Русиянең киләчәге (Идел-Урал җөмһүрияте)

Әлегәчә сөйләнгән сәяси гамәлләр аң-фикер тәрбиясенә зур хезмәт итсәләр дә, бер дәүләт корыр өчен болар гына җитми. Бер милли дәүләт мәйданга китерү, аны яшәтер өчен берничә уңышлы шартларның бергә җыелуы кирәк. Боларның берсе – халыкның шуны теләве вә шул дәүләтне алып барырга хәзерлеге; икенчесе – шул халыкның мәгълүм бер йирдә күпчелектә булуы; өченчесе – шул халыкның утырган вә дәүләт корган йире икътисади, сәяси рәвештә үз башына яшәвенә ярдәм итәчәк хәлдә булуы. Бу шартларның беренчесенә килгәндә, иске Русиянең төрле халкы арасында безнең кебек җитешкән бер халык йә бар, йә юктыр. Милли яктан без русларга бөтенләй башка булган кебек, дин ягыннан да русларга ятмыз. Рух вә тәрбия ягыннан без – иске Көнчыгыш мәдәниятенең меңнәрчә еллык мәгънәви кыйммәтләре эчендә сугарылган, бөтен эшемезне, көчемезне әхлак кагыйдәләренә корган бер милләтмез. Безнең бабайларымыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкымыз һәрвакыт вә һәр йирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзердә дә ул юкны бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Аның фикере, төшенчәсе һәрвакыт мантыйк буенча йөргәнгә, ул булмаячак хыяллар артыннан йөгермичә, реаль тормыш берлә яши. Аңлы вә ачык күзле булганга, һәрвакыт яңачы вә алга баручыдыр. Шуның өчен безнең халкымыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләт тәрәкъкый иттерер өчен ясалып куелган хазир бер камырдыр. Ялгыз моңарга бер билгеле юл бирү вә бер формаларга кую гына кирәк. Икенче шартка килгәндә, безнең хәлемез украиналылар кебек үк уңгай түгел. Безнең йиремездә халкыбызның санын киметер өчен рус хөкүмәтләре йөз еллар буенча тырышканнар. Шуңа күрә кайбер йирләрдә бабайларымызның төп йортлары хәзер рус күпчелеге берлә капланган. Алар безнең урта бер йиремезгә (Самар, Саратау губерналарында) әллә никадәр рус мөһаҗире тутырганга, искедән бирле халкымызның күпчелеге булган Казан вә Әстерхан ханлыклары өлкәләрене бер-берсеннән аерыр өчен, ике арага кара рустан бер койма корырга маташкан. Өстән караганда, бу вазгыять безнең эшемезне мөшкелләштергән кебек күренә. Ләкин мәсьәләгә якынрак килеп, чынлап тикшергәндә, бабайларымызның кайбер йирләрен корбан итүне кабул иткәндә, без һаман әле үз илемездә күпчелектәмез. Бу күпчелегемезне куәтләндерер өчен Русия эчендә Себердә яши торган татар ихтият көчләремез дә шактый зур. Хәзер без хөдүдемезне сызганда тарихи ноктадан карап түгел, бәлки бабайларымызның иске өлкәләреннән бик күп йирләремезне корбан итеп, хәзерге тормыш буенча, халкымызның күпчелеге булган сызыклардан үтәргә тиешлемез. Безнең корылачак дәүләтемезнең чикләре Милләт Мәҗлесемез тарафыннан кабул ителмәгән бер ляихә хәлендәдер. Ягъни Нижний губернасындагы Сура елгасыннан башлап Хәзәр диңгезенә хәтле Идел берлә Урал елгалары арасындагы мәмләкәттер. Без монда Казан, Ырынбур, Өфе, Әстерхан губерналарын бөтенләй, Самар, Сембер, Саратау, Вятка, Пермь губерналарының берәр парчаларын алып, көнчыгыш төньякта себер татарларына, көнчыгышымызда кыргыз-казакъларга барып терәләмез. Көньякта Хәзәр диңгезе аша Кавказ вә Төркестан берлә берләшәмез. Шушы чикләр эчендә төрек-татар вә фин халыкларының күпчелеген саклар өчен Саратау, Самар губерналарының Иделнең көнбатыш ягындагы өязләрен калдырып китәргә мәҗбүр буламыз. Инде шул тирәдә яши торган халыкларга килик: мондагы статистик мәгълүматы бик кызганыч, бер дә фәнни түгел. Русларның элгәреге вакыт ук максатлары безнең Идел-Урал төрек-татарыны үз илендә азчылыкта итеп күрсәтү булган кебек, хәзерге кызыл русларда да (большевиклар) шул фикер яшәп килә. Иске патшалар Русиясе бу максат өчен «рус» урынына «православный» сүзен алып, христиан булган һәрбер халыкны (теләсә, ул украиналы, чуваш, татар, мукшы, ар-мар булсын) рус хисабына кертеп, бер күпчелек ясый иде. Моны да булдыра алмаса, ялган цифрлар бирә иде. 1897 елгы сан алуда, шулай итеп, Идел-Урал буенда рус күпчелеге китереп чыгарган иде. Шул кара русларның кызыл шәкертләре – хәзерге большевиклар да 1926 елгы сан алуда шул ук юл берлә рус күпчелеген ясап чыгаралар. Ләкин без боларның икесенең дә статистикларының ялган икәнен белгәнгә, бу цифрларны катгый иттереп алмыймыз. Үз сан-белемнәремезгә карыймыз. Ләкин шул ялганны күрсәтер өчен, кулымыздагы берничә дәлилне генә әйтеп китик. 1926 елның сан алынуы буенча, бөтен Русиядә 146 миллион халык хисаплана. Боларның 52 % ы великоруслар, 21,2 % ы украиналылар, 11,6 % ы төрек-татарлар, имеш. Әүвәлән шуны әйтик: 1917 елда Учредительный собраниегә сайлау чорында, земский статистиклар 1897 елгы цифрларга карап, Русия халкын 130 миллионнан хисаплаганнар иде. Аннан соң Русиядән Польша, Латвия, Эстония, Румания вә Төркиягә 25 миллион халык аерылды. Русиянең сугышында, дүрт ел озайган ачлыгында, вәбасында, тифозында аз дигәндә 20 миллион кешесе үлде, кимеде. Димәк, 85 миллион калды. Бу 85 миллион халык үткән дүрт-биш елда ничек итеп 60 миллион арта ди? Әлбәттә, артмый. Ялгыз большевиклар үзләрен сәясәтән зур вә көчле күрсәтер өчен, цифрларын гына арттырганнар. Бу арттырган цифрны великорус хисабына язып, аның санын 52 % ка чыгаралар. Икенчедән, 1897 елгы сан алу буенча, төрек-татарлар бөтен Русиядә 10,6 % нисбәтендә иделәр. Ул вакытта бу санга Бохара вә Хива керми иде вә Польша, Эстония вә Латвияләр дә Русиядә иде. Инде Русиянең христиан халкы 25 миллион кимеп, төрек-татарга Хива берлә Бохарадан 4–5 миллионлык бер сан кушылгач, бу нисбәт ничек 11,6 % кына була ди? Бу большевикның төрек-татарны юри аз күрсәтер өчен ясаган ялганы гына. Шуның өчен бу көнге көндә Идел буендагы татар, башкорт, мишәр, нугайга каршы күрсәтелгән цифрлары да ялган. Хәзерге большевик статистигы буенча, Идел-Урал буенда татарлар 3 миллион 15 мең, башкортлар 713 мең, мишәрләр 243 мең, бүкәйлеләр 216 мең, керәшеннәр 101 мең, чуашлар бер миллион 117 мең кеше булып, барысы 5 миллион 565 мең төрек-татар була. Шул ук большевик белем чишмәләреннән алынып эшләнгән Атнагуловның хисабы буенча, барлык төрек-татар 6 миллион 43 мең[гә] җитә. Большевик «Безнең юл» журналының күрсәтүе буенча, 1928 дә бу сан 5 миллион 499 мең иде. Шулай булгач, бу цифрларның кайсысы дөрест? Әлбәттә, бар да ялган. Инде үз белем чишмәләребезгә килик. Иске Мәхкәмәи шәргыягә, мөфтилеккә ияргән йирләрдәге мәхәлләләр 7–8 мең тирәсендә иде. Русиядәге канун буенча, бер мәхәллә төзер өчен, ул мәхәллә 120 йорттан аз булмаска тиеш. Казан тирәсендә, бәлки, 120 йортлы мәхәллә булса булгандыр, ләкин мишәрләр арасында андый кечкенә мәхәлләләр юк диярлек дәрәҗәдә аз иде. Күп мәхәлләләр 2–3 йөзәр йортлы була иде. Хәтта шәһәрләрдәге мәхәлләләр тагы да зуррак була. Шулай булгач, һәр мәхәлләне 200 йорттан хисап итеп, һәр йортта урта хисап берлә 6 кеше санасак вә Идел буенда 6500 мәхәллә генә булган төсле, калганы бер дә бер хисап ясасак, безнең халкымыз Идел буенда гына 6 миллион 630 мең була. Бу әле мөселман булган төрек татарлар гына. Шуларга большевик саны буенча 101 мең керәшен берлә 1 миллион 117 мең чуашны кушсак, барлыгы 7 миллион 848 мең төрек-татар була. Бу цифрлар аз булмаса, бер дә күп түгел. Чөнки үткән Дөнья сугышы вакытында татарның рус урдуларындагы саны да миллионга якын булганга, ул бер миллион солдатны чыгарыр өчен дә аз дигәндә 6–7 миллион халык кирәк. Шулай булгач, без шул 7 миллион 848 меңне дөрест иттереп кабул итә аламыз. Инде шул ук Идел-Урал өлкәсендә яшәгән фин вә мангул халыкларына килик. Шул ук большевикларның 1926 елгы статистиклары буенча, боларның Идел буендагы саннары шулай: калмыклар 164 мең, марилар 459 мең, вотяклар 743 мең, мукшылар бер миллион 340 мең, алманнар 503 мең кеше. Барысы бергә 3 миллион 214 мең тота. Инде русларга килик. Рус дип күрсәтелгән халыкның бер кыйсеме, шөбһәсез, украиналыдыр. Анда шулай ук чукынган мукшы, чирмеш вә татарлар да кереп йөри. Шулай да булса, без моны большевик статистикыннан үзләре күрсәткәнчүк аламыз: Идел-Уралда боларның саны 4 миллион 290 мең. Димәк, бөтен Идел-Урал җөмһүриятенең халкы 15 миллион 352 мең. Йөздә хисабы берлә 52 % ы төрек-татар була. Димәк, Идел-Урал җөмһүриятендә милләте хакимә булачак төрек-татарның саны бөтен Русия күләмендәге великорусның саныннан бер дә ким түгел. Бөтен тормышында, тарихында төрек-татар берлә бергә йөргән фин халкының санын да татар ягына кушканда, бу нисбәт тагы да зурая. Бу сан Аурупадагы Чехословак, Романия дәүләтләренең милләте хакимәләренең нисбәтеннән һич тә ким түгел. Шул сан берлә чехословаклар мәмләкәтләрендәге 4 миллион мәдәни вә бик алга киткән алманны, хәзерлеге бездән ким булган романнар 6 миллионлык алман вә маҗарны идарә итә алсалар, төрек-татар үз илендәге 4 миллион чабаталы русны ник идарә итә алмасын?

Инде килик мәмләкәтнең икътисади хәленә. Бу көнге көндә анда, әлбәттә, һәрнәрсә җимерелгән, ватылган, кырылган. Сәүдә эшләре, һөнәр вә санагать, игенчелек, бакчачылык – һәммәсе күреп җыларлык бер хәлдә. Ләкин боларның һәммәсенең сәбәбе большевик системының эшкә яраксызлыгы гына. Югыйсә табигатенең, йиренең, суының начарлыгы түгел. Шуңа күрә большевик идарәсе андагы бөтен икътисади тормышны җимереп, бөтен илне хәерчеләр оясы ясаган булса да, большевик бөтен рус идарәсе төшерелгәч тә, тормыш үзенең табигый юлын алачак, андагы икътисади тормышның табигый юлында үсүенә көн туачак. Чөнки Идел-Уралның табигать тарафыннан бирелгән байлыгы анда зур бер икътисади тормышының үсүенә вә яшәвенә хәзер тора. Идел-Урал VII–VIII йөз еллардан алып рус чабатасы астына кергәнгә чикле дөньяның иң бай мәмләкәт булып килгән. Аның мәшһүр елгалары Идел, Чулман, Ак Идел, Кара Идел Азия берлә Аурупа арасында сату-алу эшендә иң җанлы юллары булып килгән. Моннан соң да бу юллар Идел-Уралның алга китүендә, баюында бик зур роль уйнаячаклар. Игенчелек монда әле сугышына чаклы да бөтен Русия күләмендә алга киткән бер хәлдә иде. Идел-Урал урта Русиянең богдай амбары хисаплана иде. Мәмләкәт төрек-татар кулына күчкәч тә, бу вазгыять кире кайтачак. Мондагы кара туфрак игенчелекнең алга китүенә нихәтле ярдәм итсә, мондагы болынлык вә яшел чирәмнәр дә хайванчылыкның алга китүенә шулкадәр зур хезмәт итәчәктер. Урал тавының бетеп төкәнмәс мәгъдән байлыгы, алтыны, көмеше, тимере, ташкүмере, Җаек (Урал) елгасының Хәзәргә койган йирендәге җир мае чишмәләре – һәммәсе мәмләкәтнең үз кирәгеннән әллә никадәр артырлык булганга, санагатьнең алга китүенә, мәмләкәтнең вә баюына хезмәт итәчәкләр. Бик тиз бер заманда Идел-Уралның большевиклар тарафыннан корытылган кырлары яшел игенлекләр берлә капланачак; киң болын вә яланнары көтү-көтү хайваннар берлә тулачак. Аның шәһәрләре фабрика вә заводлар берлә капланачак; аның елгалары эзлексез пароходлар вә көймәләр берлә тулачак; аның тимер юллары үзенең сату малларын ташып бетерергә өлгермәячәк. Төрек-татарның тырыш вә уңган игенчесе, аның тиңдәше бик аз очрый торган сәүдәгәре, аның халкын сөя торган укымышлысы бу мәмләкәтне бик аз заман эчендә дөньяның оҗмахы ясап бетерәчәк. Һәркемгә үзе булдыра алган хәтле эшләргә, баерга мөмкин булачак. Инде башка халыкларга килсәк, аларның фин кабиләләре һәрвакыт безнең берлә бергә тарихән багланып килгәнгә, алар берлә татар халкы арасында һичбер заман бер аңлашылмау булмаган. Татарлар аларга үз итеп карап, хокукларына хөрмәт итүләре сәбәпле, аларны һәрвакыт риза итеп килгәннәр. Моннан соң да бу мөнәсәбәт, әлбәттә, шул юлдан барачак. Аларның бөтен Милли-мәдәни хокукларына хөрмәт итеп, аларны бөтен сәяси хокукларда бертигез итәчәкмез. Шуңа күрә фин кабиләләре берлә арамызда аңлашылмау булмаячактыр. Алар рус идарәсенә караганда безнең берлә катнаш булган бергәлек идарәсен сөя-сөя кабул итәчәкләр. Инде кала руслар берлә нимесләр. Болар шактый зур бер кисәк булганга, әүвәлге чорларда алар берлә кайнашулар бераз авыр булачак. Руслар безнең идарәмезне кабул итмәскә тырышачаклар. Ләкин руслар сибелеп утыртылган булганга, бик зур бер көч ясый алмаячаклар. Ләкин без аларга рус идарәсенең кирәк патшалары, кирәк большевиклары заманында да бирелмәгән хокукларын бирәчәкмез. Аларны җәберләүне һичбер төрле планымызга кертмәячәкмез. Шуның өчен алар да рәхәт тормышны тиз аңлап, безнең берлә бергә булуны сөеп кабул итәчәкләр.

Инде халкымызның мәмләкәт идарәсенә хәзерлегенә вә мәмләкәтне сакларга көченә килгәндә, бу турыда без бик күп Аурупа мәмләкәтләреннән түбән торамыз. Ләкин бу көнге көндә мәмләкәт идарә итеп килә торган иранлы, әфганлы, мисырлы, гыйраклы халыклардан кеше буе кул сузымы югарыдамыз вә безнең күрше төрек кабиләләренең һәммәсеннән дә хәзерлек вә мәгариф ягындан күп алдамыз. Шуның өчен идарә машинасыны йөретәчәк укымышлыларымыз сан ягыннан азлык итмәячәкләр. Ялгыз эшкә өйрәнү вә тәҗрибә генә аз булачак. Бу турыда безгә большевиклар да азмы-күпме хезмәт итеп яталар. Бу көн Татарстанда вә Башкортстанда түрә булып хезмәт итә торганнарның саны көннән-көн күбәя. Авыл вә волыс идарәләрендә халкыбызның саны чамаларына җитеп киләләр. Татарстанда татар түрәләре волысларда – 53 %, кантоннарда – 55 %, район башкармаларында 38 % булган. Башкортстанда бу нисбәт азрак булса да, анда да көннән-көн арта. Үзәк идарәләрендәге төрек-татарның азлыгы – анда кеше юклыгыннан вә эш корырга көчләре җитмәгәннән түгел, Мәскәүнең тезгенне үз кулыннан ычкындырмас өчен йирле халыкка ирек бирмәвеннән генә килгән эш. Шуның өчен большевик хезмәтендә эшкә өйрәнгән түрәләремез үз милләтенә сөя-сөя хезмәт итәчәкләр вә идарә машинасының йөрүен күп җиңеләйтәчәкләр. Шулай булгач, Идел-Уралда мөстәкыйль бер мәмләкәт яшәтер өчен ни кирәк булса – шуның һәммәсе дә бар. Идел-Уралның эшлекле, бай бер төрек-татар дәүләте булып китүе өчен бөтен шартлар хазир. Ялгыз эш боларны җыйнап ясап чыгаруда гына кала. Менә шуңарга төрек-татар зыялысының көче җитәчәкме? Төрек-татар милләтенең яшәве, үсүе, алга китүе өчен истикъляльдән башка бер юл калмаганга, төрек-татарның бөтен укыганы, тормышка хәзерләнгәне шул фикергә кушылырга кирәк. Шул зур идеягә кулыннан килгән хезмәтене аямыйча хәзер булырга тиеш. Бу мәсьәлә хәзер йә төрек-татарның милли барлыгы, йә үлүе мәсьәләсе. Әгәр халкымызның үлүен, милләтебезнең бетүен күрәсемез килмәсә, шушы фикергә ике кул берлә ябышырга тиешлемез. Шул идеянең барлыкка чыгуы өчен бөтен корбаннарга хәзер булырга тиешмез. Якын көндәге большевик җимерелүеннән мәйданга киләчәк бушлыкта үземезнең урынымызны тотар өчен, халкымызны үз юлымыздан йөретер өчен, илемезне, көнебезне каһәрле рус идарәсеннән котылдырыр өчен бер генә юл калган: ул да илемездән рус байрагын ертып ату, йортымыздан русның ике башлы каракошын вә урагын-чүкечен куу, аның урынына үземезнең байларымызның мөкаддәс байрагын күтәрү вә үзбашымызга бер дәүләт корудыр. Илемездәге агымнарның теләге вә мөһаҗирлектәгеләремезнең дә фикере шул гынадыр. Шуның өчен илемездәге күпчелекнең безнең берлә бер фикердә, бер уйда икәнлеген белеп, милләтемезнең сәламәтлеге шунда гына дип ышанып, без, Олуг Мөхәммәднең4 бабаларының ганганәсенә садыйк калган угыллары, Сөембикәнең илне сөюе берлә сугарылган кызлары, бабайларымызның мөкаддәс байрагыны күтәрәмез. Шуны һичбер вакыт яңадан русның чабатасы астында таптатмаска, аны Сөембикә манарасына күтәрелгәнчәгә хәтле җан-тән берлә тартышырга ант итеп эшкә керешәмез, милли вөҗданлы Идел-Урал балаларының барысын да шул авыр милли эштә бергә-бергә булырга чакырамыз. Яшәсен мөстәкыйль Идел-Урал җөмһүрияте! Яшәсен аның мәңгелек хуҗасы – төрек-татар милләте!

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

 

Русиянең киләчәге (Идел-Урал җөмһүрияте). «Милли юл» журналының 1929 елгы 10 нчы (15 май) санында («Сәяси язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

 Атнагуловның хисабы буенча… – сүз сәяси эшлекле, публицист, язучы, тәнкыйтьче Сәлахетдин Атнагулов (1893–1938) турында бара.

 Большевик «Безнең юл» журналының күрсәтүе буенча, … 5 миллион 499 мең иде. – Журналның 1928 елгы 8 нче санында Гомәр Гали «Татарстан Җөмһүрияте һәм татарлар» исемле мәкаләсендә төрек-татарларның гомуми санын 5 миллион 405 мең итеп күрсәтә. Бу санга татарлар (3015000), башкортлар (713000), мишәрләр (243000), бүкәйлеләр (216000), керәшеннәр (101000) һәм чувашлар (1 117 000) кертелгән.

 …алманнар 503 мең кеше. – 1923 елда Идел буе немецларының автономияле совет социалистик республикасы төзелә. 1926 елгы халык исәбен алу нәтиҗәсендә республикада 379 630 немец яшәве ачыкланган (барлык халыкның 66,42 % ын тәшкил иткән). Республика СССР Верховный Советы Президиумының 1941 елгы 28 август Указы белән яшәүдән туктатыла.

 Олуг Мөхәммәд – 1405 тирәсе – 1445 елларда яшәгән; 1419–1437 елларда Алтын Урда ханы, 1438 елда Казан ханлыгына нигез сала.

  Ихтият – саклык.

  Хөдүдемезне – чигебезне (дәүләт чиген).

  Ляихә – проект.

  Бүкәйлеләр – Бүкәй урдасы казакълары.

  Мәгъдән – руда, металл, казылмалар.

  Ганганәсенә садыйк калган – традициясенә турылыклы калган.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 69-76.

 

Җавап калдыру