232. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

11 март, 1952. Истанбул.

Синең мәктүбеңне, күндергән параңны алдым. Үзем шулай искечә генә торып торам. Мигъдәм төрле көнне төрле төсле була. Тукайның сөйләгән Америка даруын монда Хасәкә хастаханәсендә дә тәүсыя итделәр1 дә, шуны Америкага ысмарладым2  . Килүе бик озын калмаса ярый инде. 2 мартда, пазар көн, Бәйуглы маҗар клубында минем 75 кә басуымны котладылар.1 Халык бик күп иде. Төрек җәбһәсе3 әгъзалары да килгәнләр иде. Садри бәй берлә Камилә ханым да барлар иде. Мәҗлес бик матур самими кичде. Матур тавышлы ханымларымыз бик күп матур йырлар йырладылар, шагыйрьләремез миңа дип язган шигырьләрен укыдылар. Бик күп кеше нотыклар сөйләде. Октай бәй дә бик матур нотык сөйләде. Мәҗлес көндез сәгать өчдән кичке сәгать унга кадәр дәвам итде. Вак-төяк бүләкләр дә булды. Октай бәй минем сөргендә вакыт сөрген иптәшләре берлә бергә чыккан ике рәсемен, Әхмәтхәсәннең яшь вакытында чыккан бер рәсемен чәрчәвәләтеп4 китерде. Боларны кайдан тапкандыр? Сөйләмәде. Бәлки, синдә булынгандыр.

Инститү5 мәсьәләсе акрын гына барып тора. Ләкин бер тарафдан интригалар да башланды. Яңа дустлар мәсьәләнең асылына вакыйф булмаганга6, төрле көнне төрле ляихә7 тарафында булып, башны әйләндерәләр. Хәерле булсын. Синең мәсьәлә ни хәлдә? Алай-болай яңлыш хәрәкәт итеп, Әкъдәс бәйне үпкәләтә күрмә. Лисәләр тәгътыйле8 атнасында 17 мартдан Касыйм бәй, Төзәр, Мәрьям ханым Анкарага барырга булып торалар. Ул кадәр кеше кайда йирләшә алырлар, белмим. Әмин бәй, Кайы бәйләр килеп чыкмадылар. Әминә ханым да күренмәде. Без үзләрен көтеп торамыз. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Тәүсыя итделәр – киңәш иттеләр.

2 Ысмарладым – заказ бирдем.

3 Җәбһәсе – юнәлеше, фронты

4 Чәрчәвәләтеп – рамлап.

5 Инститү – институт.

6 Асылына вакыйф булмаганга – асылын аңламаганга.

7 Ляихә – тәкъдим.

8 Лисәләр тәгътыйле – лицейларда каникуллар.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 2 мартда, пазар көн, Бәйуглы маҗар клубында минем 75 кә басуымны котладылар. – 1952 елның 23 февралендә Г. Исхакыйга 74 яшь тулган була.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру