Халык хәтере. Гаяз Исхакый

Куркыныч исем


            Кулыма каләм алгач ук, 1963 елдан бирле, мин Гаяз Исхакый рухы белән гел-гел очраша тордым. Гаяз Исхакыйның исемен дә телгә алырга ярамаган чакта, инде Галимҗан Ибраһимов иҗаты турында дипломнар, диссертацияләр яклый башлаганда, Ибраһимовның исемен иң бөек классиклар дәрәҗәсенә куеп сөйләшкән вакытта Салих Баттал әйткән иде:
— Татар әдәбиятының иң олуг әдибе Галимҗан түгел, Гаяз Исхакый булыр! — дигән иде.
Әмирхан ага Еники дә ул елларда, берәрсе ишетеп тормыймы дигәндәй як-ягына каранып алганнан соң:
— Татарның иң олы язучысы — Гаяз абзый Исхакый! — дия торган иде.
Шушы ике олы әдипнең Гаяз Исхакыйга биргән бәясе без яшь язучыларның күңеленә чыкмаслык булып кереп урнашты. Ләкин үз күзләребез белән укып, үз кулларыбыз белән тотып карарга китабы түгел, мәкаләсе дә юк иде. Чышын-пышыннан ары без Исхакый турында мәгълүмат ала алмадык.
Солженицынны эзәрлекләгән кебек эзәрлекләнгән чагында да Салих Баттал Исхакыйны халык аңында тергезергә тырышып карады. Ул үзенең архивыннан бер фотосурәт табып ала да, «Казан утлары»ның тәнкыйть бүлеге мөдире Фәрваз Миңнуллинга китереп:
— Карале, Фәрваз, менә монысы Галимҗан Баруди инде боларның, ләкин менә монысын, хет үтер, танымыйм, кем икән ул? Бәлки, бастырып чыгарырсыз да бу кешене танып алучылар табылыр? Галимҗан янында утырып кәртечкегә төшкән икән, ул бәләкәй кеше түгелдер, — ди
Фәрваз сурәтне алып кала да, билгесез шәхесне ачыклау өчен, рәсемне берничә олы агаларыбызга күрсәтә. Ләкин берәү дә аның кем икәнен әйтә алмый. Сурәт Нәкый Исәнбәткә барып ирешә.
— Бәй, — ди Исәнбәт.— Бу бит Гаяз Исхакый!
Шулай итеп, Фәрваз сурәтне хуҗасына кайтарып бирә.
— Баттал белгән ул аның Исхакый икәнен, — ди Фәрваз.— Хәйләкәр карт, абайламыйча бастырып чыгарырлар да шул рәсем тирәсендә гауга кубар, Исхакый рәсеме, Исхакыйның исеме халык арасына таралыр дип уйлаган ул. Шул рәсем басылып чыга калса, башлар очмаса да, байтак кына кешеләр урыннарыннан оча иде, аның каравы халык Исхакыйның кем икәнен белеп кала иде.
Фәрваз да, Салих ага да мәрхүмнәр инде. Ул сурәт кайда икән? Гаяз Исхакый музеенда ул рәсем үз урынын алсын иде.
Шул мохиттә, җае чыккан саен, КГБ яраннары, партия бурзайлары Гаяз Исхакыйга өрә, аның исемен каралтканнан-каралта тордылар. Эт өрә торур, кәрван йөрә торур дигәндәй, нинди генә тыюларга карамастан, Исхакый әкренләп безнең күңелләргә керә торды.
Бары тик 1974 елда гына мин Исхакыйны һәм мәгънәви, һәм әдәби яктан таптым. Азнакай төбәгендәге Чалпы авылында мин Әнвәр Әхмәдиевләр йортына төштем. Олы яшьтәге хуҗабикә миңа:
— Син, улым, үзебезчә укый беләсеңме? — диде.
Мин гарәпчә укый алганымны әйттем. Тәрәзәләргә караштырып алганнан соң, хуҗабикә минем алга шактый калын төенчек китереп куйды. Ашъяулыкны чишеп, мин беренче китапны кулыма алдым. «Мөхәммәд Гаяз Исхакый» дигән сүз авызымнан очып чыкмасынмы! Бу аның «Зиндан» исемле китабы иде. Икенче китап «Алдым-бирдем» пьесасы булып чыкты. Калтырый-калтырый мин тагын тарихка орындым: минем кулда Гаяз Исхакыйның «Мөгаллимә» драмасы, «Кәләпүшче кыз» әсәре, «Өч хатын белән тормыш» пьесасы иде…
Әнвәрнең атасы Фатих Әхмәдиев йортына бу китапларны Сарман ягының Кәшербаш авылы кешесе Миңлекамал Гарипова тапшырган булган. 1902—1908 елларда басылган табылдык китаплар яхшы сакланган, ян-яклары һәм текстларның каләм белән билгеләп куелуыннан ук күренеп тора: китапларны күп кеше укыган, бу пьесаларны күп тапкырлар сәхнәдә уйнаганнар, рольләргә бүленешләр дә бар. Кайбер китапларда китап хуҗаларының исемнәре дә язылган: Нурулла, Нурлыгаян.
Шулай итеп, миндә Гаяз Исхакыйның берьюлы биш әсәре пәйда булды. Хуҗабикә ул китапларны миңа тапшырды. Җиргә күмгәнче, ятларга калганчы, укый белә торган кешегә булсын, дигәндер инде. Казанга кайтуга ук мин «Зиндан»ны хәзерге хәрефләргә күчердем, машинкадан чыгарып куйдым, җае чыгуга ук мин бу әсәрне «Казан утлары»на илтеп бирдем. Ләкин аны бастыручы булмады. «Зиндан» шул килеш журналның «зинданы»нда ята булыр.
1989 елда Финляндиягә баргач, Мөәззәс ханым, алырмы-юкмы дигәндәй сынаулы карап, миңа төрекчә язылган китап сонды. Бу 1955 елда Гаяз Исхакый вафатының бер еллыгы мөнәсәбәте илә Истанбулда чыгарылган «Милли мөҗәһит вә милли әдип Гаяз Исхакый» дип аталган хатирәләр китабы иде. Исхакыйның төрле елларда төшкән рәсемнәре, аның мөһаҗирлектәге дуслары, ватандашлары язган хатирәләр, Исхакыйның иҗаты һәм ватанының азатлыгы өчен көрәшү тарихы турында мәгълүмат урнаштырылган. Алдагы биш китап һәм менә шушы хатирәләр җыентыгы Исхакыйның кем икәнен ачып бирә иде кебек. Минем алда «Гаяз Исхакый» дигән могҗизалы дөнья ачылганнан-ачыла барды. Кешеләрдән ишеткән имеш-мимеш белән генә түгел, мин Гаяз Исхакыйны «тотып карап» дигәндәй белә башладым.
Хельсинки уртасындагы мәчеттә Финляндиянең татар голәмәсе янында кунакта утырганда кинәт хәбәр салдылар: «Бүген Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт ханым Анкарада вафат булды», — диделәр. Бөтен кеше беравыздан кайнар уфтану илә:
— Авыр туфрагы җиңел булсын, урынын җәннәттән әйләсен, — дип дога кылды.
Бу 1989 елның 24 июне иде.
Төркиягә баргач та мин Гаяз Исхакый рухы белән очраштым. Акышлар гаиләсе миңа Исхакыйның Төркиядә чыккан «Өйгә таба» исемле романы белән «Мөхәммәд Гаяз Исхакый, хәяте вә фәгалияте» дигән китап бүләк итте. Шулай итеп, мин каләмдәшләремнән байтакка алда Исхакый дөньясы белән таныша алдым. Һәм үземә күрә кечкенә генә ачышлар да ясаштыргаладым. Мәсәлән, соңгы аталган китаптан мин Тукайның «Мөхәрриргә» дигән шигыренең Гаяз Исхакыйга атап язылганын белдем. Гаяз Исхакый алты ел сөргендә булганнан соң иреккә чыга, ләкин Казанга кайта алмый, аңа рөхсәт юк. Беркайчан да Исхакыйны күрмәгән, ләкин аның иҗатына гашыйк Тукай аңа багышлап мәдхия яза. Фикере белән шигырь бүген язылган диярсең.

 

И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа!
(Яшен кебек үткер күз карашы. — Р.Б.)
И мосаувир! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа!
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмале!
Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!
Алты елда үзгәреп китте лөгать һәм истилях,
Сәүдәгәрлектер зыялылык вә сәүдәдер зыя.
Җанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер эш тә юк,
Бер-берен чәйни Бишенче елдагы күп әүлия.
Алты ел торды чупансыз, айрылышты яшь көтү:
Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя.
«Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән төсле рәсүл,
Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…

 

Бу шигырь басылып ике-өч атна узуга, Тукай вафат була. Ике бөек — Исхакый белән Тукай — фани дөньяда очраша алмый кала.
Мәхмүт ага Ураллы сөйли. Ул Икенче бөтендөнья сугышында Алманиядә әсир калган. Үзе Урал якларыннан икән. Алманиядән Төркиягә күчеп килгән. Төркиядәге татар җәмәгатьчелегенең иң эшлекле кешеләреннән берсе Мәхмүт агадыр, мөгаен. Ул Төркиягә күчеп килгән көнне танышу кичәсендә Гаяз Исхакый да була. Утырыш башланганда Исхакый әйтә:
— Җәмәгать, әфлисун ашый-ашый сөйләшсәк, һәйбәтрәк булыр, — ди.
Әфлисун алып кайтыр өчен яшь җегет Мәхмүт Ураллыны җибәрәләр. Мәхмүт — Төркиягә яңа гына килгән кеше — күп нәрсәне белеп бетерми, урамга чыга да беренче очраган сатучыдан күп итеп әфлисун алып кайта. Алып кайта да юып өстәлгә куя. Һәркем әфлисун алып ашый башлый. Әфлисун капканнарның чырае сытыла, кемдер:
— Бә-әй, җәмәгать, бу әфлисун өшегән ич, — ди.
Чыннан да, бөтен әфлисуннар да бозык булып чыга. Әче әфлисунны чүплеккә ташлап, чәй эчә башлыйлар.
Шулчак Гаяз Исхакый, Мәхмүтнең аркасына кулын куеп:
— Аптырама, Мәхмүт энем! Шулай югалта-югалта табарсың! — дип юата.
Бервакыт Исхакыйның өенә искәрмәстән кунаклар килеп керә. Өйдә ашарга ипи, җыярга җимеш, эчәргә чәй булмый. Кунаклардан берәү, әлеге дә баягы Мәхмүт Ураллы:
— Хәзер, Гаяз абый, үзем кибеткә йөгерәм, — ди.
— Утыр! — ди Исхакый. — Үзем йөгерәм.
Шулай дип, хуҗа балконга чыгып керә дә кунаклар янына утырып гәп кора, сөйләшә башлый. Бар да гаҗәпләнә: нишләп Гаяз әфәнде кибеткә китмәде? Аларның гаҗәпләнүенә җавап итеп Исхакый:
— Әфсен-төфсен, ризык килеп төшсен! — дип сөйләнә-сөйләнә, янә балконга чыга һәм дә бер кәрҗин ашамлыклар күтәреп керә. Баксаң, Исхакый, бау бәйләп, астагы кибеткә кәрҗин төшергән икән. Кибетче, аның бу гадәтен белеп, бөтенесен төяп куйган да, Исхакый тартып алган икән.
Мәхмүт ага Ураллы Исхакый белән бик еш очраша торган була. Соңгы елларда әдип бик бетерешә. Берчак гадәте буенча Гаяз абзый Мәхмүткә:
— Һәйди, энекәш, бер гүләйт итеп кайтыйк әле, — ди.
Алар Гаяз Исхакыйның яраткан ресторанына китәләр. Исхакый Мәхмүт өчен бик тәмле ит ризыклары китертә, үзенә сөтле аш сорап ала. Элек ит ризыкларын бик тәмләп ашый торган Исхакыйның сөтле аш китертүенә гаҗәпләнеп, Мәхмүт сорап куя:
— Хуҗам, бу ни эшең? — ди.
— Ашказаным рөхсәт итми, арыды бугай, — ди Исхакый.
Шуннан соң, озак та тормыйча, Гаяз Исхакый ашказаны авыруыннан вафат була.
Анкара шәһәрендә яшәүче Сәйдә ханым Акыш сөйли:
— Без Кытайдан монда күчеп килдек. Без — Төркия ватандашы. Илле елдан артык монда, төрек арасында яшибез. Әмма ана телебезне сакладык. Хәер, сез төрекләшүдән курыкмагыз!
Сез урыслашудан куркыгыз!.. Корбан, фытыр бәйрәмнәрендә без төрле илләрдәге туганнарыбызга, танышларыбызга котлаулар юллый идек. Ул котлаулар ел саен гел бертөрле сүзләр белән языла иде: «Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!», «Киләсе бәйрәмне хөр ватаныбыз Идел-Урал җөмһүриятендә каршы алырга язсын!..» Менә, Батулла әфәнде, шулай гел-гел олы өметләр белән яшәде читтәге татарлар… Безне шулай уйларга Аяз абый Исхакый үрәтте. Урыны җәннәттә булгыры!
Сүзгә Наҗия ханым Акыш кушыла:
— Әти-әни һәрвакыт аңлата иде безгә бала вакытта ук, анда безнең ватаныбыз бар, дия иде… Безнең туфрагыбыз анда — Идел-Урал буенда. Кытайда чакта ук Тукай шигырьләрен үрәндек, динебезне сакладык, татарчабызны оныттырмадылар ата-бабаларыбыз, урыннары җәннәттә булсын! Аяз абый кебек бөекләребезнең исемнәрен, әсәрләрен үрәнеп, үзебезне саклап калдык, Аллага шөкер. Хөр ватан, хөр милләт зиһенен Исхакый остазыбыз тәрбия кылды.
Сөйләшеп утыра торгач, Акышлар гаиләсе миңа тагын бер китап бүләк итте: «Русиядә Беренче мөселман корылтае» исемле китап ул. Бу корылтайда Гаяз Исхакый сигез тапкыр чыгыш ясый, җыелышны алып бара. Аның чыгышлары ялкынлы, ихлас һәм алар һәрвакыт алкышка күмелә торган була. Бу беркетмәләрдә Исхакыйның милләтпәрвәрлеге ап-ачык күренә.
Гаяз Исхакый милләт өчен көрәштә гаять кырыс һәм катгый булса да, холкы белән бик шаян, җор кеше була. Исхакыйның кызы Сәгадәт ханым атасы турында менә бу вакыйганы язып калдырган.
Галим Галимҗан Барудинын хатыны атаклы мишәрләр — Касыйм татарларыннан була. Ул ханым үзен сәедләр, пәйгамбәрләр нәселеннән, дип сөйли торган була. Ягъни аның нәселе, борынгы ата-бабасы, имештер, Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Хөсәеннән килә икән.
Бер мәҗлестә бер шаяны Галимҗан Барудидан сорый:
— Хәзрәт,  ничек соң ул сәедләр нәселеннән булырга мөмкин? — ди.
Баруди кыен хәлдә кала, ул җавапка әзерләнгәнче, Гаяз Исхакый әйтеп куя:
— Дөрес, хәзрәти Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәлам үзе дә мишәрләрдән чыккан бит! — ди.
Галимҗан Баруди барысыннан да артыграк көлә:
— Тапкыр сүз Гаяз бәйнең мәсләге инде ул, — ди.
Төркиядә, Истанбулда, мин Гаяз Исхакый каберен эзләп киттем. Чаллы җегетләрен дә Исхакый каберен зыярәт итәргә чакырдым. Әдирнә Капы шәһидлеге зиратына барып кердек, ләкин кабер санын белмибез. Эзли киттек. Сигезебез сигез яктан барабыз. Юк, һич кенә дә табып булмый. Шулчак бер төрек агасы, безне туктатып, нәрсә эзләгәнебезне сорады. Җавабыбызны ишеткәч, төрек кардәш:
— Ә-ә, беләм мин аның каберен, ул безнең Ататөрек шикелле кеше, шулаймы? — дип, безне туп-туры Гаяз Исхакый кабере янына алып килде.
Иң башта мәрхүмнең рухына дога кылдык. Чаллы дусларыма мин Исхакый турында белгәннәремне сөйләдем. Җегетләрнең күзләрендә яшь иде. Чаллы җегетләре бу мизгелләрне кинога төшереп алган иде. Аларда саклана булыр.
Кабер ташына «Идел-Урал төрекләренең коткарылыш хәрәкәте рәһбәре. Тәңре рәхмәте илә М.Аяз Исхакый-Иделле. Казан, 1878 — Анкара, 1954» дип язылган.
— Вакытында чит илгә китмәгән булсаң, Гаяз абый, синең каберенә килеп баш ия алмаган булыр идек, — дидем.
Америкага булган сәяхәтемдә дә мине Гаяз Исхакый рухы озата йөрде. Чөнки Америкада да кардәшләребез аның исемен, әсәрләрен кадерләп саклый. Америкадан да мин Гаяз Исхакыйның ике әсәрен алып кайттым. «Солдат» исемле романын һәм «Бай углы» әсәрен миңа бүләк иттеләр. Соңгысының тышлыгында Исхакыйнын үз кулы белән «Фуад Әмин бәк җәнапларына мөхәррирдән бүләк, 1904 ел, апрель…» дип язылган.


(Чыганак: Батулла Р. Урыннары җәннәттә булсын! – Казан: Рухият, 2007. – 992 б.)

Җавап калдыру