Г.Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе проблемалары

Әлеге мәкаләдә татар халкының классик язучылары – Г.Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләре мисалында әхлак тәрбиясе бирү үзенчәлекләре карала. Быел Г.Исхакыйның тууына – 135, Г.Тукайның вафатына 100 ел тула. Халкыбызның бөек уллары иҗатына күзәтүне шул уңай белән тәкъдим итәбез.

Мәшһүр проза остасы Гаяз Исхакый һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгенең иң якты йолдызлары. Замандашлар буларак, алар үз чорларында ук бер-берсенең иҗатларын бик югары бәяләгәннәр. Тукай яшь чагында ук Исхакыйның әсәрләрен яратып укыган, тора-бара бу әсәрләргә мәхәббәте тагын да арткан һәм, ахыр чиктә, әдипнең үзен дә идеаллаштыра башлаган. 1906 елда язылып, 1907 елда дөнья күргән «Кем ул?» исемле шигырендә ул, мәсәлән, Г. Исхакыйны милләтне күтәргән шәхес итеп карый. Шигырьдә мондый юллар бар: «Кем ул бу милләте тәрфигъ идән (үстергән) кәс?»; «Караңгыда идек, аттырды таң» (ягъни «Таң йолдызы» газетасын чыгара башлады). «Узган көннәребез турында уйлаткан кем?»; «Безгә инкыйразны аңлаткан кем?»

Габдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышланган «Мөхәрриргә» шигырендә дә әдип «Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән төсле рәсүл; Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…» – дип мактала. Билгеле булганча, Гомәр бине Хаттаб – пәйгамбәребез Мөхәммәд Саллә-ллаһу галәйһи вә сәләмнең сәхабәсе. Ул туры сүзле, кырыс, көчле, гадел кеше булган. Барлык мөшрикләр дә аңардан бик нык курыкканнар. Нәкъ менә Гомәр ислам динен кабул иткәч кенә, мөселманнар ачыктан-ачык дәгъват кыла алганнар. Пәйгамбәребез (сгв) аны «Фарук», ягъни хаклыкны ялганнан аеручы, дип атый. Моннан күренгәнчә, Тукай Исхакыйны Гомәр белән тиңләп, аның гаделлеген, туры сүзле булуын, бернидән дә курыкмавын югары бәяли.

Гаяз Исхакый, үз чиратында, Г.Тукайга карата шулай ук гаять уңай мөнәсәбәттә булган. 1913 елда Петербургта Тукай кичәсе үткәрергә рөхсәт бирмәгән хөкүмәт органнарына протест йөзеннән язылган, «Ил» газетасында басылып чыккан мәкаләсендә аның шундый сүзләре бар: «Тукай бар иде, Тукай бар. Һәр үткән көн, һәр мәдәни атланган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенәдер. Тукайның исеменә ябыштырылган һәр мәгънәсез хәрәкәт Тукайны халык йөрәгенең кадерлесеннән-кадерле урынга гына утыртачак, Тукайның әдәби, мәдәни хезмәтендә тоткан урынын һичбер төрле какшатмаячактыр. Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк».

«Тукай – мәктәптә», «Милли фаҗига», «Мәрхүм Тукай» исемле мәкаләләрендә дә Исхакый Тукайга бик югары бәя бирә, аның әсәрләренең бөтен татар халкы өчен җан азыгы булуын дәлилли.

Гаяз Исхакый да, Габдулла Тукай да, милләтнең үз балалары буларак, милләт бәхете, азатлыгы өчен үзләренең үткен кораллары белән көрәшәләр. Милләтне инкыйраз авыруыннан саклап калу максатында, аның игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбенә, борынгы тамырларына юнәлтәләр. Әлеге мәкаләбездә сүз бу ике талант иясенең татар-мөселман көнкүрешен, гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбияләү күренешләрен чагылдырган әсәрләре турында барачак.

Гаяз Исхакый – зур реалист, ул татар тормышындагы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтләгән. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә татар дөньясының энциклопедиясе булып тора. «Татарлар, – ди Гаяз Исхакый, – борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы халык, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул, дөньяның башка халыклары кебек үк, тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк». “Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?” – дигән сорауга язучы җавапны борынгы тамырларыбыздан, гореф-гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра.

Гаяз Исхакый әсәрләрендә гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбиясен сурәтләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Аның беренче әдәби әсәре – «Тәгаллемдә сәгадәт» (1897) урта хәлле крестьян гаиләсендә туган авыл малаеның шәһәр мәдрәсәсендә укырга теләве һәм укуы, тырышып укып, мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, яхшы гаиләдән чыккан тәрбияле Казан кызына өйләнеп, матур гаилә корып җибәрүе һәм бәхетле тормыш коруы турында. Әсәрдә «белем алу мөселманнар өчен фарыз» дигән фикер уздырыла. Гаиләдә, тормышта бәхетле булыр өчен, аң-белемле булуның, төпле тәрбия алуның зарурилыгы күрсәтелә.

Әдипнең «Бай углы» (1903) исемле әсәрендә шулай ук гаилә тәрбиясе проблемасы күтәрелгән. «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясендә аң-белемле ата-ананың төпле тәрбиясе балага уңай тәэсир иткәнлеге сурәтләнсә, «Бай углы»нда исә, киресенчә, Фатыйх бай белән хатыны Сәгыйдә бердәнбер уллары Кәримне аздыруга, һәлакәткә китерүгә төп сәбәпче булалар. Гәрчә, улларының азуында алар аның яшь хатыны – саф күңелле унҗиде яшьлек Бәдрияне гаеплиләр: «Кәримнең исраф итүе ата-анасыны ахырында йортларыннан чыгарырга сәбәп булса да, Сәгыйдә бикә берлән Фатыйх бай, аның бу кадәр начарлануына сәбәп – Бәдрия генә, дип беләләр иде. Дөресте генә, бу эшләргә сәбәп: Фатыйх байның дөнья рәтен белмәве, Сәгыйдә бикәнең бала тәрбиясендә хәбәрсезлеге, Сәхилә әбинең юк-бар сүзләренә ышанып, аның сүзе берлә баласыны мәктәптән алулары, Фәхри кеби мәктәп бусагасына аяк басмаган, китап битенә күз ташламаган, дин белмәгән, дөнья күрмәгән жулик малайга иптәш итеп, аның берлән йөрүләре иде». Әсәрдә үзләрен «чын мөселман» дип күрсәтүче, ә чынлыкта мәҗүсилек белән шөгыльләнүче имче-томчы, багучы карчыклар, надан остазлар фаш ителә. Алдынгы карашлы, җәдитчелек методы белән укытучы галимнәр һәм укучылар – авторның идеалы.

Язучы бала тәрбияләүдә ананың иң зур роль уйнавын ассызыклый: бала тәрбияли белми торган, надан Сәгыйдә улының матди яктан тәэмин ителүе белән канәгать, ә килене Бәдрия үз улы Рәфгатькә рухи тәрбия бирә, яхшы мәктәптә укыта. Рәфгать акыллы, белемле, тәрбияле, иманлы бала булып үсә. Җан тынычлыгын ул Коръән укуда таба, әбисенең дә, барлык хаталарын аңлап, иманга килүенә сәбәпче була.

Гаилә тормышының төрле якларын сурәтләргә омтылып, Гаяз Ихакый Финляндиядә яшәгән чорда «Фамилия сәгадәте» («Гаилә бәхете») исемле хикәяләр циклын тудыра һәм аны 1912 елда аерым китап итеп бастыра. Циклга «Татар гакылы», «Мәдрәсә җимеше», «Башкорт бәхете» һәм «Көтелгән бикәч» хикәяләре керә. Бу әсәрләрдә төп игътибар бәхетле гаилә коруга киртә булган мәсьәләләргә юнәлгән. «Татар гакылы» хикәясендә ата-ананың, яшьләрдән акыллырак булып күренергә теләп, гаилә коруда аларның теләкләрен, хокукларын санга сукмавының аянычлы хәлләргә китерүе күрсәтелә. «Башкорт бәхете» һәм «Көтелгән бикәч» хикәяләрендә яшьләрне алдан бер-берсен күрми һәм белми өйләндерү гадәтенең аянычлы нәтиҗә китерүе турында сөйләнә. Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем» драмасында да яшьләрнең бәхетле гаилә коруларына аяк чалучы кадими карашлы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы икәннәре фаш ителә. «Фамилия сәгадәте» циклы хикәяләрендәге геройлардан аермалы буларак, «Алдым-бирдем» пьесасының төп героинясы – Галия (Хәлил бай Шакиров белән Гарифә бикә кызы) үзләренә туган тиешле Ибраһим Шакировны ярата. Аңа, беренче булып, хат аша ачыктан-ачык мәхәббәтен белдерә, үз бәхете өчен үзе көрәшә. Кызның әнисен һәм туганы Әхмәдине аның бәхетле киләчәге кызыксындырмый, бәлки аны бай кешегә биргәннән соң килә торган мал, байлык кызыксындыра. Тик Галия белән Ибраһим, пардан рөхсәт сорап тормыйча гына «алдым-бирдем» ясыйлар, ягъни шаһитлар күзәтеп торганда ярәшәләр. Ата-аналар, шәригать хөкемнәрен бозып, яшьләрнең никахлашуына катгый каршы килгән очракта, яшьләр алар рөхсәтеннән башка да өйләнешергә хаклы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ислам динендә хатын-кызның беренче булып мәхәббәт белдерүе, яучы җибәрүе – рөхсәт ителгән гамәл. Пәйгамбәребезнең (сгв) беренче хатыны Хәдичәнең дә, үзе беренче булып, Мөхәммәдкә кияүгә чыгарга теләп, яучы җибәргәне мәгълүм.

Татарлар арасында ата-ананың үз кызларын көчләп кияүгә бирүләре яки яшьләрнең бер-берсен алдан күрмичә өйләнешүләре кебек хәлләр еш булган. Тик ислам диненең моңа кискен каршы булуына да дәлилләр күп. «Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам өйләнергә җыенучы бер ирдән: «Булачак хатыныңны күрдеңме?» – дип сорый. Тегесе: «Юк», – дигәч, кыз янына барып, аны күрергә куша». Түбәндәге хәдис тә игътибарга лаек: «Элек кияүдә булган хатын-кыз, аның үзе белән киңәшүдән башка, кияүгә бирелми. Саф кыз да, үз ризалыгын белдермәгән килеш, кияүгә бирелми». Димәк, яшьләр бер-берсен күреп, ошатып, үз ризалыкларын белдереп, ата-ана рөхсәтен алып һәм шаһитлар алдында никахлашырга тиеш. Шул чакта гына бәхетле, ныклы гаилә хасил була ала. Күп кенә кешеләрнең шәригатьне белмәве яки белергә теләмәве аркасында яшь егет-кызларның күбесе аянычлы язмышка дучар була. Гаяз Исхакый искәрткәнчә, бу бәхетсезлекләрнең сәбәбе ислам динендә түгел, бәлки ислам диненең төп асылын белергә теләмәүдә.

Гаяз Исхакый «Көз» (1923-1938) повестенда да төп героинялары Гөлсем һәм Нәфисә образлары аша ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли. Яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрүм була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Дини һәм милли тәрбиядән мәхрүм булган Гөлсемнең ачы язмышка дучар булуын сурәтләп, Г.Исхакый ислам диненең татар халкын, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы бердәнбер фактор икәнен дәлилли. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», – дигән сүзләренә тугры калып, татар халкын халык итә торган дин, тел, моң, гореф-гадәтләрне саклап калуның зарурилыгын исбатлый. Боларны саклап калуда хатын-кыз, тәрбияче буларак, иң зур роль уйнавын ассызыклый.

Гаяз Исхакый традицияләре дәвам ителеп язылган Габдулла Тукай шигырьләрендә дә татар-мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп бирелгән. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый. Тукай да үзенең бала чагындагы иң беренче хәтирәләрен «Туган авылым» шигырендә түбәндәгечә сурәтли:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

«Ана илә бала» шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:

Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,

Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:

Ничек булган, ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?

Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?

– Яраткан, әйләгән мәүҗит боларның барчасын Тәңрең,

Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.

Шигырьдә ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт, ананың баласына хакыйкатьне күркәм рәвештә җиткерүе укучыда соклану уята. Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең матур бер үрнәген тасвирлый.

«Таян Аллага» шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мәрхәмәтле Аллага таянырга чакыра:

Йа Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Шигырьдәге дога мотивы да игътибарга лаек:

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Гыйбадәтнең бер төре буларак дога мөселманнар тормышында аерым бер урын били. Шатлык килгәндә дә, кайгы килгәндә дә мөселманнар һәрчак Аллага дога кылалар, аннан ярдәм сорыйлар.

«Ана догасы» шигырендә дә намаздан соң дога кылучы ана образы сурәтләнә:

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

Ана, баласы өчен борчылып, бары Алла гына ярдәм итә алуын таный һәм Аңа ялвара. Укучы күңелендә ана догасының кабул булачагына ышаныч туа, чөнки ул – ихлас күңелдән кылынган дога. Ислам дине тәгълиматыннан билгеле булганча, ананың баласына булган догасы, һичшиксез, кабул ителә.

Аллага дога кылу күренеше Тукайның «Туган тел», «Йокы алдыннан» шигырьләрендә дә бик тәэсирле итеп чагылдырыла.

Кеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы-хәсрәткә дучар булганда яки туры юл эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе – Коръәнне укый, шуның белән җанын тынычландыра, рухи азык таба. Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән укудан табуы турында «Тәэссер», «Китап» кебек шигырьләрдә бәян итә.

Гомернең читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,

Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Билгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз. Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр. Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли. «Ата илә бала» шигырендә гаилә башлыгы буларак, ата үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны рухи яктан дөрес тәрбияләүгә омтыла:

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше.

«Бәхетле бала» шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз бәйли:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Биредә шагыйрь, белем алуның фазыйләтен ассызыклавы белән бергә, белем алу әдәпләрен дә күрсәтә. Бүген укытучыларга мөнәсәбәт тискәре булган җәмгыятебездә Тукай шигыре тагын да актуальләшә.

«Ике юл» шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге дәлилләнә:

Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр – бәхет эстәү;

Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак – мәгърифәт эстәү.

Синең кулдан теләрсең – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;

Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.

Биредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да, чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә авырлыкларны сабырлык белән кичереп гыйлем эстәү бәхеткә китерә.

Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга «Эш» шигырендә үтемле аңлатып бирә:

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн,

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.

«Эшкә өндәү» шигыре дә бу фикерне дәвам итә. Мәңгелек бәхеткә ирешү, үзеңнән соң күркәм эз калдыру өчен фидакарь хезмәт куюның зарурилыгын дәлилли Тукай.

Шулай итеп, Г.Исхакый да, Г.Тукай да халык күңелендә мәңге яшәячәк, тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыгалар һәм әсәр укучыларны да шул хакта уйлануга этәрәләр.

Ильмира НИЗАМИ 

“Дин вә мәгыйшәт”

Җавап калдыру