Мөһаҗир Исхакый

1918 елның апрелендә большевиклар Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, идарә әгъзалары белән бергә Гаяз Исхакый да Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу шәһәрдә ул ярты ел яшәп ала, ул аның туган Идел-йортыннан гомерлеккә чит җирләргә китү арасында күчеш чоры була. Әдип большевикларның власть башында озакка калачак­ларына…

1918 елның апрелендә большевиклар Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, идарә әгъзалары белән бергә Гаяз Исхакый да Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу шәһәрдә ул ярты ел яшәп ала, ул аның туган Идел-йортыннан гомерлеккә чит җирләргә китү арасында күчеш чоры була. Әдип большевикларның власть башында озакка калачак­ларына ышанмый, Себердә дә киң эшчәнлек җәелдерә. 1918 елның 7 декабреннән «сәяси, әдәби төрек-татар газетасы» булган «Маяк» чыга башлый. Ис­хакый беренче саннарда ук Себердә яшәүче милләттәшләрен шәһәрләрдә – кала, салаларда авыл мәҗлесе идарәләрен сайларга чакыра һәм, чыннан да, Кызылъяр шәһәрендә 28 кешелек Милли идарә сайлана.
 
Г.Исхакый Версаль солых конференциясенә зур өметләр баглый. «Маяк»ның 2 санында «Солых конференциясе» исемле мәкаләдә автор болай ди: «Солых конференциясе вакытында үзләрен искә төшертә, мәҗлес тирәсендә кирәкле урында кирәкле сүз дә әйтә белгән мәхкум (кыерсытылган) милләтләр мәхрүм калмый­, үзләренә кирәкне ала. Моңар тарихта дәлилләр бик күп. Балкан халыклары, әрмәннәр, бельгиялеләр, финнәр, чехлар, славяннар – болар һәммәсе иң якын тарихта… Динен, милләтен саклыйм, киләчәктә хөр милләт булып торыйм дигән бар халык өчен, әлбәттә, шуннан башка бер юл юк».
 
Бу чордагы сәяси вәзгыять турында Исхакый болай фикер йөртә: «Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1918 елның 11 ноябрендә Аурупада вакытлы килешү игълан ителде. Без алманнарның җиңелүләренә ышанмаганга, бу эшне Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп сугыш чыгымнарын Русия өстенә күтәртеп, шуларны каплатыр өчен Русияне бүлү башлануының башы дип аңладык. Шул Русияне бүлешүдә үзебезнең халкымыз­ның сәяси «ризыгы» хуҗасыз калмасын өчен, Аурупага солых мәҗлесләренә катышырга вәкилләр күндерүне кичектерелми торган бер милли эш итеп карадык («Яңа милли юл». – Солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар вафат. – 1939, 3 сан, 16 б.).
 
Исхакый турында күп очракта «совет властен кабул итмәгән, чит илгә киткән» дип кенә язалар. Юк, чит илгә ул Ватанына әйләнеп кайту өчен киткән. Югыйсә, аңа Парижга, Версаль солых конференциясенә барырга омтылу нигә кирәк иде? Бу конференция Милли мәҗлес тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал бәйсез җөмһүрияте төзү турындагы карарларны якларга, расларга тиеш. Милли мәҗлес делегатлары Версальгә әнә шундый өмет белән бара. Әмма С.Максуди, Ф.Туктар, Г.Исхакый катнашкан солых конференциясендә Россия ягыннан большевиклар булмый. Шуңа делегатлар конференциядә Идел-Урал төрек-татарларының хәле, теләкләре мәсьәләләрен күтәрсә, газеталарда язып чыкса да, сөйләшүләр берьяклы гына булып кала. Г.Исхакый шул китүеннән Ватанына кире әйләнеп кайтмый.
 
Исхакыйның Ватаныннан читтә яшәгәндә иҗат иткән 11 әдәби әсәре мәгълүм. Алар: «Дулкын эчендә», «Өйгә таба», «Көз», «Җан Баевич», «Локман хәким», «Татар кызы», «Хәят юлында», «Тәүбәгә килгән хатын», «Олуг Мөхәммәд». Ә әсәрләрнең икесе – «Ике ут арасында» драмасы һәм «Олуг бәйрәм» исемле хикәясе, әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай язганча, әтисенең башка әйберләре белән бергә Варшавада бер саклык банкында кала, ул банкка бомба төшеп, бина җимерелә.
 
Чит илгә киткәч, Исхакый 1920-1923 елларда гына да 7 әдәби әсәр иҗат итә, әмма берсен дә бастыра алмый. Ул елларда әдип бик авыр матди кысынкылыкта яши. Исхакыйның кызы Сәгадәт 1924 елның 2 мартында Берлиннан әтисенең энесе Әхмәтхәсәнгә хат яза. Анда мондый юллар бар: «Китапны алгансыңдыр дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар моннан тагын да җибәрелеп торыр. Китаплары басылса һәм укылса, әтигә күңеллерәк булыр иде. Аның язган китаплары күп, ләкин язган бере чемоданнан ары китмәгәнгә, язу теләге дә сүрелә. Халык аның китапларын бик теләп укыр иде, әлбәттә. Сәяси китаплар түгел алар…» Гаяз Исхакый, күрәсең, ул китапларын Ватанында бастырырлар дип өметләнгән. Әмма аның китапларының кулъязмаларын да, Сәгадәтнең һәм үзенең Әхмәтхәсәнгә язган хатларын да органнар эләктереп барган.
 
Г.Исхакый берничә тапкыр матбага ачарга омтылыш ясап карый. Бу мөмкинлек бары тик 1928 елда гына туа. Архангелдәге сөрген елларын бергә кичкән фикердәше, бу чорда исә Польша хөкүмәтенең башлыгы, маршал Иозеф Пилсудский (1867-1935) әдипне Варшавага чакырып ала, аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Варшавада торып, кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир Чагатайлар да катнашып, Берлинда «Милли юл»ны (соңыннан «Яңа милли юл») чыгара башлагач та (мәҗмуганың беренче саны 1928 елның декабрендә дөнья күрә) язган әсәрләрен 1937 елга кадәр бастыра алмый. Бу хәлгә беркадәр ачыклык кертү өчен махсус органнар туплаган документлар арасыннан бер хатка мөрәҗәгать итик: “Президент полиции г.Берлин. Полицейский отдел Шарлаттербург-Тиргартен. – В рейхоляйтунг НЕDAN, отдел внешней политики г.Берлин, Маргаретенштрассе. Касательно Аяса Исхаки. Входные и нумерация обработки 2 ноября 1936. День записи 30 октября 1936. – Просьбу Айас Исхаки о разрешении ему, как исключение, открыть самостоятельную типографию (наборочную), согласно §3, ст.2 третьего распоряжения о временном построении немецкого ремесла от 18.01.1936 г., я утверждаю сегодня.
 
По поручению подпись: Больц”.
 
Бу документтан шул аңлашылса кирәк, Г.Исхакый үзенең «Милли юл» мәҗмугасын үз типографиясендә түгел, ә берәр чит кеше типографиясендә «өйдәш» булып бастырып килгән. Ә әдәби китаплары исә эшмәкәр буларак үз типографиясе оешты­рылгач кына басыла башлый. Басылган китапларның алгы тышының эченә: «Бу әсәр «Милли юл»ның үз матбагасында хәреф тезү машинасы илә тезелде» дип язылган.
 
Китаплары басылып тора, 11 ел инде «Милли юл» мәҗ­мугасы нәшер ителеп килә… Г.Исхакый 1919 елда туган илен­нән киткәннән бирле, мөгаен, беренче тапкыр тынычланып, әсәрләр язса, бастырып чыгарырга мөмкинлек булуына куанып яшәп алгандыр. 35 еллык мөһаҗирлек чорында бу еллар әдипнең иң бәхетле еллары булгандыр. Әмма дәртләнеп, бөтен көчен иҗат эшенә җигеп, җимертеп эшләп ятканда, Гитлер Польшага сугыш ача. Г.Исхакый, Польша хөкүмәтенең киңәшен тотып, эмигрантлар оешмасы «Прометей» җитәкчеләре белән бергә 1939 елның 6 сентябрендә Варшавадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Үзе язганча, өеннән кулына бер сумка тотып кына китә.
 
Шулай итеп, сугыш Г.Исхакый өчен шәхси фаҗига китерү­дән башлана. Шуннан соң аңа беркайчан да үз матбагасын кору насыйп булмый. Мондый вәзгыять килеп чыкмаган булса, без – укучылар да әдипнең югарыда аталган тагын ике әсәрен күрә алыр идек. Татарның үткәндәге шанлы тарихы, агымдагы хәлләре, киләчәккә өметләре турында утызынчы елларда язылган, рус, француз, поляк, япон телләрендә чыккан «Идел-Урал» очеркының татарча басмасы булмавы да югарыда бәян ителгән хәлләр белән аңлатыладыр, күрәсең.
 
Сугыш афәте шулай ук Г.Исхакыйның Европа һәм Ерак Көнчыгыш илләре белән бәйләнешен дә чикли. Төрле илләрдә бик иркен йөри ала торган әдип нигездә бер урында – Төркиядә генә яшәргә мәҗбүр була.
 
Г.Исхакый, Берлинда басылып чыккан (мөһаҗирәтнең баштагы чорында иҗат иткән) китапларыннан соң, 20 ел буе әдәби әсәрләр язмый. Бу чорда ул каләмен публицистика өлкәсенә җигә. 1928-1939 елларда нәшер ителгән «Милли юл» («Яңа милли юл») мәҗмугасының һәр санында (барлыгы 136 саны дөнья күрә) әдипнең бер яки ике зур мәкаләсе басылып бара. Мәҗмуга чыккан дәвердә, 1931 елда өч ай мөселман Көнчыгышында сәфәрдә булып кайта. 1933-1936 елларда Ерак Көнчы­гыштагы илләрдә яши. Шул чорда гына «Яңа милли юл»да мәкаләләре бераз сирәкләнеп ала.
 
Г.Исхакыйның чит илдәге тормышын күзәткәндә, аның оптимизмына, оештыру сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Аның 1933-1936 елларда Ерак Көнчыгыштагы эшчәнлеген алыйк. Ул анда 1918 елда Уфадагы Милли мәҗлестә үзе һәм фикердәшләре тарафыннан тәкъдим ителгән Идел-Урал милли мохтариятның моделен кора. Мөһаҗирләрне милли байрак астына туплый. Милләттәшләренең дини мәхәллә тормышын дөньяви милли-мәдәни җәмгыять тормышына әверелдерә.
 
Ул Япония, Кытай, Корея, Маньчжуриядә яшәүче татарларның 17 мәхәлләсен бер Милли мәркәз астына туплый. 1935 елның 4-14 февралендә Мукденда уздырылган Корылтайда Идел-­Урал төрек-татар дини-милли җәмгыятенең Г.Исхакый төзегән Уставы кабул ителә. Мәркәз каршында диния, мәгариф, финанс эшләре буенча шөгъбәләр (бүлекләр) оештырыла. Барлык мәхәлләләрдә дә шул шөгъбәләрнең бүлекчәләре төзелә. 1935 елның 1 нояб­рендә Мукден шәһәрендә «Ерак Шәрыктагы Идел-Урал төрек-татарларының атналык газетасы» «Милли байрак» чыга башлый. Газетаны ярты ел чыгарышкач, Г. Исхакый 1936 елның мартында Европага китеп бара. Газетаның һәр санында «мөәссисе (нигезләүче) Г.Исхакый» дип языла.
 
Газета җитәкче бер органга әверелә. Бөтен мәхәлләләр тормы­шын як­тыртып бара. Милләттәшләребез үз Ватаннарында уйларга да мөмкин булмаган тормыш белән яши. Әйтерсең лә алар параллель дөньяда тереклек итә. Әйтик, Явыз Иванның Казанны алган көнне – 15 октябрьне ел саен кайгы көне дип игълан итеп, һәр мәхәлләдә Коръән укып, шәһид киткәннәрне искә алалар. 1917 елда Ватаннарында корылган Милли мәҗлеснең 20 еллыгын зур тантаналар ясап билгеләп үтәләр. Ураза, Корбан гаетләре олы бәйрәм көннәре итеп үткәрелә (ә бу елларда Советлар берлегендә мәчет манаралары киселә, муллалар эзәрлекләнә, ураза һәм Корбан бәйрәме көннәренә туры китереп, атеистик та­машалар оештырыла).
 
Бу чараларның барысы да газета аша алдан хәбәр ителеп, урыннарда кичәләр уздырылып, соңыннан һәр мәхәлләдә узган кичәләрдән хәбәрләр басыла. Һәр елны Тукай көннәре дә милли бәйрәм итеп уздырыла. Газета кайчагында 12 битле дә булып чыга. Төрле мәхәлләләрдә яшәгән милләттәшләрнең бер-берсен котлаулары, кайгы уртаклашулар, яки иганәчеләрнең исемнәре, сәүдәгәрләрнең рекламалары берничәшәр битне ала. Һәр төбәктә яшьләр, хатын-кызлар түгәрәкләре эшли, концертлар, спектакльләр куела.
 
Алты еллык дини-милли мәктәпләр дә ачыла. Идел-Урал комитетының уставы буенча, шул мәктәпне тәмамламый торып, балаларны чит уку йортларына бирү тыела. Һәр гаилә шул кагый­дәне төгәл үти. Яшь буынның чит-ят мохиттә үсеп, үз милли гореф-гадәтеннән, теленнән читләшер, ят милләтләр эчендә югалыр дип куркып яшәгән татарлар бөтен күңелләре белән җирле җәмгыятьләрнең эшенә катнаша. Газетада һәр мәхәлләнең тормышы көзгедәге кебек чагыла. Татар яшьләренең үз ишләрен табып өйләнешүләр мөмкинлеге туа.
 
Мөһаҗирләр, туган җирләрендә үзгәреш булыр, большевиклар властьтан китәр дә, ирекле илебезгә кайтырбыз дип өметләнә. Бөтен хосусиятләрен саклап, алар үзләрен Советлар илендә динсез, телсез калган милләттәшләренә беренче ярдәмчеләр булачакларына ышана. «Милли байрак»та үзара котлашулары һәрвакыт «киләсе бәйрәмнәрне үз Ватаныбызда каршыларга язсын» дигән сүзләр белән тәмамлана. Европадагы Г.Исхакый­дан килгән котлауларда да шундый ук теләкләр кабатлана: «Мөхтәрәм милләттәшләр, Корбан бәйрәмеңез мөбарәк булсын. Милли-дини эшләремездә эшләүче, чалышучы, матди-мәгънәви ярдәм итешүче бөтен милләттәшләребезнең эшләре уңышлы булып, тиз көндә хөр-мөстәкыйль илебездә бәйрәмнәребезне бергә-бергә итәргә Тәңре насыйб итсен. Варшава» («Милли байрак». 1938, 13 (112) сан).
 
«Милли байрак» газетасының 116 саны кулдан языла. Бу эшне Ибраһим Дәүләткилде башкара. Аның хатыны – газетаның нигездә алып баручысы Рокыя Мөхәммәдиш-Дәүләткилде һәр санда үзенең төпле мәкаләләре белән мөһаҗирләрнең милли хисләрен куәтләндереп тора. Бу ике фидакярның милләткә иткән ун еллык хезмәтләре соңыннан советлар төрмәсендә ун еллык тоткынлык белән түләнә…
 
Бу бердәм җәмгыятьнең, Г.Исхакый төзеп калдырган хө­күмәтнең нигезе шундый нык була ки, балигъ булган милләт­тәшләрдән җыелган взноска һәм баерак кешеләрнең иганә акчасына гына яшәсә дә, ул ун ел дәвамында – 1945 елда совет гаскәрләре Маньчжуриягә басып кергәнгә кадәр эшли: газета да чыгып килә, дини-милли мәктәпләр дә эшли, шул мәктәпләр өчен китаплар, уку әсбаплары да нәшер ителә. «Идел-Урал» комитетының бу ун еллык эшчәнлеге Ерак Шәрыкта яшәүче татарларның милли аңы үсүгә ярдәм итә. Хәзер төрле илләргә таралып яшәгән милләттәшләребезнең күбесе Ерак Шәрыктан киткән кешеләр. Туксанынчы еллардан башлап алар Казанга күпләп килде. Чит-ят җирләрдә гомер иткән татарларның туган телебезне, динне генә түгел, тарихыбызны да бик әйбәт белүе, милләт җанлы булулары гаҗәпкә калдыра иде. Ә алар безнең телсезлеккә, динсезлеккә, бездәге битарафлыкка гаҗәпләнде… Алардагы һәм балаларындагы югары милли үзаң, дингә, телгә, үткән тарихыбызга хөрмәт, баксаң, Г.Исхакый чәчкән орлыкларның җимеше икән.
 
Г.Исхакый гомеренең соңгы 15 елын Төркиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиядә калган әсир милләттәшләр Төркиягә күчәргә ярдәм итүен сорап иң беренче Г.Исхакыйга мөрәҗәгать итә. Әдип җиң сызганып әсирләргә беренче ярдәм – посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Исхакый, милләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркия­гә китерү буенча да эшли.
 
1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә… тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», – дип хәбәр итә. Дөньякүләм танылган галим Әхмәт Тимергә язган хатында ул: «Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокукларын кайтару эшендә тырышабыз», – ди. Йөзләрчә татар әсирләре Г.Исхакый ярдәме белән Төркиягә килеп урынлаша.
 
Г.Исхакыйга Ерак Көнчыгыштагы илдәшләре исә Төркия граж­данлыгы алуда ярдәм итүен сорап яза. 1949-1951 елларда Кобеда яшәүче Габбас Мөхәммәдҗанга җавапларында әдип аталарча һәм дипломатларча Төркия гражданлыгы алу өчен нәрсәләр эшләргә, кемнәр белән сөйләшергә, хәтта гаризаны ничек язарга кирәклеген дә өйрәтә. Аларның гозерләрен үтәү юлында үзенең ниләр башкаруын тәфсилли. Ә алар артында никадәр мәшәкать һәм кыенлык­лар ята. Истанбулдан Анкарага барып йөрүләр, хөкүмәт кешеләре белән күрешүләр, дус-ишләрен дә шул юлда ярдәм итүгә тартулар һ.б.
 
Бу хатлар Г.Исхакыйның чит мохиттә, тар кысаларда яшәгәндә дә милләттәшләренең тормышларын мәгънәлерәк итү, җиңеләйтү юлларын эзләшүен, инде үзе ярдәмгә мохтаҗ көннәрдә дә мөһаҗирләр турында кайгыртып, аларга таяныч булып яшәвен тасвирлый.
 
Г.Исхакый бу хатларда үзенең хәле, сәламәтлеге турында ләм-мим сүз сөйләми. Ә бит ул елларда әдип бик фәкыйрьлектә һәм саулыкка туймыйча яши. Бу хакта ул кызына гына зарлана: утынының бетеп китүе, ә көннәрнең һаман суык торуы, ашказаны авыртуы, «һеморрой» белән интегүе турында яза. Ә шул арада ул Тукай көннәрендә үткәреләчәк «кичәнең репетицияләренә йөрибез», ди. 15 октябрь мәрәсименә чыгышлар әзерли. Шул тынгысыз мәшәкатьләр арасында хастаханәгә дә кереп ята.
 
2011 елда Габбас Мөхәммәдҗанның кызы Рокыя ханым Вафаның әйтүенчә, алар 1953 елда Төркия гражданлыгы алуга ирешкәннәр.
 
Төркиядә Г.Исхакый тырышлыгы белән юлга салынган тагын бер зур казанышны әйтик. «Айлар, еллар маташа торгач, «Америка авазы» радиосын татарча сөйләтергә карар бирделәр», – ди ул Габбас әфәндегә язган хатында. «Америка авазы» – АКШ хөкүмәтенең чит илләргә тапшырулар алып бара торган радиостанциясе. Вашингтонда 1942 елда нигез салынган радио 40 тан артык телдә «сөйләшә», шул исәптән урыс телендә дә («СССРда бу «аваз»ны тыңлау тыела).
 
Күрәсең, мөһаҗирләр шул каналда татарча һ.б. төрки халыклар телендә тапшырулар алып баруны дәгъвалаган һәм уңышка ирешкән. Г.Исхакый Истанбулда Анкарага кызы Сәгадәткә язган хатында «татарча радионың сәгате 4.30 да башлый, 15 дәкыйка (минут) сөрә, аннан соң Төркестан, аннан соң азәри…» дип хәбәр итә. Кызына язган тагын бер хатында исә: «15 октябрь өчен мин «Америка авазы» радиосына үз исемемнән бер сүз сөйләп күндердем, – ди, ә икенчесендә: «Без бу арада биш татар көе җырлатып, «Америка авазы»на күндердек. Шуны вөҗүдкә чыгарыр өчен айдан артык куыштым, телефоннарын сорама да», – ди.
 
Г.Исхакый «салкын сугыш» чорында 1953 елның май аенда Германиянең Мюнхен шәһәренә Америка инициативасы белән оештырылган гайрерус мөһаҗирләренең конгрессына бара. Чыгышлар ясый, «Милли байрак» исемле кулъязма мәҗмугада мәкаләләре чыга. Конгресска Америкадан килгән вәкилләр белән әңгәмәләр кора. Шул Конгресстан соң 1953 елның 11 декабренда Мюнхенда СССР халыклары өчен оештырылган «Америка авазы»ның бер тармагы булган «Азатлык» радио­станциясе эшли башлый. Татарча тапшыруларны инде шул «Азатлык» радиосы яңгырата. Мондый зур эшнең оешуында Исхакыйның да роле булган дия алабыз.
 
Шул Мюнхендагы конгресска китәр алдыннан Г.Исхакый васыятьнамәсен яза. Бу вакытта ул каты авыру. Аны бит Мюнхеннан килеп алалар, мөһаҗирләр бөек юлбашчының конгресска килүен хәлиткеч эш дип саный. Бу шулай була да. Әдип үз хәлен аңлап, я берәр җирдә үлеп калыр­мын дип уйлаптыр (текстта шул ихтималны әйтә) васыятьнамәне бик җентекләп яза. Аны тетрәнеп укыйсың. Ул ватаннарында репрессияләнгән туганнарына да «өлеш» чыгара. Мәсәлән, Исхакый энесе булганга кулга алынып, ГУЛАГ газапларыннан котылып кайткач, 1940 елда 44 яшендә асылынып үлгән бертуган энесе Әхмәтхәсәнне берничә урында телгә ала, әйберләрен васыять итә…
 
Әйе, тимер коймалар бик текә булган шул… Г.Исхакый туганнары хәленнән бихәбәр яши. Чистай төрмәсендә таш идәнгә су сибеп яланаяк бастырып тотып, 14 ай газаплаганнан соң аяксыз калган сеңлесе Гайнелмәрзия турында да, Яуширмәдә Исхакыйларның оясын туздырып, йортларын, малларын тартып алып, туганнарын урамда калдыруларын да, сеңелләренең балаларын укырга алмауларын да, әтисе белән бертуганының улы Касыйм мулланы «Исхакыйдан нинди директивалар аласың?» дип, газаплап, ахыр чиктә Һади Атласилар белән бергә атып үтерүләрен дә, 1938-1940 елларда Исхакый туганнарының репрессияләнүләре кайбер гаиләләрнең фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр булуларын да әдип үзе дә, кызы Сәгадәт тә белми яши…
Гомере буе, революция озакка сузылды, әмма большевиклар барыбер юкка чыгачак, татар халкы бәйсез, хөр мәмләкәт коруга ирешәчәк, дип инанган әдип васыятендә «Идел-Урал мөстәкыйль дәүләте академиясе идарәсе»нә иҗатын бастырудан, 37 дәфтәрдән торган көндәлекләрен чыгарудан килгән табышны «милли юлда әсәр биргән кыйммәтле әдипләрне кызыксындыру өчен милли премия сыйфатында бирелүен васыять итәм», дип язган. «Әгәр Ватаным руслардан азат ителсә, мәетем туган илемә, Казан шәһәренең ислам зиратында, мөмкин булса, Шиһабеддин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри, Һади әфәнде Максуди, Габдулла Тукайларның каберләре янына куелсын», дигән… Ул ашказаны рагы авыруыннан интегә. Үләренә ике ай калгач кына кызы Сәгадәт янына Анкарага күченә. Халкыбызның бөек улы Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә 76 яшендә Анкарада вафат була, үзенең васыяте буенча Истанбулда «Әдернәкапы шәһидлеге» зиратында җирләнә.
 
Илендә чагында башы төрмә-сөргеннәрдән чыкмаган, сөр­геннән котылгач та Идел-Уралында яшәүдән мәхрүм ителгән, киләчәген бәйсез дәүләт итеп күрергә теләгән Ил-йортыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган, дөньяның барлык кыйтгаларын айкап, туктап яшәп алган һәр җирдә үзенең якты эзен кал­дырган, матбагалар корган, газета-журналлар чыгарган, чыгышлары, мәкаләләре белән татарны, аның уй-хыялларын таныткан, үзе гомере буена йортсыз-җирсез булган сәйяр язучыбыз Гаяз Исхакый кебек зур каршылыкларны үтеп, чиксез мирас калдырган тагын кем бар бездә?
 
1992 елда безнең тарафтан төзелгән Г.Исхакый әсәрләренең 15 томлыгы проектына әдипнең кулыбыз җитәрдәй татарча һәм беркадәр төрекчә мирасы гына теркәлгән иде. Хәзерге көндә аның энтузиастлар кулы җитмәстәй, бик күп илләрдә чәчелеп калган мирасын чамалаганда, күптомлык икеләтә, ә бәлки аннан да артыграк күләмдә, 30-35 томнар булып күзаллана. Г.Исхакыйның чит илләрдә гарәп, фарсы, алман, инглиз, француз, поляк, фин, кытай, япон һ. б. телләрдә, шулай ук эмиграциядә нәшер ителгән рус, украин, әзәрбайҗан, әрмән, кырымтатар матбагаларында басылып чыккан мирасын кайчан һәм ничек җыярбыз икән?
 
Төркиядә дистә еллардан бирле мәдәният файдасына эшләп килгән бай фондлар бар. Шул фондлар ярдәмендә төрек галимнәре, Казанга килеп, айлар, еллар буена бездәге чы­ганакларны өйрәнә. Бездә андый мөмкинлек юк. Рево­люциягә кадәр мәдрәсәләр тоткан, нәшриятлар ачкан байла­рыбыз юк. Традиция өзелгән. Безгә хөкүмәт ярдәменә сыенырга туры килә. Г.Исхакыйның дөнья буенча сибелгән мирасын җыйнау буенча киң хөкүмәт программасы төзелергә тиеш. 35 ел гомерен чит илләрдә үткәргән әдипнең иҗатын башкача кайтарып булмаячак.
 
1993 елда Яуширмә авылы мәдәният йортында Г. Исхакыйның тууына 115 ел тулу уңае белән музей ачылган иде. 2-3 энтузиаст тырышлыгы белән генә оешкан әлеге мирасханә беренче елында ук дәүләт музее статусына ия булды һәм Татарстан берләштерелгән дәүләт музее составына керде. Музей елдан ел байый барып, 6 ел дәвамында Казаннан, республика шәһәр һәм районнарыннан, башка төбәкләрдән язучыларны, галимнәрне, хөкүмәт җитәкчеләрен, журналистларны, укытучыларны, укучыларны, студентларны һ.б. үзенә җәлеп итеп торды. Бу музей экспонатлары 1999 елның 30 июлендә ачылган Г.Исхакый музей-утарының фото һәм документлар экспозициясенә нигез булды. Г.Исхакыйның әдәби томнарында төзүче тарафыннан нигездә үз тупланмасыннан биреп барылган фоторәсемнәр, документларның барысы да диярлек башта Г.Исхакый музеенда урын алган иде. Музей хәзер дә экспо­натларга байый тора.
 
Шулай итеп, 70 ел буе онытылып торган Г.Исхакый иң беренче туган туфрагына, үз нигезенә кайтып төште. Ул шулай булырга тиеш тә иде. Әмма Г.Исхакыйның музеен Казанда да ачу зарури. Казанның дүрт йортлы урамына Исхакый исеме бирелде. Шуннан башка башкалабызда татарның бу олуг затын искә төшерә торган бер ядкәр дә юк. Мәркәзебездә Исхакый кебек бөекләргә музей ачу – ул һәркемгә милләтебезнең дә бөек­леген күрсәтүче символ булыр иде.
 
Булачак музейның бинасын да эзләп торасы түгел – әдип үзе укыган Күл буе (Касыймия) мәдрәсәсе. Бу бина Мәрҗани урамында (28 нче йортта) урнашкан. Элек шәкертләр сабак укыган һәм йокы бүлмәсе булган зур бүлмәләр нәкъ музей залларын хәтерләтә. Шунда ук һәйкәлен дә куярга була. Бинаның тирә-ягы туристлар йөри торган маршрутка керә бит. Г.Исхакыйга истәлек тактасы куярлык урыннар да бар. Пушкин урамында «Марусовка» дигән йортта М.Горький да, Г.Исхакый да яшәгән. Истәлек тактасы Горькийга куелган, янәшәсендә Исхакыйга да кирәк бит. Апанаевларның «Доходный дом» дип аталган йортында 1907 елда Исхакыйны кулга алалар, әйберләрен төяп китәләр. Истәлек тактасын шунда да куярга кирәк. Казаннан Яуширмәгә барган вакытта зур юлда музей барлыгы турында зур элмә такта эленсә, азмы-күпме музейга да, авылга да, әдипкә дә шөһрәт булыр иде.
 
Г.Исхакый татар әдәбиятына идеал алып килгән язучы, татарның күңел төпкелендә яткан хыялын – милли бәйсезлек, дәүләтчелек идеясен күтәреп чыккан зат. Аңа 140 «яшь», әмма аның бөтен иҗатында бүгенге көн проблемалары – мәңгелек идеаллар чагыла.
 
Лена ГАЙНАНОВА.

Чыганак: Мәдәни җомга гәҗите

Җавап калдыру