221. Хәмид Зөбәер Кошайга

1951, 22 июнь

Кардәшем Хәмид бәй!


22 хазиран, 1951. Истанбул.

Сезә чукдан мәктүб яза алмадым. Бурада безе мәшгуль идән мәсьәлә – «Америка сәсе»1 радиосында 24 хазирандан игътибарән татарча сөйләүләрнең башланмасыдыр. Бу – безем өчен бөек бер милли муаффәкыятьдер2. Ләкин эшемезгә шактый зур йөк дә йөклидер. Чөнки радиода сөйләүчеләргә кирәкле материал бирү – безнең вазифамыздыр. Аларга мондан ярдәмчеләр табып күндертү дә – безнең бурычымыздыр. Татарча йырлар, көйләр йырлатып, плакага3 алдырып җибәрү дә безгә төшәдер. Ләкин боларның берсенә дә сарыф итәрлек хәзинәмездә биш парамыз юкдыр. Һаман кәнде багымызда куырыламыз. Шул эш башлангыч булганга, әлбәттә, ноксанлары4 булыначакдыр. Ләкин бу ноксанлар безнең милли дисциплина, милли культурымыз, милли хәзинәмезнең азлыгындан килгәнгә, бу эшне башлаучыларга […] тәнкыйть итү тугры булмаячакдыр. Без мондан Америка радиосына тәшәккер, тәбрик мәктүбләре татарча язып күндерәмез. Сез дә теләгән бер лисаныгызда бернәрсә язып күндерсәңез, бик һәйбәт булыр иде. Далгасыны5 250-50 телефонлы Шәйхулла Турандан өйрәнә белерсез. Сәгать Истанбул сәгате берлә 4,30 дыр, кыса далга – 11,2; 13,9; 16,9; 19,6; 25,2; 31,2; 41,4; 48,8; 23, урта далга – 168, 188. Безнең Жапония милләтдәшләремезнең эше берлә мәшгуль улмасы өчен Жапонияйә күндереләчәк Фәһми Нуза бәйдән һичбер хәбәр ала алмадык. Кайвакыт китүен өйрәнеңез дип, Фәйзигә (хариҗияче6) мәктүб язып сораган идем, ул да җавап бирмәде. Шул кечек мәсьәләйе өйрәнер өчен дә үземнең биззат Анкарага сәяхәтемә ихтыяҗ вар, галиба? Минем өчен бу эш мөһим иде. Нәгыймә ханыма хөрмәтләрлә сәламләр. Камалның дөнмәсендән7 хәбәремез улмады. Радиода татарча сөйләү мөнәсәбәте берлә, бәлки, Анкарада америкалыларга бер тәшәккер зыяфәте8 бирерләр. Ул мәҗлесдән сез дә калмаңыз. Без дә монда бер зыяфәт хәзерлимез.

Хушыңыз.

Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый

Мәктүб аеры кәгазьдә язылан адреса күндереләчәкдер.

Илдәшләремездән таныш-белешләреңезне хәбәрдар итсәңез, мәмнүн улырыз.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] «Америка сәсе» – «Америка авазы».

2 Муаффәкыятьдер – уңыштыр.

3 Плакага – граммофон пластинкасына.

4 Ноксанлары – кимчелекләре.

5 Далгасыны – радио дулкынын.

6 Хариҗияче – Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре.

7 Дөнмәсендән – кайтуыннан.

8 Зыяфәте – табыны.

 

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру