Русиянең киләчәге (Идел-Урал 2)

Рус итеге астында изелгән 370 еллык тарихымызны бер күздән кичерсәк, монда төрек-татарның аз гына да тыныч яши алган заманасын таба алмыймыз. Монда патшалар вә министрлар үзгәргәндә татарларга татбикъ ителгән сәясәт үзгәргәләсә дә, боларның барысы да көчләү вә җәберләү ысулларының үзгәрүе генә вә аларның иске юллардан чыгып тагы да ныграк юлга куюлары гына. Иван Грозный, Алексей Фёдорович, тиле Пётр, Екатерина, Өченче Александр дәверләренең безгә каршы татбикъ иткән сәясәтләре башка кебек күренсәләр дә, бу башкалыклар ялгыз юлларда гына. Боларның барысында да төп максат бер. Әүвүлдә: халкымызның миллиятен югалтып, руслаштырып бетерү. Иван Грозный берлә Алексей Фёдорович шуның юлын көчләп чукындыруда күрсәләр, Өченче Александр аны, милли барлыкларны бетереп, рус рухы берлә сугаруда, милли барлыкларга үсәргә ирек бирмәүдә күрә. Бу дәверләрнең һичберсендә безнең халкымызның күңелләрен рус идарәсенә бәйли торган бер генә дә өметле йеп юк. Шуңа күрә дә руслар арасында иске патшалык дәверенә кайтырга теләүче агымнар булса да, безнең төрек-татарлар эчендә бу агым һич тә юк. Иске Русиядә яшәүче бөтен төрек-татар өчен бу дәвер бик мәлгунь бер дәвер булса, безнең Идел-Урал өчен мәлгуньнең мәлгуне иде. Инде кала революциядән соң Русиядә мәйданга килергә маташкан демократия дәвере. Идарә либерал вә социалист фиркаләре кулында булган бу кыска дәвердә без нәрсә ала алдык? Нинди милли хокукларымызны кулымызга алдык? Моның җавабы һәркемнең күз алдында булганга, бу хакта озын тукталуның кирәге юк. Фәкать шуны гына искә төшереп китәмез: Вакытлы хөкүмәтнең беренче дәверендә, кадетларның зур роль уйнаган чакларында, Бөтенрусия мөселманнарының Беренче съездына хөкүмәтнең рәсми вәкиле булып килгән Диннәр департаменты директоры вә кадет фиркасе әгъзасыннан булган зат утыз миллионлы мөселман халкына каршы дини мохтариятны биреп бетермәенчә, аны Победоносцев сызган юлдан, рус моракабәсе астында алып барырга теләгәнен рәсмән сөйләде. Идарә Керенский партиясенә күчеп, күпчелек социалистлар да булганның соңында да Вакытлы хөкүмәт аерым татар алайлары ясауны мәнгы итте вә гаскәри съездны тыймакчы булды. Бөтен көче берлә төрле йирләрдә мәйданга чыккан Милли Идарәләрне танымаенча, аларга мөмкин кадәр аяк чалырга тырышты. Табигый, русларның бу сүзләре, бу теләкләре сүздә генә калды. Русия мөселманнары үзләренең дини мохтариятларын тәмамән кулларына алдылар. Үзләренең милли, гаскәри тәшкиләтләрене корсалар да, хөкүмәт тарафыннан ясалган аяк чалулар аркасында аларны үз кирәкләренә кулланырлык хәлгә китерә алмадылар. Димәк, русларның социалист вә демократ фиркаләре дә төрек-татарларның милли мәсьәләләрене чишүдә иске патшалардан бик аз аерылдылар. Әгәр идарәне кулларында дәвам иттерә алса иделәр, һич шөбһәсез, болар да икенче принциплардан чыккан булып, асыл руслаштыру максатында алар берлә берләшәчәк иделәр. Аннан соңгы большевик дәверене һәммәмез күреп торамыз. Моның дингә каршы татбикъ иткән ысулы Иван Грозный ысулы булса, милли барлыгымызга татбикъ иткән ысулы бөтен бәни бәшәр тарихының чит милләтләргә каршы иткән золымнарының бер мәгъҗүне, көчләүләрнең бер эссенцияседер. Шулай итеп, без иске вә соңгы дәверләремездә рус гамәлләре арасында үземезнең эшемезгә яраклы, алар берлә бергә тормышымызны корырлык бер генә дә партия таба алмаган булсак, киләчәктә Русия агымнарыннан, партияләреннән мондый өметне көтә аламызмы? Катгыян юк!..

Рус милләте тарихи ягыннан безгә төрек вә мөселман дип дошмандыр. Әхвале рухиясе ягыннан хыял сөюче булганга, ачык күрә вә мантыйки төшенә торган без төрек-татарлар берлә һичбер вакыт бергә оеша алмаячактыр. Ул еракны күрү чире берлә авыру булганга, патшалар заманасында бөтен дөньяны православныйлаштыру, большевиклар дәверендә бөтен дөньяны пролетарлаштыру артыннан йөгергән кебек, киләчәктә дә шундый киң масштабта үзенең көче, гыйлеме җитмәгән эшләр берлә мәшгуль булачак. Бу вакытка чикле үзенең шул ахмаклыкларына безне дә өмәче иткән кебек, киләчәктә дә шулай ук көчләп җәберләп үзенең ахмаклыкларына кушарга тырышачак. Шуның өчен безнең берлә русларның юлы арасында киләчәктә берлек һич тә юк. Безнең максатымыз берлә рус халкының максатлары арасында оешылачак бер генә нокта да калмаган. Безнең максатымыз – үземезнең милли барлыкларымызны үстереп, үз милли юлымызда үсүемезгә, алга китүемезгә ярарлык бер нигез кору вә Аурупа мәгънәсендә бер мәдәни милләт хәленә килү. Аларның карасының да, агының да, кызылының да максаты – империализм, безгә үз юлымыздан баруга манигъ булу, үзенең кабагы, марҗасы, төрмәсе, мәктәбе аша безне руслаштыру. Шуның өчен безнең алдымызда ике генә юл бар: йә халкымызның бетүенә, руслашуына разый булу, аны руслыкка таба өстери торган төрле рус фиркаләре берлә бергә бару яисә, халкымызның үзлеген, барлыгын вә берлеген саклау юлын кабул итеп, аның барлыгы вә үзлеге өчен тартышу вә шул милли юлның маякларын утырту. Моның уртасында бер агым вә бер юл калмаган. Шуның өчен милләтнең үз халкын сөя торган вә үз халкының милли барлык вә берлеген күрәсе килгән балаларына калган юл бер генә: ул да – руслардан котылып, үз тормышын үзе кору; үзенең бөтен милли, мәдәни, сәяси, икътисади эшләренә үзе генә хуҗа булу. Бу инде безнең Идел-Урал төркиенең бабаларының дәүләтен кайтарырга тырышуы, үзенең истикълялен кулга алуны «идеал» итүедер.

Руслар берлә үткән озын гомеремез безне хәзер шул борылышка китереп терәде. Тарих безне, теләсәк-теләмәсәк, шул ике юлның берсеннән китәргә мәҗбүр итә. Илемездәге халкымызның әхвале рухиясен вә мөһаҗирлектәге агымнарны күздә тотсак, без дә фикрән шул истикъляль юлына керергә тәмамән хәзерлек булып җиткән. Ун ел буена халкымызның большевикларга Аллаһының бәласе, гөнаһ шомлыгы дип караулары, вакыты килгәндә, большевикка каршы күтәрелергә хәзер торулары, фетнәләр ясаулары, җае килгәндә, коммунистларны төрле сәбәпләр берлә үтерүләре – бу фикри хәзерлекнең илемездә җитешкәнлегенә бик зур бер дәлил. Большевик фиркасенә язылган егетләремезнең яисә алар берлә эшләшергә күз тоткан милләттәшләремезнең һичбер шул фирка берлә үзләшеп китә алмаулары, русларның боларга аз гына да ышанмаенча, алар өстеннән һаман контроль тотулары бу ике милләт арасындагы аңлашылмауларның никадәр тирән икәнлеген күрсәтә торган вә үзеннән-үзе кычкыра торган галәмәтләредер. Әгәр рус коммунистлары чыннан да интернационалистлар булсалар, алар чынлап та рус, татар, яһүди, башкорт вә башкалар арасында аерма ясамасалар, ни дип Татарстан коммунист фиркасе башында иптәш Разумовны2, Башкортстанда Юревичны3 тотарлар иде? 5 миллионлы бер халык арасында шуларның урынын гына тотарлык татар вә башкорт коммунистлары таба алмаслар идеме? Татар вә башкорт коммунистларына «үз» итеп карасалар иде, үткән елны булган кебек, татар вә башкорт коммунистларыннан берничә йөз кешене бердән ничек себереп түгәрләр иде? Мәскәүдән килгән рус коммунистларының тикшерүләре берлә бу өлкә коммунистларында күзгә күренгән бер яшь егетне, фикрән кол булмаган бер татар баласын, «милли тайпылышчы» дип, бертуктамыйча фиркадән куып чыгарып тормаслар иде. Болар бар да андагы коммунист фиркасе эчендә бик көчле төрек милләтчелеге берлә рус милләтчелеге тартышы бара. Анда коммунист фиркасе эчендә дә рус империализмы берлә төрек-татарның үз милләтенең хокукын рус аягы астында таптатмау кычкырышы бара. Бу тартыш вә кычкырыш көннән-көн күбәя вә көчәя бара. Коммунист фиркасенең идарәне алуына гомер үтә килгән саен, бу ике арадагы чокыр тирәнәя бара вә тирәнәячәк тә. Бу агым, үзенең табигый юлын алып, бу татар вә башкорт коммунистларын туп-туры милләтчелек юлына илтеп чыгарачак. Аларның иман вә вөҗданнары бетмәгәннәрен бездән дә ныграк чи милләтче итеп чыгарачак. Бу дәвернең милләтчелеге истикъляльсез мөмкин булмаганга күрә, аларны да истикъляльче итәчәк. Вакыт вә агым үзеннән-үзе эшли. Большевикларның безгә каршы рус карагруһларының сәясәте эзеннән баруы бу фикер вә агымнарның пешүләренә вә тиз-тиз җитүләренә ярдәм итә.

Мөһаҗирләремездәге агымнар хакында ике сүз сөйләп торасы юк. Боларның күзләре алдында рус партияләре берсе артыннан берсе идарәгә килеп китмәгәнгә вә һәрберсенең безгә каршы алган юлы бик аз аерма берлә бер булганга, монда русларга ышаныч тәмамән югалган бер хәлдә. Болар арасында фикердә, мәсләктә аерма юк. Булса булса хаттел-хәрәкәләрдә генә, бәгъзе бер агымнар безгә истикъляль байрагы күтәрүнең әле дә вакыты килеп җитмәгән, бәгъзеләре соңга калынган фикерендәләр. Мәсләк ягыннан болар арасында бер генә дә русчы, руска ышанучы калмаган. Шуңа күрә Идел-Урал төрек-татары бу эшкә хәзер тәмамән, фикрән хәзерләнеп җиткән. Ләкин бит бер мәмләкәтне мөстәкыйль иттереп, икенчеләренең кулыннан коткарып алыр өчен, аны мөстәкыйль иттереп яшәтер өчен, фикри хәзерлеккә башка, бик күп сәяси, мәдәни, икътисади, җәгърафи гамәлләрнең кирәге бар. Бу гамәлләр безнең Идел-Урал истикъляльчеләренең файдасынамыдыр? Бу сөальгә җавапны киләчәк мәкаләмездә бирермез.

 

 

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

 

Русиянең киләчәге (Идел-Урал 2). «Милли юл» журналының 1929 елгы 9 нчы (1 май) санында («Сәяси язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …Диннәр департаменты директоры вә кадет фиркасе әгъзаларыннан булган зат… – профессор Сергей Андреевич Котляровский (1873–1939), чынлыкта Эчке эшләр министрлыгындагы Чит диннәр департаменты директоры итеп 1917 елның 14 июлендә билгеләнә. Репрессия корбаны.

2 Разумов – партия эшлеклесе Михаил Осипович Разумов (1894–1937), 1928 елның декабреннән 1933 елның апреленә кадәр ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре. Репрессия корбаны.

3 Юревич – партия эшлеклесе Эдуард Янович Юревич (1888–1958), 1927 елның февраленнән 1929 елның февраленә кадәр ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре, соңрак Мәскәүдә һәм Латвиядә эшләгән.

 

Моракабәсе – күзәтүе.

  Бәни бәшәр – адәм балалары.

  Мәгъҗүне – даруы.

  Хаттел-хәрәкәләрдә генә – төп юнәлешләрдә генә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 64-69.

Җавап калдыру