12 декабрь. 1951. Истанбул.
Сөекле кызым!
Миндә саулык-сәламәтлек. Күндергән акчаңны алдым. Үзеңдән мәктүб дә алган идем. Ашыгып җавап язарлык кызыклы бер хәбәр юк иде дә, язмадым. Көнләр акрын гына кичеп тора, Аллага шөкер. Хасталыгым яңармады вә башка бер төрлесе дә чыкмады. Пәрһиземне дәвам итеп киләм. Һавалар Истанбулда шактый йылы китде. Ара-сыра озын ягъмурлар булмаса, соба ягарга да лөзүм булмас иде. Дуст-иш һәммәсе дә исәнләр. Аларда да үзгәрешләр юк. Бу арада Мәрьям ханымның кызы Фатыйма килгән иде. Элгәре дуст-ишендә кунып йөрде. Соңындан Мәрьям ханымларга барган, бераз аңлашканлар, ахрысы. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.