218. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

4 хазиран, 1951. Истанбул.

Синдән шактый күпдән мәктүб алсам да, яңа бер язачак нәрсә булмаганга язмадым. Хәсән берлә дә бер мәктүбең, бәлки, булыр дип көткән идем. Ул сине күрми дә киткән икән. Хәерле булсын.

 Монда бездә саулык. Финляндиядән килгән Зиннәт Вафаның Халидә исемендәге кызы, Сәмигулланың сеңлесе, Мәхрүсәнең каенсеңлесе хәзер монда йөри1. Бер-ике көн эчендә Анкарага китәчәк. Әлбәттә, сезне дә зиярәт итәр. Кыйсьмән Октайларда, кыйсьмән Рәшид Рәхмәтидә утырды. Гакылы башында бәркый1. Әтисендән калган мәгазәне2 идарә итеп тора ала. Гали Төмәннең дамады3 Кязыймның да кодачасы була. Анкарада, бәлки, Закир Кадыйриларда яшәр. Атасы вә бөтен гаиләсе дөрест кешеләр иде. Үзенә Азад шәһәре күрсәтсен.

2 хазиран Батыйның дүгүне4 булды. Мине дә чакырганлар иде. Бер йирле мал берлә өйләнгән икән. Хатыны симпатик күренде. Дүгүнне Әмин Өги халык әүе салонында ясадылар. Кунаклары бик күп иде. Бик зур мәсарифка катылдылар5. Туй шулай мәсърафлы6 була инде ул.

Синең имтиханларың башлангандыр инде. Монда университәләрдә башладылар. Мәрьям ханым һаман Анкарада ята. Яшьнә монда. Касыйм бәй сау-сәламәт. Җиһангирны чыгардылар. Монда йөреп тора. Эше-көче юк. Ваня дигән бер рус малае үлгән икән. Шуны бик кайгырта.

Хуш, кызым. Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Минем әле язны ничек үткәрүем планланып җитмәгән. Бәлки, шул яңа көйдә үткәрермен. Бәлки, өйдә генә калып, коенырга йөрермен. Хуш.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Бәркый – нык, ныклы; урнашкан.

2 Мәгазәне – кибетне.

3 Дамады – кияве.

4 Дүгүне – туе.

5 Мәсарифка катылдылар – чыгымнарга бардылар.

6 Мәсърафлы – чыгымлы.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Финляндиядән килгән Зиннәт Вафаның Халидә исемендәге кызы, Сәмигулланың сеңлесе, Мәхрүсәнең каенсеңлесе хәзер монда йөри. – Хатта Халидә Вафина (1917–2008) турында сүз бара. Г. Исхакый Финляндиядәге милләттәшләребезне туплауда зур роль башкара. Биредә әдип аралашкан, озак еллар буе бәйләнеш тоткан гаиләләрнең берсе – Вафиннар. Зиннәтулла Вафин – Финляндиянең Тампере каласында яшәгән эшмәкәр. Милләтпәрвәр Зиннәтулла һәм Мөшфика Вафалар җиде бала үстерәләр. Халидә – аларның кызлары. Даими яшәү урыны Тампереда. Шактый хәлле, җитеш тормышта үсә. Гимназия тәмамлый. Татар, фин, швед, алман телләрен белә. Муса Ярулла, Габдулла Баттал, Галимҗан Идриси кебек шәхесләрдән дәресләр ала. Г. Исхакый, Рәшит Рәхмәтиләр аларның гаиләләрендә даими булып торганлыктан, Халидә кечкенәдән үк милләт турындагы сүзләрне күңеленә сеңдереп бара. 50 нче еллардан башлап Төркия-Финляндия арасындагы рәсми, эшлекле сөйләшүләрдә, шул исәптән ил башлыклары очрашуларында да, берничә мәртәбә тәрҗемәче буларак катнаша. Г. Исхакый, яшьләргә карата бик илтифатлы кеше буларак, Халидә Вафа белән хат-хәбәрләр алышкалап тора. Халидә Вафаның карабодай, май кебек азык-төлек әйберләре алып, Г. Исхакыйга берничә посылка җибәрүе дә билгеле.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру