Русиянең киләчәге

Икътисади хәятның иң түбәнге дәрәҗәсеннән башлап иң югары баскычына хәтле урыны булган вә миллият ягыннан караганда да кырык корамадан берләштерелгән йөз егерме миллионлы иске Русияне большевиклар моннан унбер ел элек коммунизм нигезенә корылган бер мәмләкәт хәленә китермәкче булдылар. Революциядән элек сәяси аңлаешның юклыгыннан, халыкның чиксез дәрәҗәдә наданлыгыннан вә рус халкының хыялчылыгыннан файдаланып эшне кулга алу берлә, большевиклар үзләренең хыяллары тормышка татбикъ итәргә керештеләр… Бер яктан, капитализмның, икенче яктан, пролетаризмның тәрәкъкыйлары иң соң дәрәҗәгә килеп йитүләре берлә генә мәйданга чыгуы мөмкин саналган социализмны большевиклар дөнья дәүләтләренең иң фәкыйрь вә иң җитешлексезе булган Русиядә һәм дә мылтык вә сөңге көче берлән мәйданга китерергә теләделәр. Шушы теләкләрен булдырыр өчен унбер ел эчендә кылмаган тәҗрибәләрен калдырмадылар. Бер уңга, бер сулга киттеләр, тагын борылып кайттылар вә бер урында тыпырчынып тордылар. Һичбер төрле тәрәкъкый итә алмагач, таган атына торган балаларның, бик кызышып: «Очамыз!.. Казанга җиттек, Мәкәрҗәгә барамыз!..» – дип кычкырганнары кебек, большевиклар да тапырчынганнары, урында бер туктамыйча: «Алга барамыз!» – дип кычкырдылар.

Бу эшнең барып чыкмаячагын вә бу хәрәкәтләрнең коры бер җүләрлек вә шарлатанлык кына икәнлеген акылы башында булган һәрбер аңлы кеше күптән белгән иде. Ләкин Русиядә искедән калган бераз байлык булганга, бу тилелекләрне ун ел дәвам иттерергә вә артыннан тәҗрибәләр ясарга мөмкин булды. Бу тәҗрибәләр чит илләрдәге бер җимеш агачын үз мәмләкәтләренә күчереп утыртырга охшагандай күренә. Һавасы, суы муафикъ булса, мондый тәҗрибәләр бик яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкиндер. Ләкин большевикларның утыртканы вә халыкка бик мул, тәмле җимешләр бирергә тиеш булган бу социализм агачы тирә-янындагы бөтен үсемлекләрне фида итеп корытып бетерү вә бөтен барлыкларны яндыру вә юк итү кебек зур фидакярлекләр аркасында әлегә чаклы бер җимеш тә бирмәде. Бу хәтле зәхмәт вә мәшәкатьләрдән соң аның бераз күләме зураеп, бала-чаганы кызыктырырлык берничә чәчкә аткандай булса да, аларны да кырау көйдереп төшерде. Ун ел буенча бу хәтле мал, көч, вакыт вә акча түгеп, бу чаклы кан вә күз яшьләре агызып тырышылган бу зәхмәт вә мәшәкатьләрнең гел әрәм генә вә агачының да кысыр булганлыгы бик яхшы аңлашылды.

Русия кебек бик түбән мәгълүматлы халыкларның яшәгәне бер мәмләкәттә коммунизм нигезенә корылган бу тормышның үсүе өчен әле дә уникенең берсе генә дә булмаганлыгы күренде. Шулай итеп, хәзер бөтен коммунизм фикере вә ул нигезгә корылган СССР хөкүмәте идея җәһәтендән генә түгел, бөтенләй икътисадән дә банкрот булды.

Фәкыйрьлек, юксыллык вә ертык-пыртыклыкны бетереп, бөтен халыкны бертигез бай ясап рәхәт тормышка кавыштырырга дип башланган планнар нәтиҗәсендә хәзер Русия халкы дөньяның иң фәкыйрь вә пычрак, вә иң сәләмә, вә сырхау бер халкы булып калды.

Милләтләргә тигезлек вә ирек бирү дәгъвасы берлә корылган совет җөмһүриятләрендәге рус һәм яһүди булмаган халыклар хәзер дөнья йөзенең иң хокуксыз бәндәләре вә иске заманның коллары хәтле дә тавыш вә тыннары чыкмый торган хайван көтүе хәленә әверелде.

Шулай итеп, большевик дәгъвасының берсе генә дә дөньяга чыкмады. Бөтен халыкка бу дәгъваларның берсенең дә мәйданга чыкмаячагы бик күп җанлы дәлилләр берлән исбат ителде. Әле бу көн Русиядә большевизм идарәсе яшәп килгән төсле күренсә дә, ул инде күптән үзенең хикмәте хәятын югалтты. Ул хәзер бары инерция куәте (кувәи гаталәт) берлә генә тәгәри торган бер нәрсә булып калды. Халык өчен ул мәгънәсез нәрсәне аннан алып ташлау мәсьәләсе бер вакыт вә заман мәсьәләсе генәдер.

Большевик машинасы җимерелү берлән аның урыны, әлбәттә, буш калмаячактыр. Һич шөбһәсез. Анда нинди генә булса да бер идарә машинасы корылачактыр. Фәкать шул машинаның нинди булачагы вә кайсы юллардан йөриячәге генә бик мәгълүм түгелдер. Шул хактагы төрле ихтималларны күз алларына китерер өчен, кирәк Русиянең эчендә вә кирәк тышында калган халыклары арасында, большевикның бураны эчендә сау калган, утта янмаган вә суга батмаган барлыкларны бер күздән кичерергә кирәк.

Боларның берсе – милектер. Унбер ел буенча большевикның бөтен тырышуына каршы милек мәсьәләсе 1917 елга караганда да ныграктыр.

Икенчесе – миллияттер. Большевикның интернационализм фәлән дип маташулары, соңгы күренүенә караганда, туп-тугрысы вә дорфа бер формада башка милләтләрне руслаштыруга булып чыкты.

Өченчесе – диндер. Большевикның гүя фикере хөррият өчен дип башлаган диннәргә каршы тартышуы руслардан башка дин әһеле арасында падишаһлар заманындагы миссионерларның хезмәте төсенә кереп китте. Шуңа күрә рус булмаган һәр халык үз бабаларының диненә баглануны тагы да ныгайтты.

Дүртенчесе – хөррияттер. Русиядә 1870 елдан бирле “матбугат”, “вөҗдан” вә “шәхес хөррияте” кебек сүзләр сөйләнә вә языла башлаган булса да, халык бу хөрриятнең мәгънәсен әле дә һичбер төсле аңлый алмады. Бу фикерләр бары зыялы халыкның гына идеалы булып калган иде. Менә унбер еллык большевик идарәсе бу хөрриятләрнең ни дәрәҗәдә кирәк булганын һәркемгә аерым-аерым дәлилләр берлә күрсәтте вә өйрәтте.

Бишенчесе – халыкчылыктыр. Большевизм үзенең идарәсен мөмтаз бер гөруһка, ягъни коммунизм фикерен кабул иткән яки кабул иттем дип ялганлый белгәннәр өчен генә дип торганга, халыкның йөз дә туксан тугыз ярымы бөтен хокуклардан мәхрүм ителгәндер. Ул халык бары имана түләүче, коммунист мирзаларын ашатып эчертүче вә күңелләндерүче генә булып калгандыр. Шушы гайре табигый хәл берлә халык, төрле юллардан тартыша-тартыша, үзеннән-үзе «халыкчылык» фикерен үзенә идеал иттереп куйган вә бик күп тәҗрибәләр берлә шуны аңлаган бер хәлгә килгәндер.

Бу биш әсаскә башка тагы да вак-төяк иярчән хакыйкатьләр дә бардыр. Аларның әһәмияте икенче дәрәҗәдә каладыр. Менә киләчәктә яңа тормыш вә яңа идарә корылганда шул биш әсасне нигез иттереп алырга вә яңа тормышны шул нигез өстенә корырга тиешлемез.

Шушы киләчәк тормыш вә идарә хакында бу көн нинди фикерләр бар? Бу хакта Русиядә, әлбәттә, бик күп җәрәяннар булса да, анда беркем дә фикерен ачык сөйли алмаганга, аларның тәрҗемане әфкяры булган мөһаҗир җәрәяннарын бер күздән кичерәек. Болар монда берничәгә бүленәләр. Ләкин бу бүленү 1917 елдагы кебек сәяси генә булмыйча, хәзер миллият әсасендә бүленүләр бик нык роль уйныйдыр. Шуның өчен без боларны большевиклар төсле монысы – аклар, тегесе – кызыллар дип өстән генә карамыймыз, бәлки боларның таяначагы иҗтимагый куәтләрене дә күздә тотып тәхлил итәргә тырышачакмыз… Падишаһ заманындагы төсле бөтен Русия халкына гамь иттереп, монысы – кадетлар, монысы – карагруһлар, тегесе социалистлар дип кенә дә китмәячәкмез… Без боларны әүвәлән миллият әсасендә булудан башлап китәмез. Иске Русиядә яшәүче халыкларның сан ягыннан иң күбесе великоруслар булганга, әүвәлән аларны тәхлил итик.

Болар арасында хәзер ана хатлары мәгълүм булган берничә агым бар. Боларның берсе – монархистлар. Болар иске түрәләр вә иске гаскәрләрдән торалар. Великий князь Николай Николаеви тирәсендә җыйналалар иде. Боларга күрә дөньяда һичбер үзгәреш булганы юк. Русия дә һич үзгәрмәгән. Ләкин әллә нишләп үзләре читкә чыгып калганнар да кайта алмыйча гына торалар. Бер көн киләчәк – алар кайтачаклар. Бик һәйбәт падишаһ хәзрәтләрен тәхеткә утыртып вә үзләренең искергән эполетларын яңартып кәеф сөрәчәкләр. Тагы генерал-губернатор, полицмейстер, жандармский полковник булып: «Молчать!» – дип кычкырачаклар. Монархистлар менә шушы канәгатьтәдерләр. Шулай уйлый вә шуңа ышаналар. Болар үзләренең балаларын хәрбия (кадетский корпус) мәктәпләрендә укытып, Русияне иске хариталардагыча иске губерналарга бүленгән итеп өйрәтәләр. Хәзерге Русияне генә түгел, Ләһстан, Финляндия, Литувия вә Эстонияләрне дә иске губерналар дип кенә карыйлар. Боларга җәгърафия вә тарих мәҗбүри булмаганга, әхвале рухияләре берлә тәмамән большевиклар төследер. Хаттел-хәрәкәләрендә дә большевикларга тәкълид итәргә, асарга, кисәргә, ягарга вә егарга хәзер торалар. Ләкин болар мөһаҗирлектә бик зәгыйфьләнгән кебек, көн үткән саен фәкыйрьләнә вә зәгыйфьләнә баралар. Мәмләкәт эчендә дә боларның хәлләре шул рәвештәдер.

Болардан соң иске заманда демократ булып йөргән фиркаләрнең калдыклары киләдер. Болар эченә иске кадетлар, октябристлар, трудовиклар вә уң эсэрлар керәләр. Болар бик төрле гөруһтан җыйналганга күрә, программалары бик ачык түгел. Боларның кыйсеме Русиядә киләчәктә монархияме, җөмһүриятме булачагы мәсьәләсен читкә куеп торырга телиләр (Струве вә Гучковлар). Икенче кыйсеме ачыктан-ачык: «Киләчәктәге идарә җөмһүрият булырга тиеш!» – дип кычкыралар вә шул юлда тырышалар (Милюковлар, Аргутовлар вә Керенскийлар). Боларның үзара кырык төрле ихтиляфлы мәсьәләләре булса да, берләшкән нокталары да юк түгел. Иң мөһим әсасләре – «бүленми торган берлек» Русиясе ясаудыр. Бу хакта сул кадетлар, иске эсэрлар милли автономия-фәлән кебек сүзләр сөйләсәләр дә, аларның бу автономияләре большевик җөмһүриятләре кебек эче буш сүздән генә гыйбарәттер.

Өченче рәттә социалистлар киләдер. Болар мөһаҗирлектә бик аз. Хәзер рус социалист-революционер фиркасе өч-дүрткә бүленгән. Аларның Чернов группасыннан башкасы социализм фикереннән ераклашканнар. Сүздә милләтләргә автономия бирүне кабул иткән булсалар да, «бүленми торган берлек» Русиясе ясау ягында торалар.

Чернов группасы киләчәк Русияне милләтләрнең иттифакы иттереп карый. Руска башка милләтләрнең бөтенләй Русиядән аерылу хакларын да таныйдыр. Болар великоруслык чәүрәсеннән чыгып, Русия эчендә бер бәйнәлмиләл, оешма вазгыяте алып киләләр. Болар арасында русларга башка украина вә грузин социалистлары да бар. Бу кешеләр идеалист вә яхшы адәмнәр булганы хәлдә, мөһаҗирлектәге рус әфкяре гомумиясе каршысындагы урыннары зур түгел.

Болардан соң меньшевиклар5 киләләр. Болар, мөһаҗирлектә фәкать яһүдиләрдән генә мөрәккәб булсалар да, бөтен Русия социал-демократлары исеменнән сүз сөйләргә бик яраталар. Икенче Интернационалда милли мәсьәләләр хакында кара рус булган булып, украина, грузин вә төрек-татар социал-демократларының «Милли тәшкиләт» фикерләренә каршы килеп маташтылар. Болар, Русиядә большевик егылу берлә яһүдиләргә погром булачак дип ышанганга күрә, большевизмның яшәве өчен тырышалар. Шулай булганнары хәлдә, мөһаҗирлектә гүя «бүленми торган берлек» Русиясе тарафында торалар.

Бу сәяси агымнарның барысыннан да читтә вә шуларның һәммәсе эченә дә таралган тагын бер яңа «Ауруазия» агымы бар. Болар бер сәяси фирка түгел. Русиянең хосусый вазгыятеннән килеп чыккан бер фәлсәфи идея генәдер. Болар Русиядә яши торган великорус, украина, белорус дип йөртелгән халыкларны бер милләт дип танымыйлар. Бәлки төрек-татар вә слауларның бергә катышуларыннан килеп чыккан бер кайнашма гына диләр. Русияне дә Аурупа берлә азияннар бер кушымтасы, татар мирзалары тарафыннан төзелгән вә Чыңгыз ханның бер мирасы дип кенә йөретәләр.

Пётр Великий дигән бер ахмак нимес шул табигый юлында барган татар-рус дәүләтен көчләп аурупалылаштырмакчы булган. Шул сәбәпле милли организмга әллә никадәр зарарлар килеп чыккан. Менә большевиклык шул зарарларның иң зурысыдыр. Без янә дә Евро-Азия дәүләте корачакмыз. Дәүләтемезнең әсасе рус-татар идеякрасияседер. Аның тәшкиләте хәзерге большевикларныкы кебек – советизм булачак. Православныйлык безне Аурупаның зәһәреннән саклаячак, диләр.

Болар, гайре рус милләтләрнең милли мөҗадәләләрене зәгыйфьләтер вә бигрәк тә төрек-татарларны кызыктырыр өчен «миллият» әсасене алып ташлап, аның урынына «Ауруазизм» исемендә бәйнәлмиләл бер берлекне алга сөрәләр вә шул байрак астында эшне алып бармакчы булалар. Шулай итеп, Русияне парчаланудан сакларга вә, Русиядәге милли агымнарны бетереп, руслаштыру ысулын, большевикларның интернационализмнары кебек, яңа тәз берлә үзгәртмәкче булалар. Боларда «бүленми торган берлек» Русия тарафдарларыдыр. Болар берлә великоруслар вә гайре руслар арасындагы агымнар хакында киләчәктә тукталырмыз.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

Русиянең киләчәге (Икътисади хәятның…). «Милли юл» журналының 1929 елгы 2 нче (15 гыйнвар) санында («Сәяси кыйсем»ендә) «Гаяз» имзасы белән басылган. Мәкаләне Әнвәр Хәйри, хәзерге татар язуында әзерләп, «Мирас» журналының 1992 елгы 2 нче санында бастырган (Гаяз Исхакый: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. С. Рахимов… – Казан : Җыен, 2011. – 245–316 б.). Текст «Милли юл»дан алынды.

Великий князь Николай Николаевич – Россия императоры Николай 1 оныгы (1856–1929), 1919 елдан эмиграциядә (башта Италиядә, аннары Франциядә).

   Струве вә Гучковлар – сүз рус икътисадчысы, тарихчы, публицист, кадетлар партиясе лидеры Струве Пётр Бернгардович (1870–1944) һәм рус сәяси эшлеклесе, октябристлар партиясе лидеры Александр Иванович Гучков (1862–1936) турында бара.

Милюковлар, Аргутовлар вә Керенскийлар – рус сәяси эшлеклесе, кадетлар партиясен оештыручы Павел Николаевич Милюков (1859–1943), 1918 елда Россиядән китеп, Англиядә, Франциядә яши; Россиядә федератив тәртипләр урнаштыру, җөмһүрият төзү тарафдары була. Рус сәяси эшлеклесе, социалист-революционер Андрей Александрович Аргутов (1866–1939) 1919 елдан соң эмиграциядә яшәгән, Крестьян Россиясе хәрәкәте лидерларыннан. Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Александр Фёдорович Керенский (1861–1970) – 1917 елда Вакытлы хөкүмәт башлыгы; эмиграциядә яшәгәндә Парижда «Дни» газетасы редакторы була.

Чернов рус сәяси эшлеклесе, социалист-революционер, публицист Виктор Михайлович Чернов (1873–1952), 1920 елдан эмиграциядә.

Болардан соң меньшевиклар киләләр. – Эмиграциядә дә эшчәнлекләрен алып барырга омтылганнар.

«Ауразия» агымы – Евразия хәрәкәте (агымы) 1921 елда барлыкка килә, эмиграциядәге интеллигенция һәм студентлар, фән кешеләре арасында теләктәшлек таба. Бу агым тарафдарлары Евразияне билгеләү, аның географик һәм мәдәни хәлен ачыклау буенча тикшеренүләр үткәргәннәр. Алар фикеренчә, Көнбатыш мәдәнияте инде сүнүгә таба бара, ә Көнчыгыш дөньяның мәдәни үзәгенә әверелә.

 

  Татбикъ итәргә – яраклаштырырга.

  Муафикъ булса – туры килгән булса, җайлы, уңайлы булса.

  Хикмәте хәятын – тормыш хикмәтен.

  Мөмтаз – өстен; аерылып торган.

  Әсаскә – нигезгә.

  Җәрәяннар – агымнар, юнәлешләр.

  Тәрҗемане әфкяры булган – фикерләрен белдерүче.

  Тәхлил итәргә – анализларга.

  Ана хатлары – нигез принциплары.

  Хаттел-хәрәкәләрендә – төп хәрәкәтләрендә.

  Тәкълид итәргә – иярергә.

  Ихтиляфлы – каршылыклы.

  Хаттел-хәрәкәләрендә – төп хәрәкәтләрендә.

  Чәүрәсеннән – даирәсеннән.

  Слауларның – славяннарның.

  Идеякрасияседер – идеякратияседер.

  Мөҗадәләләрене – бәхәсләшүләрен.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 7-14.

 

Җавап калдыру