202. Сәгадәт Чагатайга

1950, 5 ноябрь/ Истанбул.

Сөекле кызым! 

Миндә саулык-сәламәтлек. Нигъмәт, беркөнне бик кыска вакытка гына килеп, кайвакыт өйдә булу-булмавын сорап китде. Бер-ике көндән соң, мин юк чакда, ике үтүне дә бырагып кидмеш1. Шулай итеп, Нигъмәт берлә банка мәсьәләләр хакында конушамадым2. Бәлки, кәндесе дә конушыр-фәлән дип, бөйлә хәрәкәт итмешдер. Анларның кәнде мохитләре вардыр. Бу мәсьәләләр хакында беркөнне Ләбиб бәй берлә Рабига ханымны икесен генә өйдә тугры китерүдән файдаланып, синең Идел хакындагы төшенчәләреңне аңлатдым. Нигъмәт хакында гаскәрлекнең гаилә өчен авырлыгын алга сөрде. Идел университәдә бу ел өченче курса гөчде, мәсләген3 сөеп чалышыйор. Ике сәнәлек чалышмасын Анадолуның һәрһанги бер күшәсенә әүвәлә китмәк өчен фида итәр, дия дүшенәмейорым, диде4. Батый хакында сүз ачдым. Ләкин уның яше утыз ике-утыз өч улдыгын сөйләдем. Икесе дә: «Уның әһәмияте юк. Әркәкләрнең5 яше ун сәнә бөек улмасы тыйббән дә матлуб6 бер мәсьәләдер, – диделәр, – Истанбулда эш улдыгы өчен Иделнең мәктүбне бетермәсенә дә имкян улыр. Моны бәгыйд күрмийорыз7», – диделәр. Бу эш шулкадәр. Фәкать Батый синең фикергә иштиракь итәме-юкмы, белмим. Ул кыйсемен син идарә итәргә тиешсең. Бу хакда берәр нәрсә язарсың. Мәсьәлә шунда тәмам.

Монда яңа хәбәрләр юк. Октайны мәхкәмәгә бирмәгәнләр, имеш. Ул хәзер Искешәһәрдә Әдһәм әфәндедә кунак булып ята. Бу кадәр хезмәтдән соң истирахәткә, әлбәттә, хак казанды. Безнең Мөхәммәд әфәнденең карысы качып китде. Аерылып, бер аксак булса да, килере фазла булган әснафтан8 берсе берлә өйләнергә йөри икән. Мәрьям ханым тәфсилле аңлатыр. Мөхәммәд әфәнде бераз тынычланып калыр, иншаллаһ. Башка агай-эне исән-сау. Ләбиб бәй Анкара дөнешендән суык алдырып, бер атна ятакда калды. Безнең «зарар-зыян» мәсьәләсен тикшерергә хөкүмәт махсус комисйон9 аерган дип ишетдем. Шул дөрестме? Хариҗдагы бер танышыңдан белеш әле. Мәрьям ханым, шул араларда Анкарага барам да Тукайны өйләндерәм, дип сөйләнеп тора. Аллаһ бәхет бирсен.

Хуш, кызым. Таһирга сәлам
 Әтиең Мөхәммәдгаяз

Мин Мәрьям ханымларда банйода сәгатемне йиргә төшереп ватдым. Теге яһүди 15 лира алачак булды. Синең сәгать дөрест йөриме? Шуны яз әле. Йөрмәсә, шикаять итәрмен.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

[1] Бырагып кидмеш – калдырып киткән.

2 Конушамадым – сөйләшмәдем.

3 Мәсләген – белгечлеген.

4 Ике сәнәлек чалышмасын Анадолуның һәрһанги бер күшәсенә әүвәлә китмәк өчен фида итәр, дия дүшенәмейорым – Анатолияның теләсә нинди бер почмагына китү өчен ике еллык хезмәтен корбан итәр дип уйлыйм, диде.

5 Әркәкләрнең – ирләрнең.

6 Тыйббән дә матлуб – медицина фәне буенча да соралган нәрсә.

7 Бәгыйд күрмийорыз – ерак күрмибез.

8 Әснафтан – сыйныфлардан.

9 Комисйон – комиссия.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. - Казан: 
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру