«Бу китапны милләтебез үз акчасына чыгарды!»

Милләт өчен җан атучы, исеме күпләргә таныш Наил Нәбиуллин Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасын китап итеп чыгарды. 2500 данә тираж белән. Бу әсәр соңгы мәртәбә китап булып моннан бер гасыр элек чыккан булган.

Китапны чыгару өчен Наил Нәбиуллин «Азатлык» татар яшьләре берлегендәгеләр белән акчаны халыктан җыйды. Ел ярым эчендә кирәкле сумма җыелып беткән.

– Исхакый бу әсәрне бик күп еллар дәвамында язган. Башта бер өлешен. Тик тентү вакытында кулъязмаларны тартып алганнар. Бер өлешен төрмәдә язган. Бер җирдән икенчесенә күченгән, полиция эзләгән аны, полициядән качып яткан. Шундый шартларда да, язуыннан туктамыйча, сигез ел дигәндә тәмамлаган. Без чыгарырга алынгач та, билгеле бер кыенлыклар аша уздык. Беренче тапкыр китап чыгаруым бу минем мәсәлән. Ләкин нәтиҗәсеннән канәгатьмен. Бу китапка Гаяз Исхакыйның имзалары керде. Алар моңа кадәр беркайчан да, беркайда да чыкмаган иде. Моннан тыш. уникаль фотолары бар. Милли оешмабыз «Азатлык»ны да тарихка кертәсе килде, аның да фотолары бар. Шул ук вакытта галимәбез Лена апа Гайнанованың фотосын чыгардык. Бу галимә 1970нче еллардан алып, яшереп, качырып Гаяз Исхакыйның биографиясен туплаган һәм әсәрләрен җыйнап барган

70нче елларда Советлар властена каршы көрәш алып барган кеше буларак, Гаяз Исхакыйга каршы көчле тәнкыйть яуган, аның исемен әйтү дә куркыныч булган. Ә галимә Лена Гайнанова Гаяз Исхакый шәхесенә гашыйк булып, аның әсәрләрен, романнарын, биографиясен, фотоларын тамчы-тамчы җыеп барып, 1990нчы еллар килеп җиткәч, ирек вакытында беренче томнарын чыгарган шәхес. Ягъни ул белгән: киләчәк бер көн, Гаяз Исхакыйның иҗатын чыгарырга мөмкинлек булачак. Ул аны егерме елдан артык саклап, туплап килгән. 90нчы еллар килгәч, Исхакыйның «Зиндан» дигән беренче калын җыентыгын чыгарды. Әсәрләреннән торган беренче биш томын да әзерләп бирде. Тик кызганыч, Лена апаның эшчәнлеге тиешле дәрәҗәдә бәяләнеп бетмәгән. Бүгенге көндә дә ул күпмедер дәрәҗәдә онытылган шәхес. Галимә буларак та, Исхакыйны күтәрүче буларак та. Исхакый буенча берни эшләмичә, бер берсеннән хезмәтләрен күчереп язган кешеләр үзләренә «Исхакыйны чыгаручылар» дигән исем алдылар. Ә Лена апа гел ышыкта калып барды, шуңа күрә без аның фотосын чыгардык. Аның турында үземнең кереш сүземдә дә язып җибәрдем. Бу китап аның хезмәтен дә бәяләү. Бүгенге көндә Гаяз Исхакыйның безгә килеп җитүендә иң зур эш башкарган кеше – Лена Гайнанова. Хәзерге вакытта 82 яшендәге бу галимә һаман да Исхакый дип җан ата. Бу китапны да, фәнни хезмәткәр буларак ул карап чыкты – хаталары юкмы, әсәр оригиналы белән чагышамы, дип. Үз пенсиясеннән дә зур суммада акчалар бирде.

– Наил, китап чыгарганда ни өчен нәкъ менә Гаяз Исхакыйны һәм аның «Зөләйха» әсәрен сайладың?

– Гаяз Исхакыйны мәктәптә укыган вакытымнан ук белсәм дә, аңа бик игътибар бирмәдем. Тик 2014нче елда Төркиягә баргач, беренче мәртәбә Гаяз Исхакыйның Истамбул шәһәрендәге каберендә булу бәхетенә ирештем. Аның быел вафат булуына 65 ел тулды, ул 1954нче елда Төркиянең Анкара шәһәрендә вафат булган. Билгеле булганча, тормышы мохаҗирлектә үткән, чөнки Советлар Союзы хакимиятеннән качып, ул Төркиягә күченергә мәҗбүр булган. Исхакый каберендә булганнан соң, рухым аның белән сөйләшкән кебек булды. Каберендә еладым. «Синең исемеңне Татарстанга кайтарачакмын, әсәрләреңне чыгарачакмын, сүз бирәм!» – дидем. Әлбәттә, бу – озак юл булды. Биш ел үтте бу сүзләремнән соң. Татарны дөньяга таныту өчен, татарны үз хыяллары, фикерләре белән яшәтү өчен гомеренең ахырына кадәр яшәгән шәхесләрнең берсе ул. Язучы Вахит Имамовның шактый кызыклы сүзләре бар һәм мин алар белән тулысынча килешәм. «Татарның соңгы ике гасырлык тарихында милләтне дәүләтле итү, татарны кабаттан бөтен дөнья мәйданына чыгару өчен Гаяз Исхакыйдан да битәррәк җан атучы, бар гомерен фәкать шушы максатка гына багышлаган шәхес, барыбер, табылмады», – ди ул. Шуңа аны танытасы килде. Гаяз Исхакыйның иң бөек әсәрләреннән берсе – «Зөләйха». Чөнки бу әсәр 18-19нчы гасырда Идел-Урал җирлегендә татарларны көчләп чукындыру афәтен чагылдыручы бердәнбер (!) әдәби әсәр. Зөләйха образы җыелма образ. Кыю, горур татар хатын-кызы образында бөтен татарларның чагылышы бар. Зөләйха үзен кызганмыйча, бөтен авырлыкларга түзеп милләтен, динен сатмый һәм бөтен дөнья алдында татарның сабыр, чыдамлы, горур икәнен күрсәтә. Зөләйха әсәре бүгенге көндә дә бик актуаль. Чөнки татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек. Ике ел элек татар теле ихтыяри дәрәҗәгә төште. Милләтебез Зөләйха хәлендә. Хәле бик авыр, тик өмет сүнмәгән. Зөләйха образы милләткә нык кирәк бүген. Исхакый күктән алып язмаган бу образны. Фәүзия апа Бәйрәмова күптән түгел «Гөләйза» дигән әсәр чыгарды. Гаяз Исхакыйның күрше авылында гына Гөләйза исемле бер хатын-кыз яшәгән икән. Аны да көчләп чукындырганнар, ул да көрәшкән. Документаль дәлилләр бар бу мәсьәләдә. Исхакый да бәлки шул Гөләйзаны күз уңында тотып язгандыр, бу әсәр ниндидер уйдырма түгел.

– Китап чыгару җиңел эш түгел. Финанс кыенлыклары да булгандыр?

– Ел ярым буе акчасын җыйдык. Тамчылап җыйдык. 240 мең сумга төште ул. Моннан тыш, дизайн, рәсем эшләренә дә 30 мең сум акча китте. Тышлыгына рәсем ясату өчен чын рәссам ялладык. Ул – татар хатын-кызлары образларын күп тапкырлар ясаган мәшһүр рәссамыбыз Булат Гыйльванов. Акча авырлыклар белән җыелды. Кемдер 500, кемдер 100 сум бирде… Бу очракта «Безнең гәҗит»кә аеруча рәхмәтлемен, чөнки «Зөләйха»га акча җыябыз», – дигән сүзләрем белән интервью чыккач, күп милләттәшләр шалтыратты, ярдәм итте. Халкыбыз битараф калмады, китапның кирәклеген аңлады. «Безнең гәҗит»кә биргән интервьюмда: «Бу китапны милләт үзе чыгарырга тиеш», – дигән идем, чынлап та милләт аны үзе чыгарды. Монда ниндидер дәүләт оешмаларыннан, түрәләрдән бер тиен акча алынмады, гәрчә, кайберләренә мөрәҗәгать иткән булсак та. Хәтта милли оешмалар да ярдәм итмәде. Мәсәлән, безнең Төркиядә, Истамбул шәһәрендә «Идел-Урал» җәмгыяте бар. Аларның турыдан-туры бурычы – безнең милләтне кайгырту. Чит илдә татарлыкны үстерү. Кирәк вакытта ярдәм кулын сузу. Аның җитәкчесе Гөлтан ханым Ураллыга ел дәвамында матди ярдәм сорап, ике тапкыр мөрәҗәгать иттем. Йөз сум бирсә дә, җитә иде. Тик ярдәм булмады.

– Китап сатуга чыгачакмы?

– Китапның күп өлешен татар мәктәпләрендә татарча укыткан укытучыларга, төбәкләрдәге милли активистларга бушлай таратачакбыз. Бер өлешен сатып, Гаяз Исхакыйның тагын бер әсәрен: «Өйгә таба»ны чыгарырга ниятлим. «Зөләйха» китап буларак чыкты да, бетте түгел. Хәзер аны башка телләргә дә тәрҗемә итәбез: гарәп, инглиз, рус, төрек, япон теленә.

– Наил, Яңа елга кадәр вакыт аз калып бара, быелга тагын нинди дә булса эшләп бетерәсе эшләрең калдымы?

– Быел Алтын Урда Дәүләтенең 750 еллыгы. Без балаларыбызны татар тарихы белән таныштырмакчы булабыз, шул максатлар белән, Алтын Урда чоры тәңкәләре кыяфәтендә шоколад чыгарып, Яңа ел алдыннан татар балаларына таратачакбыз. Укытучылар аша, яки башка кешеләр аша, ләкин төп бурыч – тәңкәләрне таратыр алдыннан алар Алтын Урда тарихын балаларга сөйләргә тиеш була. Сүз уңаеннан, шоколад кебек ясарга, Үзбәк хан чорындагы тәңкәне алдык. Анда Барс рәсеме ясалган. Кайбер иптәшләр Татарстан гербына карап: «Барс безнеке түгел ул», – ди. Барс кулланылган, җәмәгать. Алтын Урда дәүләте иң зур үсеш чорында булганда, аның тәңкәләрендә барс сурәтләнгән. Мондый шоколадларны мең данә чыгарачакбыз.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА
Безнең гәҗит.

Җавап калдыру