыр иртән күлмәк киюдән дә баш тартты. Пижама өстеннән халат кына киде. Даруны да эчмәскә иде исәбе, «ашый алмассың, хәлең булмас, шуңа күрә эчәргә   кирәк»   дип   кенә   күндердек.   Иртәнге   ашка утыртканда, әтинең башы калтырый башлады. Шулай да гәүдәсен төз тотты. Аягын урындыкка сузып утыр­ды да бераз ризыкланып алды.

«Доктор Токайның баласы туган, минем хәлем әй­бәт, барып күреп кайт», – дип, мине озатып калды. Кич­ке бишкә кадәр йоклады. Аннары залга алып чыктык, бал кабып чәй эчте. Кунаклар белән аралашты. Алар киткәч, утырган урынында йоклап китте. Уятырга кызганып, шунда гына мендәрләр куеп, урынын уңай­ладык. Ул үзе күтәрелә алмады. Кичке якта, сәгать си­гезләрдә, Билал бәй белән Нәҗәти Люгал бәй килделәр. Ул күзләрен ачты, ләкин хәрәкәтләнә дә, тора да алма­ды. Таһир аны күтәреп урынына салды. Яткан килеш Билал бәйләр белән сәгатькә якын сөйләшеп ятты. Сә­гать тугызларда бик хәлсезләнеп китте. Миннән бераз карбыз һәм сыр сорап алды.

Яңадан аның янына килгәндә: «Мин үз караватымда­мы?» – дип сорады да гырлап йокыга китте. Бу аның соңгы сүзләре булды.

Төнлә ирем Таһир аңа бер-ике тапкыр су биргән, йо­мышларын үтәргә булышкан. Мин бик талчыккан идем, иртән сәгать җидедә генә уяндым. Бу 1954 елның 22 ию­ле иде. Янына кердем, күзләре яртылаш ачык, куллары суына башлаган. Үземне кулга ала алмыйча, күз яшьлә­ремә буылып, яныннан чыгып киттем. Телефон аша Мөхәммәтәмин Рәсүлзадә бәйгә, Кәмал Локман бәйгә2 хә­бәр иттем, Билал бәйне чакырып кеше җибәрдем.

Рәхмәт аларга, шунда ук килеп җиттеләр. Доктор чакырттык. Көндезге уникеләр тирәсендә генә килеп җитте. Шул вакыттан гырлавы көчәйде.

«Туңмыймы ул, каты авырту тоймыймы, укол ясап карасак, аңына килмәсме?» – дигән сорауларыма доктор: «Аның йөрәге туктый, берни дә сизми», – дип җавап кай­тарды. «Теләсәгез, укол ясыйбыз», – диде. Таһир даруханә­гә йөгерде. Тик ул кайтканчы, әти гырлаудан туктады.

Унике сәгать ун минутта әти үзенең бөек җанын Аллаһка тапшырды.

Әти авыртуга беркайчан да зарланмады.

Гомре буенча Идел-Урал идеясе белән яшәде. Көннең ун-унбиш сәгатен дәүләт (Идел-Урал) эшләренә багышлый иде. Ул яшь вакытында урта гасырдан калган иң вәхши, сөрсеп беткән сәяси тәртипне юк итү өчен көчен кызганмаган кебек, яңа заманның реакцион сәясәтенә каршы да соңгы сулышына кадәр көрәште.

Аның өчен милләткә хезмәт итү тормышының чыганагы иде. Идел-Урал хәрәкәте бары тик аның рухыннан, аның эшчәнлегеннән илһам алып, эшне дәвам иттерә алыр.

Сәгадәт Чагатай

1979

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Әтием Гаяз Исхакыйның соңгы көннәре. «Мөхәммәтгаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге» (Muhammed Ayaz Ishaki. Hayati ve faaliyeti. 100 dogum yili dolayisiyla. Ankara) дигән җыентыкта урын алган. Соңрак «Гаяз Исхакый» дигән тарихи-документаль җыентыкта (Казан, 2011) төрек теленнән тәрҗемә ителеп басылган (479–484 б.). Текст шуннан алынды (текстка тәрҗемәдә төшеп калган соңгы ике абзац өстәлде).

1 Закир Кадыйри – Закир Хәлим улы Кадыйри (1878–1954), күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог.

2 Кәмал Локман – Төркия дәүләт эшлеклесе (1899–1976). Тумышы белән Оренбургтан. Истанбулда, Гренобльда, Страсбургта белем ала. Төркиядә энергетика һәм табигать ресурслары министры вазифаларын башкара.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 196-200.

Җавап калдыру