222. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

15 тәммуз, 1951. Истанбул.

Синең күндергән акчаңны алдым. Бәйрәм эчендә мәктүбеңне дә алган идем. Үзем акрын гына сау-сәламәт торып ятам. Кичәдән бирле диңгезгә керә башладым. Өемдә утырып, анда-монда барып, диңгез керәчәгем. Истанбул фәүкылгадә сыҗак1. Акрын гына кавын-карбыз да чыгып килә, мәйвә2 шактый күп. Ләкин үткәнгә нисбәтән һәрбер мәйвә бәһале. Өемдә үзгәреш юк. Ләкин бу ел Истанбулда чебен бик күп. Минем өемдә борча күп. Затән башка өйләр дә борчадан шикаятьче. Галиба, кайда рәсем чыгарылачак булса, шунда куышып-чабып йөримез. Бәләдия3 вә мәмләкәт вазифасы сайган. Безнең […] шәһәрнең тәмизлеге берлә уграшырга4 вакыты җитмәде.

Татарча радионың сәгате 4,30 башлый, 15 дәкыйка5 сөрә. Ундан соң Төркестан, ундан соң азәри йайымчылары6 унышар минут дәвам итә. Кыска далга7 берлә 25, 31, 41, 48 метрларда биреләдер. Миндән дә плакка8 бер сөйләү алдылар. Шул атналарда йайынларлар9. Төркестанның монда мәсьүл10 шәхсыяте мәйданда юк. Зәки Вәлиди шул буш урынны алырга йөри. Монда таныдыгым төркестанлыларга сөйләп карадым. Алдырган кеше булмады. Хәерле булсын. Безнең татарча кыйсеме шактый тулы дәвам итәдер. Без дә монда материал биреп киләмез. Киләчәкдә, иншаллаһ, тагы күбрәк ярдәмдә дә булына беләчәгез. Шул арада Гыймад әфәнде берлә Зөһүр киләчәк дип яздылар. Үзләрендән бу көнләрдә генә хат юк. Син мине Финляндиягә чакыруларын бер дә яратмаенча, аңарга «һәзәян»11 дигән сүз истигъмаль итәсең12. «Һәзәян» ул сәяхәт кебек эшләрнең сыйфаты түгелдер. «Һәзәян» гаҗәби бер дидаи кудига сыйфатдыр.

Тампереда Гомәр әфәнде Сали ике айдан бирле хастадыр. Үлеп китмәсә ярый инде. Хуш, кызым. Таһирга сәлам. Октай: «Хәсәнләр Фатыймаларның кампларына13 китәргә хәзерләнәләр», – диде. Җәй үтеп киткәнче кая булса да китәргә вакыт инде. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Фәүкылгадә сыҗак – артык эссе.

2 Мәйвә – җиләк-җимеш.

3 Бәләдия – шәһәр идарәсе.

4 Уграшырга – көрәшергә.

5 Дәкыйка – минут.

6 Йайымчылары – тапшырулары.

7 Далга – дулкын.

8 Плакка – граммафон пластинкасына.

9 Йайынларлар – тапшырырлар.

10 Мәсьүл – җаваплы.

11 Һәзәян – саташу.

12Истигъмаль итәсең – кулланасың.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру