219. Габбас Мөхәммәтҗанга

1951, 12 июнь

Хөрмәтле Габбас әфәнде1!

Сезнең күндергән рәсемнәрегезне алгач та, янына бер мәкалә кушып, Кобедагы халыкны танытыр өчен «Яңа сабак» гәзитәсенә биргән идек. Бүген-иртәгә чыга дип тоттылар, ахырдан рәсемнәрне дә, мәкаләне дә бездән алган мөхәррирнең «югалттым» диюе берлә каршылаштык. Шулай итеп, сезнең дә хезмәтегез, минем биш-алты мәртәбә идарәгә барып йөрүләрем бушка чыкты.

Анкарадан Япониягә [консул] итеп тәгаен ителгән зат һаман китә алмады. Сәбәбе нидер, белмим. Монда һәртөрле эш бик озын йөрегәнгә, бу гаҗәп кебек тоелмаса да, сезгә – анда көтә-көтә көт булганнарга бик авыр килә. Моны без дә беләбез. Ләкин мондагы үгез арбасы берлә йөрергә өйрәнгән машинаны, мәгатәәссеф, кызуландыра алмыйбыз. Ләкин ул әфәнденең барып чыгуы берлә эшегез тәмам булачак. Монысыннан әмин1 булыгыз. Китү йирен алыр-алмас берегезгә мәктүб берлә белдерермен.

Инде икенче бер мәсьәлә уртага чыкты. Айлар, еллар маташа-маташа «Америка авазы»2 радиосын татарча сөйләтергә карар бирделәр. Июньнең 24 ендә беренче мәртәбә татарча сөйләргә башлаячаклар. Әле сәгате безгә мәгълүм түгел. Көн якынлашкач, Американың һәр йирдәге консуллыктан сәгате мәгълүм ителәчәк, диделәр. Сез дә аннан сорашып-белешеп куегыз һәм дә бөтен агай-энегә шул көнне, сәгатьне белдереп, барыгыз да тыңлагыз. Американың бөтен халкыбызга каршы бу кадәр мәшәкатьле бер эшкә керешүе безнең төрки-татар халкымызны милләт уларак тануы дигән сүздер вә безнең өчен бик зур казаныштыр. Бу эштә сезнең Япониядәге агай-эненең америкалыларга үземезне сөйдерүемездә роле зурдыр. Безнең уртак танышларыбыз, шул эшне яхшы иттереп, тулы көенчә алып баручылар – Нияз әфәнде Максуди3 һәм Габдулла Атлас (Гаффар угылы)4

Киләчәктә программаны киңәйтү өчен төрле тәдбирләр2 алып ятабыз. Хәзергә әле моңгачарак кына, Америка теләгәнчә генә булса да, бара-тора һәммәмез канәгатьләнерлек булачактыр. Инде шул эштә сезгә йөкләнгән бер милли бурыч бардыр: моның берсе – шул эшне башлаучы «Америка авазы» радиосы мөәссәсенә3 бер рәхмәт мәктүбен күндерүдер. Моны никадәр күп бир[сәк], никадәр күп булса, шулкадәр безнең халыкның үз файдасын белә торган бер милләт булуын күрсәтеп, дәрәҗәмезне арттырачактыр. Шуны игътибарга алып, сезгә үтенеч шул: 24 июньдә беренче мәртәбә татарча радионы тыңлагач та, адресы аерым кәгазьдә куелган радио мөәссәсенә, бик бәһале булмаса, бер анкета вә бер телеграм бирегез. Икенче: татарча иттереп, булдыра алсагыз, янына инглизчәсен дә куеп, Кобедан берничә мәктүб күндерегез. Мәктүбтә әүвәлән тәшәккер4 вә тәбрик әйтелсен. [Шулай ук] Русия мөселманнарының йөздән туксан бише аңлый торган Казан ләһҗәсендә5 сөйләшүнең тууы вә файдалы булуын белдерегез. Өченче: программага татар музыкасын, татар җырларын кертүне сорагыз. Дүртенче: Идел-Уралдагы халкыбызның мәдәнияте хакында да сөйләвен үтенегез. Бишенче: Ерак Шәрекъ мөһаҗирәтенең эшләгән милли, дини эшләрен, корган мәсҗедләрен, мәктәпләрен, матбагаларын аңлатуын да теләгез.

Мәктүбләрегездә Идел-Урал төрк-татарлар мөһерене куллануыңыз мәгъкульдер. Мөмкин булса, күндерелгән телеграм вә хатларыгызның мөһерләренең копиясен үзеңездә саклагыз. Шул эшне милли бер вазифа дип эшләвегезне бик үтенәмен.

Хөсәен әфәнде гаиләсенә, … Фазлый әфәнде Әгерҗе гаиләсенә, Дәүләтша Сәзгән гаиләсенә вә гомумән милләтчеләргә бик күп сәлам. Дәүләтша әфәндегә сөйләгез, үзенә «Сибилер Ришад» дигән бер мәҗбуга яздырдым. Хушыгыз.

Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый

Токиолы Ибраһим Аги (төрек забиты6) аркылы хатлар җибәрдем.

12 июнь. 1951. Истанбул.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Әмин – тыныч.

2 Тәдбирләр – чаралар.

3 Мөәссәсенә – оешмасына.

4 Тәшәккер – рәхмәт сүзләре.

5 Ләһҗәсендә – сөйләшендә.

6 Забиты – офицеры.

  1. Габбас Мөхәммәдҗанга. Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 29 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.

1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005), Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.

2 “Америка авазы”  – АКШ хөкүмәтенең   дөньядагы яңалыклар белән таныштырып баручы радиостанциясе. Беренче тапкыр эфирга 1942 елның 24 февралендә чыга. кырыктан артык телдә “сөйләшә”.

3 Нияз (Гаффар углы) Максуди –   Троицк каласында мәдрәсә мөдире.  1914 елда Нью-Йорк университетының тәгълим-тәрбия факультетында укыган.

4 Габдулла Атласи әфәнде – Япониядән килгән Габдулла Гаффар-Атлас.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру