220. Гали Акышка

Галиулла!
16 июнь, 1951. Истанбул.

Син киткәндән бирле һич мәктүб-фәлән язмадың. Шуңарга адресыңны мең бәла таба алдым. Менә сиңа сөенечле вә күңелне күтәрә торган бер милли хәбәр. 24 июньдән башлап «Америка сәсе»1 (1) радиосында татарча сөйләүләр башланадыр. Әле далгасы2 вә сәгате мәгълүм түгел. Андагы америкалылар аша якын йирдәге Америка консулханәсендән соратып белешерсең. Бәлки, алар үзләре дә уны белерләр. Инде монда һәммәмезгә вазифалар төшкән кебек, сиңа да бер милли вазифа йөкләнәдер. Әүвәлдә, беренче, радио сөйләнәчәкне Атинадагы3 бөтен һәмшәһриләргә алдан белгертү, икенче, сөйләү башланган көнләрдүк, бик тиз итеп, түбәндә аерым кәгазьдә адресы күрсәтелгән радио мөәссәсәсенең шәгыбенә4 татарча язып, бер тәшәккер5 вә тәбрик мәктүбе тайярә берлә күндерү. Бу мәктүбдә берничә имза булса, тагы яхшырак булачак. Әгәр Атинадан берничә шундый мәктүб күндерелсә, нур галә нур улачакдыр. Фәкать бу мәктүбләрдә Идел-Урал төрек татарларындан язылганы тасрих ителергә тиешдер6. Өченче, Казан татарчасында сөйләнгән бу нәшриятның тел ягындан бөтен Русия мөселманларының 95% тарафындан аңлашылдыгына ачыкча7 ишарәт ителеп, программа истикъбальдә8 киңәйтеләчәгенә дә өмидлемез, димәледер. Чөнки шимдилек программа кыса9 улачакдыр. Без, татар музыкасын, татар йырларын программага кертүне үтенеп, мөрәҗәгать итдек. Мондагы агай-эне һәммәсе сау-сәламәт. Яңа бер хәбәр юк. Мәктүбе алыр-алмас, шул милли вазифайы йапмайа башла. Урадагы һәмшәһриләри мабильзә ит. Рафикъны да, башкалары булса, башкаларын да куш. Үзең ни эшли алуыңыздан безне хәбәрдар ит. Һәм дә үзең ачык бер адресыңны язып күндер.

Хуш. Рифгатькә сәлам. Башка һәмшәһриләр булса да сәлам.

Гаяз Исхакый

Американың бу эше без – идел-ураллының фигълән бер милләт дип тануыдыр. Моңар ни кадәр сөенсәң дә аздыр. Хуш.

Мәктүбең инглизчә язылуы мәҗбүри түгелдер. Татарча булуы тагы яхшыдыр. Татарча сөйләнгәч, әлбәттә, татарча укыйлар. Фәкать госманлыча язылмасын.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Америка сәсе – Америка авазы.

2 Далгасы – дулкыны.

3 Атинадагы – Афинадагы.

4 Мөәссәсәсенең шәгыбенә – оешманың төркеменә.

5 Тәшәккеүр – рәхмәт.

6 Тасрих ителергә тиешдер – аңларлык итеп әйтелергә тиеш.

7 Ачыкча – ачык рәвештә.

8 Истикъбальдә – киләчәктә.

9 Кыса – кыска.

 

  1. Гали Акышка. Хат ТР МАда Гали Акыш фондында саклана. Фонд тасвирланмаган. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 «Америка сәсе» – «Америка тавышы» – дөньядагы яңалыклар белән таныштырып баручы радиостанция. Беренче тапкыр эфирга 1942 елның 24 февралендә чыга.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру