231. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!
28 гыйнвар, 1952. Истанбул.

Синең мәктүбеңне алуыма шактый вакыт кичде. Мин, вак-төяк эшләр берлә мәшгуль булып, сиңа хат яза алмадым. Бу араларда тагы мигъдә авыруым башланган иде. Хасәкә хастаханәсенә китеп, Наип бәй, Сохби бәйләрне күреп, яңа рентген фильмалары чәкдердем1 һәм дә ашказанымның суын алдырдым. Ундан соң элгәреге фильмалар берлә яңасын мокайәсә итеп2, ун көнлек сөт пәрһизе бирделәр һәм дә гыйлаҗ берлә энә бирделәр. Хәзер шуларны татбикъ итеп3 киләм. Авыруларым, Аллага шөкер, хәфифләде4. Февраль башларына режимым тәмам улачак. Табигый, иске пәрһиз калачак. Шул дарулану дәүрем беткәч, берәр атнага Анкарага барып киләм. Күрешермез, сөйләшермез, иншаллаһ.

Сохби бәй сиңа сәлам сөйләде. Таһирның мәктүбен вакытында алмышдем. Аңарга сөйлә. Октай бәй безнең мөзакәрәләргә иштиракь итә5 башлады. Яхшы булды. Монда яңа хәбәрләр юк. Кафия ханымның кызының туе булды. Мәгаттәәссеф6, мин бара алмадым. Ләбиб бәйләр сәламәтләр. Һидаять күзенең парәсен кисдереп, хастаханәдән чыкды. Яхшы булган, диделәр. Мин әле күрә алмадым. Мәрьям ханым әле Измирдә. Яшьнә бала тудырудан соң өзлегеп, тагы хастаханәгә керергә мәҗбүр булган. Инде яхшы, имеш. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Таһирга бик күп сәлам.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

1Чәкдердем – төшерттем.

2 Мокайәсә итеп – чагыштырып.

3 Татбикъ итеп – яраштырып.

4Хәфифләде – җиңеләйде.

5Мөзакәрәләргә иштиракь итә – фикер алышуларга катнаша.

6Мәгаттәәссеф – кызганычка каршы.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру