ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ТУРЫНДА ХАТИРӘЛӘРЕМ

1954 елның җәй айларында Г. Исхакый Анкарада иде. Үлеменә санаулы көннәр калган ул көннәрдә сәламәтлеге бик нык какшаган, каты авырый, ләкин сөйләшергә һәвәсе әллә ни кимемәгән иде. Күп вакыт мин аның баш очында утырдым, һәм шунда төрле темалар турында сөйләштек. Шулай беркөнне сүз чираты аның төрмәдә һәм сөргендә үткәргән көннәргә килде. Әлбәттә, ул хакта элек тә сөйләшкәнебез булды. Тик бу юлы аңарчы һич ишетмәгән нәрсәләр ишеттем.

Гаяз Исхакыйның, Русиядә кулга алынып, төрмәгә һәм сөргенгә җибәрелүнең сәбәпләре 1913 елның языннан башлап сөргеннән кайтуына кадәр аныкланмаган иде. Аны гаепләрлек һичбер дәлил булмаган, полиция бары тик төрле кешеләрнең әләкләренә генә таянган. «Зиндан» хикәясендә язучы бу хакта болай яза: «Имештер, мин авылыбызның Шәйхи исемле куштанына һәм әле туып та өлгермәгән Мөхәммәдиев исемле тагын бер кешегә революционерлар партиясендә торуымны әйткәнмен» («Зиндан»).

Эшнең асылы шунда ки: Гаяз Исхакый, ул вакытта яңа төзелеп, патша режимына каршы эшчәнлеген башлап җибәргән эсерлар фиркасе җыелышларына еш кына катнаша торган була. Анда ул, рус телен белү дәрәҗәсен үстерүгә форсат табудан тыш, илдәге һәм дөньядагы вакыйгаларны белеп, күзәтеп бара. Инде җитди авырый башлаган вакытта миңа шуны сөйләгән булды: шулай бер кичне ул тәкрар җыелышта катнаша, ул беткәч, кешеләр таралышканда, бер рус егете, аңа исеме белән дәшеп, үз янына чакыра, кулына ниндидер хат тоттырып: «Моны фәлән адреска тапшыра аласыңмы?» – дип сорый. Гаяз аңа «әлбәттә, әлбәттә» дип җавап бирә һәм, чыннан да, хатны күрекле урынга илтә. Хатын биргән егетне яхшы белгәне өчен, анда ниләр язылганы турында сорамый, әллә ни кызыксынмый да. Баксаң, ул хат эсерлар планлаштырган террор гамәлләренең берсен тормышка ашыру өчен бирелгән әмер булган икән. Иртәгесе көнне Казанның хәрби арсеналында бик каты шартлау була, зур янгын чыга, һәм берничә бина җимерелә. Хөкүмәт вәкилләре һәм коммуна бу вакыйганы тикшерә башлыйлар. Эсерлар җыелышында һәммә кеше шик астына алына, арсеналны шартлату әмерен алардан берсе кирәкле адреска җиткерүе аңлашыла. Ләкин Гаязның әлеге әмернең эчтәлеген-асылын белмичә илтеп бирүе сәбәпле, аны полициягә әйтүче булмый. Соңыннан кайбер әләкләр аркасында бу эшнең «кысасы» киңәя. Гаяз Исхакый үзеннән сорау алынган вакыттагы үз-үзен тотуы һәм җаваплары патша режимына каршы булуын ачыктан-ачык күрсәткән.

 

* * *

1913 елның язында Русиядә Романовлар династиясенең 300 еллык юбилее бәйрәм ителә. Әлеге уңай белән илдә амнистия ясала. Ул бигрәк тә сәяси тоткыннарга караган. Нәкъ шул вакытка Гаяз Исхакый, кабат гаепләнеп, өч ел мөддәт белән сөргенгә җибәрелгән була. Амнистиянең файдасы аңа да тия, бары тик Петербургта яшәү шарты белән ул сөргеннән азат ителә. Казанга кайтыр өчен әле җиде-сигез ел көтәргә кирәк була. Шуңа карамастан Гаяз беренче эше итеп, качып-посып булса да, туган ягына кайту мөмкинлеге таба. Казанда аны туганнары һәм таныш-белешләре, шатланып каршы алып, шәһәр буйлап ябык арбаларда йөртәләр, ябык пәрдәләр артында кунак итәләр. Кичләрнең берсендә театрда аның пьесасы куела. Казан мөселманнары Гаязның шәһәргә килүен һәм кич театрда булачагын ничектер белеп алалар. Тамаша башланыр алдыннан, залда утлар сүндерелеп, Исхакыйны яшертен генә ложага алып керәләр.

Килгән халык моны күреп-белеп ала да бик каты кул чаба башлый. Әлбәттә, рус полициясенең спектакль башланмас борын ук алкыш кубудан шикләнәчәге билгеле. Шуны истә тотып, режиссёр Габдулла Карый2 ложага йөгереп килә дә Гаязга: «Тизрәк халыкка сәлам бир, юкса жандармнарның шиге тагы да артачак», – ди. Исхакый ложаның пәрдәсен бераз ача төшә дә халыкны сәламли. Тамашачылар аягүрә басалар, кул чабулар көчәя. Ул арада спектакль башланып та китә. Жандармнар бу кадәр алкышланган кешенең, һичшиксез, Гаяз Исхакыйдан башкасы булмавын тәмам аңлыйлар. Габдулла Карый, янә Гаяз янына килеп, театр бинасын полиция камап алганын, мөмкин кадәр тизрәк качарга кирәклеген әйтә. Спектакль бетмәс борын, Исхакыйны мең бәла белән сәхнә артына алып чыгалар һәм, өй түбәләреннән йөреп, ышанычлы фатирга яшерәләр.

Спектакль тәмамлана, әмма тамашачылар язучының кайдалыгын, полициядән кача алмавын белмиләр бит әле. Даһи режиссёр Габдулла Карый артистларга, яңадан сәхнәгә чыгып, ни булса да уйнарга, тамашачыларга исә таралмаска куша. Бераздан соң Гаязның театрдан исән-имин китә алуы хәбәре килә, һәм халык тарала башлый. Полиция, залга кереп, «Исхаков, Исхаков» дип күпме эзләсәләр дә, билгеле, аны таба алмыйлар. Габдулла Карыйдан сорау алалар, ул исә, Гаяз Исхакыйны күрмәдем, хәзерге вакытта ул Петербургта булырга тиеш, дип, тыныч кына җавап бирә.

 

***

Җәйге бер көндә (Исхакый бик авыру иде инде ул чакта) аңа манка пешереп бирдем, чөнки ашказаны фәкать йомшак ризыкларны гына сеңдерә ала иде. Манканың вак ташлы бөртекләре эләккән иде, чәйнәгәндә ул бөртекләр тешкә эләгеп, чытырдап ала иде. Күпмедер микъдар ашаганнан соң, «ашказаным авырта» дип, караватка ятты. Мин аңа ашказанына тигән ризык ашатканыма бик борчылдым. Шуны әйткәч: «Борчылма, кызым минем авыртуларым аннан түгел», – дип, мине юатты. Шуннан тормышында булган бер вакыйга турында сөйләде: «Суык көз көннәренең берсендә берничә кеше сөргеннән качкан идек. Ашамлык-эчемлек алмастан качтык. Әлбәттә, исән калу теләге көчле иде. Ярлары урманлы бер елга янына килеп чыктык. Бер иптәшебез, тирә-якта авыллар бардыр, мөгаен, шунда икмәк, башка ризык һәм аны пешерергә савыт-мазар эзләп карыйм, дип китеп барды. Аны өч көн, өч төн көттек. Бер яктан салкын, икенче яктан полициянең безне эзләп табып тоту куркынычы… Ниһаять, теге иптәш икмәк, бер ярма тулы букча һәм казан күтәреп кайтты. Ярманы казанга салдык, мең бәла белән учак ягып җибәрә алдык. Ярар, ярма казан эчендә пешә башлады, без аның әйләнәсендә йөрибез, ашар хәлгә җиткәнен зар-интизар көтәбез. Менә хәзер пешеп җитә инде дип торганыбызда, әллә каян ком бураны купты, ком казанга тулды. Ни хәл итмәк кирәк, комлы ярманы ашарга мәҗбүр булдык. Карыныбыз туйды, шуңа сөендек. Әлхәмделилләһ, бу яшемә җиттем, зарары булмады, күрәсең…»

Мәрхүм бик җор телле кеше иде. Кайберәүләр «бу шакшы, теге пычрак, савыт-саба юылмаган» дип йөргәндә, ул «безнең заманда микроб юк иде, хәзер микроб барлыгын белгәннәр, имеш, тоталар да «чип-чиста кашаякны да юарга кирәк» дип тәкрарлыйлар, микробтан качу өчен сәбәп эзлиләр» дияр иде һәм мисалга үзенең үткәннәреннән бер хәлне исенә төшерер иде: «Рус төрмәләрендә сәяси тоткыннар унөченче дәрәҗәдә иде. Алардан алдан мошенниклар, караклар, кеше үтерүчеләр килә иде. Аш-су таратканда башта аларга бирәләр, шулай итеп, унөченче чиратка җиткәндә, инде һәр табактан унике кеше ашаган, һәр кашык унике авызга кереп чыккан була. Табигый ки, һич тә юылмаган килеш… Төрмә ашлары бик тә рәтсез булуга карамастан, ашказаныбызга җылы берәр нәрсә ашарга мәҗбүр идек. Мин төрмәгә эләккәннең беренче өч көнендә табак-кашыклардан җирәнеп ашамадым. Аннан соң инде чарасызлыктан ашарга мәҗбүр булдым».

«Зиндан» хикәясендә  ул хәлләрне болай тасвирлый: «Төрмә ашларының начарлыгын төрмәдә булмаган кешегә аңлату мөмкин түгел. Аның турында язу өчен диңгез-диңгез кара, күк йөзе зурлыгында кәгазь җитмәс. Төрмә тоткыннары бөтенләй диярлек ач яши иделәр. Әгәр су коедан алынса да, шулкадәр каты, шулкадәр болганчык иде ки, аны стаканга салганда дүрттән бере балчык булып төпкә утыра иде дисәм, ялган булмас».

Кайбер фильмнарда, колоннага тезелеп, атналар буе җәяү барган рус тоткыннары күрсәтелә. Шундыйлардан берсен караганнан соң: «Әтием дә шулай атналар буе кышкы суыкларда камчы астында йөргән микәнни?» – дип кызыксынып, бу хакта үзеннән сорадым. «Юк, миңа алай йөрергә туры килмәде, – диде. – Акчасы булган сәяси тоткыннар арба яллыйлар иде. Мин дә арба яки чанада йөрдем».

Гаяз Исхакый сөргенгә җибәрелгән вакытта инде танылган язучы һәм журналист була. Шуңа күрә дуслары һәм китап укучылар аның сөргендәге хәлен дә тәфсилле рәвештә белергә тырышалар, аның кыен хәлдә калмавы өчен әсәрләрен бастырып чыгарып, сатудан кергән акчаны аңа җибәрәләр. Тик ул акча Исхакый сөргеннән качкан вакытларда аңа барып җитмәгән булса кирәк. Берлинда яшәгән чакта илдәш шәкертләр катнашы белән узган җыелышларда аңа еш кына төрмә-сөрген турында сораулар бирәләр, ул исә, көлемсерәп: «Юк-юк, ул вакытлар хәзерге заманнарга караганда күп өлеш яхшырак иде», – дип җаваплый. Шундый җыелышларның берсендә Гаяз «Олы кешенең олы көне» дигән хикәясен укыды. Хәзер инде мин аның эчтәлеген бөтен тәфсилаты белән белмим (ни кызганыч, ул хикәянең тексты да югалды), әмма сюжеты исемдә. Һичшиксез, әсәрнең төп каһарманы – Гаяз Исхакый үзе. Сюжет буенча, танылган бер язучы зур бер чакырулы мәҗлестә катнаша. Анда җыелган кешеләр аны алкышлыйлар, зурлыйлар. Мәҗлестә аның бер әсәре сәхнәдә дә күрсәтелә. Һәммә кеше язучыны үз өстәлләренә килеп утыруын сорап әйтерсең лә бер-берсе белән ярышалар, һәр өстәлдә чәй белән сыйларга атлыгып торалар. Ләкин язучы, берничә көн ашамаган булса да, бу чәйдән бик тиз туя. Ахыр килеп, өенә кайткач, караваты астындагы буш шешәләрне чыгара, боларны кибетчегә биргәч, күпмерәк акчага тиячәген хисаплый. Һәм сөенә, чөнки ул акчага, ичмасам, бер көнлек ризык ала алачагын белә. Һәрхәлдә, хикәянең төп сюжеты Исхакыйның шәһәрдән шәһәргә ялган паспорт белән каңгырап йөрүе фактларына нигезле булса кирәк. Мәсәлән, Петербургта ул айларча шундый шартларда яшәгән.

 

***

Гаяз Исхакыйның бик аз билгеле якларыннан берсе – рәсем сәнгате белән кызыксынуы. Ул бу сәнгатьне бик яхшы аңлый иде. Зур калаларда ачлы-туклы яшәп, урамда күренеп, полиция күзәтүенә һәм эзәрлекләвенә дучар булудан курыккан качак әдип бераз юану-тынычлану максаты белән музейларга еш кергәләгән. Күбебез, сукырлар кебек, картиналарга карап та, аларны юньләп аңламыйбыз, төбенә төшмибез. Ул исә рәсемнәрдә әллә ниләр таба белгән, аларның без күз алдыбызга да китерә алмаган якларыннан тәэсирләнгән.

Музейларда Исхакый бөек сәнгать әсәрләре алдында сәгатьләрчә тора, аларны җентекли-җентекли бәя бирә, шулай итеп, сәнгатьне аңлау ысулын камилләштерә. Әлбәттә, ул, башка өлкәләрдәге кебек, бу бабта да һәвәскәр булган.

Без Берлинда яшәгән бик мәшәкатьле, михнәтле көннәрдән берсендә мин аңа: «Син нәкыш сәнгатен аңлыйсың бит, бар музейга, ачылып китәрсең», – дип әйтеп карадым. Әмма ул минем тәкъдимемне кире какты. Болай диде: «Юк, кызым. Мин бик күп музейларны карадым. Луврда3 да бик күп сәнгать шаһ әсәрләрен күрдем-күзәттем. Хәзер ул музей дигән нәрсә газапларыма (нервларыма) тия. Алга киткән милләтләр иске-москы чүпрәкләрен, тишекле-тошыклы башмакларын да күргәзмәгә куя, шулай итеп мәдәни үзенчәлекләрен саклый. Без исә һәртөрле хокуктан мәхрүм, хәтта җаныбызны да саклый алмыйбыз».

1920-1921 елларда Гаяз Исхакый Парижда яшәде. Табигый ки, анда да ачлык һәм җылы оясызлык шартларында торган чит ил язучысы Луврга барып йөргән.

Бу юлларны язганда, исемә язучы өчен характерлы булган сыйфатлар төшә. Мәсәлән, Гаяз, һичбер махсус әзерлеге булмаган хәлдә, вакыты җиткәч, музейлардан сәнгатьчә ләззәт табу дәрәҗәсенә җиткән. Кайбер язучылар, билгеле булганча, рәсем дә ясый белгәннәр. Андыйлардан берсе – Мәмдүх Шәүкәт Әсәндал. Аның әсәрләрендә рәсем кебек тасвирлар аз түгел, шул ук вакытта Әсәндал бик шәп рәссам да. Мәшһүр алман сынчысы Эрнст Барлах4 та алман мәдәнияте тарихына сәләтле язучы булып кергән.

Сәгадәт Чагатай1

1974

 

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Гаяз Исхакый турында хатирәләрем. Мәкалә «Сәгадәт Чагатай» имзасы белән «Казан» журналының 1974 елгы 12 нче санында төрек телендә басылган. Текст, төрек теленнән тәрҗемә ителеп, шуннан алынды.

1 Сәгадәт Чагатай – Сәгадәт Гаяз кызы Чагатай (1906–1989), галимә, профессор.

2 Габдулла Карый – Габдулла Кариев (Миннебай Хәйрулла улы Хәйруллин) (1886–1920), актёр, режиссёр.

3 Лувр – дөньядагы иң атаклы һәм зур музейларның берсе. Париж шәһәрендә урнашкан.

4 Эрнст Барлах – Эрнст Барлах, атаклы немец скульпторы, рәссам, язучы.

Тәкрар – кабат.

Күрекле – тиешле.

Мөддәт – срок.

Манка – манный боткасы.

Тәфсилаты – җитешләре.

Бабта – мәсьәләдә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 184-189.

Җавап калдыру