21 декабрь, 1951. Истанбул.
Галиулла!
Синең ике мәктүбеңне берсе аркылы берсен алдым. Соңгысын бүген хәзер генә алдым. 15 декабрьдә язган хатың алты көн килгән. Димәк, мәктүбең бер йирдә торган. Зарфның1 тышына да әллә нинди укылмый торган бер мөһер дә басылган. Моның мәгънәсе ни икәнлеген белмим. Әмма мәгънәләре дә, әлбәттә, бардыр. Мин моны синең туп-тугры үзеңнең тора торган бер адресыңдан язмаенча, эшли торган, бәлки дә гаскәри бер мәүкыйгы2 булган йирләрдән күндерүеңдер, дип уйлыйм. Бу кадәр еллар эшләгән синең кебек бер кешенең үзенең адресы, өе, одасы3 булуы кирәкдер. Шундан яз. Без андый нумиралы адресларның мәгънәсен дә белмимез, белмәгәнгә сөенмимез дә. Мәсьләгә килик: америкалылар «Америка тавышы»нда безгә мөһим урын бирделәр. 22 июньдән бирле Истанбул сәгате берлә 13,30 да 15 дәкыйка4, 6,15 дә 15 дәкыйка сөйләп киләмез. Без дә кулдан килгән мәгънәви ярдәмне эшләп киләмез. Мондан соң, табигый буларак, Америкадагы хөррият, сүз җәрәянлары5 безнең милли мөҗадәләмезне дәстәкләүләре6 лязем иде түгелме? Без дә шулай төшенә идек. Ләкин Америка әфкяре гомумиясенең безне һичбер танымамасы, русларның Америкадагы сәясиләренең беркатлы америкалыны дурака валять итә белмәсе аркасында, америкалы хөррият сөрәләр, большевизмдан, мең мәртәбә руслардан артык зарар күргән гайре рус милләтләргә ярдәм итү урынында, большевиклар берлә бер максатка, ягъни бүленмәгән Русиянең бу хәлендән исән-сау котылуын теләгән ак русларга ярдәм итәләр. Ак руслар америкалылардан алган акчалары берлә төрле гайре рус халыкларның сатлык милли вөҗдандан мәхрүм азгын балаларын сатып алып, истикъляльчелек7 фикере гайре рус милләтләрдә һич юк дип, Америка әфкяре гомумиясен тагын ныграк алдатырга тырышалар вә шактый алдаталар да. Безләр, гайре руслар, хосусән төрек-татарлар һичбер истинадгяһ8 таба алмаенча, үз ягымызда куырылып киләмез. Ак руслар берлә дә Американың үзенең зарарына вә безнең зарарымызга, бөтен дөньяның зарарын аңламаенча ярдәм итенгән бай мәгърур групплары берлә дә тартышырга мәҗбүр буламыз. Шуңарга эшләремез бик авыр бара. Күргән-белгән, таныган америкалыга мәсьәләне аңлата-аңлата җанымыз чыга. Форсатлар да үтә бара. Бәрәкәт бирсен, бу зәхмәтемез, мәшәкатемез нәтиҗәсез калмады. Хәзер америкалы арасында да безне аңлаган бер групп чыкды. Хәзер шул группны ак руслар безнең зарарымызга аударырга тырышсалар да, әле муаффәкъ була алганлары юк9. Ләкин ул безгә дуст групп да чынлап эшкә керешә алганы юк, хәзер шуны хәрәкәткә китерү берлә мәшгульмез. Өмидемез зур. Ләкин акчасызлык, утырган мәмләкәтемездә безгә мәгънән ярдәм итүче җитди бер группның булынмамасы безне кустарный юллардан хәрәкәт итәргә мәҗбүр итә. Нәтиҗә дә бик авыр, озын йөри. Аңлашыла, безнең идел-ураллыларның һичбер йирдән килә торган матди ярдәме юк, бөтен эшне үземезнең бик сай булган кесәмездән эшләп киләмез. Дошман җәбһә10 меңләр берлә уны ала. Ләкин бездә хаклык булганга, безнең җиңүемезгә ышанамыз. Бер ел эчендә эшләремез бик күп алга китде. «Америка сәсе»ндәге урынны алу кечкенә бер эш түгелдер. Бу Америка хөкүмәтенең безне бер милли мәүҗүдиять11 дип тануы димәктер. Шуңарга икенче адымларын да, иншаллаһ, атлаячаклардыр. Берәр милли юлга керә алсак, сине онытмаячакмыз, ләкин әле «төлке тотдым, малахайны утка як» дип, сезнең кебек яшьләрнең эшдән аерылу вакыты килмәгәндер, аңлашылдымы? Моңарга дикъкать ит. Хәсән […] хастаханәсендә. Уны, бу юлы гамәлият12 ясарга мәҗбүриять бар дип, хастаханәгә алдылар. Ләкин үзе тагы гамәлият ясатудан курка булырга охшый. Бу арада барып күрәчәгем. Хәсәннең болай икеләнүе үзе өчен дә, безнең өчен дә файдалы түгел. Ул хәзер башына булмый торган бер фикер суккан. Америкага китәчәк икән дә, анда гамәлият эшләтеп, тап-таза булып калачак икән. Шул эшне эшләмәвем өчен миңа да үпкәли. Ун елдан бирле кигән тишек-тошык калушымны кичә генә алышдырырга имкян булган мин, Хәсәнгә 5000 доллар акча кайдан булачакмын, ди. Әхмәд һичбер мәктүб-фәлән язмый, табигый, безнең кирәгемез дә бетде. Аңарга мәктүб яздыгың вакыт Хәсәнгә бераз ярдәм итәргә сөйлә. Үзең акчаңны тупла. Эшсез калу да бар, хасталык да бар. Монда һәркем искесе кебек сау-сәламәт. Яшьнәләр Җәвад бәй берлә Измирда. Яшьнәнең шул арада баласы туачак икән дә, Мәрьям ханым Измирга китәргә хәзерләнә. Һидаять бөтен һәятен кызын үсдерергә, хатынын симертергә йөрде. Шактый муаффик да була. Әлегә хуш.
Гаяз Исхакый
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Зарфның – конвертның.
2 Мәүкыйгы – урыны.
3 Одасы – бүлмәсе.
4 Дәкыйка – минут.
5 Сүз җәрәянлары – сүз агымнары.
6 Мөҗадәләмезне дәстәкләүләре – бәхәсебезне танулары.
7 Истикъляльчелек – бәйсезлек.
8 Истинадгяһ – таяныр урын.
9 Муаффәкъ була алганлары юк – уңышка ирешә алганнары юк.
10 Җәбһә – агым.
11 Мәүҗүдиять – барлык.
12 Гамәлият – операция.
- Гали Акышка. Хат ТР МАда Гали Акыш фондында саклана. Фонд тасвирланмаган. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды*. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.