Гаяз Исхакый тормышы, эшчәнлеге, иҗаты ислам дине белән уралган: ул үзен мөселман дип санаган, Чистай һәм Казан мәдрәсәләрендә гыйлем алган, соңрак Оренбург шәһәрендәге “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыткан, аның ике ягыннан да бабалары мулла вазыйфаларын башкарган. Дини мохитта үскәнгә, эшләгәнгә күрә, Г. Исхакый үз заманындагы дини тормыш белән бик яхшы таныш, бөтен дини-әхлакый проблемалардан хәбәрдар булган. Үзенең байтак әсәрләрендә ул кадимче дин әһелләренең бик күп төрле тискәре якларын ачкан һәм аларның милләт үсеше өчен киртә булып торуын исбатларга тырышкан. Руханиларның наданлык белән сугарылган гамәлләре белән килешәсе килмичә, Г. Исхакый 1902 елда, кулына каләм алып, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле “ачы телле” фантастик-публицистик повестен язган. Ул басылып чыгуга ук, әлбәттә, дин әһелләре аннан риза булмаганнар, чөнки әсәрдә ислам дине руханилары бик нык тәнкыйтьләнгән. Г. Исхакыйга хәтле әле бер әдипнең дә дин әһелләрен матур әдәбият аша шундый масштабта тәнкыйть утына тотканы юк иде дияргә мөмкин.
“Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә милләтнең үсешен тоткарлый, артка өстери һәм ахыр чиктә бетүгә китерә торган төп биш җитди сәбәп аталган, шуларның иң беренчесе итеп иске карашлы руханилар икәнлеге күрсәтелгән: “Мин һәр эштә «голяма»ның манигы тәрәкъкый икәнен күргәч, милләтне тәрәкъкый иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа манигъ булган «голяма» сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә, кешесенә күрә генә эш йөртеп, алар хакындагы хазир гавамымызның фикерен үзгәртү кирәкле уена йеттем”.
Күргәнебезчә, әлеге әсәрендә ул “голямалар” сыйныфын аерып чыгарып, аларны һәр эшкә катыштырмаска, һичбер сүзләренә игътибар бирмәскә өнди. Хәтта Испания, Бохара мәмләкәтләре элек иң зур дәрәҗәләргә ирешкән булса да, хәзер шул надан голямалар аркасында иң түбән дәрәҗәгә төшкәннәрен искә алган. Әсәр башында автор башта ни өчен шулай эшләгәнен язмакчы, аңлатмакчы булган, ләкин соңыннан нәрсәгә мин алар алдында акланырга тиеш, дип ул уеннан кире кайта. Әмма ул аларга ниндидер шәхси дошманлык өчен түгел, бәлки наданлыкны яклаганнарына күрә шулай тәнкыйтьләргә мәҗбүр булган.
Дөрестән дә, XIX йөздә кадимчеләр халыкка әхлакый тәрбия бирү, милләт файдасын кайгырту урынына, еш кына башка төрле вак фикыһ мәьәләләре хакында бәхәсләшеп, тарткалашып көн уздырганнар. Мәсәлән, җәйге көннәрдә ястү намазын уку мәҗбүриме, юкмы, дип сүз көрәштергәннәр, теге яки бу фикер белән килешмәү өчен генә бер-берсен көферлеккә чыгарганнар. Г. Исхакый нәкъ менә шул заманда яшәгән дин әһелләрен күздә тоткан, дип уйларга кирәк.
Г. Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә мәдрәсәләрдә шәкертләрнең гомерләре, кирәкмәгән нәрсә укып, әрәм булуына һәм аларның бер эшкә ярамый торган кешеләргә әверелүләренә борчыла. Руханилар дини уку йортларында дөньяви белемнәрне һәм рус телен укытмауга теш-тырнаклары белән каршы торганнар. Өстәвенә, русча укыту – хәрам, дип надан муллалар халыкка акылсыз фәтваләр биргәннәр. Алар гади халыкны бик нык куркуга салалар һәм кешеләр туган илләреннән күченеп китә башлаганнар һәм һиҗрәтләрендә күп җәфалар күргәннәр. Шул рәвешле, Г. Исхакый фикеренчә, надан муллалар аркасында халык күпме авырлыклар татырга мәҗбүр булган. Кадимче муллаларның ысуле җәдидкә, русча укытуга каршы булу сәбәбен шунда күрә: гади халык китап укый башласа, руханиларның сүзләренә колак салучы булмаячак, үзләренчә эшли башлаячаклар, шуңа күрә җәдидчә укыту – хәрам, дип фәтва биргәннәр һәм үзләре белән бу мәсьәләдә килешмәүчеләрне көферлеккә чыгара башлаганннар. Шул рәвешле үз файдаларын гына кайгыртканнар. Бу инде бөтенләй ислам өйрәтүенчә булмаган, кешене имансызлыкта гаепләргә ярмаганлак хакында Р. Фәхреддин болай кисәткән: “Шуның өчен бер мөселман никадәр галим һәм үзенчә никадәр диндар булсын, башка бер мөселманның диненә хуҗа булырга, аның иманы, мәзһәбе һәм ахыргы хәле хакында хөкем итәргә хакы юк. Галим затларның вазифалары халыкларны диннән сөрү түгел, бәлки дингә кертү һәм якынайтудыр”.
“Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә курчак туе тасвирланганда, Г. Исхакый никах укучы мулланың Коръәнне үзенә ошаган җирләрне яхшылап, сузып укуын, үзенең нәфесенә туры килмәгән җирләрен бөтенләй төшереп калдыруын сурәтләгән. Аның аша автор үз заманындагы дин әһелләренең типик портретын биргән. Элекке руханилар шул рәвешле Коръәннең үзләре теләгән аятьләрен генә кабул иткәннәр, шулай ук Коръән һәм хәдисләргә үзләренә кирәк булган мәгънә биргәннәр.
Г. Исхакый белдергәнчә, иске карашлы голямалар халыкка бер файда китерә алмаганнар, тик яңа тарикатьләр, яңа ишанлыклар, яңа ялган карашлар, Иблис үзе дә белмәгән хәйләләр генә тудыра алганнар. Автор иске карашлы голямалар дигәндә, нигездә, ишаннарны күздә токан, татар руханилары уйлап чыгарган иң зур афәт итеп ишанлыкны санаган һәм аны милләт бетүенең төп сәбәбе итеп күрсәткән: “Яурупа халкы чыбыксыз телеграфлар, телефоннар эшләтүне кәшеф кылдылар. Әмма без аннан да зур нәрсә кәшеф иттек. Ул нәрсә дисеңме? Ул—ишанлык!! Шундый нәрсә ул, әгәр ул бер кешедә булса, дөньяның һәммә тәрәкъкыяте бер якта торсын! Ул сиңа дәүләт бирә! Ул сиңа дәрәҗә бирә! Ул сиңа, кирәксә, фатиха, алырга теләүчеләргә гүзәл-гүзәл хатыннар бирә! Хасыйле җаның ни тели шуны бирә! Яурупа голямасы безнең шәрык халкын хәйләкәр, үткен таифә дигән сүзләренә мин моңарча ышанмый идем. Моннан соң ышандым, ышанмый хәл дә юк. Телеграф берлән халык берлән сөйләшеп кенә була. Буның берлән бөтен халыкны үзеңә кол итеп була. Моннан зур тагы ни эш бар?!!”.
Г. Исхакый ишанлыкны фәхеш һәм зина кебек начарлыклар белән бер рәткә куйган һәм аларның агуларын эчкәнгә халык һәлакәткә дучар булган, дип язган. “Ике йөз елдан инкыйраз” әсәрендә Җәгъфәр атлы герой “Ишанизм и его подследствия” исемле бер китап укый. Анда болгарларның, ягъни татарларның бетүенә нәкъ менә шул ишанлык сәбәпче икәнлеге язылган. Әдип, моның белән генә чикләнмичә, аны хәтта урта гасыр мәҗүсилеге дип атаган. Ишанлык “шулкадәр гайрәтле, эшлекле, тырышчан болгарларны бернигә ярамаслык ялкау сыер төсле, хайванлык дәрәҗәсенә төшерергә ишаннар гына сәбәп булган иде”. Димәк, Г. Исхакый, болгарларга ишаннар китергән кадәр зарарны бер сыйныф та китермәгән, дип санаган.
Суфи тарикатьләре Урта Азиядән татарларга үтеп кергәч, әхлакка өйрәтә дип, кешеләр шуларга керә башлаганнар, әмма аларның әхлаклары, киресенчә, бозылган гына. Моның сәбәбен Г. Исхакый “һәр начарлык намаз укыгач бетә, ишаннар – оҗмах юлын күрсәтүчеләр” дигән беркатлы ышануда күргән, чөнки җәмгыятьтә, ишанга кергән кеше никадәр гөнаһлар эшләсә дә, кыямәт көнендә котылыр, дигән ялгыш караш киң таралган иде. Автор фикеренчә, ишаннар, киресенчә, халыкны тәмугка гына алып баралар һәм кыямәт көнендә һичшиксез җәзаларын алачаклар.
Г. Исхакый үзенең әлеге тирән мәгънәле әсәре аша башка әдипләргә, галимнәргә ишаннарның милләткә китергән зарарларын үтемле итеп аңтата һәм иҗатларына тәэсир итә алган.
Г. Исхакый милләт өстенә яуган бөтен бәлаләрнең сәбәбе исламны дөрес аңламаудан килгән, дип санаган. Руханилар фикыһның истинҗа, хәез, нифас кебек вак мәсьәләләрен бик яхшы белгәннәр, ә җитди мәсьәләләрне аңларлык дәрәҗәдә булмаганнар.
Әдип фикеренчә, болгарлар ислам диненә кермәгәннәр, алар исламның өске кабыгы белән ябылган бер мәҗүси динне генә тотканнар, тыштан караганда ул ислам кебек күренсә дә, эчтән чып-чын мәҗүсилек булган, болгарларның үсешен тоткарлаган шундый дин Мөхәммәд пәйгамбәр алып килгән дин булмаган. Аның бу карашлары күпмедер дәрәҗәдә Г. Курсавиныкы белән аваздаш: ул да, пәйгамбәр заманындагы элекке исламга кайтсак кына, җәмгыять төзәлә алачак, дип санаган.
Г. Исхакый шулай ук бездәге ислам диненә Конфуций тәгълиматлары үтеп керү сәбәпле дә, чын дин бозылган, дигән фикер әйткән. Г. Гобәйдуллин аның бу сүзләрен аңламый, әдипне Конфуций динен кытайлар гына тотуын белмәвенә гаҗәпләнә һәм бу диннең татарлар белән бернинди катнашы булмавын әйтә. Безнең уйлавыбызча, Конфуций тәгълиматлары дигәндә, автор кәлям һәм дини фәлсәфәне күздә тоткан.
Г. Исхакый консерватив дин әһелләренең зарарын, тискәре якларын киң аудиториягә матур әдәбият аша җиткерүчеләрнең беренчеләреннән булган, чөнки шәригать мәсьәләләрен яхшы белгән, динне дөрес аңлаган, җәдидчелекне актив рәвештә яклаган. Үзенең “Ике йөз елдан инкыйраз” әсәрендә ул руханиларга тәнкыйди күзлектән карап бәя биргән, бик күп кешеләрнең күзләрен ачкан, иске карашлы руханиларның чын йөзен күрсәткән һәм моны төрле дәлилләр белән үтемле итеп, нәфис чаралар ярдәмендә оста итеп эшли алган. Дини наданлык, әхлаксызлык белән көрәшүендә аңа күренекле дини реформаторларыбызның эшчәнлеге, иҗатлары үрнәк булган һәм ул аларның эшен күпмедер дәрәҗәдә дәвам иткән. Г. Исхакый “Ике йөз елдан инкыйраз” әсәре аша үзеннән килгән әдипләр иҗатларына, галимнәр эшчәнлекләренә тәэсир иткән, йогынты ясаган. Соңгы елларда кайбер дин әһелләре тарафыннан кадимчелекне һәм тәкълидне яңадан торгызу процессы, кадими карашлы дин әһелләренең хезмәтләрен артык пропагандалау күренеше күзәтелә башлады, әмма моның яхшыга илтмәве, милләтебезне саклап калуда куркыныч тудыруы, торгынлыкка алып баруы хакында Г. Исхакыйның безне кисәтеп калдырганын онытмаска кирәк.