227. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!
12 ноябрь, 1951. Истанбул.

Синең мәктүбеңне, күндергән акчаңны, мендәр тышларын алдым. Акчаңда бурычка-фәлән дигәненең лөзүме юк иде. Үз арада андый хисапларның әһәмияте юк бит. Үзем, Аллага шөкер, сәламәт. Көндән-көн нәшьәм1, көчем арта килә. Дуст-иш иске хәлеңне алдың, диләр. Ашымны үзем пешерәм. Аш дидегем дә шурба берлә пылаудан гыйбарәт. Һавалар сәринләшкәнгә ике көндә аш бозылмыйдыр. Һәр көн сөт алам. Чәйне әле һаман сөт берлә эчәм. Хастаханәдән чыкдыкдан бирле бер мәртәбә дә локантага2 кергәнем юк. Бу арада монда һавалар ачылды. Көнләр йылынды. Собамны3 якмый башладым. Дуст-иш һәммәсе сау-сәламәт. Идел, бөтен имтиханларын биреп бетереп, соң сыйныфын башлады. Бу кыз университәдә бик ачылды. Дүрт елда мәктәпне4 бетереп чыгачак. Мәхкәмәсе5 дә уның файдасына беткән. Тегеләр тәмиз6 иткәнләр иде, тәмиз Иделне гаепсез итеп, мәхкәмә карарын тасдыйк иткән7 . Уңарга бөтен гаилә мәмнүнләр8 . Садри бәй Анкарада бераз хаста, имеш. 23 ноябрьдә Аурупага китәчәк, имеш. […] сиңа сәлам сөйләде. Мин хастаханәдә вакыт безгә берничә мәртәбә килеп киткән икән дә сине дә очрата алмаган. Ул, мескин кыз, хасталанып, алман хастаханәсенә кереп, гамәлият9 эшләткән. Күкрәгенә бер яман шеш үсә башлаган икән. Үзе анасындагы кебек кансәр10 булмасын дип куркып, тиз-тиз гамәлият эшләткән. Хәзер кәефе яхшы. Ләкин берәр ай истирахәт ит, дигәнләр. Мәрьям ханымлар сау-сәламәтләр. Аларга банйо алырга баргалыйм. Ел башына таба Яшьнәнең баласы дөньяга киләчәк икән дә, шул вакытка алар янына Измиргә1 барырга хәзерләнеп ята. Әкъдәс Америкадан автомобиль алып кайткан, диләр. Нәрсәләр аңлата? Күрдеңме? Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Нәшьәм – кәефем.

2 Локантага – ашханәгә.

3 Собамны – мичемне.

4 Мәктәпне – уку йортын.

5 Мәхкәмәсе – хөкеме.

6 Тәмиз – кассация.

7 Тасдыйк иткән – раслаган.

8 Мәмнүнләр – шатлар.

9 Гамәлият – операция.

10 Кансәр – яман шеш.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Измир – Төркиянең халык саны ягыннан өченче шәһәре.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру