214. Хәмид Зөбәер Кошайга

17 март, 1951. Истанбул.

Кардәшем Хәмид бәй!

Бән саг вә салим1 Истанбула дөндем. Вә бурада да бөтен дуст-ишне саг-сәламәт эшләрендә тапдым. Билал бәйгә сәламеңезе ирешдердем. Измирлы Мостафа Рәхми         хакында Зәки Вәлидидән алдыгыңыз җавабы сөйләдем. Ләкин бу җавап Билал бәйне канәгатьләндермәде. Бәлки бән дә ифадәмдә2 косурлар япдым3. «Зәки Вәлиди Мостафа Рәхми бәйгә раэне4 вирәчәкме-юкмы, катгый белмәк эстәрем», – диде. Лөгать китабыны5 сахибы Шамил Байкал әфәндегә бүген тапшырам. Бурада илкбәһар6 һавасы берлә каршылашдым. Бәк чук агачлар чәчәкдә. Анкарада итдеңез хөрмәте васаигъдан7 чук мөтәхәссис улдым.8 Зәхмәтем катылдыгындан9 тулае хосусән Нәгыймә ханыма чук мөтәшәккирем10. Иншаллаһ, Җәнабе Хак бу җумардлыгызың мөкяфәтен11 юл-юл өдәр12. Нәгыймә ханыма гарзы хөрмәтләр идәрем. Әрдәмә дә чук-чук сәламләр.

Кардәшлеклә Гаяз Исхакый

Камал бәйләрә сәламе, лотфән, сөйләңез.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Салим – сәламәт.

2 Ифадәмдә – аңлатуымда.

3 Косурлар япдым – кимчелекләр җибәрдем.

4 Раэне – фикерне.

5 Лөгать китабыны – сүзлекне.

6 Илкбәһар – яз.

7 Хөрмәте васаигъдан – киң хөрмәттән.

8 Мөтәхәссис улдым – тәэсирләндем.

9 Катылдыгындан – мәшәкатем өстәлүеннән.

10Мөтәшәккирем – рәхмәтлемен.

 11 Җумардлыгызың мөкяфәтен – юмартлыгыгызның бүләген.

 12 Өдәр – түләр.

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру