201. Сәгадәт Чагатайга

1950, 16 октябрь


Сөекле кызым!

13 ендә язылган мәктүбеңне алдым. Ләкин әле Нигъмәт килеп чыкмады. Үтүне[1] дә китермәде. Шәүкәт дә син калдырган электрик үтүне китермәгән иде. Аны Нигъмәткә сөйләгәнсең, иншаллаһ. Мин дә шул арада Сәйдәгә телефон итәргә торам. Идел1 хакындагы фикереңне кулдан килгән кадәр юлга куярга тырышырмын. Ләкин ул егет килеп чыкмаса, табигый, ул эшне эшли алмам. Хәзер Ләбиб бәй Анкарада тыйб конгрәсенә[2] китде. Ул конгрә дә сезнең бинада була шикелле, ничек дә Ләбиб бәйне күрерсең. Уның берлә сөйләшеп кара. Мәрьям ханымдан бер киемлекне алдым. Бик һәйбәт. Икенчесенең әле якасына төймәләр такмаган, диделәр. Анысын да алырмын.

 Октай мәсьәләсе шулай ямьсез хәлдә тора иде. Әдһәм, килеп, эшне бик карыштырды[3]. 2500 лирасын мин түлим, 1500 ен син түлә, дип, Касыйм бәйне бик сыкыштырды[4]. Мәрьям ханым да, Касыйм да һич баглашмадылар[5]. Шулай итеп, түләү мәсьәләсе сырадан алынды. Ялгыз мәхкәмә калды. Әдһәм Надирәне Искешәһәргә алып китде. Октай Касыйм бәй, Мәрьям ханым берлә бик талашкан. Алар да Октайны кудылар. Октай хәзер кайдадыр, белмим.

Безнең теге әсирләрне берничә көн элек кенә чыгарганлар. Күбрәге Анкарага киткән. Генералын Истанбулда калдырганлар. Аңарга, галиба, монда эш бирергә тырышалар. Бакалым.

Садри бәйнең, отеленә кереп, кәгазьләрен урлаганлар. Шул кәгазьләр берлә бергә ике кат әлбисасын[6] да алганлар. Акчалата бернәрсә дә алмаганлар. Әлбәттә, бу – большевиклар эше. Без 15 октябрь – Казан алыну көнендә топланты ясый алмадык.2 Йир буламадык[7]. Шул хакда мәгълүмат хәзерләп, Анкара радиосы «Тарихдан бер байрак» сөйләгән кешегә күндергән идек. Радиода сөйләмәделәр. «Ватан» гәзитәсендә Фәридүн Фазыйл3 шул мәгълүматка истинадән[8] «[…] бүген» сәхифәсендә үз стилендә бернәрсә нәшер итде. Үземнең саулыгым шулай уртача. Каты авырып киткәнем юк. Аллага шөкер. Ләкин төзәлеп дә беткәне юк. Таһирга сәлам.

Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

  1.    Сәгадәт Чагатайга. 
    Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Идел – Ләбиб Каранның кызы.

2 Без 15 октябрь – Казан алыну көнендә топланты ясый алмадык. – Бу турыдагы мәгълүматны ... биттәге искәрмәдән карагыз.

3 «Ватан» гәзитәсендә Фәридүн Фазыйл… – ?

1 Үтүне – үтүкне.
 2 Тыйб конгрәсенә – медицина конгрессына.

3 Карыштырды – үзгәртте.

4 Сыкыштырды – кысты.

5 Баглашмадылар – яклашмадылар.

6 Әлбисасын – киемен.

7 Буламадык – тапмадык.
8 Истинадән – таянып.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.
 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җавап калдыру