224. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

30 октябрь, 1951. Истанбул.

Миндә саулык. Һәр көн бераз даһа1 куәтләнә киләм. Пәрһизне һич боздыгым юк. Мәрьям ханым да моңарга дикъкать итеп, миңа һаман хәкыйк2 йәмәкләр хәзерләп тора. Рапорым килде. Ләкин әле мөтәхассыйс3 бер докторга укыта алмадым. Ләбиб бәй генә укыды, һичбер әһәмиятле эш юк, фәлән, диде. Әмма аңарга бик ышанып бетмәдем, җөмһүрият бәйрәмләре беткәч, Хәйдәр бәй Гаспралыга1 укытачагым. Ул мондый хасталыкларда мөтәхассыйс сайыладыр4. Ибраһим бәйләрдә пансионда калу мөнасиб булыр кебек тоемлый. Әүвәлән, Мәрьям ханымның кыш өчен бер йиргә китү ихтималы бар. Икенчедән, ашау-эчүләренең вакыты һич дә миңа уйгын5 түгел. Иртә каһвалтыны6 сәгать тугыз ярым берлә ун арасында ашыймыз. Өйлә йәмәген күп көнне сәгать өч тирәсендә, кайкөнне дүрт дә булып куя. Ахшам ашы сәгать унлар чамасында. Кунак булганда, бу, бәлки, шулай ярар. Әмма даими минем өйрәтүем бер дә муафикъ түгел. Ашатулары бик һәйбәт, бик тәмиз7 һәм дә бик таза хәкыйк йәмәкләрлә берлә сыйлыйлар. Шуның өчен ул мәсьәләне күтәрмим. Берничә көндән өемә кайтам. Чөнки чакырулары ике атнага иде. Шул көнләрдә ике атна тула инде. Ашка килеп йөр, дисәләр, бераз баргалармын. Әмма даими йөрү мөнасиб8 күренми. Монда һавалар суыгайды. Шурба ике көндә бозылмаячак булганга, үзем дә пешерә алырмын. Тагы хәзер монда лоуф мәүсиме9. Уны синең рәчәтә10 берлә пешерә беләм. Монда яңа хәбәрләр юк. Садри бәй юлда суык тидереп килде, һич чыга алмады. Бүген тагы китәчәк. Камилә ханым сиңа бераз үпкәләгән кебек. Күрешмәенчә китте, диде. Җәгъфәр углының хатыны берлә мөнәсәбәте тагы бозылган. Сузан ханымның әнисе дә һаман әле монда. Башка яңа хәбәрләр юк.

Хуш, кызым. Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Инде хатларыңны өемә яз. Мин ике көндә бер мәртәбә өйгә кайтып, простат өчен энәләр ясатам. Тешләремне төзәтдердем. Ике черек тешнең тамырын чыгарды. Сонгый11 өч теш куйды. Берәр атна йөретде. Шуңарга 30 лира алды. Монда бәһале түгел, диделәр. Хәзер тешләрем яхшы эшли. Әмин бәйләргә, күрсәң, сәлам сөйлә. Галиәкбәр Тупчыбашны күрә алмадым инде. Ул киткән, хәерле булсын.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Даһа – тагын.

2 Хәкыйк – лаеклы.

3 Мөтәхассыйс – белгеч.

4 Сайыладыр – исәпләнәдер.

5 Уйгын – яраклы.

6 Каһвалтыны – иртәнге ашны.

7 Тәмиз – чиста.

 8 Мөнасиб – әдәпле.

9 Лоуф мәүсиме – чуртан сезоны.

10 Рәчәтә – рецепт.

11 Сонгый – ясалма.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Хәйдәр бәй Гаспралы – Истанбул хастаханәсендәге доктор.  

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру