1950, 11 ноябрь
Сөекле кызым!
Синең күндергән акчаңның хәбәрен вә мәктүбеңне бердән1 алдым. Сораган мазьларыңны алырмын. Ләкин мин ул марҗаларның өенең нумирасыны онытканмын. Әгәр хәтереңдә булса, киләчәк мәктүбеңдә белдер. Син дә белмәсәң, эзләп табармын. Мәрьям ханымның, Тукайның китүләре әле ачык мәгълүм түгел иде. Берәр көндән барып белешермен. Затән аларга ихтыяҗ да булмаячак. Үзем дә киләчәк атнаның башларында, ягъни бу айның 18 е берлә 20 се арасында, Анкарага барырга хәзерләнеп ятам. Кайбер күрәчәк эшләрем бар. Шул мөнәсәбәт берлә кайда туктавым, торуым мәсьәләсе мәйданга чыгадыр. Шул хакда синең фикереңне алдан беләсем килә. Сездә йир вә имкян бармы? Яисә бер отельгамы, берәр дусткамы төшим? Моны ачык яз. Үткән елгы кебек булмасын. Әгәр отельга төшү муафикъ2 күрелсә, алдан бер ода3 хәзерләтерсең. Мин әле чыгуымның катгый көнен белдерермен. Җибәргән киемлекләрең бик һәйбәт булганлар. Ни озын, ни кыска. Хәтта балога4 киеп барырга ярарлык. Алар эшемә бик ярады. Үзем акрын гына торып ятам. Мигъдәм бер авырый, бер төзәлә кебек була. Һичбер шуның капризын аңлый алмыйм. Хәзер ашны өйдә пешерәм. Балык ашасам, яхшы килә, әмма минем балык ашы осталыгым бер дә юк. Шуңарга җаным сыкыла. Хәзер монда лоуф мәүсиме5, төрлечә итдереп, шуны атнада өч-дүрт мәртәбә ашарга тырышам. Садри бәй Камилә ханымны алып, Штрацбургка1 китде. Мин Анкарага барганда уның булмавы, бәлки, бераз эшләремне авырайтыр, әмма ни япалым6. Башка дустларга чәгәргә7 тырышырмын. Монда яңа хәбәрләр юк. Дуст-иш һәммәсе исән-сәламәт.
Әлегә хуш. Таһирга сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Монда берәр йомышың булса, алдан яз. Синең монда бер ак фистаның8 (керләр көенчә) һәм дә бер иске аяк кабларың калган. Шуларны нәйләем, шулай торсынмы, алып барыйммы? Яз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
1Бердән – бергә.
2 Муафикъ – урынлы.
3Ода – бүлмә.
4Балога – балга.
5Лоуф мәүсиме – чуртан сезоны.
6Ни япалым – ни эшлим.
7Чәгәргә – мөрәҗәгать итәргә.
8 Фистаның – күлмәгең.
- Сәгадәт Чагатайга. Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Штрацбург – Германиядәге шәһәр.