230. Сәгадәт Чагатайга

9 гыйнвар, 1952. Истанбул.

Сөекле кызым!

Синең сәнә1 башы тәбриген вакытында алган идем. Бүген күндергән параңны да алдым. Миндә саулык-сәламәтлек. Ләкин ара-сыра2 мигъдә3 авырулары килә башлады. Сәбәбе нәрсәдер, белмим. Бәлки, суыкларның тәэсире бардыр. Фәкать алай хасталык хәленә китерерлек түгел, Аллага шөкер. Монда яңа хәбәрләр юк кебек. Без үзара Ләбиб бәйләрдә ел башы каршыладык. Бик күңелле үтде. Барысы егермеләп кенә кеше идек. Ләбиб бәйләр сау-сәламәтләр. Мәрьям ханым Измиргә китде. Касыйм бәйнең гыйнвар мәгашен4 бер тиененә кадәр алып киткән. Касыйм бәй, мескин, икенче көннүк бурычка акча эзләп йөри иде. Ашау-эчүләре өчен Төзәргә дә акча калдырмаган, баккалга5, кассабка6 дәфтәр берлә алырга, үзе килгәч, түләргә итеп киткән. Барып чыккан идем, чәйләре дә юк иде. Баккалда да, кассабда да чәй сатылмый икән. Гаҗәп бер мөнәсәбәт. Касыйм бәй дә авызын күтәреп утыра. Мескин, бигрәк ләшпердәгән кеше инде. Яшьнәнең углы бар икән. Ни хәлдә тууы әле боларга белдерелмәгән. Истанбул бу араларда бик ягъмурлы китде. Суык алай ук зур түгел, әмма юешлек җанны өшетә. Бу ай эчендә атна-ун көнгә мин дә Анкарага барып чыгарым дип торам. Япониялеләрнең эшләре һаман яткан йирендә тора. Алар да хәбәрсезлек берлә нәтиҗәне көтәләр. Синең исәнлегең, иншаллаһ, инде ийиләшкәндер. Доктор Тукай, куркынычлы бернәрсә түгел, дигән иде. Затән докторларга һичбер куркынычлы хасталык юк.

Хуш, кызым! Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Сәнә – ел.

2 Ара-сыра – вакыт-вакыт.

3 Мигъдә – ашказаны.

4 Мәгашен – эш хакын.

5 Баккалга – бакалея кибетенә.

6 Кассабка – итчегә.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру