Сөекле кызым!
4 ноябрь, 1951. Истанбул.
Мин сау-сәламәт өемә дөндем. Бик зур кунак итделәр. Бик дикъкатьле итеп йәмәкләр хәзерләделәр. Мин дә шактый зур истифадә итдем1 булырга кирәк. Күргән-белгән, топланмышсың2, диләр. Бәрәкәт бирсен. Бер йиремдә дә авырту-сызлау юк. Ләкин элгәреге көчем кайта алмады әле. Бәлки, ул шулай кала торгандыр. Рентгенга рапор килде. Уны доктор Хәйдәр бәй Гаспралыга алып барып, тәфсир итдердем3. Хәйдәр бәйнең сүзенә күрә, мигъдәдә үлсәр галәмәте юк. Багырсакларда4 да гайре табигыйлек юк. Сукыр эчәкдә искедән бер илтиһабны булып5, корып киткәне күренә, имеш. Калебнең үзендә гайре табигый юк, имеш дә, калебкә кан актыра торган бер тамырда бер зәгыйфьлек бар, имеш. Мигъдәдә далгаланган диңгездәге кебек «каскад» дигән бер гайре табигыйлек бар, имеш. Боларны миңа сөйләделәр. Дөресен Аллаһ белә. Пәрһиз хакында Хәйдәр бәй дә гайне Наип бәйләрнең сөйләгәнен сөйләде. Үзем дә пәрһизгә дикъкать итәм. Хастаханәдән чыккандан бирле пәрһизне бер мәртәбә дә бозганым юк. Хәзер өемә дөнгәч, үзем шурба пешерәм, көн дә сөт алам. Мөмкин кадәр баскычдан менеп төшүне азайтырга тырышам. Күп көнне көненә ике мәртәбәдән фазла менеп төшмим. Монда башка яңа хәбәр юк. Бүген Ибраһим Ортун берничә көнгә Анкарага китеп килә. Сине дә, бәлки, күрер. Үзләренә рәхмәт укы. Вакытың мөсагыйд булса6, чәйгә чакыр. Ләкин аларда ашап-эчеп тору хакында сүз кузгатма. Аларның ашау-эчү сәгатьләре миңа катгыян уймый7.
Алар да, әлбәттә, үзләренең гадәтләрен үзгәртә алмыйлар.
Хуш, кызым. Таһирга сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Истифадә итдем – файдаландым.
2 Топланмышсың – тазаргансың.
3Тәфсир итдердем – аңлаттырдым.
4 Багырсакларда – эчәкләрдә.
5 Илтиһабны булып – ялкынсынуны табып.
6 Вакытың мөсагыйд булса – вакытың булса.
7 Катгыян уймый – һич туры килми.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.