216. Сәгадәт Чагатайга

12 май, 1951. Истанбул.

 

Сөекле кызым!

Синең күндергән акчаңны вакытында алдым. Бүген Хәсән берлә ватрушкалар күндерәм. Уны син яратып ашый идең. Синең дәресләр инде бетә торгандыр. Язлык хакында фикерең ни? Мин бу арада күз авырусына тотылдым. Күзләрем кашына һәм дә яшь ага. Доктор күз экземасы дип тәшхыйс итде1 вә мең бер төрле гыйлаҗлар бирде. Картлык шулай килә, күрәсең. Бу арада мигъдәм яхшырып килә иде. Инде монысы чыкды. Хәерле булсын.

Мондагы таныш-белеш исән-саулар. Яңа бер вакыйга да булганы юк. Истанбулда тәмамән яз булып җитде. Хәтта эсселәр дә башлады. Садри бәй һаман Аурупада. Камилә ханым, бик иркенләп, турунлар2 карап тора. Наиләләр үзләре алган әүенең чифтлегендәге өйләренә әле ташынмадылар. Габдрахман Сәйфиләр күпдән анда. Ул үзенә күрә бер бакчалы әүләр булачак. Әле юллары, урамлары эшләнеп бетмәгән. Таһирга сәламләр.

Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1Тәшхыйс итде – диагноз куйды.

    2 Турунлар – оныклар.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру